Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр, язучы Равилә Шәйдуллина-Морат: «Акчасы күп, аңа китапны язып бирәләр, диләр»

Кызлар сыман һаман да яшь, матур, энергиясе ташып торган ресторан хуҗасы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина – Морат соңгы арада иң яратып укылган авторларның берсенә әйләнде. Язучы «Интертат»ка зыялы нәсел тарихы, хатын-кыз бәхете, иҗат һәм бизнес хакында сөйләде.

news_top_970_100
Эшмәкәр, язучы Равилә Шәйдуллина-Морат: «Акчасы күп, аңа китапны язып бирәләр, диләр»
Салават Камалетдинов

Мин Теләче районы, Алан авылы кызы. Әти-әнием укытучылар. Әтием мәктәп директоры, укытучы булып эшләде, әнием башлангыч сыйныфларда белем бирде. Безнең балачак «уфалла» арбасын тартып үтте. Таң атканда, председатель күргәнче, бригадир уянганчы дип эшкә тотына идек. Гаиләдә 5 бала үстек, мин кызлардан иң олысы булганга, һәрчак бала карый идем. «Кабык арба» дигән шигырем дә бар, шул арбада бала сөйрәп йөрдем. Балачак бик авыр елларга туры килде. Гомер эшләп узды, эшләмәгән чагымны белмим дә.

Бабайларыгыз репрессия корбаны булганмы?

Әтинең абыйсы Гыйният Үзбәкстанда бик зур кеше булган. Аны репрессияләр вакытында атып үтергәннәр. Гыйният абый минем бабайга гарәп аргамагы бүләк иткән булган. Аңа Коканд дип исем биргәннәр. Авылда кем Коканд дип кушсын, Куканга үзгәрткәннәр. Безнең бу кафе шул Кукан дигән атка һәйкәл булып тора.

«Карт шомырт хатирәсе» китабында репрессия корбаннары хакында җентекләп яздым. Үзем белмәгәнне яза алмыйм, шуңа Себергә барып өйрәнеп кайттым. Дәү әтием Хәбибулланы авылга кертмәгәннәр, алып китәсе булганнар, тик Гыйният абыйның зур большевик булуы дәү әтине Себергә җибәрүдән коткарып калган. Ә аның кызы Зәйтүнә апа, китапта Зөһрә дип яздым, 10 ел Красноярскта Енисей елгасы буенда булып кайткан. Морзалар нәселеннән булган Йөзембикә әби Себергә киткәндә иске камзулына алтыннарын, зөбәрҗәт ташларын тезеп алып бара алган, шуны сакчыга биреп, Зәйтүнә апаны аш пешерүче итеп куйганнар. Зәйтүнә апаның кызы Әминә поездда туган. Әминә Сөзгәк тау башында уйнаган вакытта, әнисе аста аш пешереп торган кайнар казанга егылып төшеп үлгән.

Күңелегездә илебезгә карата рәнҗү юкмы?

Рәнҗим… Революция булмаган булса, безнең шундый көчле нәсел тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешеп, әллә кем булыр идек. Бөтен дөнья өчен безнең ил белән тәҗрибә ясап карадылар. Рәнҗим, тик чит илгә күчеп китү теләге булмады. Дөньясын аркылыга-буйга гизеп чыктым. Кайда гына булсам да, Казанымны сагынып кайтам.

Әтием сугышта йөреп, югары белем ала алмыйча калган. Ул бик акыллы, чибәр кеше иде. Мәктәпкә яңа җитәкче Павел Андреевич килгәч, әти белән бик начар мөнәсәбәттә тордылар, шуның шаукымы миңа да тиде. Павел Андреевич безгә тарих укытты. Тарихтан «Ленин бабай турында» поэма яздым, ул миңа нигәдер «2»ле куйды. «Сез бит сәләтсез кеше», — диде. Шуннан соң күпмедер вакытка каләмемне читкә этеп куйдым.

«Яз көне үләннәрнең шытып чыгуын да ишетәм шикелле иде»

Хәзерге яшьләр бәхетсез. Телефонга төртелгәннәр, мескеннәр. Саулыклары бик начар. Без ачлы-туклы балалар, табигать кочагында үстек. Мин яз көне үләннәрнең шытып чыгуын да ишетәм шикелле иде. Бик хисле кеше идем. Әнием: «Биш баламның берсе исәррәк булды», — дип сөйли иде минем хакта. Бәрәңге казыганда чыккан тычкан балаларын да учыма алып җылыта идем.

Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз? «Иремнән уңдым», — дип әйтә аласызмы?

