«Чибәрлегем булды бер фаҗига, илгә-көнгә афәт чакырды...» Сөембикәне искә алу кичәсе

Казан ханбикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел булу уңаеннан Татар дәүләт филармониясендә кичә узды. «Татар-информ» хәбәрчесе Алинә Айдарова Казан ханбикәсенең язмышы тамашачыларда нинди хисләр уятуы хакында уйлана.

Сөембикә — ханбикә

Мин мәктәптә укыганда укытучым Сөембикә турында: «Явыз Иван ханбикәгә гашыйк була. Сөембикә Явыз Иванга күккә тиеп торган җиде катлы манара төзергә куша, бары тик шул очракта гына кияүгә чыгачагын әйтә. Манара төзелеп беткәч, Сөембикә бу манараның җиденче катыннан аска ташлана», — дип сөйли иде. Мин - садә бала, әлбәттә, аның сүзләренә ышана идем.

Әмма үсә төшкәч, укытучы сөйләгән бу сүзләрнең бары тик риваять икәнен генә белдем. Ул көнне әле мин һаман да хәтерлим. Чынлап та алай булмаганын белгәч, йөрәк сыкрап куйган иде.

Сөембикәнең биографиясенә күз салыйк.

Сөембикә 1519 елда Ногай Урдасының башкаласы Сарайчыкта (хәзерге Әстерхан шәһәреннән ерак түгел) Йосыф морзаның гаиләсендә дөньяга килә. Үсеп буй җиткәч, аны унбиш яшендә Казан ханы Җангалигә кияүгә бирәләр. 1535-1549 елларда Сөембикәгә Казанга ияләшү авыр була. Аңа Җангали дә ят була. Туган-үскән илен сагынып, ул әти-әнисенә хатлар яза.

Казандагы бер фетнә вакытында Җангали ханны үтерәләр. Тәхеткә Сафагарәй хан менә. Ул вакыттагы йола буенча, Сафагарәй тол калган Сөембикәгә өйләнә. Алар бер-берсен яратып яши. Уллары Үтәмеш туа. Әмма бәхетләре озакка бармый. Сафагәрәй хан ни сәбәпледер үлә.

Рәсми рәвештә хан итеп сабый Үтәмешгәрәй билгеләнә, чынлыкта 1549-1551 елларда ил белән Сөембикә идарә итә.

1551 нче елны казанлылар Сөембикәне улы Үтәмешгәрәй белән бергә Мәскәүгә озаталар. Үтәмешне Александр исеме белән атап чукындыралар, ул егерме яшендә - 1566 елда Мәскәүдә билгесез сәбәпләр аркасында үлә. Ә Сөембикәнең үзен Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирәләр. 1554 елда татар халкының горур кызы Сөембикәнең тарихтагы эзе юкка чыга.

Бу мәгълүматлар концертта искә алынды.

Сөембикә 1551 нче елда Казаннан китә, Явыз Иван Казанны 1552 елның октябрь аенда ала. Әле Казан алынмаган да, ә ханбикә инде дошман кулында була...

Үсә төшкәч, Сөембикә турында сөйләгән сүзләрнең риваять икәнен белдем дип язган идем бит. Минем хәтерлим, үземдә: «Сөембикә Казанны ташлаган», — дигән уй барлыкка килә иде. Сөембикә әллә чыннан да бирешкән инде?.. Әмма ханбикәне хурлау дөрес түгел. Мин үз-үземә шулай дим. Ханбикәбез белән горурланыйк кына.

«Сөя белми сөйгән дуамаллар мәхәббәтне канга батырды…»

Казанда үткән кичәдә Сөембикәнең кырыс язмышы турында сөйләделәр. Ахырда гына төрле риваятьләр бар дип искә алалар.

Еладым. Тамаша дәвамында: «Аллам сакласын», — дип ничә тапкыр кабатлаганмындыр. Сугыш. Афәт. Аяныч язмыш. Болар барысы да Сөембикәнең башыннан үткән.

Сугышны бию аша күрсәттеләр. Сөембикәнең язмышы турында театр артистлары шигъри формада бәян итте. Биюләрен биеп күрсәтә алмасам да, шигырьләреннән өзекләр китерим.

Эльмира Шәрифуллинаның «Сөембикә сүзе» шигырен Әлмәт шәһәре театры артисты Мәдинә Гайнуллина сөйләде. Ашыкмыйча гына, һәр җөмләсенә төшенеп, укыгыз.

«Чибәрлегем булды — бер фаҗига,

Илгә-көнгә афәт чакырды.

Сөя белми сөйгән дуамаллар

Мәхәббәтне канга батырды.

Явыз патша гашыйк булган, имеш,

Сурәтемне минем күрүгә.

