Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәйдәш һәм биш елга сузылган музей ремонты: «Тоташ фаҗигадән торган язмыш»

Салих Сәйдәшев музее 2016 елдан ишекләрен япты. Музей җитәкчесе Эльвира Низаметдинова белән әңгәмә кору өчен, биш елдан соң янәдән монда килергә насыйп булды. Биредә Сәйдәш яшәгән, шушы ишегалдына чыгып, театр ягына озаклап моңсуланып карап торган...

news_top_970_100
Сәйдәш һәм биш елга сузылган музей ремонты: «Тоташ фаҗигадән торган язмыш»
Салават Камалетдинов

«Тишек носкиена да борчылмаган, өйдә ашарга юк дип тә уйламаган…»

Тинчурин театры белән тоташкан флигель, аның зур булмаган диварлары әле дә Сәйдәш рухын, моңын сагына кебек. Монда ул иҗат иткән, монда аның тормышында иң сөенечле мизгелләре булган…

Бик күпне хәтерли бу флигель, теле булса, без белмәгән әллә никадәр серне чишеп бирер иде. Ачылып бетмәгән серләрне белер өчен, музей җитәкчесе Эльвира Низаметдинова белән сөйләштек.

— Эльвира Шамилевна, музей мөдире һәм музыка белгече буларак, Сез Сәйдәш турында бик күп сөйли аласыз. Истәлекләрдә аның диңгез кебек зәңгәрсу һәм уйчан күзләре, бөдрә чәчләре, йомшак һәм тыныч манерасы турында язалар. Сезнеңчә, Сәйдәш тагын нинди булган?

— Салих абый теләсә кайсы кеше белән исәнләшкән. Хәтта балалар белән дә. Кесәсендә нәниләр өчен һәрчак кәнфитләр йөрткән, ул аларны сыйларга яраткан. Үзенең бөек булганын белсә дә, беркайчан да үзен югары куймаган. «Минем носкиларым тишек бит әле», — дип борчылып йөрмәгән. «Өйдә ашарга юк», — дип тә уйламаган, башы-аягы белән эшкә чумган. Көне-төне эшләп йөрүне төп бурычы дип санаган.

Тормыш авырлыклары булуга карамастан, күтәренке кәефтә йөрергә тырышкан, мәзәкләр сөйләргә яраткан, шәхес буларак гаҗәеп акыл иясе булган. Кемнән генә сорама, барысы да аның турында: «Матур һәм зыялы, артыгы белән намуслы һәм саф күңелле кеше иде», — дип искә ала. Хатын-кызлар аңа үлеп гашыйк булган. Репрессия чорында иҗатташ дуслары атып үтерелгәч, өендә кунмаган, ышанычлы дусларында кунып йөргән. Аннары Бөек Ватан сугышы башланган. Һәм шуңа күрә дә исән калгандыр ул.

— Иҗат кешеләренең үзенә күрә бер сәерлекләре була…

— Бер сәерлеге дә булмаган. Гади иҗат кешесе. Талант аңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән.

— Татар халкында җыр дәвамында басып, кул чабып торган бер генә композиция бар — «Совет армиясе маршы». Ләкин шулкадәр хөрмәткә лаек булган әсәрнең авторын җитәкчеләр дә, түрәләр дә яратып бетермәгән. Нигә?

— Сәйдәш, даһи булуына карамастан, шулкадәр тыйнак холыклы була. Кайбер кеше: «Миңа исем, дәрәҗә, җылы кәнәфи бирегез», — дип тигәнәк кебек соранып йөри. Хәтта гаделсезлек белән 1948 елда Татар дәүләт академик театрыннан азат ителгәннән соң да, гаделлек барыбер калкып чыгар дип, чын күңеле белән ышанып яши ул.

Аннан соң ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, дини рухта тәрбияләнгән. Бернинди партиягә дә кермәгән, ә бу Совет заманында җитди рәвештә хокук бозу дигәнне аңлата. Партиясез икәнсең, димәк, син партиягә каршы. Композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһанов та аны күп мәртәбә партиягә керү өчен гариза язарга үгетләп карый. «Ул-бу була калса, мин сине яклый алмаячакмын», — ди.

