“Безнең җыр” финалына кайсы җырлар сайланды яки яхшы татар җырының шартлары нинди

2019 елның май аенда «Калеб» яңа буын җыены яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән «Безнең җыр» лабораториясен башлап җибәргән иде. Күптән түгел жюри әгъзалары финалга иң лаеклы җырларны сайлап алды. Тагын бер җырның язмышын "Интертат" укучылары хәл итә.

Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында ике этапта үтте. Беренче этапта җирәбә салу юлы белән катнашучылар шагыйрь, композитор, башкаручыдан торган командаларга бүленделәр. Нәтиҗәдә, экспертлар хөкеменә 17 җыр тапшырылды. Икенче этапта командалар алышынып, оештыручылар тарафыннан яңа командалар төзелде, кайбер катнашучылар төшеп калды, яңалары өстәлде. Бу этап нәтиҗәсендә тагын 17 җыр язылды.

Җырлар күп. Һәркайсының үз йөзе, тарихы, үзенчәлеге бар. Алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу хөкемдарларга тапшырылды. Һәр җырның исеме һәм авторлары экранга чыга барды, җыр башкарылганнан соң жюри әгъзалары саннарны күтәреп, тавыш бирде. Иң түбән балл — 3, иң югары балл — 9 иде.

Лабораториядә иҗат ителгән яңа җырларны Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, композитор Резеда Әхиярова, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Казан дәүләт консерваториясе профессорлары Әлфия Җаббарова һәм Алексей Маклыгин, шагыйрә Илсөяр Иксанова, «Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов, «Татар-информ» редакциясенең шеф-мөхәррире Алсу Исмәгыйлева, «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова, «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең әдәби-музыкаль программалар редакторы Фәридә Төхвәтуллина, Татарстанның халык артистлары Резедә Галимова һәм Георгий Ибушев бәяләде.

30 иҗат җимешенең 19ы финалга үтте. Тагын бер җырны "Интертат" укучыларына онлайн тавыш бирү юлы белән сайлый. Тавыш бирү 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сез дә тавыш бирергә онытмагыз.

Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова иҗат лабораториясенең максатын билгеләде:

Бу лаборатория турында биш ел хыялландык. Иң матур, сыйфатлы җырлардан торган «Безнең җыр» лабораториясенең финал концерты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, 2020 елга планлаштырыла. Төп максатыбыз — татар җыр сәнгатенең сыйфатын күтәрү, дәрәҗәсен үстерү, татар музыкасының алтын фондына лаеклы җырлар иҗат итү.

Беренче бүлектә башкарылган ун җыр жюрины әлләни гаҗәпләндермәде кебек тоелды. Хәер, бу бит бәя бирүләргә һәм тамашачының алкышлавына карап беленде. Истә калганнардан, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров һәм Азат Кәримовның чыгышлары иде. Шулай ук аз балл бирелгән очрак та шаккаттырды, ул да булса — Илгиз Мөхетдинов тәкъдим иткән «Яшә! Сула! Ярат!» җыры. Разил Вәлиевтан кала, барысы да бу җырга сигез-тугыз балл куйды, әмма Разил Вәлиев бары тик дүртле саны белән генә бәяләде. Концертны алып барган артист Булат Гатауллин түзмәде, "Разил Вәлиев, нишләп дүртле куйдыгыз?" дип сорады. "Сүзләре өчен", - дип җавап бирде Татарстанның халык шагыйре. Җырның сүзләре - Эльмира Җәлилованыкы.

Финалга үткән җырлар

Георгий Ибушев җырга игътибар кирәк дип саный

Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев татар җырларына игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк дигән фикер җиткерде

Бүгенге җыр сәнгатен алга китеп бара торган сәнгать дип әйтмәс идем. Телевидение карыйм, кичә кызыксынып «Болгар радио”сын тыңладым, ләкин анда бер дә күңелне шатландыра, сөендерә торган җыр очрамады. Һаман да шул «ту-ду-ту-ду-ду-ду-ду» кабатлана. Күпмедер үзенчәлек кертергә кирәктер бит инде?! Без бүгенге көндә ниндидер бер очсыз ритмга салынган җыр боткасына кереп баттык шикелле. Йә ул авыл турында, йә ул ниндидер чынга ашмаган мәхәббәт хакында. Хезмәт, кешене мактаган, Казаныбыз, республикабызның матурлыгы турындагы җырлар бөтенләй юкка чыкты!

