Илдус Илдарханов: “Спортта милли герой идем”

Танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдархановны ялкынлы каләм әһеле, оста оратор буларак күпләр хәтерли. Хәзерге вакытта аксакал журналист Тукай районы Иштирәк авылында яши.

Спортчы һәм спорт турында әтрафлы итеп язучы И.Илдархановның “Олимп тавына ничек менәргә”, “Федор Симашев. Чаңгы юллары”, “Халык һәм спорт уеннары”, “Без көрәшле халык”, “Алты егет булганнар — Богатырского рода племени”, “Без көрәшче халык. Родом из борьбы. Tatars–nation of wrestlers”, “Саба ягы көрәше” дигән китаплары да бар.

Аның белән оештырган әңгәмәдә легендар коллегабыз үткән һәм бүгенге тормышы турында сөйләде.

Мин югалмадым, табигатькә генә якынайдым

- Илдус абый, соңгы араларда сезне югалттык... Укучыларыбыз да: “Илдус Илдарханов исемле журналист кая китте икән?” - дигән сорауны еш бирә.

- Югалды, дигәч, үзем дә югалып калдым әле... Ә болай югалырга исәп юк әле, дөресен генә әйткәндә. Тормыш ничектер бөтереп алды үзенә. Мин лаеклы ялга чыккач, бер яктан Түбән Камага, икенче яктан Тукай районына карап торган Иштирәк авылында яши башладым. Бу авылда безнең 95 яшьлек Фатыйма әбиебез, ягъни әтинең сеңлесе яши. Ул - Илдархановлар нәселенең соңгы могиканы. Кияүгә чыкмаган, гомер буе колхозга эшләгән: урман кискән, иген иккән, бөтен ирләр эшен башкарган. Соңгы 20 елда гаиләне ул тотты... Әбине карарга кеше кирәк булгач, туганнар миңа: “Лаеклы ялга чыккач, син барыбер өйдә китап язып кына утырачаксың, кайда язсаң да бер түгелмени?” – дигәч, әби янына кайтып китәргә карар кылдым. Җиде ел инде шунда яшим, табигатькә якынайдым. Гомумән, үземне авыл кешесе дип саныйм. 


Бабай минем кебек күп сөйләшергә яраткан

 - Сез бит Мөслимнеке?

 - Документ буенча, Мөслимнеке. 1944 елның 12 октябрендә шунда туганмын. Мөслимдә биш ел яшәгәнмен. Шуннан соң хәзерге авылыбызның 50 чакрым әйләнәсендәге 10-15 авылда гомер итеп чыктык. Әти балалар табибы иде, әни - башланыч сыйныфларда укытучы. Әни яки әти берәр кая барып урнаша да, шунда күчеп китәбез. Чаллы районының Әҗмәкәй, Гәрдәлесендә көн иттек. Шуннан туган авылга кайттык, аннары яңадан чыгып киттек. Ул вакыттагы Ширәмәт районының Тоба дигән авылында, Каенлыда тордык. Аннары кабат Зәй районына китеп бардык. Югары Мәлем авылында 6, 7 классларны тәмамладым. Зәйнең Бигеш мәктәбенә барып урнаштым. 8-10 классларны шунда укыдым. Әтиләр арырак киттеләр. Кадер, Әхмәт дигән авылларда тукталып алдылар. Сарман-Башта яшәделәр, яңадан Түбән Кама районына барып, Чаллыбашы авылында, әти 1977 елда вафат булганчы, яшәделәр. Нигә болай йөрдегез соң, диярсез. Безнең бабай кулак булмаса да, хәлле кеше саналган, бер-ике аты булган. Урман кисеп, утын сатып көн күргән... Бабай, безнең кебек үк, сөйләшергә хирыс кеше булган, күрәсең. Иптәшләре янында дөнья хәлләренә бәя бирә-бирә сәяси темалар да кузгаткалаган. Ә ул чорда үзегез беләсез, авызны чамалап ачарга кирәк. Авыл халкын колхозга  көчләп диярлек керткәннәр. Ә атлар, сыерлар язга чыкканчы ябыгып бетә торган була. Минем бабай: “Колхозның эшләре бармый, озак яши алмастыр”, - дип сөйләгән. Менә шундый сүзләрләрдән соң, 1937 елда ул кулга алына. “Халык дошманы” дип, 58 нче статья белән 10 елга утыртып та куялар. Алабуга төрмәсендә аз гына тоталар да, Урал буйларына сөрәләр. Бабай урман кисә һәм 1943 елны шунда үлеп кала...