Сәйдәш партиягә керүне дини кануннардан ваз кичү дип кабул итә, алай гына да түгел, өйдә дингә ышанган ике әби — үз әнисе Мәхүбҗамал Сәйдәшева һәм җизнәсе Шиһап Әхмәровның әнисе Зөләйха Әхмәрова яшәгән.

«Хатыны белән ЗАГСта язылышса да, никах укытмый»

— Дини рухта тәрбияләнгән, дидегез. Алай да хатынлыкка урыс кызы Валентинаны сайлый. Алар никах укытканмы?

— Валентина Мухина — Әхмәровлар гаиләсендә еш кунак. Җизнәсе Шиһап Әхмәровның улы Үзбәк белән рус теле һәм математикадан репетиторлык белән шөгыльләнә ул.

Аннан тыш, Валя пианинода да бик яхшы уйный. Кыз бик зыялы гаиләдән. Яшьләр бер-берсен ихластан ярата. Ул аның фикердәше, якын дусты була. Берзаман болар икесе дә юкка чыга — композитор Мансур Мозаффаровның дачасына киткән булалар. Аннан соң ЗАГСта язылышалар.

Бу 1925 ел. Аңлашыла, ул аның белән никах укытмый. Югалып торганнан соң өйгә бергә кайтып кергәч, яшьләргә каршы килмиләр.

Моның бер сәбәбе дә була: Казахстаннан Бернияз дигән хәрби кеше Шиһап Әхмәровның бертуган сеңлесе Зәйнәпнең кулын сорый. Ул башка диндә булу сәбәпле, туганнар каршы чыга. Шуннан соң Бернияз үзен дә, Зәйнәпне дә атып үтерә. Валентинага каршы чыксалар, Сәйдәш тә берәр нәрсә майтарыр, дип курка алар.

Бер елдан соң Валентина бала таба — улларына Альфред дип исем кушалар. Ләкин бала тапканнан соң бер атна үткәч, каны зарарланып, Валя гүр иясе була.

«Валя үзенең үлеме белән бөтен гомеремне харап итте», — дип әйткән булган Салих абый. Валентина үлеменнән соң башка аны композитор буларак кадерли, хөрмәтли торган (Кабалевский, Рахманинов хатыннары кебек иҗатларын бөртекләр җыеп баручы) якын кешесе булмый.

«Укучысы Фатыймаи-Зөһрә чынлап торып аны яратса, бөтен әйберен ташлап, Сәйдәш белән качып китәр иде»

— Алай да, Әмирхан ага Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестендә язылганча, Сәйдәшнең беренче мәхәббәте Фатыймаи-Зөһрә булган. Кыз әти-әнисе каргышыннан курыкмаса, Сәйдәшнең биографиясе бөтенләй үзгә булыр иде. Сез шулай санамыйсызмы?

— Фатыймаи-Зөһрә аның укучысы гына булган, Сәйдәшев аңа үлеп китеп гашыйк булмаган, алар арасында мәхәббәт булмаган дип уйлыйм. Әйе, Сәйдәш аңа үзе белән бергә китәргә тәкъдим иткән. Фатыймаи-Зөһрә өеннән качып, соңрак (Сәйдәш теләгәнчә) артистка булса, бәлки бергә булырлар иде. Мәхәббәт өчен бернинди киртә дә юк.

Сәйдәшев — яшь, мәһабәт гәүдәле егет. Үзен гади тоткан, йомшак сөйләшкән. 18 яшьлек егет 16 яшьлек кызны фортепианода уйнарга өйрәтү дәресләре генә биргән, шул чорда ул Шәрык клубына йөри башлый, җаны-тәне белән иҗатка бирелеп эшләгән. Баштан азмы-күпме фортепианода уйный белгән Фатыймаи-Зөһрәнең сәләтен күреп алган, ә инде киләчәктә аны артистка булырга өндәгән. Кыз чынлап торып Салих Сәйдәшевне яратса, ул бөтен әйберен ташлап, Сәйдәш белән качып китәр иде.