Чын-чынлап халкыбызның йөзен күрсәтә торган җырларны ишетәсе килә. Ә бүгенге җырлар бөтенләй күңелсез! Аларның көенә хәтта чувашча да, русча да җырлап була, кайсы халыкныкы икәнен аңламыйсың да… Милли җыр — халкыңның йөрәген, күңелен ачып бирә торган булырга тиеш. Ул сине моң дәрьясына алып кереп китәргә тиеш. «Без татар җырын яңартабыз, без аңа джаз, башка чит элементлары кертәбез» дип әйтәләр. Гафу итегез, безнең халык джаз белән үсмәгән! Урыны-урыны белән кирәк ул, мин аңлыйм аны.

Нәрсә телим? Эстрада кирәк. Безнең халыкка ул чын-чынлап кирәк, ләкин югары дәрәҗәдәге, кешене тәрбияли торган эстрада булырга тиеш. Бер кеше чыгып, ниндидер мескен, чынга ашмаган мәхәббәт хакында җырлап торганда унбиш кеше сикереп тору — эстрада түгел. Ул, димәк, нәрсә турында җырлаганын да белми. Безгә эчтәлекле, матур, халыкның рухын күтәрә торган җырлар кирәк. Гел елак җырлар да җырларга тиеш түгел кеше. Гел елак җырлар җырласак — эреп бетәбез.

Шул ук вакытта камера җырлары, классик әсәрләр дә кирәк. Композиторларыбыз кимеде, бүгенге көндә үзешчән композиторлар, хәтта нота да белмәүче «композиторлар» күмеп китте. Берәү әйтә, минем җырымны җырла әле, ди. Минәйтәм, нотаң бармы соң? Юк, мин җырлап күрсәтәм дә, аннары шуннан өйрәнерсез, ди. Юк, гафу итегез, дим. Камера, опера әсәрләреме ул, гади җырлармы ул. Мин бер нәрсә генә телим — тыңлый торган, кешегә чисталык китерә торган әсәрләр булсын иде.

Венера Гәрәева киләчәкне өметле дип билгели

Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева зарланасы түгел, бер дә кайгырырлык урын юк дип саный:

«Безнең җыр» лабораториясен баштан ук күзәтә башладым. «Калеб» оештырган әлеге конкурста милләтебездә яшь җырчылар, язучылар, композиторлар барлыгын күрдем. Беренчедән, аларның темалары төрле. Нинди генә тема юк, мин шаккаттым. Туган җир, туган ил, балалар өчен бишек җырлары да бар. Эстрадада ниндидер бер яңа күренеш бара дип әйтер идем. Милләтнең хәзерге вакыттагы эстрадасы туып килгән шушы яшьләр кулында. Алар барысы да профессионал, барысы да консерватория, композитор, теория бүлекләрен тәмамлаган. Кайгырырлык урын юк. Бер дә зарланасы түгел, чөнки Сәйдәшев, Ключарев, Хәбибуллин, Яхиннарның дәвамчылары бар. Фортепиано, инструменталь әсәрләр дә ишетелде, барысы да бар. Яшьләр төрле яктан үсеп килә.

Хәзерге көндә шундый яшьләрнең булуы, үсүенә мин бик шат. Алар зур бер көнлек әсәрләр язмый, фәлсәфи әсәрләр дә бар. Гади бишек җырлары түгел, аларның барысы да тирән эчтәлек белән язылган. Миңа калса, киләчәк бик өметле.

Илгиз Мөхетдинов һәр җырчыга үз шагыйре һәм композиторы кирәк дип саный

Халыкара конкурслар лауреаты, «Безнең җыр» лабораториясендә катнашкан җырчы Илгиз Мөхетдинов һәр җырчыны аңлый белүче шагыйрь һәм композитор кирәк булуын әйтте:

Әлеге проектка Гүзәл Сәгыйтова чакырган иде, бик теләп ризалаштым. Проект безгә бер-беребез белән танышыр өчен кирәк дип әйткән иде. Яшь шагыйрьләрне бер дә белмәгән идем. Монда кемнең нинди профессионал икәнен күрәсең, алар барысы да профессионал инде. Ләкин һәр җырчыга үз шагыйре кирәк, сине аңлаучы, синең белән бер телдә сөйләшүче үз композиторың кирәк.

Проектта катнашып, инде беркадәр «җиләк-җимешләре”н күрергә өлгердек. Ике башкарган җырымнан да канәгать калдым.

