Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болай әйбәт булыр дип уйламаган идем» - Лена Бичаринаның юбилей концерты

14 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның халык артисты Лена Бичаринаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды.

news_top_970_100
«Болай әйбәт булыр дип уйламаган идем» - Лена Бичаринаның юбилей концерты
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Лена Бичарина Кайбыч районы Мәлки авылында туган. Әнисе Анастасия Михайловна кызын моңлы җырлары белән тәрбияләп үстергән. Авыр елларда өч баланы бер ялгызы аякка бастырган ананың моңлануына чик-чама булмагандыр, күрәсең. Әнисе башкарган халык җырлары, керәшен көйләре бәләкәй кызның күңелендә урын ала.

Кичәне Лена Бичарина «Әй, тау буе» дигән җыр белән башлап җибәрде. «Мин Кайбычтан, тау ягыннан булгач, үземнең әнинең уен вакытларында җырлаган җыры белән башлыйсым килә», — диде ул.


Галерея: Лена Бичаринаның юбилей кичәсеннән фоторепортаж

Беренчеләрдән булып котлау сүзләрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге әйдәп баручы белгече Гүзәл Габдуллина җиткерде. «Сезне чын күңелдән шушы матур бәйрәмегез белән котлыйм. 46 ел сәхнә тотасыз, искиткеч матур, мөлаем иҗатыгыз белән безне сөендереп торганыгыз өчензур рәхмәт. Мәдәният министрлыгында „Туым йолдызы“ фестивале, Питрау бәйрәме бар. Шунда да сез гел ярдәм итеп, киңәшләрегезне биреп торысыз. Ә инде „Бәрмәнчек“ ансамблендә сез иң беренче илһамландыручы, ярдәмче, киңәшче», — диде ул.

«Бу юбилей зур залда үтәргә лаеклы»

Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән котлау өчен сүзне Елена Алешина алды. Юбилярга Татарстан халыклары мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен алтын билге һәм 50 мең сум премия бирелде.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы идарә җитәкчесе Людмила Белоусова юбилейның зур залларда үтәргә лаеклы икәнен әйтеп узды. «Шулай да без аны үз көебез белән, үз өебездә — җырчы Җәкәү йортында уздырабыз. Безнең залларыбыз кечкенә булса да, күңелебез киң, яратуыбыз чын. Киләсе юбилейларны зур залларда үткәрергә язсын», — ди ул. 

Лена Бичаринаның авылдашлары да бәйрәмгә килергә теләгән. Тик зал зур булмау сәбәпле, котлау сүзләрен алар башкача — видео форматында җиткерделәр. Авылдашлары Мәлки авылында үткәрелгән чараларның Лена Бичаринасыз узмавын әйттеләр. Аны халык арасына «Зәңгәр чиләк», «Чатырлар» белән килеп кергән кеше дип атадылар.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров ихлас котлау сүзләрен җиткерде.

Лена Бичаринаның якташы, авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе Александр Малов исә Лена Бичаринага үзе язган китабын бүләк итте. Китап керәшеннәрнең тарихы, аларның язмышы турында. «Китапның яртысы Корбаш вакыйгаларына багышланган, биредә Лена үзенең гаиләсе һәм үзе турында да мәгълүмат табачак», — дип сөйләде ветеран.

120 кеше арасыннан сайланып алына

Лена Бичарина кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Шушы хыял аны 1968 елда Казан Дәүләт педогогика институтына алып килә. Дөнья халыклары, алар яшәгән илләр кызыксындыра аны. Әмма институттагы конкурс булачак укытучының канатларын кисә. Авылына кайтырга кыймый йөргән кызга туганнары күн заводында эш табып бирәләр, әнисенең бертуган апасы Мария Михайловна аны үзе йөри торган «Сәйяр» ансамбленә чыгыш ясарга чакыра. Шулай итеп, Лена Бичарина «Сәйяр» ансамблендә җырлый башлый.

1975 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе чит илләргә гастрольгә китәр алдыннан җыр һәм бию ансамблен яңарту максатыннан конкурс игълан итә. Анда 120 кеше арасыннан бары тик 5 кешене генә сайлап алалар. Шушы 5 кеше арасында Лена Бичарина була. Италия, Франция, Германия, Япония, Төркия, Финляндия, Ирак, Африка илләрендә Лена Бичарина татар җырларын, керәшен көйләрен тамашачы йөрәгенә салып калдыра.

Лена Бичарина җырларының ничек халык күңеленә кереп киткәнлеге хакында да сөйләп узды. «Ансамбльдә эшләгәндә, 70нче елларда «Чатырлар» һәм «Зәңгәр чиләк» җырларын радиога яздырдым, халык аларны шулкадәр җылы кабул итте. Элек без һәрвакыт язучылар белән концертта катнаша идек. Мин килгәч, «Зәңгәр чиләк килде», — дип әйтәләр иде.

Шимбә, якшәмбе һәрвакыт татар халык җырлары яңгырый, без аларны тыңлый идек, алар безнең йөрәккә сеңгән. Менә шул җырлар татар халын мәхәббәтенә җиткерде. «Тау буе»н әни уен башлаганда һәрвакыт җырлаган. Аны кызлар белән егетләр өстәл артында кара-каршы җырлаганнар, мин үзем сольный булгач, миңа сүзләре туры килмәде, тик көе калды. Георгий Ибушев аны үзгәртте, бу җыр аның иҗат җимеше.