Сәйдәшкә бөтен хатын-кыз гашыйк булган, диләр. Матур егет өеңә килеп дәресләр биргәч, ничек аңа сокланып карамыйсың, ди? Дини тәрбия алган, әти-әнисе каты торган Фатыймаи-Зөһрәнең, тәрәзәсеннән карап утырудан тыш, Сәйдәштән башка егет күргәне булмагандыр. Бу мәхәббәт түгел, бу гашыйк булу гына дип саныйм. Сәйдәшнең исә зур мәхәббәте — беренче хатыны Валентина Мухина. 1926 елда Валя үлгәннән соң ул 1929 елга кадәр өйләнми. Йөрәк ярасын басар өчен эшкә чума, музыка белән генә шөгыльләнә.

«Хыянәт, улларының үлеме һәм янә ялгызлык…»

— Икенче хатыны — Сафия Альняева белән 1929 өйләнешкәннәр. Уртак балалары булуга карамастан, Сафия белән аерылышканнар. Сәбәп нәрсәдә?

— Икенче хатыны Ветеринария институтын тәмамлый, базарда ветеринар табиб булып эшли (бу эш акчалы дип саналган). Соңрак ул театрга кассир булып урнаша. Сафия Альняева — үз-үзен генә карап йөргән, актрисалардан бер дә ким булмаган, табигатьтән матур хатын-кыз. Ул кара-көрән төлке мехыннан тегелгән тун киеп йөргән, диләр.

Әлбәттә, ул да үлеп Сәйдәшкә гашыйк булган. Әмма беркем дә (якыннарыннан кала) Сәйдәшнең көне-төне музыка язып, өч тиенлек хезмәт хакы алып яшәгәнен чамаламагандыр шул.

Ә Сафия ханым үз дәрәҗәсен белгән: матур булгач, матур киенәсе, бизәнәсе килгән. Гомумән, ул яхшы шартларда яшәргә ияләшкән булган. Сәйдәшкә кияүгә чыгып, дан һәм акча өстендә йөзәчәкмен дип уйлаган…

Нинди акча? Ул бит гонорар өчен эшләмәгән. Кайчак хезмәт хакын да алырга оныткан. Бөтен җирдән куылгач, 3 сумлык гонорарын түләмичә, радиокомитеттан да куып чыгарганнар.

Сафия белән Салихның өч балалары туа: Нәүфәл, Реләф, Эмиль. Реләф Мәскәү елгасында батып үлә. Төпчек баласы Эмиль музыкага бик сәләтле малай булган, диләр. Хәзерге Боратынский музее бинасында урнашкан беренче музыка мәктәбенең авырлык белән ачыла торган ишегенә башы белән бәрелеп, баш мие тышчалары ялкынсынып, вафат була. Шул ишеккә зур озын пружина беркетелгән булган. Хәтерлим, аны балалар көчкә ачып керә иде.

Көннәрдән бер көнне өйгә кайтып керешкә Сәйдәш хатынының башка бер артист белән чуалганын күреп ала. Бу ачы хыянәтне авыр кичерә ул. Аерылышканнан соң, Сафия шул артистка кияүгә чыга. Алай гына да түгел, фатир алганчы барыр урыннары булмаганлыктан, Сәйдәш аларга күршедәге бүлмәдә яшәргә урын бирә.

Ә Салих беркайчан да бер бармагы белән дә хыянәт иткән хатынына, аның яңа иренә орынмый, бер сүз әйтми. Гадәттәгечә, күргән саен «исәнмесез» дип исәнләшә торган була. Аларны мөмкин кадәр сирәк күрер өчен дусларында кунып йөри. Сафия балаларын алып китә. Сәйдәш янә ялгызы кала…

— Өченче хатынына иптәш булсын дип өйләнгәндер инде…

— Асия Казакова — танылган сәүдәгәрләр Апанаев-Йосыповлар нәселеннән. Аларның җирләрен тартып алган булганнар. Асия ханым да Сәйдәшевнең данына кызыгып, 1949 елда аңа кияүгә чыга. Сәйдәшкә иң яхшы пәлтә һәм пианиноны нәкъ менә ул сатып алып бирә. Сәйдәш күбесенчә театрдагы фортепианода уйнаган, кайвакыт пианиноны арендага да алган булган.

