Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырлар авторы Рөстәм Зарипов: «Тамчы гөл» җырын менә шул кызга язгансың, дип әйтәләр»

80-90 елларда Әлфия Авзалова башкаруында халык яратып тыңлаган «Тамчы гөл» җыры бүгенге көндә дә онытылмаган. Гашыйкларның йөрәгендәге хисләрне җиткерерлек хит язган авторның кем икәнен беләсем килде. Ә ул үзебезнең Саба ягы таланты икән.

news_top_970_100
Җырлар авторы Рөстәм Зарипов: «Тамчы гөл» җырын менә шул кызга язгансың, дип әйтәләр»

Күңелне кузгатырлык җырлар авторы Рөстәм Зарипов гаиләсе белән Шәмәрдән бистәсендә гомер кичерә. Язучылар берлеге әгъзасы, дүрт китап авторы, публицист, шигырьләр, хикәяләр, тагын бик күп танылган җырлар авторы да ул. Социаль челтәрдә үзенең блогы бар. Анда аның киңкырлы иҗаты белән танышырга мөмкин. Мәкаләләре татар һәм рус матбугатында да еш басыла. Аларда ул җәмгыятебездәге җитешсезлекләргә үзенең фикерен җиткерә, милләтебез өчен борчылуын белдерә.

Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Юлчы», «Бүре», «Дусларга», «Казан егетләре”нең «Урман» җырларының авторы да ул. Рөстәм абый белән җырлары турында сөйләштек.

Зариповларга килеп керүгә берсеннән-берсе матур ике оныклары һәм тормыш иптәше Асия апа каршы алды. Гаиләдәге тыныч мохит бер-берсенә хөрмәтләп дәшүләреннән, елмаюлы карашларыннан ук сизелде. Рөстәм Зарипов — Саба районы Түлешкә авылында туган егет. Беренче сыйныфны бер үзе тәмамлый. Чөнки, кечкенә авыл акрынлап таркала, халкы күрше авылларга, шәһәрләргә китә башлый. Рөстәм абыйның әнисе Саҗидә апаны да алтмышынчы елда Юлбат авылына парторг һәм мәктәпкә мөдир итеп күчерәләр. Юлбатта — 4, Сатышта — 8, Сабада 10 сыйныфка кадәр укый. Булачак тормыш иптәше Асия апа белән дә мәктәп чорында таныша. Элек юл төшүгә ике авыл арасында «сәпит» белән йөрешле булган бит. Сатышка укырга килгән егет «сәпит”ен Асиялар ишегалдында калдырып йөри торган була.

«Бер көн эчендә гармунда уйнарга өйрәндем»

Рөстәм абыйның бертуган апасы Лена да күпкырлы талант иясе булган. Гармунда уйнаган, ат иярләгән, бик кыю спортчы кыз булган.

–Үзеннән өчәр-дүртәр яшькә зуррак малайларны тотып тукмый, миңа да эләгә иде. Түлешкәдә бер рус гаиләсе дә яшәде. Йортлары инеш буенда, матур җирдә. Аларны атаклы рәссам Илья Репиннар нәселеннән, дип сөйлиләр иде. Казанда дворяннарча яхшы йортлары да булган. Бер кызлары Надя апа Түлешкәгә Сабантуйга кайткалап йөрде әле соңгы елларда. Әнә шул рус гаиләсендәге Колька, аны без «Күркә» дип йөрттек, гармунда уйнарга өйрәнгән. Абыйсы да, үзе дә татарча уйныйлар. Беренче сыйныфта укыган чак, бәлки әле кечерәк тә булганмындыр, апа кайтып керде. Күркә гармунда уйный белә, син бернәрсәдә дә уйный белмисең, дип мине уйнарга утыртып та куйды. Кыек баскан саен берне тамыза. Бер көн эчендә гармунда уйнарга өйрәтте. Аннан соң инде хромкада, баянда үзем өйрәндем. Баянны апа үзенә дип алган иде, мин уйнап киттем, — дип искә алып сөйли Рөстәм абый.

«Татар балаларына керергә бездә „хут“ юк»

Музыканы тоемлау нәселдән дә килә. Әнисе дә гармунда бик оста уйнаган. Табигатьтән бирелгән талант белән генә тукталып калмый, райондагы музыкант егеткә акча түләп, дәресләр ала, нота белән уйнарга өйрәнә ул. Шул вакытта ук көйләр дә яза башлый.

