Наил Дунаев: «Фирдәвес Әхтәмова белән артык күп мәхәббәт уйнап ташладык без»
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованы тантаналы рәвештә искә алу кичәсе узды. Быел җәен актрисаның тууына 80 ел тулган иде.
«Сәхнәдә ул уникаль, матур Фирдәвес иде»
Залга «Беренче театр»ның Бибиен, «Әниләр һәм бәбиләр»нең Алтынчәчен, «Американ»ның Мәйсәрәсен, «Назлы кияү»нең Зөһрәсен, әлеге рольләрне башкарган талантлы актрисаны олы ихтирам белән искә алырга дип җыелды тамашачы. Бу көнне Камал театры артистлары, Фирдәвес Әхтәмованың дуслары, туганнары, сәхнәдәшләре, чордашлары, гомумән, күңелендә Фирдәвес апа хакында матур истәлекләрне яңартты.
Аны барысы бертавыштан «матур Фирдәвес» дип искә алды. Хәер, фәлән ел элек театр артисткасы булам, дип укырга керү өчен документлар бирергә килгән Фирдәвескә театрның бер артисты әллә шаярып, әллә чын итеп «Акыллым, монда бит матур кызларны гына алалар», дип әйтеп ташлый.
Фирдәвес түгел, ә башка берәү булса, атылып чыгып чабар иде дә уку йортыннан, театр артисткасы булу теләгенә ак кулъяулыгын болгар иде. Кыз затына бигрәк тә авыр бит соң мондый сүз ишетү. Тик Фирдәвес башка берәү түгел шул. Фирдәвес иде ул. Уникаль Фирдәвес. Кабатланмас Фирдәвес.
Йөрәгенең, рухының матурлыгын күрә белмәгән шул театр артистына үч итеп, Фирдәвес 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын (татар студиясе) уңышлы тәмамлый, Татар академия театрында эшкә керешә. Театр сәхнәсендә дүрт дистә елдан артык матур хезмәт куя. Сокландыргыч шәхес, дип һәр икәүнең бере дәшә иде аңа. Матур шәхес иде ул. Матур Фирдәвес.
Искә алу кичәсендә актрисаның сәхнәдәшләре Наил Дунаев, Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Гөлсем Исәнгулова, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Луара Шакирҗанова, Хәлимә Искәндәровалар яшьлек хатирәләрен кабат яңарттылар.
Бүген инде бакыйлыкка күчкән олы шәхесләрнең Фирдәвес апа Әхтәмова хакында әйтеп калдырган матур сүзләре дә экраннан яңгырады. Фирдәвес апаның иң күркәм рольләр башкарган спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.
Татарның күренекле «кызы», биниһая зәвык иясе Фирдәвес Әхтәмованы халык кабат алкышларга күмде. Аягүрә басып алкышлады халык. Яратып алкышлады. Сагынып.
Кичәнең төп күрке — актрисаның сәхнәдәшләре, коллегалары, дус-ишләре куаныч катыш дулкынлану белән Фирдәвес апа Әхтәмова хакында истәлекләре белән бүлеште.
«Бөтен эше дөбер-шатыр эшләнә торган булды…»
ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы мәрхүмә Рәшидә Җиһаншина Лаеш районының Яушыйк авылы кызының укырга керүен болай искә ала торган була: «Ул аяк тибеп керде дә комиссия утыручы бүлмәгә, дөбер-шатыр әзерләп килгән программасын күрсәтә башлады. Уртача буйлы, почтык борынлы, биш тиен күк гап-гади авыл кызы.
Фирдәвескә, гомумән, ниндидер «дөбер-шатырлык» хас иде. Бөтен эше дөбер-шатыр эшләнә торган булды аның. Җырлап та алды, биеп тә атты. Аннары этюдлар күрсәтә башлады.