Хатыны буларак, ашарга пешереп ашаткандыр, керләрен югандыр… Кияүгә чыгып, бергә тормыш итә башлагач, шулай ук байлыкта йөзмәячәген аңлаган.

Салих Сәйдәшевка Мәскәүдә яман шештән операция ясагач, дүрт көн янында саклап торганнан соң, бишенче көнне яныннан кунакханәгә кунарга китеп барган. Шул төнне Сәйдәш үзе генә торып чыкмакчы булган. Тирә-яктагы кешеләрне борчымыйм дип, ярдәм сорамаган һәм ахыр чиктә егылган. Операциядән калган төзәлеп бетмәгән яра ачылган һәм күп итеп кан аккан. Аны коткарып кала алмаганнар.

Хатыны Сәйдәшне өзелеп яратса, аның яныннан кайтып китәр идеме? Шикләнәм.

«Сәйдәш киртә артында эчеп үлгән, имеш…»

— Эльвира ханым, халыкта таралган имеш-мимешләр бик күп бит ул. Имеш, эчкән, тәмәке тарткан…

— Тәмәкене күп тарткан. Берсе миңа килеп, Сәйдәшнең киртә артында эчеп үлгәнен исбатларга тырышты. Зинһар, бу сүзләрне беркемгә дә сөйләмәгез дип үтендем. Халык нигәдер аны күп эчәргә яраткан дип әйтә иде. Кешеләрнең фантазияләренә шаккатам инде.

Израильгә күченгән бер Казан режиссерының әнисе Кекин йортында буфетта эшләгән. Аның сөйләүләре буенча, Сәйдәш буфетка кереп, ашап чыга торган булган. Өендә ул, гаиләгә ашарга калсын дип, аз тукланган. Ашаганнан соң кешедән калган рюмканы иреннәренә китереп, бераз гына иснәп алырга гадәтләнгән. Кырыйдан карап торган кешеләр моны эчә дип уйлаган. Хезмәт хакы түләнмәгән композитор ничек эчеп йөри алсын?

Туганнары сөйләве буенча, Сәйдәшне бөтенләй бер тапкыр да исерек килеш күрмәгәннәр. Ә аның турында теләсә нәрсә сөйләп йөргәннәр. Димәк, һавадан алган имеш-мимешләрне чыгарып яту кем өчендер файдалы булган.

«Аның кулъязмасына селедка балыгы куеп кискәннәр»

— XVII–XVIII гасырларда яшәгән Бах кадәр Бахның да кулъязмалары сакланып калган. Моннан өч ел элек Ренат Еникеевның Сәйдәш мирасы турында ачынып сөйләгәне хәтердә калган. Мирасы турында ниләр билгеле?

— Сәйдәшев мирасы мәсьәләсе бик четерекле. Ул 600дән артык әсәр язган. Бүгенге көндә 200гә якын әсәре генә билгеле. Колхоз, партиягә багышлап язылган спектакльләр дә булган, сүз юк. Мәсәлән, «Кандыр буе» спектакле. Аны беркайчан да куймаячаклар, чөнки спектакль татар авылларының электрофикациясе турында. Ул актуальлеген югалтты. Татар авылларына интернет керде, дип кенә үзгәртсәләр инде. Ләкин музыка бар, ул яши.

Башка очраклар тагын да аянычрак: пьесаны төшереп калдырып, пьесага атап язылган нота кәгазьләрен дә чүплеккә ташлаганнар. Ноталы җыентыкларны Казанда 1950 елларда гына нәшер итә башлаганнар дип беләм, аңа кадәр партитураларны барысын да кулдан язганнар. Сәйдәшев язып биргән кәгазьләр дә спектакль барганда кулланылган, ә аннан соң аны җыеп бармаганнар. Кем ташлаган, кем югалткан. Аны сакларга була иде бит?..