— Әнинең туганы Фәрит абыйның хатыны — Мөкәррәмә апа, ә Мөкәррәмә апаның туганнары ике композитор — Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар. Берсенең консерваториядә укыткан чагы, шуңа укырга керәсем килеп бардым. Шундый-шундый этюдларым бар, композиторлар бүлегенә ал әле, дим. Энем, безнең композиторлар бүлегенә керер өчен сигез ел музыка мәктәбе, аннары биш ел музыка көллияте бетерергә кирәк, әле алай да татар балаларына керергә бездә «хут» юк, ди. Шулай итеп, консерваториягә кереп булмады. Теләсәң, җырчылар бүлегенә урнаштырам дигән иде. Юк, мин әйтәм, анысы кирәк түгел, язучы булам, университетка китәм, анда Мөхәммәт Мәһдиев минем икетуганым. Әнинең әнисе белән аның әтисе бертуган. Университетка барам дигәч, апа миңа: «Энем, анда берүк бара күрмә, „авылым, әнием“ дип такмак чыгарып ятучылар синнән башка да күп, „лучше“ әнә төзүчеләр институтына кер, баш өстендә түбәң булыр», — диде. Апа минем кызыл диплом, университетны алтын сәгатьләр белән тәмамлаган кеше, бик яхшы укыган. Университетта калырга да кыстаганнар, калмады. Шуннан мин дә төзүчеләр институтына укырга киттем. Төзелеш буенча укысам да, әдәбият, музыка белән шөгыльләнүдән туктамыйча, иҗатка кереп кителгән, — ди Рөстәм абый.

Рөстәм Зарипов җитмеш дүртенче елда төзелеш институтының юллар төзү бүлеген тәмамлый. Юллама белән Мордовиягә китә, анда җиде ай эшләгәч, Татарстанга күчерүләрен сорый. Шуннан Мөслим районына килә. Анда өч ел эшләгәч, кире Сабага кайта. Әмма кайту белән Мөслимне сагына башлый, кире китеп, сигез ел тагын шунда эшли.

–Табигате дә бик матур, кешеләре дә гаҗәп киң күңелле Мөслимнең. Килүгә Галимҗан абый белән Оркыя апа гаиләсендә тордым, урамда култыклашып кына йөриләр иде, бик хыялый кешеләр. Алар белән араларны өзмәдек, балалары белән һаман аралашып яшибез, — дип Рөстәм абый Мөслимне бүген дә яратып, сагынып сөйли.

Әнисе, дуслары да чакыргач, янәдән гаиләсе белән Шәмәрдәнгә күченеп кайта ул. Шәмәрдәндә газ идарәсендә, «Татранспорт» берләшмәсендә эшли.

«Менә шул кызга язгансың, дип әйтәләр»

— Рөстәм абый, «Тамчы гөл» җырының язылу тарихы белән таныштырыгыз әле. Кем ул тамчы гөле, күңелләрне өзәрлек сеңел?

 — «Тамчы гөл»нең көен Мөслимдә яздым, сүзләре юк иде әле. Сабага кайткан чак, Сабаның ул чактагы парлап җырлаучы егетләре Фәннүр белән Флорис Хамматовларга җырларга җыр кирәк икән. Миндә көй бар, тик сүзләре юк. Җыр сүзләре, көйләр язучы Рәйсә апа Имамиевага бардым. Әйдә, берәр текст язып бир әле, дим. Язды, шигырендә мондый юллар бар:

Өй кыегында сайрый бер былбыл,

Минем яратканны син шуннан бел.

Ничек инде өй кыегында былбыл сайрый, Рәйсә апа, дим.

«Ишегалдым яшел чирәм,

Былбыл баласы кача», — дип җырлыйлар бит, димәк, ул өй кыегына да куна ала, ди. Шуннан Фәннүр дускай, өч куплет кына шигырь язарлык кеше бит инде син дигәч, үзем сырладым. Гади генә текст булды ул, ләкин аны халык нык яратты. Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева да җырлады, хәзер «Фәридә-Алсу» башкара. Бу җыр турында фаразлар күп инде. Мөслимдә аны, менә шул кызга язгансың, дип әйтәләр, бүтән җирдә башка кызга, диләр. Кем белгән инде аны, яшь чакта кызлар бар иде инде. Аеруча Мөслим кызлары бик чибәр иде.