Мәш килә-килә «тавык тотты» Фирдәвес. Йөгереп бара да дөбертәп егыла, йөгереп бара да каплана. И-и-и, күрсәгез ул галәмәтне. Шулай азаплана торгач, тәки куып тотып илтеп тоттырды председательгә теге тавыкны. Алдылар Фирдәвесне театральныйга».
Рәшидә Җиһаншина Фирдәвестә булачак актрисаны күргән беренче кеше. Нәкъ менә ул вакытында Фирдәвес Әхтәмовага театр училищесына барырга фатиха кылып, татарыбызга кабатланмас актриса бирде. «Мәктәпне тәмамлар алдыннан классыбызга зәңгәр костюм кигән, зәп-зәңгәр күзле бер апа килеп керде. Мәскәүдә Малый театр каршындагы училищеда татар студиясе ачылачагын, шуңа укучылар кабул ителәчәген сөйләде. Имтиханнар Галиәсгар Камал театрында узачак икән.
Шул көннән башлап, минем өчен тынычлык бетте. Дистәгә якын укучы Рәшидә апага җырлап, биеп, шигырьләр укып күрсәттек. Шулар арасыннан бер малайга, ике кызга Рәшидә апа Җиһаншина гариза бирергә киңәш итте. Кызларның берсе — мин идем.
Театрга имтихан бирергә барганда, кемнән күлмәк, кемнән туфли сорап тордым. Рәшидә апа: «Үкчәле туфли кисәң, әйбәтрәк булыр, буйлырак күренерсең», — дигән иде. Сорап алган туфлиемне кулыма тотып барып, имтихан биргәндә генә кидем. Экзаменда үземне ошаттылар, кабул иттеләр. Бертуган апам Мәрьям, сөлге-эскәтерләрен сатып, зур гына фанер чемодан алып бирде. Шул чемоданны тотып, Мәскәү каласына китеп бардым», — дип искә ала торган була бу хакта Фирдәвес Әхтәмова үзе.
«Эчке матурлыгы тышкы кыяфәтенә төште кебек Фирдәвеснең»
Ун ел элек яздырылган видеоязмада Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова да Фирдәвес апа Әхтәмовага кагылышлы яшьлек хатирәләрен яңартты. Монда Фирдәвес апа исән, Нәҗибә апанын чәчләренә көмеш кунмаган әле. Кадерле кадрлар.
«Ямьсез Фирдәвес» диләр иде аның хакында. Теге ямьсез кызыгыз укып йөриме әле һаман, дип сорыйлар иде танышлар.
Шәп уйный инде уйнавын, ну, шундый шәп уйный инде менә, тик күрер күзгә матур түгел, нишләтәсең. Буе да юк. Йөзе дә «аһ» диярлек түгел.
Эчке матурлыгы тышкы кыяфәтенә төште кебек Фирдәвеснең, берзаман ул шундый матурланды. Шушы «ямьсез» Фирдәвес яши-яши шундый акыл, шундый рухи байлык иясенә әверелде, яше белән бергә сөйкемлелеге артты, матурланды, ышанасыңмы, искиткеч матур булып күренә башлады күзгә. Аннан матурны табып булмый иде. Чын» матурлыкның өлгесе ул Фирдәвес!
Без бергә яшәдек, бергә ашадык, бергә еладык, бергә көлдек. Ул миңа «җанкисәк» дип яратып дәшә иде гел. Мин «Фирдәвескәем» дип дәшә торган булдым үзенә. Икебезнең кесәсен чыгарып салыр идек тә өстәлгә, шул уртак акчаны тарта-суза ай буе ашарга юнәтер идек.
Аннары, стипендия ала идек тә, бер-беребезгә олы мәхәббәтебезне белдереп ул миңа бер тозлы балык, ә мин аңа бер банка повидло бүләк итешә идек. Рәхәт яшәдек, ни дисәң дә. Шул чаклар да сагындыра», –дип сөйли Нәҗибә ханым видеоязмада.
«Мин аның күзенә Наил Дунаев булып карарга да кыймый идем!»