Ирем Шамил — күрше авыл егете, көрәшчеләр нәселеннән. Шамил заводта эшләде, аннары ашханә җитәкчесе булды. 48 ел бергә яшибез. Хәзерге вакытта эшләми, лаеклы ялда. Гаиләбезнең кызыклы ягы бар. Әтиебез Шамил исемле, ирем дә Шамил. Әниебез Нурания, энемнең хатыны да Нурания, энекәшебез Илдар, сеңлем дә Илдар исемле кешегә кияүгә чыкты, сеңлем Рушания, абыйның хатыны да Рушания исемле. Моны байлыкка дип әйтәләр.

Балаларыгыз, оныкларыгыз кемнәр? Алар нинди профессия үзләштерде?

Улым Булат педагогик университетның тарих һәм дин тарихы факультетын, кызым Айсылу финанс университетын тәмамлады. Хәзерге вакытта улым, кызым, киленем миңа бизнеста ярдәм итәләр. Китапларымны нәкъ менә хәзер чыгара башлавымның сәбәбе дә шунда. 7 оныгым бар: Солтан, Мурат, Самир, Камил, Кәрим, Каюм һәм Мәдинә. Беренче оныгым Солтан Мәскәү университетына укырга керде. Оныкларым Камил, Кәрим һәм Каюм көрәшкә йөриләр, вокал белән шөгыльләнәләр. 6 яшеннән ипи салырга өйрәнгән оныгым Мурат аш-су осталыгына өйрәнү өчен Франциягә китәргә җыена. Кызганыч, хәзер бездә аш-су осталыгына өйрәтә торган әйбәт мәктәп юк. Ресторанга эшкә килгән егетләр һәм кызларны үзебез пычак тотарга өйрәтәбез.

Оныкларыгыз китапларыгызны укыймы?

Оныкларым әсәрләремне русча укыйлар. Америкада яшәп ятучы Сүрәя Гайнуллина мине эзләп табып, бик теләп китапларымны тәрҗемә итте. «Казан утлары”нда басылып чыккан «Карт шомырт хатирәсе» дә «Монолог старой черемухи» булып тәрҗемә ителде.

Оныклары татарча белгән кешене генә татар, диләр. Бу дөрес фикерме?

Оныкларым татарча сөйләшәләр. Яшьләр татарча начар белгәнгә мохит гаепле. Әле безнең телебез ачылды гына, рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләшә алабыз. Динебезнең кире кайтуына сөенәм. Габделхәй бабай, авылыбызның мәчет манарасын кискән вакытта аен күреп алып, куенына тыгып кайткан, печәнлектә ике агач арасын кисеп, шунда тыгып куйган. Хәзер шул ай авылыбызда мәчетнең капкасында тора. Мәчетнең аен бабай саклап калган.

«Казанга телогрейка белән кәлүш киеп килгән кеше мин»

Хатын-кыз язмышы турында китап яз дисәләр, үз тормышыгыздан алып язарлык мизгелләр булдымы?

Совет сәүдәсе турында китап язарга җыенам. Материалым да җитәрлек. Совет сәүдәсендә эшләгән кешеләр - без күп калмадык. Минем язмышым да шунда чагылыш табачак.

Абыем Янсуарда 10нчы сыйныфны, мин 8нче сыйныфны тәмамладык. 10ны укырга Янсуарга барасым килмәде, чөнки анда дуңгыз ите ашаталар иде. Абыем белән Казанга киттем. Абыем, Дамир Шамил улы Муратов, институтка керде, хәзер ул Россянең атказанган химигы, бик озак еллар «Тасма» заводының генераль директоры булып эшләде.

Казанда мәктәпне, кулинария училищесын яхшы гына тәмамладым. 20 яшь тулганчы зур ашханәнең мөдире булып эшли идем инде. Читтән торып университетта татар теле бүлегендә белем алдым, әдәбиятны яхшырак өйрәнәсем килде. Казанга телогрейка белән кәлүш киеп килгән кеше мин. Училищеда Гыйльметдин абый дигән каравылчы, минем ач икәнемне белеп, калай кружкага карлыган вареньесы болгатып, чәй белән ипи бирә иде.

Аш-су өлкәсендә эшләвемә 58 ел. Пешекче димәгез әле безгә, зинһар. Без — аш-су осталары.

Сез бәхетле хатын-кызмы?