Журналист булып эшләгәндә ул тема миңа да якын иде. Бабайның сөргендәге урыннары сурәте, фотосы булмасмы икән дип, эчке эшләр министрына хат яздым. Бер атна эчендә җавап та килде. “Серов шәһәрендә колониядә үлгән, фотосы юк” диелгән иде. Үпкәсенә салкын тигән, дип тә язылган. КГБда сорау алу документларын да карарга мөмкинлек туды. Кесәгә диктофон тыгып барган идем. Үзем укыйм, укыганым диктофонга яздырып барыла. Миңа документлар биргән егет кисәтү ясамады, әмма яныма машинка алып кереп бастыра башлады. Тавышым начар ишетелсен өчендер, дип уйладым. “Әле исән кешеләр бар, авылыңа кайтып погром оештырып йөри күрмә!” - диде. Яздырганнарымны алып кайтып, туганнарга да укыттым. Бабайның язмышын белдек. Кемнәр әләкләгәне дә ачыкланды... 

Шулай да, бервакыт авылның бер карты мине үз янына чакыртып, бабай турында сөйләде. (Ә бу бабайның фамилиясе КГБ кәгазьләрендә берничә җирдә искә алына). Ләкин ул допростагы сүзләр хакында әйтмәде... Әти белән әнинең гомер буе күченеп йөрүләре әнә шуңа бәйле.

Бу очракта, Илдус абый, журналист абруеның нәсел җебен ачыклауга да файдасы тигән, дип нәтиҗә чыгарырга мөмкиндер?

- Әлбәттә. Колхозда трактор йөртсәм, миңа ул документларны кем күрсәтер иде икән?..


Спортка булган мәхәббәт  югары уку йортына керергә ярдәм итте

- Сез спорт турында яза торган журналист кына түгел, үзегез дә спортчы бит әле!

- Беренче класска кергәндә, таудан чана, аннары чаңгы шуа идек. Чаңгы белән мин укырга кергәнче үк җенләндем. Өченче класста укыганда, әти миңа имән чаңгы алып кайтып бирде. Ә малайларның әйбәтрәк, сыгылмалы чаңгы. Минеке бүрәнәдә шуган кебек. Әти күрмәгәндә, лапаска кердем дә, балта алып ул чаңгыларны яра башладым. Әти орышканын әле дә хәтерлим. Менә шулай чаңгы спорты белән кызыксынып киттем. Бигеш мәктәбендә укыганда интернатта тора идек. Физкультура укытырга армиядән кайткан егетне куйдылар. Ул безне “кәҗә”дән сикертә иде. Аннан сикереп кулларны да чыгарган чаклар да аз булмады. Интернат яныннан өч чакрымлы боҗра ясап куйды. Шунда без чаңгыда йөгерә идек. Абый ярышларга алып бара башлады, мәктәбебез алдынгы урыннарга чыкты. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтына имтихан тапшырырга килдем. Документларымдагы “имеет первый разряд по лыжам” дигән язу миңа югары уку йортына керергә ярдәм иткәндер дә. 25 кешене алдылар. Ә укырга кергәч, спортфак егетләре белән бер дәрәҗәдә ярышларда катнашып йөрдем. Армиягә дә киттем, Германиягә барып төштек. Кар бар, чаңгы юк тегендә. Йөгерү буенча бөтен Алман илен әйләнеп чыктым. Хәрби частьтә йөгерү буенча беренчелекне беркайчан бирмәдем. Дивизия чемпионы да булдым, армиядә дүртенче урын алганым булды. Башка егетләр тәмәке тарта, аракы эчә. Ә мин өч елга бер кызык өчен генә тройной одеколон эчеп караган идем. Тәмәке тартмаганнарга шикәр бирә торган иделәр. Канны яхшырта дип, шикәр кимерәм дә, кара ипи ашыйм. Армиядә спорт бик булышты миңа.

- Хәзер дә хәрәкәт яратасыздыр дип беләм.

- Авылга кайткач, спорт белән дуслык бетте. Әмма барыбер урамга чыгып тау астына төшеп китәм дә, урман буйларыннан йөреп кайтам. Сәгать ярымлык вакыт уздырам. Авылда йөгереп йөреп булмый, анда чаба башласаң: “Нигә болай йөгереп йөрисең?”- дияләр. Авылда йөгергән кешене акылга таман, диләр инде, ләкин минем турыда алай уйламыйлардыр, чөнки журналистикага килеп керүем спорт белән бәйле булды бит. Алар гел минем язганнарны укып тора иделәр. 6 ел дәвамында телевизордан атна саен күзәтүләр алып бара идем. Спортта милли герой идем. Шуңа күрә миңа дивана дип карамаганнардыр инде. Кыш буе кар көрим. Яумаганда, алдан көрәгәнен икенче якка күчереп өеп куям. Ике сәгать һәрвакыт физик эш эшлим. 25 сотый бакчаны берүзем казып, бәрәңге алдым. Утырту, базга төшерүләрне дә ялгызым башкарам.

Минем дәрәҗә белән спорт дәрәҗәсе күтәрелде

- Спорт темасына яза торган журналистлар аз, диләр. Хикмәте нидә дип саныйсыз?