— «Казан егетләре» башкаруындагы «Кеше күңеле — кара урман» җыры бик тәэсирле…

— Мине Президент Рөстәм Нургалиевичның әтисе Нургали абый бик якын итә иде. Юл оешмасында эшләгән вакытта безнең Килдебәк күпере җимерелеп төште. Шунда шалтыратты ул, энем, күперне нишләтмәкче буласың, дип. Күпер мәсьәләсен хәл итәргә дә ярдәм итте. Туган көннәренә дә гел чакыра иде. Берсендә туган көненә чакыргач, бүләккә шушы җырны яздым. Беренче мәртәбә шул туган көндә башкарылды. Аннары җырны Рәис Нургалиевичка бүләк иттем, ул аны «Казан егетләре”нә биргән. Нургали абый бик кешелекле, ярдәмчел иде. Нургали абыйны якын итеп язылды бу җыр.

— Салават башкаруында дуслар турында бик матур җырыгыз бар. Яшь барган саен дуслыкны саклап калу мөмкинме?

— Дусларым киттеләр инде, хәзер берсе дә калмады, бик якын дусларым бар иде. Әлеге дә баягы шул Мөслимдә. Мөдәмил исемле бик кызык малай бар иде, шигырьләр дә яза, бик кызык кеше. Коръәндә «Мөдәмил» дигән сүрә дә бар бит. Аның шигыренә язган җырым да бар, Мөслимдә беләләр ул җырны.

Аннары минем белән бергә эшли башлаган җитәкчем булган кеше Фатих абый. Бик яхшы кеше иде ул. Стереотип буенча НКВДда хезмәт иткән кеше әшәке булырга тиеш дип уйлау бар. Менә ул шунда хезмәт иткән. Бәлагә тарыган кешегә, син Фатихка барып кара, дип кенә әйтәләр, белмәгән кешесе булса да ярдәм итте. Бервакыт безне район башкарма комитетына җыялар. Баш инженер һәм җитәкче. Баш инженерларны, гадәттә, бастырып сүгәләр. Җитәкчеләр сүз әйтергә куркып, борчылып утыра инде. Миңа чират җитә, орыша башлыйлар, Фатих абыйның йөрәге түзми. «Нәрсәгә сез яшь кешегә шулхәтле кадаласыз, менә мин җитәкче, мин гаепле, мине сүгегез», — ди. Вәт шундый яклап чыга торган дус иде.

Язучы Фоат Садриев дустым, аның белән күрешкәләп торабыз.

Мөслимдә Риф исемле дустым да бар иде. Берсендә: «Риф абый, сарык ите ашыйсы килә», — дим. Ул «з”ны, «д» дип сөйләшә, Миндәлә дигән кебек. «Дарипов, хәзер татар авылында сарык юк инде, дуңгыз гына асрыйлар, берәр рус авылына барып карыйк», — ди. Чынлап та, ул чакта рус авылыннан сарык эзләп табып, сатып алдык. Риф абыйның хатыны Рәзинә апаның шундый холкы бар иде, өендә нәрсә бар, барысын да күчтәнәчкә өләшә дә бетерә. Шуңа Риф абый бөтен һинд чәйләрен яшерә хатыныннан. Мин кунакка килгәч, ире күрмәгәндә генә сумкама бер банка бал тыгып куя Рәзинә апа. Шуннан чыгып китәр алдыннан: «Шулхәтле умарталар асрап, Рөстәмгә күчтәнәчкә бер бал да бирмисеңмени?» — дип, тагын берне тыга. Менә шундый кеше иде Рәзинә апа.

Яшьләр дә дус итә үземне. Мәчеткә бергәләп намазга йөрүче яшь дусларым бар, бик якын итәләр.

Менә шундый чын дуслары хөрмәтенә багышлап язган «Дусларга» җырын Рөстәм абый. Ә җырны тыңлагач, һәркемнең үз дусты искә төшә, үз дустын уйлый. Җырның көче дими ни дисең моны?!

Кави Нәҗми сүзләренә балалар өчен язылган «Алфавит» дигән җыры да бар авторның. Үзе бала чагында яратып укыган «Нәниләргә бүләк» китабындагы «Алсу йөри урманда, Бөрлегән күп ди анда», — дип башлана торган шигырь күңеленә кереп кала. Үсеп җиткәч шуңа көй яза, тик көй язылгач, җыр Мәскәүдә Рөстәм Зарипов исем-фамилиясе белән теркәлгән булуга карамастан, башка автор исеме белән китапка чыгаралар. Рөстәм абый нәшрият белән хәбәрләшә, аннан гафу үтенәләр. Яңадан чыгарабыз дип вәгъдә бирсәләр дә, Советлар Союзы таркалгач, вәгъдә үтәлми, шул килеш кала. Шулай да, Шәмәрдән балалар бакчасында үзебезнең Рөстәм абый җыры, дип яратып җырлыйлар «Алфавит”ны.

