Резедә Галимова: «Сәхнәгә чыкканда соңгы тапкыр эшләгән кебек эшлибез»

Резедә Галимова — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты. «Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә ул сәхнә арты серләренең ни өчен тамашачыга ачылмаска тиешлеге, «кара пиар”дан ничек саклануы һәм «Татар җыры»нда нигә катнашмавы турында сөйләде.

«Опера театрына бер килгән кеше кабат килә»

Резедә апа, опера — югары сәнгать. Ул әлеге статусын әле дә саклыймы?

Классик музыка сәнгатен без башлыча операда күрәбез. Бу жанр һәрчак кызыклы, дәрәҗәле. Опера премьераларын тыңларга ашкынып барабыз. Дөньяның кайсы гына почмагындагы опера театрына барма — оста башкаручыларны тыңлаячаксың. Камил музыка, камил башкару — бу күңелгә ләззәт бирә. Шунлыктан, һәркем бер тапкыр булса да опера театрына барырга тиеш.

Татар кешесе операны яратамы соң?

Опера театрында татар шагыйрьләрен, язучыларын, әдәбият галимнәрен, музыкантларны, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы башка кешеләрне очратканым бар. Бер килгән кеше кабат килә.

Татар кешесенә опера кирәк дип нәтиҗә ясый алабызмы?

Әлбәттә, кирәк. Татарстанның музыка дөньясы замана белән бергә бара һәм бу татар халкы өчен горурлык хисе тудыра. Тамашачы бер дә артта калырга тырышмый.

Татар җырчыларын максатчан рәвештә опера театрында җырларга әзерләү бармы?

Казан консерваториясендә укучы студентларны бәхетле кешеләр дип саныйм. Алар опера театрында эшләгән кешеләр белән аралаша ала, дәресләрендә белем туплый. Опера театры юлын үткән җырчылар белән аралашканнан соң бик күп серләргә төшенергә була. Шушы шәхесләрдән илһам алып, тәҗрибә тупларга мөмкин.

«Чит ил конкурсларында катнашу — үз-үзеңне сынау ул»

Татарстанда тәрбияләнгән, белем алган, классик юнәлештә иҗат итүче җырчыларга хәзер чит илләрдә чыгыш ясау, конкурсларда катнашу мөмкинлекләре күп. Җырчылар бу мөмкинлекне ничек бәяли?

Чит илгә бару, бөтенләй башка шартларда формалашкан тамашачылар алдында чыгыш ясау, әлбәттә, җаваплылык та, дәрәҗә дә. Әле бит җирле халыкның тормыш-көнкүрешен дә күзәтәсең, илнең тарихы, мәдәнияте белән кызыксынасың. Синең алда, чыннан да, икенче бер дөнья ачыла. Дөньяны гизү, үз-үзеңне үстерү теләге туа. Дөньяның төрле икәнлеген аңлыйсың.

Классик музыка кайда гына яңгырамый бит: Италиядән алып, Казанга кадәр. Төрле илләрдә һәм төрле конкурсларда катнашып, дәртләнеп китәсең. Туган илеңнән тыш, чит илдә дә кирәкле булуыңны тоясың. Чит ил конкурсларында катнашу — үз-үзеңне сынау ул, алга таба тагын да камилләшү өчен этәргеч.

Музыка өлкәсендә белем алу Бах, Моцарт, Гендель, башка классик композиторларның әсәрләрен өйрәнүдән башлана. Аларның биографияләрен, тарихи фактларын белеп, үзеңә дә гыйлем, гыйбрәт туплыйсың. Атаклы композиторларыбыз илһам килгәнен көтеп утырмаган, һәрвакыт иҗат итәргә, җыентыкларын бастырырга омтылган. Аккомпаниатор да булганнар алар, чөнки ишле гаиләне ашатырга кирәк булган. Аларга да бит нинди генә сынаулар аша үтәргә туры килмәгән. Дөньякүләм музыка әдәбиятында гыйбрәт алырлык әсәрләр бихисап.

Классик музыка — тәртипкә, оешканлыкка өйрәтә. Кечкенәдән музыка мәктәбендә укыган кешеләрне күзәтсәгез — аларның үз-үзен тотышы, тәрбиясе, кешеләр белән мөгамәләсе аерылып тора.

Җырчылар дөньякүләм дәрәҗәгә үсеп, чит илләргә китәләр. Бер яктан, алар татар мәдәниятен таныта, бу яхшы, әлбәттә. Әмма икенче яктан, татар җырчылары Татарстанда калса, яхшырак булмас идеме? Алар анда китеп югалмыймы?