- Соңгы елларда пенсиягә китәр алдыннан, мин Татарча көрәш федерациясенә матбугат хезмәткәре булып күчтем. Фәннәр академиясенең президенты Мансур Хәсәнов Энциклопедиянең спорт бүлегенә редактор итеп чакырды. Аларда эшләдем. Бервакыт Мансур агага: “Килер бер заман, ил башына спортчы кеше утырыр. Бөтен дөньясы спорт белән шаулый башлар…” – дидем. Заманында спорт журналисты абруйлы нәрсә түгел иде. Минем үземнең әрсезлек белән газетның дәрәҗәсен күтәреп, республикада бердәнбер спорт журналисты буларак, төрле чараларда һәм радиотапшыруларда катнаштым. Минем дәрәҗә белән, спорт темасының дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Минем арттан Атлас Гафиятов, Сәмигулла Хәйретдинов, Фәрит Хәкимҗановлар күтәрелеп китте. Татар егетләре минем тирәдә үстеләр. Хәтта Рәкыйп Гаффаров та спорттан башлады. “Социалистик Татарстан”да 17 ел спорт бүлеге мөдире булып эшләдем. Шунда М. Җәлил призына дәрәҗәле ярышлар узды. Аны, Җәлил бу газетта эшләгән хөрмәттән, миңа кадәр үк оештыра башлаганнар иде. Бөтен авыллардан яхшы көрәшчеләр килә торган иде.

- “Шәхри Казан” газетасының данлыклы мөхәррире дә идегез бит...

- Заманында безне үз тирәсендә көчле шәхес Шәмси ага Хамматов туплап тотты. 120 мең тираж белән чыга иде газетыбыз. Хәзер андый тиражны күрәселәре дә юк. Без аның мәктәбен уздык.

Милли яңарыш чорында Казанда татар телендә шәһәр газеты ачу зарурлыгы туды. Хәлим Гайнуллинны редактор итеп куйдылар. Аңа зур власть бирелде. Яхшы журналистларны җыярга боердылар, 10лап квартир да бирелде редакциягә. Мөдәрис Әгъләмов, Гәрәй Рәхим һ.б. шундый зур шәхесләр тупланды. Мин дә “Шәһри Казан”га эшкә мөхәррирнең беренче урынбасары булып 1996 елда килдем. Бик көчле команда, гаять кызыклы итеп эшләдек. 1960 елларда Казанга килеп укый башлаганда, трамвайларда татарча сөйләшергә курка идек. Ә милли ислах чорында сулыш ачылып китте. Урам тулы митинглар уза, Фәүзия, Фәндәсләр ялкынлы чыгышлар ясый. Мин үзем дә, милләткә булышып булмас микән, дип бу эшкә җентекләп алындым. Ике ел “Шәһри Казан”да хезмәт куйдым. Ә аннары Ренат Харис чакыргач, “Татарстан хәбәрләре”ндә эшләдем. Күп тә үтмәде, Хәлим Гайнуллиннан соң газетны җитәкли башладым. Бу вазифада 2003 елга кадәр көч куйдым.


Татар авыллары шәһәр йогынтысыга дучар  ителгән

Тел язмышына карашыгыз?

- Президент Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасын тыңлап утырдым. Россия дәүләтендә яшәгәч, рус теленә дә өстенлек бирергә кирәктер. Әмма без татарлар үз ана телебезне дә сакларга бурычлы, аны кайгыртырга тиеш! Ике теллелек турында канун бар. Мин менә авылда яшим хәзер. Атна саен Түбән Камага ашамлыклар алырга йөрим. Бу районнан Разил Вәлиев депутат итеп сайланган! Андагы татарча язылмаган кафе исемнәренә исем китә. Авылларда шәһәр йогынтысы көчле. Бездә дә шулай: өч яктан өч кала. Соңгы 40-50 ел эчендә авылның бөтен кешесе шәһәрләргә таралып беткән диярлек. Шәһәрдә квартирлар алып, шунда хәзер оныклар үстереп яшәп яталар. Җәй көннәрендә авылга җыелышып кайталар. Авыл көне буе русча аралашудан гөр килеп тора. Гомер буе авылда яшәгән, шәһәргә бармыйм, яки барсам да кыш көне генә, дигән әбиләр оныклары белән шыкырдатып русча сөйләшә. Кызым кечкенә вакытта хатынның туган ягы Сарманда 20 көн торып кайтты. Бервакыт кече кыз елаганда, җиде катлап татарча сүгенеп тегене тынычландырды. Мин утырам “классика” булды бу дип. Төрле телләр белә, хәзерге вакытта фәннәр докторы дәрәҗәсенә иреште. Күптән түгел Төркиядә симпозиумда булды, күңелсезләнеп кайткан. “Әтием, мне так обидно булды, төрекләр минем белән татарча сөйләшә, ә миңа аларга русча җавап бирергә туры килде”, - ди... Татар телен өйрәнгәндә практика кирәк, ә авылда хәзер ул юк. Авылның урта мәктәбендә 19 бала, шуның берсе рус, авылга күчеп килгәннәр. Күршедә яшиләр. Малай белән аралашам: “Олег, как дела в школе? Я на русском, и учителя тоже на русском”. Менә татар мәктәбе инде бу...