— Күңелдә нинди халәт булганда җыр туа, Рөстәм абый?

— Яшь чакта гашыйк булганда, берәрсен ошатсаң. Күңел күтәренкелеге вакытында, чит илләрне күргәндә дә җыр килә күңелгә. Хәзер бик тумый шул.

— Салават башкаруындагы «Бүре» җыры күңел күтәренке чакта тумагандыр.

«Адәм исе сеңгән йонлач бүрек,

Җәнлек тунап теккән киемдер.

 Бүре балакайга аның эче,

Кичерегез, җәннәт түгелдер»

Минем уйлавымча, монда бүре язмышы гына түгел, башка мәгънә…

— Анысы гимн, ул милләт язмышы, милләт турында уйланулардан туган шигырь. Башта шигыре, аннары көе туды. Ул шигырьне ошатып, Айдар Хәлим миңа хатлар язды, «Шәһри Казан”да иҗатыма югары бәя биреп язып та чыкты. Үземнең Айдар абыйны тәнкыйтьләп язган булды бервакыт, ә ул җавап итеп миңа мактаулы әйбер бастырды. Бүре бит ул төрки халыкларның тотемы, төркиләр бүрегә табынганнар. Менә шуннан чыгып язылган җыр. Тау башындагы чишмә буенда очрашуда утыргач яздым көен. Президент «Боря» дип кына йөртә иде шул җырны. Салаваттан җырлату идеясе дә аныкы, «Юлчы”ны да. «Юлчы» Эдуард Мостафин шигыре.

Рөстәм Зариповның алтмыш бишләп җыры бар, халык арасында нык таралганнары, еллар узса да онытылмый торганнары дистәдән артык.

— Заказга яза аласызмы?

— Язгалыйм сирәк-мирәк… Элек Шәмәрдән турында җыр язсаң шуның хәтле акча түлибез дип әйттеләр дә, яздым, түләмәделәр. Ул директор миннән качып йөри хәзер. Килешү төзеп, «Биектау» җыры заказга язылган иде. Аны хәзер Салават җырлый. Артистларга сатканым юк. Болай гына җырласалар да риза. Популяр җырларымны Салават, Раяз Фасыйхов кайткач тыңлап утырдылар да отып калдылар. «Тамчы гөл» СССР вакытында теркәлгән җыр, аңа гонорар килә иде.

— Башта сүзләр туамы, көйме? Җыр ничек иҗат ителә? Каян килә ул?

— Мин көй, сүз язам дип тә утырмыйм, «от души» языла. Теләгем булганда — язам, булмаса — юк. Әйткәнемчә, танылган җырлардан «Биектау» гына заказга язылган. Миңа эштән кайтканнан соң күңелемә ял бирде җырлар. Ничектер рәсем шикелле, уйламаганда гына күңелгә килә иде. Музыка, әдәбият хобби сыман иде минем, җан ял итү өчен. Башка бер эштә эшлисең дә, иҗатта яңадан ял итәсең. Иң шәбе — актив ял бит.

Рөстәм абый иҗатын яраткан кебек, һәр хезмәт урынында да яратып эшли. «Эшне шулхәтле яратып эшләдем, күңел тарткан эштә генә эшләп буладыр, күңел тартмаганында кыен. Үзеңне үзең эзләп табарга тиешсең, тапканчы эзләнәсең», - ди ул. 

— Бүгенге эстрадага карата сезнең фикерегезне дә беләсе килә.

— Мин ул турыда күп яздым, кабатлап та торасым килми, сеңлем. Җыр сәнгате бит ул вокал дип атала. Кем иренми, шул җырлый. Өч нотаны әвеш-тәвеш китереп, татар моңыннан тайпылган, бик примитив көй әвәләү модага кереп китте. Тегенекен, моныкын төзәтеп, чегән, төрекнекенә дә охшатып язалар. Татарның фольклорына таяну юк, шул кызганыч.

– Бәлки, татар телебез киңрәк таралсын өчен бу начар да түгелдер…

— Татар телен алай гына коткарып буламы икән инде. Аңа гына карап калсак, белмим инде, кая барып җитәрбез.