Бүген дөньяның төрле дәрәҗәле сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина һ.б. классик җырчыларыбыз берсе дә югалып калмады. Аларның үз тамашачылары бар. Дөнья сәхнәсендә чыгыш ясаган опера җырчыларыбызның берсе дә яраткан туган илләре — Татарстанга кайтып җырлаудан беркайчан да баш тартмыйлар.

Туган якка мәхәббәт балачактан ук туа, аны ата-анага мәхәббәт белән чагыштырып була. Һәммәсенең дә әти-әнисе бар һәм алар монда яши.

«Кем булуына карамастан, һәр кеше авырлыклары аша үзе үтәргә тиеш»

Опера театрында Сез еш кунак буласыз. Димәк, татар операсын да күзәтәсездер. Сез татар операсыннан канәгатьме?

Миңа «Алтынчәч» операсы бик ошый, чөнки ул халык музыкасына нигезләнеп язылган. Минемчә, операда милли музыка булырга тиеш. Тамырлары татар музыкасыннан алынсын. Заманага ияреп китеп, төптән заманчалаштырып иҗат итүне хупламыйм. Татар операсын тыңлаган кеше өенә кайткач аны көйләп йөрергә тиеш. Әсәреңне көйләп йөриләр икән, бу — композиторның уңышы. Әйтик, «Алтынчәч» операсында Нәҗип Җиһанов моңа ирешә алган. Концертларда Алтынчәч ариясен үземнең дә башкарганым булды.

Биография белешмәсендә Сезнең белем алган уку йортыгыз — Гнесинка дип билгеләнгән. Гнесинка — абруйлы, дәрәҗәле уку йорты. Ни өчен аны сайладыгыз?

Гнесиннар исемендәге музыка Академиясенә баруым очраклы түгел. Түбән Кама музыка училищесының вокал факультетын тәмамлагач, укытучым Вадим Шургалин белән максатчан рәвештә әлеге уку йортын сайладык, дөрес әйтәсез — ул югары дәрәҗәле уку йорты. Мәскәүгә юл тоттым. Барып җиткәч, адресын белешмәлектән эзләп таптым. Култык астымда кабул итү комиссиясенә җырлап күрсәтер өчен тупланган әсәрләрнең калын төргәге бар иде.

Имтиханнар гаять катлаулы, Академиягә вокалдан имтиханны өч тапкыр тапшырганнан соң гына кабул итәләр. Гаризаны, дөрес, биш югары музыка уку йортына биреп була иде, тик мин Гнесинкадан башка җиргә барырга да уйламадым. Училищеда укытучыларыбыз көчле иде, имтиханнар авыр булса да, мин аларны яхшы билгеләргә тапшырдым. Бу, әлбәттә, укытучыларымның югары профессиональ дәрәҗәсе һәм минем тырышлыгым нәтиҗәсе. Авыр чаклар да булмады түгел. Кем булуына карамастан, һәр кеше авырлыклары аша үзе үтәргә тиеш. Нәтиҗәгә ирешкәч, алар онытыла.

«Минем җырлыйсым гына килә…»

Резедә апа, классика җырлаучылар, бер чор җиткәч, укыту эшенә күчә. Сез дә укытырга теләмисезме?

Минем тормышымда кызыклы хәлләр булды. Укытырга гына түгел, хәтта Мәдәният министрлыгында эшләргә дә чакырганнары булды. «Ничек итеп иртәдән кичкә кадәр кабинетта эшләп, аннары чыгыш ясарга барыйм? Алай булдыра алмам. Минем җырлыйсым гына килә», — дип аңлаттым. Берничә эшне берьюлы эшләп, нәтиҗәнең югары булачагына ышанмыйм. «Сиңа җырларга гына кирәк икән — тынычлап җырла», — диделәр.

Җырларга яраткан кеше 24 сәгать җырлый: автобуста, уку йортында, урамнан барганда, әсәр өйрәнгән вакытта… Җырлау теләге бетмәс-төкәнмәс, гел башта әйләнеп йөри. Бүген мин Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты, һәр минутым оркестр белән бәйле. Оркестр белән төрле җирләрдә чыгыш ясаганда мөрәҗәгать итсәләр, мин беркайчан да ярдәм итүдән, профессиональ киңәш бирүдән баш тартмыйм. Бәлки киләчәктә укыта да башлармын.