Адәм баласы һәрчак бәхеттә яши алмый. Тормышта һәммәсе дә була. Бүгенге көндә мин бик бәхетле. Әнием 90 яшькә җитеп үлде. Янымда яраткан ирем, ике балам, киявем, киленем, оныкларым. Ялгыз хатын бәхетле була алмый. Ярты бәхете — ирдән. Бер канат белән очып булмый. Балаларның тәртипле булуы кирәк. Үзеңнән соң игелексез нәсел калдырасың икән, дөньяда яшәп торасы да юк. Акча, дөнья малы — дуңгыз каны, ага да бетә, балаларга белем, яхшы тәрбия бирергә кирәк. 

Чын бәхет өчен сезгә күпме акча кирәк? Күп акчалар эшләми торган, үзен бары гаиләгә багышлаган хатын-кызлар бәхетле була аламы?

Хатын-кыз үзен гаиләгә генә багышласа, аның балалары бәхетле була. Мин балаларымны күрмәдем бит. Өйдә утыру — минем өчен түгел. Акчасыз бик күңелсездер ул. Акчаны күп эшлим.

«Бандитлар үтерү белән янадылар»

Эшмәкәрлеккә ничек кереп киттегез? Эшмәкәр хатын-кыз булу гаиләдә, балалар үстергәндә кыенлыклар тудырмадымы?

Черек күлдә 120 квадрат метрлы бинада пиццерия ачып, эшләтеп җибәрдем. Бандитлар әлеге бинаны тартып алырга теләделәр, үтерү белән янадылар. Шул бандитлар белән «стрелка”га йөрдем. Ул вакытта бөтен кешенең «крыша”сы бар иде. Алар безне саклыйлар иде. «Таракандай тапталганчы, бөркет булып очам, атып үтерегез», — дидем. Шулай бервакыт эшкә килгәндә, пиццерия каршында ике кара машина, күн пәлтәләр, эшләпәләр кигән кешеләр басып торалар. Арттагы ишектән кереп, эшчеләрне кайтарып җибәрдем, өстәл өстендә камыр кабарып ташып чыкты, идән камыр белән тулды. Үзем селкенмичә дә утырам. Бандитлар кереп: «Син Татарстанда гына түгел, Россиядә дә эшли аласың, сиңа бер кеше кагылмаячак», — дип әйттеләр. Аннан соң Дәрвишләр бистәсендә 1 мең квадрат метрлы кафе сатып алдым, көнгә 650 кг оннан камыр ризыклары пешереп сата идек. Камал театры артында 6 катлы кунакханә төзедек, тиздән ачылырга тиеш.

Гадәттә, бизнес өлкәсендә кайнаган кешеләрне каты бәгырьле реалист дип сурәтлиләр. Бизнес белән иҗатны бергә алып барып буламы?

Көндәлек дәфтәремә шигырьләрне төртеп куям, аннан кредит, хезмәт хакы, салымнар хакында язам. Ике өлкә бергә үрелеп бара. Һәрбер дәфтәремнең башына: «Беркемне дә рәнҗетмә. Сәүдәгәр сүзе!» - дип язып куям. Бабайлар кибет тоткан, алар сәүдәгәр сүзен онытмаска, гадел булырга өйрәттеләр.

Бөтен кешегә дә ышана торган гадәтем бар. Менә әле генә 10 млн кредит алдым, шул акчаны кемгәдер күчерергә кирәк иде. Шуны Үзбәкстаннан кайткан, туган тиешле Ибраһим Салминга күчердем. Ул акчаларны кайтармады, йотты. Кешенең бер тиен акчасына тотынырга ярамый, теге дөньяда җавап бирәсе бар.

Хезмәткәрләремне дә акча җыярга өйрәтәм. «Карават белән өстәл сыярлык булса да бүлмә ал башта, Вьетнам базарына чүпрәк җыярга чапма», — дим. Киңәшләремне тыңлап, һәммәсе фатир алып чыгып китәләр.

Әсәрләр озак языламы?

Күңелемә проза якынрак, чөнки җәелеп яза алам, шигырь язганда барысын бер кысага сыйдырып бетерергә кирәк. Бервакыт онытылып китеп, 21 сәгать дәвамында туктый алмыйча 80 бит яздым. Әсәрләремне кулдан язам. Язуым табибларныкы шикелле, аңлап булмый. Язуымны таныган бердәнбер кеше — инженерым Ринат Кәлимуллович, кулъязмаларымны ул пичәтли.

Халык яратып укырлык, хит әсәр нинди булырга тиеш?

Уйлап табып язылганны, бармактан суырып алганны халык укымый. Кеше күңеленә барып җитү өчен, укучыңны яратып, тормышның үзен яза белү кирәк. Әсәрне язганда персонажларым белән яшим. Себергә барып, пешеп үлгән 5 яшьлек Әминәнең тавышын акчарлаклар тавышыннан ишетеп кайткандай булдым. Әсәрне язып бетергәч тә алардан аерылу авыр.