Аның кулъязмалы ноталарында селедка балыгы куеп кискәннәр, теләсә нәрсәне сөрткәннәр… Кыскасы, көндәлек кирәк-яракларга кулланганнар. Шуңа күрә дә әсәрләре, караламалары сакланып калмаган. Кайбер кулъязмалары консерватория сандыгында аунап яткан дип тә әйтәләр иде.

Ренат Еникеев Салих Сәйдәшевнең мирасына битараф калмады, күп тырышты.

Радиокомитетка рәхмәт, алар безне үзләренә чакырды. Музей хезмәткәрләре Сәйдәшнең билгеле булмаган кулъязмаларын тапты. «Бишбүләк» операсының беренче пәрдәсе ноталарын тулаем таптылар. Ул ноталарны беркем белми иде. «Зәңгәр шәл» спектакленең төрле вариантларын ачыкладык. Нәшер ителмичә калган әсәрләрнең өзекләре һ.б. килеп чыкты.

Моннан тыш, Салих Сәйдәшев оркестрында скрипкада уйнаган музыкант Мөхәммәт Яушевның Сәйдәш әсәрләрен күчереп алган ноталарын таптык. Ул — Сәйдәш әсәрләрен басма ноталар белән күчерә барган бердәнбер музыкант.

Аннан кала, бездә Сәйдәшевнең барлык фотографияләре диярлек саклана. Үзе исән чагында ясалган, аның автографы куелган бердәнбер портреты бар.

Хәзер без архив өстендә эшлибез, Сәйдәшнең фәнни биографиясен әзерләячәкбез. Мәсәлән, аның Үзбәкстанның Китаб һәм Каттакурган шәһәрләре театрында баш режиссер булып эшләве ачыкланды. Ул җәйләрен шунда барып эшли торган булган. Тинчурин актерлары театрга барып кергәч, Сәйдәшнең зур портретын күреп шаккаткан. Бу безнең композитор бит дигәч, юк, ул безнең театрның режиссеры иде, дип аңлаталар. Менә шундый фактлар да бар.

Ул аның якыннары язып калдырган истәлекләрдән чыгып туплана. Без эзлеклелекне саклап, вакыйгаларны көнен-көнгә (хәтта сәгатен-сәгатькә) язарга тырышачакбыз. Туганнан алып, вафатына кадәр. Аны тәртипкә салып, бизәлешен генә ясыйсы калды. Нәшер дә итәрбез дип уйлыйм. Ул композиторның бердәнбер фәнни биографиясе булачак.

«Татарстанда барлыкка килгән жанрны Татарстанда ук күмеп тә куйдылар»

— Мирасына шундый мөнәсәбәт булгач, үзенә дә елмаеп тормаганнар дигән караш туа.

— 1940нчы елларда Салих Сәйдәшевне һөнәри яраксызлыгы, консерватория белеме булмавы һәм симфония, кантаталар яза белмәве өчен ТР Композиторлар берлегеннән чыгаралар. Шул заманда композиторлар берлеге әгъзалары белән төшкән фотога карыйм да, бер белмәгән-ишетмәгән фамилияләр килеп чыга… Музыка белгече булсам да, аларның язган әсәрләрен ишеткән юк, ә алар Сәйдәшне берлектән чыгарып ата. Нәрсә бу? Алар кайда йөргән? Әсәрләре кайда яңгырый?

Салих Сәйдәшев татар халкында хор оештыра. Ул татар музыкасына берничә тавышка уйнау һәм җырлауны кертеп җибәрә. Һәр уен коралы үзенең партиясен уйный башлый. Музыка яңа төсмер ала, байый, чөнки Сәйдәшев көнбатыш Европа мотивлары үрнәкләрендә белем ала. Жорж Бизеның «Кармен» әсәре — аның иң яраткан операсы була.