Укуны тәмамлап кайткач, миңа Татар дәүләт филармониясендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Илһам Шакиров, танылган дирижерлар Фуат Мансуров, Анатолий Шутиков, зур концертлар куючы режиссерлардан, атаклы җырчылардан торган җитди комиссия алдында имтихан тоттым һәм мине эшкә алулары турында хәбәр алдым.

Филармониядә классик репертуар, романслар, татар музыкасы, эстрада җырларын — барын да башкару мөмкинлеге бар, сине беркем дә чикләми, шул ягы белән ул миңа кызыклы. Тамашачылар безгә ихлас рәхмәт хатлары да язалар — монысы икеләтә күңелне иркәли.

Сез музыканың төрле юнәлешләрендә иҗат итәсез. Хәзерге музыкага килгәндә, ул гел үзгәреп тора, без гел Европа артыннан иярергә маташабыз кебек. Бу хакта фикерегез нинди?

Мин дә күп очракта тамашачы булам һәм тирәмдәге халыкның һәр төр музыканы яратып тыңлавын күрәм. Безнең тамашачы бер юнәлештәге музыка белән генә чикләнми. Чит илләрдә, мәсәлән, Европада — бөтенләй башкача. Анда дүрт музыканттан торган квартет төркемен карарга гына йөрүчеләр бар. Алар бары тик шуны гына тыңлый. Шушы кешеләр, мәсәлән, беркайчан да джаз музыкасын тыңларга бармаячак. Безнең тамашачы үзгә: бүген — операга, иртәгә — эстрада концертына, башка көнне спектакльгә барырга мөмкин. Бу, бер яктан, талымсызлык кебек инде, икенче яктан — дөньяны күзаллауны киңәйтә.

Иҗатчыларның экспериментлар ясавы, башка мәдәниятләргә иярергә тырышуы да — шулай ук эзләнү ул. Асыллар да эзләнгәндә генә табыла, ә кирәкмәгән табышлар барыбер коелып калачак бит.

Мин фестивальләрне югары бәялим. Бу берьюлы берничә театр, оркестр, кызыклы иҗат төркемнәрен күрү мөмкинлеге. Фестивальләргә йөреп, яңа кызыклы ачышлар ясыйсың.

Сәхнәгә чыкканда дирижерыбыз Анатолий Шутиков безгә: «Бүген соңгы тапкыр эшләгән кебек эшлибез», — ди. Шушы сүзләрдән соң син үзеңне бүген 100 процент тулаем күрсәтергә кирәклеген аңлыйсың. Тамашачы концертка уңай энергия алырга килә. Ә сәхнәгә һәрвакыт дулкынланып чыгасың. Җанлы кеше дулкынланырга тиеш, роботның гына андый хисләре юк.

«Сәхнәгә чыкканчы алдыңа: „Кем өчен эшлим?“ - дигән сорау куярга кирәк»

Классик гадәттә җырлаучы да, эстрада җырчылары да «артист» дигән исемне йөртә. Классик җырчылар шоу-бизнестан ерак, бер читтә торган кебек. Сез ничек уйлыйсыз?

Классик җырчылар романслар да башкаралар, халык көйләренә дә мөрәҗәгать итәләр. Опера театрында иҗат иткән җырчыларның да репертуарында төрле әсәрләр булганын беләбез һәм алар югары дәрәҗәдә башкарыла.

Ә үзләре җыр язып, шуны үзләре җырлаган «автор-башкаручы”лар хакында сүз алып барсак, бу очракта профессиональлек искә алынмаска да мөмкин.

Эстрадада артист ничек тели — шулай киенеп чыга, теләсә ничек сөйләшә ала, ә классик башкаручыга таләпләр башка, югары сәнгатьтә чик бар. Шушы ике баскыч хәзер бер-берсеннән ни дәрәҗәдә аерыла?

Элек артистлар сәхнәнең катгый кануннарына буйсына иде. Бүген иркен тормышта яшибез, җырчылар да иркенлектән файдалана: үзләрен иркен тотарга хокуклы дип уйлыйлар. Тик кайчак барысын да бер камил кысага кертәсе килә. Бу — тормыш, бернишләтеп тә булмый. Кискен тәнкыйтьләп тә булмый. Сәхнәдә җырлау — якыннарың, туганнарың алдында гына җырлау түгел ул. Халык алдына чыгып җырларга җаваплык алган кеше иң элек яхшылап уйларга, үз алдына: «Кем өчен эшлим? Нәрсәгә? Җәмгыять өчен нинди тәрбия бирә алачакмын?» — дигән сораулар куярга тиеш.