Мәхәббәтен кире каккан өчен

Әмер биргән корал-чирүгә.

Мәхәббәтне корал җиңә алмый,

Көчкә карап тумый саф тойгы.

Явыз затлар хәтта сөя белми,

Явыз затлар белми хак уйны.

Корбан булдым кырыс сәясәтнең

Мәкерле һәм баткак юлында…»

Мәдинә Гайнуллинага афәрин. Әгәр артист сине елата алган икән, димәк, чыгышы уңышлы булган.

Әкиятләрдә күк барысының да яхшы итеп бетүен теләдем шул чак. Кайгы-хәсрәт булгач, бәхете дә булырга тиеш бит инде. Юк. Бу — әкият түгел, язмыш бит…

«Алар җиңде…

Безнең кулдан кылыч төште.

Миңа — әсирәгә — әзерләнде бөят.

Алып китә алар мине түгел, халкым,

Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.

Хуш, бәхетсез халкым! Мин калдырам сине

Алларыңда торган мең афәтле килеш,

Киләчәксез килеш мин калдырам сине,

Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш…

Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр!

Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел!

Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта

Ханың түгел — кызың гафу сорый, Идел!

Гафу сорый кызың — зәңгәр дулкыныңа

Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел!

Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел!

Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел!

Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым!

Тәхетең дә китте, бәхетең дә бетте —

Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер —

Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте.

Чорлар үткәч, күккә

карап искә төшер —

Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер…»

Зөлфәтнең «Сөембикәнең хушлашу догасы» әсәрен Алсу Каюмова, Резедә Сәлахова һәм Ләйсән Фәйзуллина укыды.

Бу вакытка күзләрем яшьләнеп беткән, күңелем нәүмизләнгән иде. Мин генә түгел, залның яртысы ялгыш кына тавыш чыгарырга курыккан килеш утырды. Концертларда кайвакыт берәрсенең телефоны шалтырый, уңайсыз була. Монда исә шылт иткән тавыш та юк.

«И, Казаным, кердең йөрәгемә тыйнак горур Сөембикәң белән», — дип сөйләде егетләр.

Ахырда артистлар барысы да сәхнәгә чыгып җырлады. Мәдинә Гайнуллина "корабка утырып" чыкты. Кул болгады да кереп китте. Бетте дәмени, дидем. Бетте. Ни кызганыч, җитми калды. Күңел түремдә барлыкка килгән төер әле эрергә дә өлгермәгән иде. Әмма миңа җитеп бетмәде. Тагын бераз гына шигырьләр тыңлап, Сөембикәне искә аласы килде.

Кайтчы, зинһар, Сөембикә!

Сүз белән генә тамашачының нинди хисләр кичерүен аңлатып булмый. Мондый кичәләрдә булу бөтенләй башка хис-кичерешләр тудыра.

Тамаша барышында җырлар да булды. «Ай моңлана зәңгәр күктә, Казан һаман сине көтә, язмышыма хуҗа булып кайтчы, зинһар, Сөембикә», — дип җырлады Алинә Шәрипҗанова. Бу кичәдә җырчылар Эльза Заяри белән Артур Исламов та булса, гомумән, шоу дәрәҗәсендәге кичә булыр иде.

Яңгыр булып көз еламый, син елыйсың, Сөембикә. Уналтынчы гасырда нәрсә булганын төгәл беркем дә белми. Сөембикәне газиз язмышы кайларга илткән икән? Кая ул җирләнгән, тәкъдиренә нәрсә язылган булган? Беркем белми.

Нәрсә әйтергә телим? Сөембикәнең кем булганын киләсе буын да белсен иде. Әйтик, мәктәпләрдә тарих дәресләрендә аның шәхесе турында сөйләсеннәр.

Мәктәптә укыган чакта ишеткәндәге кебек риваятен генәме, әллә инде чын дөресенме? Анысын белмим. Тегеләй дә, болай да — кызганыч.

Чит халык вәкиле янына кияүгә киткәнче манарадан аска ташланган дигән сүзләрне ишетү күңелдә ниндидер ачы хисләр катыш горурлык уята. Әмма үзе көчләп кияүгә бирелгән, улы чукындырылган, иле тар-мар ителгән дигән тарихны ишетүе дә бик аяныч.

Тамашадан өйгә кайтканда, уйландым. Сөембикәнең төгәл генә кабере дә билгеле түгел. Улының да язмышы билгесез. Сораулар күп –җаваплар аз. Әгәр мөмкинлек булса, сөйләшер идем мин Сөембикә белән. Рәхәтләнеп бер интервью алыр идем. Әмма юк.

Бу кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, фантазиям әллә кая барып җиткәнче, язмама нокта куям.