Сәйдәш музыкаль драма жанрына нигез салган, ә хәзер аның ачышы белән бөтен дөнья кинематографиясе куллана. Шунысы парадокс — музыкаль драма жанры хәзерге вакытта юк. Моның өчен композитор, драматург һәм режиссер бергәлектә, тыгыз тандемда эшләргә тиеш. Репрессияләргә кадәр Салих Сәйдәшев Кәрим Тинчурин белән дус була, Тинчурин — драматург та, режиссер да. Алар икәү бер дулкында иҗат белән кайнаша. Татарстанда барлыкка килгән жанрны Татарстанда ук күмеп тә куйдылар.

Тагын шунысы аяныч — заманнан калышмыйбыз дип тамырларыбызны онытабыз. Пятницкий исемендәге хор, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле беркая да юкка чыкмады. Алар элекке традицияләрне саклый. Ни өчендер театр моннан китә башлады. Пәрдә ачылгач, сәхнәдә матур татар авылы өе, бакчасы торыр иде, карап туймаслык кызык иде ул декорацияләр. Хәзер нәрсә? Пәрдә ачыла — ике табурет, бер өстәл тора. Бернәрсә аңлашылмый… Шушы әйбер музейларга да кагыла.

Мине иске карашлы дип тә тәнкыйтьләгәннәре булды, бәлкем мин дөрес әйтеп бетермимдер.

— «Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен кабул итмәүчеләр булды.

— Спектакль белән мин бик яхшы таныш, Луиза Янсуар безнең музейда башын да күтәрмичә сценарий язды. Луиза фәнни биографиягә нигезләнеп эшләде. Мин аңа Сәйдәшев турында башка беркем дә белмәгән фактларны сөйләдем. Ул Сәйдәш тормышы белән рухланды. Театр яңа дәрәҗәгә күтәрелде — яңа жанрга чыкты һәм төп нөсхәне саклап калды.

Спектакль беткәннән соң «Ярый әле алдан экскурсия оештырдыгыз, аңлашылмас иде», — диючеләр булды. Кемдер экскурсиянең татар һәм рус телләрендә булуыннан канәгать калмады. Спектакль Салих Сәйдәшев тууына 120 ел тулуга багышланган иде, ул репертуарда тора алмый.

Болай әйтим: начар спектакль булса, игътибар да итмәсләр иде, ә болай ул игътибар үзәгендә булды. Мактаганнары да, яманлап сүгүчеләр дә булды. Халык бәхәсләшә икән, димәк, бу яхшы! Яхшы спектакльне күбрәк аңлыйсы, кабат-кабат карыйсы килеп тора.

«Зәңгәр шәл» спектакле — моның ачык мисалы. Ул бара да бара, анда уйнамаган артист калмагандыр. Мәйсәрәне уйнаган актриса өлкәнәя төшкәч, ишанның хатынын уйный һ.б. Буыннар алмашы бара. Музейда да зәңгәр шәлләрне эскпонат буларак куеп чыгарга уйлыйбыз. Залдан залга шәл дә үзгәрә: зурая, калыная… Бу буын алмашын күрсәтер иде.

«Сәйдәшнең туганнары музейга килми»

— Салих Сәйдәшевнең туганнары белән мөнәсәбәтегез ничек?

— Без аларны чакыргалап торабыз. Килгәне килә инде, ләкин без аларның музейга ремонт ясалган вакытта килүләрен теләгән идек. Хәзер ремонт тәмамланмаган вакытта да килеп күрсеннәр иде, әмма килеп караучы юк.

— Үпкәләмәгәннәрдер бит?

— Нәрсәгә үпкәләп була? Алар өчен һәрчак ишек ачык. Теләсә кайчан кабул итәргә әзербез. Сәбәбен белмим. Мөмкинлегегез бар икән, килегез, карагыз, фикерләрегезне җиткерегез дип әйтеп торам, экспозициягә бирелмичә калган тагын шәхси әйберләре бардыр, дим. Узган ел Сәйдәшев яшәгән бүлмәнең планын ясадык, быел беренче залны ясап чыгарга ниятлибез. Туганнарына бәлки ни дә булса ошамас? - дип сөйләде музей җитәкчесе.