Сезнең спортка нисбәтле берничә китабыгыз да бар. “Без көрәшле халык” китабы сез Көрәш федерациясендә эшләгәндә чыкты кебек.

- Ул китапка мәгълүматны Мәскәүдә укыганда ук туплый башлаган идем. Мәскәү китапханәсенә барып, “Советский спорт” газетының 1930 еллардан бирле чыга башлаган саннарыннан башлап, 1973 елларга кадәрге саннарын барысын тикшереп, татар фамилияләре очраган көрәшчеләрне барлап чыктым. Картотека тутырып бардым. Китаплар язарга шул мәгълүматларым ярдәм итте.

Казан уртасында Ленинның һәйкәле булырга тиеш түгел!

Лаеклы ялга чыккач та, газет укый торгансыздыр бит? Фикерләрегезне белеп узасы иде.

- Тукай районының “Якты юл” газетын алдырам. Шәхсән үзем, безнең заманда тегеләй, яисә болай дип йөрүчеләрдән түгел. Һәр заманның мактарлык та, хурларлык та яклары була. “Шәһри Казан”да эшләгәндә телгә нык игътибар итә идек. Башкалар бездән карап өйрәнсен, дигән максат куйдык. Заманында зур яңгыраш тапкан иде газет. ГКЧП вакытында Казандагы хәлләрне язып чыгарга да минем йөрәк җитте. Милли яңарыш чорында  Ленин һәйкәлләренең музейларга алып бетерелүен теләгән идем. Нәрсәгә кирәк ул Казан уртасында Ленинга һәйкәл?! Минем бабайны Ленин аркасында алып киткәннәр, канымда ич ул минем. Заманында Түбән Кама егетләре Ленин һәйкәлен алып киткән булырлар иде. Фәндәс Сафиуллин каршыларына чыгып, туктатып калды. Минем фикремчә, Ленинга һәйкәл  Ульяновск шәһәрендә генә булырга тиеш.


Цицерон миннән оратор ясады

Илдус абый, сездә ораторлык сәләте дә сөбханалла гына бит!

- Безнең институтта укыганда, борынгы гасырлар тарихы, дигән фән бар иде. Ремельников дигән абзый укытты. Сәеррәк кенә кеше, гел иске киемнәрдән йөргәне истә калган. Ботинкасы өстеннән галош кия, ул галошын трамвайга кергәндә сөртә торган иде әле. Менә шул укытучы: “Цицерон оратор булмаган, ул диңгез буена китеп, авызына чуерташлар кабып, үзе турында сөйләгән,” – дия иде... Ә мине  5нче классларда укыганда, Кыш бабай булып киендергәннәре истә. Кыш бабай булып бер-ике сүз әйтәм дә, сөйли алмый торам. Менә шул күңелгә кереп калгандыр инде. Цицерон вакыйгасын искә алып, япа-ялгызым калып, үз-үземә сөйләп йөрдем, файдасы миңа да тиде. Киң мәйданнарда  беренче тапкыр Казан Сабан туйларын алып баручы буларак чыгыш ясый башладым. Мәскәүдә уза торганнарына да  чакыра башладылар, ә аннары бөтен Россия буенча алып бара башладым.

Үткән елларга бүгенге күзлектән карасак...

- Гомерем күңелле узды. Язмыш мине төрле күренекле шәхесләр белән очраштырды, аралаштырды. Гади авыл малае булсам да, халкыма файдалы гамәлләр башкара алганыма куана алам... Казанга документлар тапшырырга килгәнем әле дә хәтердә. Өстемдә - әтинең плащы, тулай торак юк.  "...Казан мине начар каршылады. Эшләр барып чыкмаса, Бөгелмәгә кайтып нефть техникумына керәм. Анда матур кием дә бирәләр икән,” - дип авылга хат язганмын. Шул хатны әни озак еллар саклады әле. Журналист булып эшли башлагач, халык арасында танылгач, ул аны миңа укыта торган иде...

Миңа хәзер 73 яшь, гомерем дә күп калмагандыр... Шулай да үткәннәргә борылып карагач, үкенерлек гамәлләр кылмадым төсле.Тормышта бәләкәй бөҗәк сымак та яшәргә, бал корты шикелле файда китерергә дә мөмкин бит. Мин милләтемә файда китерергә тырышып яшәдем.