Зифа Кадыйрованы бөтенесе сүгә. Аны язучы түгел диләр, әмма халык аны укый. Сез моңа ничек карыйсыз?

Зифа ханымны бик хөрмәт итәм, ул халыкны укырга өйрәтте. Безнең авыл хатыннарында аның китапларының барысы да саклана. Афәрин. Нигә сүгәргә аны?

Ни өчен халык татар язучыларының китапларын укымый?

Бу сорауга җавап бирә алмыйм, чөнки мин халык язучыларын бәяләү, тәнкыйтьләү дәрәҗәсенә җитмәдем әле.

Кемнең иҗатын яратып укыйсыз?

Иң яраткан язучым — Марсель Галиев. Ул сүздән энҗе тезә, алай язган кешене белмим.

Күңелегезгә тиеп калган тәнкыйть сүзләре бармы?

Китапларым басыла башлагач, «Тагын бер Зифа Кадыйрова пәйда булды», - дип сөйләделәр. Ә Зифага нәрсә булган? Үз стилендә яза, язсын. Русларда бик күп андый язучылар, арасында китаплары бестселлерга әйләнгәннәре дә күп. Мине аш пешергән-пешергән дә, кинәт кенә яза башлаган дип уйлыйлар. Тик мин үземне белә башлаганнан бирле язам. «Акчасы күбәйде, кеше язып бирә. Режиссер Нурания Җамали язып бирә икән», - дип сөйләүчеләр дә булды.

Татар китабы, татар укучысы яшәсен өчен нишләргә кирәк?

Китапны кыйбат бәягә сатарга кирәкми. Ул бит ипи түгел. Китап — татар халкының, телнең сакчысы. Китап язылмаса, фильм да төшерелми, спектакль дә куелмый. Акча турында сөйләшергә яратмыйм. Мин аны бик күп эшләдем, хәзер дә эшләп торам.

«Үксезләр» дигән әсәремә үз акчама фильм төшердем. Бик кыйммәткә чыкты ул. Аны, халыкка күрсәтегез дип, ТНВга бушка бирдем.

Әсәрегез «Казан утлары» журналында басылгач, нинди реакция булды?

«Казан утлары» — ул классика инде. Әлеге журналда бик әйбәт язучыларның иҗат җимешләре генә басыла. Сөендем. Халык бик җылы кабул итте. Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов шалтыратып, соклануын белдерде, Минтимер Шәймиев рәхмәт хаты җибәрде.

«Оныгым бай кешеләрнең этләрен юып акча эшли»

Язучылар берлеге турында фикерегез нинди?

Язучылар берлегенә кергәнемә әле 1 генә ел. Аларның эшчәнлекләре хакында бернәрсә дә әйтә алмыйм. Хәзер күп авторлар матди яктан авыр хәлдә, минем уйлавымча, ярдәм фонды булдырырга кирәк. Ипидән ипигә җиткергән язучыларны беләм. Китап язып кына баеп булмый.

Хатын-кызга танылу кыенрак диләр, шул дөресме?

Хатын-кыз өчен иң беренче урында гаилә булырга тиеш. Иремә рәхмәт, мин 20 ел ял алмыйча эшләдем. Базарларда кунып, камыр ризыклары саттык. Балалар өйдә үзләре генә калдылар. Аларга үсә төшкәч ипи, сөт алырга атнасына 10 сум акча бирә идем. «Экономияли алсагыз, калганы үзегезгә кала», — дип әйтә идем. Хәзер инде үз балаларын да шуңа өйрәтәләр. Оныгым Солтанга да: «Улым, менә сиңа шуның кадәр акча, кафега кереп ашыйсыңмы, юлыңа тотасыңмы, үзеңә җиткерергә тырыш», — диләр. Хәзер кафега йөрми бит, үзе пешерә, ике мәртәбә арзанга төшә икән. Оныгым Мурат тортлар пешереп сата, бай кешеләрнең этләрен юып акча эшли. Акчага мохтаҗ булмасак та, балаларны кечкенәдән эшкә һәм тәртипкә өйрәтү мөһим! Алар — нәселебез дәвамчылары!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 декабрь 2022
    Исемсез
    Ҡом сәғәтен ҡарап һоҡланып ултырҙым. Уңыштар һиңә Рәүилә!!! Ҡайҙан алып уҡырға ул китаптарҙы. Хәҙер бит элекке кеүек китап магазиндары ла юҡ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100