Шәхсән үземә Салих Сәйдәшев яшәгән йортта йөрү дулкынландыргыч та, гаҗәп тә булды. 1857 елда төзелгән бинаның әлегәчә сакланып калуы гаҗәп, ә Салих абыйның биредә торуын, дуслары, гаиләсе белән кич утыруларын, фортепианода уйнавын күз алдына китерәм дә, дулкынланып киткәндәй булам. Их, бер генә секундка алар яшәгән чорны күреп булса икән! Салих абыйның импровизацияләп уйнап утыруын карап, ләззәткә күмелеп тыңлап утырсаң икән ул!

Ә хәзер йорт, дөресрәге, музей бинасы буш тора, ремонттан соң күп нәрсә үзгәргән: идәнгә берничә кат җәелгән паркет куптарылып алынган, аның өстенә такталар җәелгән. Сәйдәш бүлмәсен Советлар союзында чыккан чәчәкле обойлар белән ябыштырганнар, берничә бүлмәдә эленеп торган лампаларны калдырганнар, бүлмәнең бер өлешендә шушы бинадан табылган, революциягә кадәрге керамик плитка җәйгәннәр.

Гипсокартонны алуга һәр бүлмәнең киңлеге 70 сантиметрга киңәйгән. Черегән идән такталарын алып, ике катның да идәнен ныгыткач, бинаның биеклеге 30 сантиметрга түбәнәйгән. Килеп керүгә кунакларны вокзал декорациясе фонында «Совет армиясе маршы» каршы алачак. Халык аерым залларда тынлы һәм кыллы уен кораллары залларын карап чыга торган була дип күзаллыйлар.

Музейның беренче катында сул якта аерым затлы бер бүлмә бар — ул очрашулар, күргәзмәләр өчен ясалган. Бүлмә ремонтка кадәргесеннән нык аерыла — искесендә ут кабызсаң да тонык, караңгы кебек иде, чыгыш ясаучылар өчен акустика юк диярлек.

Хәзер рәхәтләнеп, микрофонсыз, көчәнмичә җырларга була. Бүлмәнең бер башында баскан кеше бер сүз әйтсә дә, ул икенче башка аерымачык ишетелә. Эльвира ханым аңлатуынча, акустика дивардагы гипсокартонны алып, идәндәге ламинатны сүтеп, аның урынына паркет җәю нисбәтеннән һәм түшәмнең урта җирен күтәрүдән барлыкка килгән. Зал 50 кешегә исәпләнгән. Идән төсендә витрина кую планлаштырыла.

Эльвира Шамилевна 150 мең сумлык электропианино тапкан. «Бәлкем, ул кем өчендер тиен генәдер инде, шуны музейга алыр өчен иганәче эзли ул. «Таба алмасам, акча бүлеп бирелгәнне көтәчәкбез», — диде җитәкче.

…Кыскасы, музейга килеп керүгә син вакыт машинасына утырып, 1950нчы еллардагы сәнгать әһелләре коммуналкасына кире әйләнеп кайткандай буласың. Галия Кайбицкая, Марсель Сәлимҗанов, Рада Нигъмәтуллина, Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов һ.б. сәнгать кешеләре монда яшәгән.

Ремонт әлегә 80 процентка төгәлләнгән. Кимчелекләргә килсәк, икенче каттагы ак ишекләрдә инде ярыклар ачылып килә — яңадан буярга вакыт җиткән. Бинага кергәндә касса өчен аерым бүлмә ясалмаган. Декорацияләр кую, дивар бизәү эшләре һәм, ниһаять, экспонатларны урнаштырасы калган.