Рүзәл Мөхәммәтшин яхшы татар җырының шартларын билгеләде

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин камил җырлар көтә:

Бер-беребез белән, гомумән, таныш булмаган кешеләр төркемнәргә берләшеп, бергә җыр иҗат итәргә мәҗбүр булдык. Мин моны яратып әйтәм. Без әлеге «ярыш”ны, әлбәттә, яхшы итеп эшләргә тырыштык. Әмма анда хилафлык була калса, жюри тарафыннан теләкләр тәкъдим ителсә, мин моңа риза гына. Минемчә, татар җыры төрле булырга тиеш. Лаборатория кысаларында туган беренче җырлар — соңгылары булмаячак. Моңа ритм, аһәң, башкару һ.б. керә. Бер генә таләбем бар — текст ягыннан да, башкару ягыннан да камил һәм сыйфатлы булырга тиеш. Шушы шартка туры килсә, татар телендә башкарыла торган җыр «яхшы татар җыры» дип саналырга хаклы.

Рафис Корбан милли җырлар иҗат ителәчәгенә ышанмый

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь һәм драматург Рәфис Корбан хәзерге татар эстрадасына гомуми бәясен бирде, ул җырларны үзенең зәвыгына туры килмәвен белдерде.

Мин бик «борынгы» кеше инде. 1980 елларда «Татарстан» радиосында музыкаль тапшырулар редакциясенең әдәби мөхәррире булып эшләдем. Радиода яңгырый торган бөтен җырларның текстлары минем аша үтә иде. Худсоветларны да мин оештыра идем. Анда җырларның көен, җырчыларның башкару осталыгын гына түгел, сүзләренең дә мәгънәсе тикшерү беренче планга куела иде. Ул чагында популяр шагыйрьләр — Фәннүр Сафин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гөлшат Зәйнашевалар шул худсоветта утырды һәм җырның сүзләренә бәя бирде.

Ә менә хәзерге җырларның текстларын тыңлыйм, бөтенләй бәя бирү юк. Кем нинди җыр язган — шуны җырлыйлар. Әмма җырның мәгънәсе халыкка нәрсә бирә? Ул турыда уйлаучы кеше юк. Җырчылар да, композиторлар, шагыйрьләр үзләре дә уйламыйлар.

Хәзерге җырларга карап, ниндидер алга китеш бардыр дип уйламыйм. Кызганыч, уйламыйм. Бүгенге эстрада җырлары — көе белән дә, сүзе белән дә шәхсән үземнең зәвыгыма туры килми. Шуңа күрә мин нәрсә тәкъдим итәрләр икән дип, кызыксынып килдем. Хәзерге эстрадага миллилекне, аһәңебезне, пентатоникабызны саклап калган әсәрләр тәкъдим итәрләр дип уйламыйм.

Георгий Ибушев: "Шундый җыр буламыни?"

Жюри рәисендә утырган Георгий Ибушев эмоциональ яктан хис-кичерешләрен бик тетрәнеп сөйләде.

Җыр язучыларыбыз татар җырының төзелешен белеп бетерми яисә күрсәтергә теләми. Татар җырын үзгәртеп, яңалыкка барабыз дип түгел, ә читләшәбез дипәйтер идем. Филүс Каһировта мин моңны ишеттем. Азат Кәримов та чын-чынлап әзерләнгән иде. Күбесе нәрсә турында җырлаганнарын да белми.

Сүзләр озын, бигрәк тә җыр тексты булмаганнары бихисап. Алар ардыра. Әйтерсең лә, бөтенесе дә бертөрле җыр җырлый… Монда эзләнү бар, әмма безнең музыкадан ул читкә тайпылган. Ничек инде татар кешеләре үзебезнең татар җырын яза алмый? Яшьләр өчен язылса, ә аларның балалары нәрсә җырларга тиеш була? Шушыны җырлыйлар икән, киләчәк буын бөтенләй татарлыктан китәчәк дигән сүз бит!

Мәсәлән, «Халкым» җыры. Аны бит шигырь итеп кенә сөйләргә була! «Илем», «татарым» сүзләре кергән икән, димәк, ул бит гимн буларак башкарылырга тиеш. Ә монда чыкты да, «та-ра-ти-ти-ти-ти-тәй» дип җырлый. Шундый җыр буламыни? Мин җырның нәрсә икәнлеген беләм. Бар, Яхинда да бар ул Европача булган алымнар, ләкин бит безнеңчә! Ул чын-чынлап безнеңчә, без аны кабул итәбез. Әмма белмим, мин моны кабул итә алмыйм.