«Дөрес яшәмисең бугай син, Зарипов…»

Рөстәм абый белән сөйләшеп утырганда, хатыны Асия апаның, кызлары Алсуның намазга әзерләнгәнен күрдем. Рөстәм абый үзе дә намазда. Намаз уку һәр мөселманга фарыз гамәл булса да, ничек намаз укый башлауларын да сораштым, чөнки бу фарызны үтәмәүчеләребез дә юк түгел…

— Беләсеңме, берсендә минем тормышта гел кара полоса китте. Әни үлде, бер атна эчендә бердәнбер апам китеп барды. Шунда, дөрес яшәмисең бугай син, Зарипов, дип әйттем үз-үземә. Шуннан кереп кителде, 1997 еллар иде. Яшерен-батырын түгел, Ләбиб Леронның бер шигыре бар бит әле:

«Яшь чагында кызлар булды телебездә,

Аракыдан баш тартмадык беребез дә.

Кинәт кенә әүлиягә әйләндек без,

Анализлар биреп йөргән көнебездә». Яшерен-батырын түгел, шул әйбер дә бар иде инде. Әнинең китеп баруы да нык тәэсир итте, — ди әңгәмәдәшем.

Рөстәм абыйда шаянлык та, уйчанлык та җитәрлек. Бу сыйфатлары аның белән яшьлегеннән бирле бергә, ахрысы.

Зариповлар ике кыз, бер егет үстергәннәр, алты оныклары бар. Кызлары Зилә һәм уллары Раушан Төркиядә яши. Зилә 11-12 яшеннән үк Төркиядә укый башлаган. Мәктәпне анда тәмамлап, Мәрмәрә университетында белем алган. Кызын чит илдә укытасы килү Рөстәм абыйның теләге булган. Балаларын белемле итү өчен тырышлыкларын кызганмаган Зариповлар, Төркия белән Шәмәрдән арасын якынайтканнар. Хәзер дә балалары янында елына ике тапкыр кунак булалар.

— Соңгы елларда балалар, үсмерләр үз-үзләренә кул сала яки кеше тормышына зыян китерә. Әшәкелекне интернет, ТВдан күрәбез. Киләчәгебез булган балаларны афәттән ничек коткарырга?

— Моңа үзем дә җавап таба алмыйм. Син беркемне дә шушы тормыштан изоляцияли алмыйсың. Мохит дигән нәрсә бар бит ул, аның тәэсиреннән беркемне дә изоляцияләп булмыйдыр. Без хәзер барыбыз да интернет, ТВ һөҗүме астында. Менә оныкларга ишегалдына бассейн ясап куйдык, җәй көне интернеттан аерасы, ял иттерәсе килә. Ләкин алар барыбер интернетка тартыла, үзләре генә түгел, мохит шундый бит. Аның белән бөтен дөнья агуланган хәзер.

— Иҗат юлына кереп баручы яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Укырга, классикларны белергә кирәк. Бүгенге көндә томлы-томлы романнарны беркем дә укымый, чөнки аның кирәге юк, Пауло Коэльоны укыйлар. Аның романнары шундый кыска, ансат. Хәзер искечә була да алмый. Кешенең күңелен җәлеп итү өчен башка юллар эзләргә кирәк, җайлырак, тизрәк укыла торган итеп язарга. Хәзер кешенең озак уйлап торасы килми бит, төймәгә баса да мәгълүматны шуннан гына таба.

Тик мондый әйберләр язу өчен белем кирәк. Институтта ала торганы — анысы грамматик белем. Аның белән генә әллә кая китеп булмый. Минем бишенче класста укый торган онык бүгенге заман татар язучыларының әсәрләрен укып карады да, боларның бөтенесе дә бер алгоритмда язылган, компьютер ярдәмендә дә болай эшләп була, ди. Мин моны мәкалә итеп тә яздым, «Безнең мирас”та Әмирханның шул сүзләре басылды, Ләбиб Леронга бик ошады.

Нәрсә әйтәсем килә, кешене бертөрле әйбер белән генә җәлеп итеп булмый, син предметны, нәрсә турында язганыңны белергә тиеш. Кешедән ишеткән белән генә булмый.

Безнең хатын-кыз язучылар төрмә турында язалар, гомумән, төрмәгә кереп тә караганнары юк. Белмәгәч, ничек язасың, анда утырган кешеләрнең ачуын гына чыгарачак бит ул. Минем төрмәгә кереп чыккан бар, анда кешеләрнең битләре сап-сары, андагы аңлатып булмый торган ис… Ичмасам, шушыны да күрмәсәң, төрмә турында нәрсә язып булсын ди.

Әңгәмәдәшем хисләргә күмелеп, кулына баянын алды. Ә аннан чыккан моң йөрәкне кузгатты, күзгә яшьләр элде… Сез дә аның җырларын тыңлап карагыз әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100