Эльвира Шамилевна ремонт барышын үзе контрольдә тоткан, музейдагы һәр детальне энә күзе аша үткәргән, үзе сайлап, үзе төзәттереп йөргән кеше буларак, без күрмәгән тагын әллә күпме вак-төяк эшләрне үзе генә белә. Ничек кенә аяныч яңгырамасын, музейга яңадан ремонт ясарга кирәк булмагае…

Музей кайчан ачылыр?

Ярар, музейны ничек бар, шулай калган килеш тә, экспонатларын тезеп чыгып, бер төс кертеп булыр иде. Ләкин алты елга сузылган ремонт кайчан да булса төгәлләнергә тиештер бит? Эльвира Шамилевнадан музей ачылу өчен нәрсә комачаулаганы турында сораштым.

— Барысы да акчадан тора. Витриналарны сатып алу, музеефикация өчен дә аерым акча бүленергә тиеш иде… Ярты техниканы өемнән алып килдем. Акча гына бирегез, барысы да була, дим.

— Акчаны кем бирергә тиеш?

— Татарстан Мәдәният министрлыгы.

— Нигә бирми икән?

— Менә монысын белмим. Бәлкем, аларның башка мөһимрәк әйберләргә чыгымнары бардыр. Музей эшләмәсә дә, без һәр көнне эшкә килеп йөрибез. Без Татарстанда беренче музыкаль музей булып калабыз.

Мәдәният министры Ирада Хафизҗановна ремонтны ошатып киткән. Ләкин инде бер ел алга китеш юк…

 Салих Сәйдәшевнең ачы язмышыннан фактлар:

  • Салих Сәйдәшев туарга бер атна кала әтисе үлеп китә.
  • 13 яшендә фортепианода уйнаган вакытта Сәйдәшев Габдулла Тукайга кушылып җырлап җибәрә. Тик Тукай җырлап кына бетерә алмый — ютәле кузгала. Аның йөткерүе шулкадәр көчле була, хәтта фортепианоның ап-ак төймәләренә кып-кызыл каны тама. Шуннан соң Тукай инде терелми. Бу вакыйга Сәйдәшнең тормыш юлына мөһер салган кебек була...
  • Икенче хатыныннан туган ике улы да бала вакытта ук фаҗигале төстә үлә.
  • Репрессия вакытында бер-бер артлы дусларын атып үтерәләр (Кәрим Тинчурин — иң якын иҗатташ дусларының берсе була). Сәйдәшев үзе могҗиза белән исән кала.
  • Яраткан театрыннан, радиокомитеттан, берлектән — бөтен җирдән куыла, эшсез кала.
  • Соңыннан композиторда яман шеш табалар һәм ул 54 яшендә вафат була.

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 20 нче ноябрендә (яңа стиль белән 3 декабрьда) Казан шәһәрендә туа.1918 елны Казан шәһәрендә коммунистлар клубында яшь музыкант кыллы оркестр оештыра. Шул ук елны бер төркем татар артистлары белән ул Буа шәһәренә китә һәм бу артистлар арасында музыка җитәкчесе булып эшли. Үзе теләп Кызыл Армия сафларына китеп, 1919—1920 елларда Төркстан фронтында була. 

1922 елда Казанга кайтып, яшь музыкант укуын дәвам итә. Татар дәүләт драма театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижер булып эшли башлый.Сәйдәшевнең театр өчен беренче хезмәтләре: К. Тинчуринның «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе»; М. Фәйзинең «Галиябану» драмасына, X. Ибраһимовның «Башмагым» комедиясенә, Г. Кутуйның: «Калфаклылар», «Балдызкай», «Күк күгәрчен» һ.б. язылган музыкасы уңышлы бәяләнә.

1920 елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе — «Совет Армиясе маршы». Бу маршның яңгыравы киң җәмәгатьчелек тарафыннан зур шатлык, тирән дулкынлану, чын күңелдән соклану белән каршы алына.

1934 елдан алып 1938 елга кадәр Сәйдәшев татар музыкантларының зур бер группасы белән Татар опера студиясендә укый. 1954 елның 16 декабрендә Мәскәүдә озакка сузылган каты авырудан соң гомере өзелә. Иске татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100