Минемчә, башкарылган җырлар арасында бернинди дә яңалык юк. Мин аны күрмәдем. Яңа татар җыры булгач, татар җыры булсын! Нигә соң ул «татар» түгел? Аның сүзе генә «татар» бит. Кайбер сүзләргә ничек итеп көй язганнардыр, үзем дә шаккатып утырдым. Аның шуңа күрә дә җыры да шундый. Җыр компактлы, җыйнак булырга тиеш. Кеше арый аңа. Бу нәрсә булды инде дип, шаккатып утыра торган булмаска тиеш. Ис китәрлек, бернәрсә дә ишетмәдем. Бу эшкә бик сакланып кына тотынырга кирәк.

«Ниндидер ботка яңгыраган кебек булды»

Эскәмиядә тыныч кына утырып торган бик мөлаем ханымга күзем төште. Ул — композитор Эльмира Галимова булып чыкты. Аның белән дә әңгәмә корып алдым. Аның фикеренчә, конкурсның театр сәхнәсендә узуы минусовкага җырлаучыларның яңгырашындагы сыйфатын төшергән:

Яңа проект булгач, яңа алымнар, адымнар күренә. Экспериментка бирелгән авторлар да, үзләренең стильләрен эзләүче авторлар да бар. Мин кечкенәдән җырлар язгач, теге буынга да кереп калган кеше, ягъни миллилекне алгы планда тотам. Аннары жанр, музыкаль форма ягыннан яңа җыр бүгенге заманга туры килергә тиеш. Әмма дә ләкин шушы экспериментлар белән мавыгып, без асылыбызны югалтмаска тиеш, һәм ул иң беренче максатыбыз да. Миңа калса, жюри әгъзалары да әлеге фактка игътибар итәр.

Җыр конкурсы булгач, әйтеп үтмичә булмый. Театр сәхнәсе туры килеп бетми, чөнки фонограмма (минусовка) яңгыравы бик начар. Үземнең җырымны танымыйча да утырдым, чөнки ул үтә күренмәле фактура белән язылган фонограмма иде. Зал үзенчәлекләренә карап, җыр икенче төрле яңгырады. Бас якларын күбрәк куелды, ә югары тембр бөтенләй ишетелмәде. Шуңа күрә ниндидер ботка яңгыраган кебек булды. Ә рояльгә җырлаган җырчыларның чыгышлары отышлырак яңгырады. Сайлау өлешенә дә фортепиано белән киләсе калган икән, дигән уй булды.

Яңа тематика җырлары күп. Композитор һәм шагыйрьләрнең экспериментлары уңышлы булган дип әйтәсе килә.

Шул ук вакытта «Яңа татар җыры» конкурсы да игълан ителде. Миңа калса, Ваһапов фестивале күбрәк элеккеге стильдә язылган җырларга, ә «Калеб» проекты яңа заман җыры, яңа алымнарны күбрәк игътибар бирер кебек.

«Яхшы җыр язу, яхшы опера язган кебек үк авыр»

Икенче өлеш башланды. Берничә җыр яңгыраганнан соң, микрофонны жюри әгъзасы, рус милләтеннән булган Алексей Маклыгинга тапшырдылар. Ничек соң Сезгә? Барысын да аңлыйсызмы? — дигән сораулар бирделәр аңа.

Барлык катнашучыларны сәламлим. Бик сакчыл карыйм, чөнки телне аңлап бетермим бит. Әмма мин Гүзәл Сәгыйтовага чакырган өчен рәхмәт әйтәм, озак вакыт кына каршы килгән идем. Хәзер инде мин кафедрабызда укыган укучыларыбыз буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күрдем. Бездә симфония, увертюра, опералар иҗат итәләр. Ә бүген мин җыр жанрын иҗат итүне никадәр авыр хезмәт икәнлеген аңладым. Яхшы җыр язу, яхшы опера язган кебек, шулай ук авыр. Минем алар белән сөйләшер сүзләрем күп әле.

Шуны әйтергә кирәк: икенче өлештәге җырлар «десерт”ка калдырылган әсәрләр кебек тоелды. Бөтенесе дип әйтмим, әмма уңышлы, шактый көчле рухтагы җырлар күбрәк булды. Алар арасында Айгөл Хәйри, Сөмбел Ситдыйкова, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Алинә Кәримова, Илнар Миранов, Алсу Фәйзуллина, Артур Исламов бар иде. Ә кайсы җыр иң күп балл алды дип беләсезме? Ул да булса Эльза Исламова башкаруындагы «Синсез яшәргә» җыры (Гөлүсә Батталова сүзләре, Миләүшә Хәйруллина музыкасы).