Мәсәлән, миңа «Голос» тапшыруында жюри әгъзаларының үзләренең тотышы ошый. Анда төрле хәлләр була, тик ни генә булмасын, алар өчен кызармыйсың. Гәрчә шушы дүрт жюри әгъзасының һәммәсенең дә төрле юнәлештә эшләвен беләбез. Сәхнәдә кемгәдер аларның тәрбиясе ошап бетмәскә мөмкин, ләкин жюри буларак алар бөтенләй башка кешеләр: дөрес, гадел. Шулай булгач, без кеше буларак алар белән бертөрле уйлыйбыз дип саныйм.

Ни өчен «Татар җыры» кебек эстрада фестивалендә катнашмыйсыз?

Ни өчен катнашмавымны үзем дә белмим. «Барс Медиа”ның барлык җырчылары да заманча музыка башкара һәм әлеге ширкать нинди җырчылар катнашырга тиешлеген үзе сайлый дип беләм. «Барс Медиа”дан тәкъдимнәр килгәне бар, кайбер чараларында чыгыш ясаганым да булды. Аларга ярдәм кирәк булганда мин исемлектә бар. «Барс”лар мине таный, хөрмәт итә. Әмма алар эстрада сәнгате белән эш итә. Җиңел жанр да булырга тиеш, аны инкяр итеп булмый. Вакыт үтеп кенә аның ни дәрәҗәдә кирәкле икәнлеген бәяли алачакбыз.

«Кара пиар да тормыш чынбарлыгы»

Тамашачы күреп гадәтләнгән кайбер артистлар көтмәгәндә образларын алмаштырып чыга яки алдан сөйләшеп, бер-берсе белән «бәхәс» кузгата. Сүз дә юк, мондый алым аудиторияне җанландырып җибәрә. Берәүләре мактарга тотынса, икенчеләре «пычрак шоу-бизнеска исем китми» дип, битараф кала, сүгә. Сез мондый экспериментка барыр идегезме?

Иҗатында яңалык булмаган яки аудиториясен югалткан кеше генә мондый адымга бара. Әлеге пиарның сюжеты билдән түбән булырга, артист һөнәре белән бөтенләй дә бәйле булмаска мөмкин. Бу — ияләнгән агымнан төшеп калмаска тырышу. Кызганыч, бу да тормышыбыз чынбарлыгы. Мондый вазгыятьне мин үзгәртә алмыйм, ә телевизор яки радионы сүндереп куя, интернетта андый хәбәрләрне укуны чикли алам. Шул рәвешле, үземне кара пиардан саклыйм.

Андый артистларга бәя биреп утыруны файдасыз эш дип исәплим. Барысы да җайга салынсын өчен күпмедер вакыт үтәргә тиеш. Моннан башкача котылу юлы юк. Үзем мондый алымга беркайчан да бармас идем. Тамашачы сәхнә артындагы хәлләрне белергә тиеш түгел. Яраткан тамашачыбызның проблемаларсыз яшәвен телим. Сәхнәдә ниндидер серлелек булырга тиеш.

Өлкән буын сәнгатькәрләренең үз-үзләренең тотышларын күрәсең һәм, менә алар берәм-берәм китә бара, аларның иҗатларыннан, тормышларыннан нинди мирас калганын, аларның югары культурага ия шәхесләр булганлыгын аңлыйсың. Алар белән аралашудан беркайчан да уңайсыз тәэсирләр калмый. Өлкән буын артистларының тамашачыга карата гаҗәеп мөнәсәбәте булды, алар белән бер сәхнәдә булу мөмкинлегенә ирешә алуыбыз — зур бәхет. Берсе дә кемгәдер янап йөрмәде, яхшылыкны күреп ала беләләр иде һәм шәхси тормышларын бер дә халык алдында күрсәтмәделәр.

Һәр шәхес үзенең шәхси тормышын читләтеп узарга тели. Шулай да, Сез үз тормышыгыз турында безгә ниләр сөйләр идегез?

Ишле гаиләдә туып-үстем. Әтием, кызганыч, вафат инде. Әнием, бертуган абыем, апам, аларның балалары, оныклары белән дус-тату яшибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ирем, Сөембикә исемле кызым бар.

Кемдер хатирәләренә бирелеп, кемдер киләчәк белән яши. Сезнең тормыш принцибыгыз нинди?

Мин һәрвакыт яхшы кәефтә, кешеләр белән ачык, матур мөгамәләдә булырга тырышам. Кәеф яхшы булганда, син аны башкаларга да тарата аласың, шулчак дөнья ямьләнеп китә, яшәве дә җиңеләя.