«Корбаш» җырына килгәндә, яшьләр хәзер бөтенесе аны җырлыйлар. Тик керәшенчә түгел… 

Татарстан телевидениесенең алтын фондында Лена Бичарина башкаруында 20дән артык шундый уникаль җыр саклана. Тау ягында туган кыз бала, җырчы буларак, Казанда җыр һәм бию ансамблендә формалаша. Ансамбль Лена Бичарина өчен иҗат һәм тормыш мәктәбе дә була.

«Сәхнәдә көрәшә белсәң генә яшәп калып була»

Юбилей кичәсендә бик күп матур керәшен җырлары яңгырады, керәшен биюләре куелды. Григорий Сергеев һәм Сания Фәйзуллина башкаруында «Бүләк»  биюе күпләрне таң калдырды. Григорий Сергеев: «Мин Лена Бичаринаны үземне белгәннән бирле беләм. Без прогон вакытында үзебезнең чыгышны ясап, кереп китә идек, ә Ленаның тавышын тыңларга яңадан чыга идек. Лена белән бөтен темаларга да сөйләшеп була, аның күңелендә чисталык кына», — ди ул.

Лена Бичаринаның иҗаты чәчәк аткан чорда әнисе, сукыраеп, урын өстенә ята, хәле бик авыр була. Лена ханым, ике дә уйламыйча, яраткан эшеннән баш тартып, әнисен карый. Нәтиҗәдә, иҗат эшеннән шактый ераклаша, әмма бу гамәленә ул бер дә үкенми. «Шөкер, әнием өчен барысын да эшләдем», — ди ул. Әнисе вафатыннан соң ул кабат иҗатка әйләнеп кайта. Бу юлы Татар дәүләт филармониясенә. Бүгенгәчә ул филармония каршындагы «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы әгъзасы булып тора.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов: «Халык Ленаны онытмый. Ни өчен? Табигатьтән булган бик сирәк тавыш иясе ул. Түбән тавышлар бик сирәк. Тик әле анда тембры булырга тиеш. Тембр — тавышның төп бизәге. Ни өчен Авзалова? Әлфия апа кебек җырлаучылар бик күп. Әмма Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Лена Бичарина тембры берәүдә дә юк. Алар шулар белән туган, үзләренең тавышлары белән музыкаль картиналар яза беләләр. Ленага алкышлар һәрвакытта да кайнар һәм мул була, сәхнәдән үкчә тавышына чыгып китми. Бездә бик күп „шикарный“ тавышлар бар, әмма көрәшә белә торган характер юк. Сәнгатьтә, спорттагы кебек, көрәшә белсәң генә яшәп калып була. Ә Ленада ул да бар»

«Үзебезне әз генә аермасак, бөтенләй бетәбез»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев та: «Лена татар җыр сәнгатенә үзенең кабатланмас тирән, куе тавышы белән килеп керде. Лена җырлаганда тәннән калтырану йөгереп уза. Тирән түбән тавышлы, киң сулышлы ул — безнең байлыгыбыз», — дип горурлану сүзләрен әйтте.

Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов: «Керәшен җырчылары кайда тусалар да, алар Мамадышныкылар, чөнки бездә керәшеннең иң зур бәйрәме — Питрау уза. Бу бәйрәм аларсыз узмый. Балалар арасында халык җырлары конкурслары бар, анда мәртәбәле жюри кирәк. Анда Лена апаны чакырмыйча, кемне чакырасың инде?»

Казан керәшеннәре исеменнән Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов Лена Бичаринаның төрле илләрдә булганда, татар һәм керәшен җырларын да җырлаганын, ләкин анда керәшеннеке икәнен берәү дә белмәвен билгеләп үтте. «Ул вакытта белдерергә ярамый иде. Ә хәзер ярый, шуңа күрә аермыйбыз дип әйтү бик үк дөрес түгел. Әз генә аерырга да кирәк, әгәр дә әз генә аермасак, без бөтенләй бетәбез, ә безнең бетәсе килми», — диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты Лена Григорьева, танылган шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар да җырчы турында ихлас фикерләрен җиткерде.

«Болай әйбәт булыр дип уйламаган идем»

2008 елның 11 февралендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле булдырыла. Аның барлыкка килүе Лена Бичаринага яңа иҗат дәрте өстәп җибәрә, канатлар куя. Яшь ансамбльгә ул остаз да, әни дә, югары тәҗрибәле профессионал буларак та ярдәм итә.

Лена Бичарина бәйрәм ахырында кичәне үткәрергә рөхсәтен бирмәгәнлеген дә әйтеп узды. «Мин болай әйбәт булыр дип уйламган идем, мине яратып килгән тамашачыга, дусларыма рәхмәт», — диде ул.

Юбилярыбыз кичәне «Картаямыни соң йөрәк?» җыры белән тәмамлады.

Лена Бичаринаның бәрхет тавышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Аның җырлары да озын гомерле, аларда тирән мәгънәле тормыш фәлсәфәсе, халык язмышы ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100