Әхиярова: Җыр текстлары озын, дөрес иҗеккә басым ясамыйлар

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Әхиярова барысын да искиткеч дип бәяләде, әмма төрле хисләр кичергәнен билгеләп узды.

Үземә кайбер ачышлар ясадым. Минем өчен композитор Миләүшә Хәйруллина яңа ачыш булды. Музыкагыз өчен рәхмәт. Сәхнәдә коллегаларым басып тора, аларга да рәхмәт әйтәм! Тырышып, матур җырлар иҗат иттегез.

Композитор буларак әйтәм, җыр текстлары шуның хәтле зур булырга тиеш түгел, чөнки бөтен мәгънә дә күңелгә барып җитми, арыта. Җырларны киләчәктә концертларга кертсәләр, җырчыларга да күп сүзләрне ятлау авырдыр дип уйлыйм.

Шагыйрь булмасам да, әйтәм: иҗекләргә дөрес басым ясагыз: ярАтам, кИтәм, кАлам… Татарча, табигый булсын иде. Аннан да бик күп нәрсә тора, чөнки ул буталчык килеп чыга. Матур, талантлы яшьләр килүе белән горурланам.

«Татар җырының җитешсез ягы — сүзләрнең мәгънәсез булуы»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев татар җыры «ятим калган шикелле» булуын әйтте:

Соңгы егерме елда берничә тапкыр моңсуландым. Берсе — бөек җырчыбыз Хәйдәр Бигичев бакыйлыкка күчкәннән соң. Аның дәрәҗәсендәге җырчыларыбыз булыр микән киләчәктә дип, борчылдым. Быел Илһам ага Шакиров, бераз иртәрәк Әлфия апа Авзалова, Рафаэль Сәхәбиев китеп барганнан соң, мин бераз моңсуланып, ятим калган шикелле булдым.

Сез шушы бушлыкны тутырдыгыз, Сезгә бик зур рәхмәт. Бүгенге көндә татар җырына нәрсә җитми? Татар моңы. Ул көннән-көн югала бара. Моңа да игътибар итсәгез иде. Мин татар җыры эталоны дип Илһам Шакировны атадым һәм киләчәктә дә атармын. Аны кат-кат тыңлап, сезгә әле күп нәрсәгә өйрәнәсегез бар.

Татар җырының икенче җитешсез ягы — сүзләрнең мәгънәсез булуы. Бүген андый җырлар яңгырамады дип әйтергә була. Ә безнең эстрадада 80-90 процент сүзләр бары тик «сүз тезмәләре» генә, аны һич кенә дә шигърият дип атап булмый. Композиторлар сүзләрнең мәгънәләренә күбрәк төшенсеннәр иде. Кайвакытта сүзләр белән музыка тәңгәл килми. Музыкасы бер төрле, сүзләре бөтенләй икенче нәрсә турында. Миллилек дигәннән, киемнәрегез дә киләчәктә миллирәк булсын иде. Тамга, билге булса да ярый.

Мин Илһам абый Шакировның соравы буенча «Бер алманы бишкә бүләек» дигән җырны яздым. Аның ишегенә кыстырып киттем дә, икенче көнне ул миңа шалтырата: «Разил, шигыреңнең сүзләре миңа ошады, әмма ике сүзе күңелгә ятмады. Син анда „кар аклыгы гөлгә күчкән“ дип язгансың», — диде. Чыннан да карның аклыгы гөлгә күчкән дип яздым. «Ә мин аны караклыгы гөлгә күчкән дип җырлыйм. Алай була алмый бит, халык аны аңламый», — ди Илһам ага. Шуннан соң мин аны «кыш аклыгы гөлгә күчкән» дип үзгәрттем.

Аннан соң, Илһам абый миңа: «Әгәр дә бер сүзнең азагы ачык иҗеккә бетсә, аның янәшәсендәгесен ачыкка башланса, шушы ике ачык иҗек бергә кушыла да, бер иҗек юкка чыга, һәм җырның ритмикасы бозыла», — дип әйтә иде. Менә андый нечкәлекләрне Илһам абый шулкадәр яхшы тоя, белә иде. Сезгә дә бу өлкәдә бик күп эшлисе бар. Сез инде бер-берегезне таптыгыз, киләчәктә дә хәер-фатыйха телибез.