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев Фирдәвес Әхтәмованы искә алганда барысы «аһ» итеп тыңлады. Ихлас җылылык белән сөйләде ул аның хакында: «Фирдәвес белән Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр"ында мәхәббәт уйнап ташладык без. Ул — күбәләк кебек очып йөри торган кыз бала, мин — аның артыннан йөри торган егет.
Олы артистлар безнең уенны күреп, дәррәү килеп кул чаптылар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә соклануларын белдерделәр. Фирдәвеснең уйнавын искиткеч яраттылар.
Аннары Хәй Вахитнең «Соңгы хат»ында Нияз белән Рушания мәхәббәтен уйнадык. Ниязның башкага өйләнәсен ишеткәч, Рушания шундый да ачынып бии анда, үзәк өзелә шул мәлдә. Мин бу өлештә Фирдәвеснең күзенә карый алмый идем. Нияз булып, актёр булып түгел, менә үзем булып, Наил Дунаев булып карарга кыймый идем күзенә. Йөрәкне телә иде шушы рольне башкаруы Фирдәвеснең. Аны халык ничек яратмасын?
Аннары, Фирдәвеснең театр сәхнәсендә башкарган соңгы роле «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә булды. Мин Норман карт, ул Абруй карчык.
Олы мәхәббәт уйнадык. Көчле мәхәббәт уйнадык. Чын мәхәббәт. Үзем дә бүген шаккатып утырдым, без Фирдәвес белән артык күп мәхәббәт уйнап ташлаганбыз икән».
Наил Дунаев белән Фирдәвес Әхтәмова арасында чып-чын сөю булганмы-юкмы дигән имеш-мимешкә ачыклык кертү өчен без дә залга төшеп утырган Наил абый Дунаевка сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Наил абый, мәхәббәт тарихы турындагы сүзләр чынга туры килә, димәк?
Дунаев белән Әхтәмова бер-берсен чынлап сөя икән, яшерен рәвештә бергә яшиләр икән, дигән сүзләр күп йөрде. Дәшмәдек.
Фирдәвес китте, ә миңа һаман шушы сорауны бирә торалар.
Яшермим, без Фирдәвес белән искиткеч якын булдык. Бу якынлыкны Фирдәвес аңлагандыр да, мин аңлыйм. Башка берәү аңлый алмый аны. Бу — бары тик Фирдәвес Әхтәмова һәм Наил Дунаев арасында гына була ала торган якынлык.
Моны сөю дип атарга теләгән кеше сөю дип тә атарга хокуклы. Тик без икебез моны беркайчан алай атамадык. Бәлки, бу уйный торгач чынга әверелгән сөюдер дә, тик үзебезнең моны расланган булмады. Шулай булгач, әйдә, сөю булмасын ул, бик яхшы дуслык булсын, сеңлем», — дип җавап кайтарды ул.
«Кулны кесәмә тыккан саен Фирдәвес апа искә төшә»
Кичә барышында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Раил Шәмсуаров «Бичура» спектакленнән җыр башкарды. «Кара бөдрә чәчләреңне үрдерәсең килмидер, эчең ялкын, тышың салкын, белдерәсең килмидер…», — дигән сүзләр Фирдәвес апаның нәкъ үзенә багышлаган төсле булды.
Җыр ахырында остазына бәйле истәлеге белән дә уртаклашты ул. «Бервакыт Фирдәвес апа миңа кечкенә дога китабы бирде дә, мә, түш кесәңә салып куй әле, гел үзең белән йөрт, диде. Бүгенге көнгә кадәр үзем белән йөртәм, кулны кесәмә тыккан саен Фирдәвес апа искә төшә, рәхәт булып китә», — дип сөйләде Раиль.
СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның исән чагында Фирдәвес Әхтәмова турында яратып әйтә торган сүзе була:
«Музыкаль төркемнең үз скрипкасы, үз гитарасы була, менә Фирдәвес безнең театрның виолончеле ул. Аның тавышы 40 елдан артык яңгырап торды, андый тавышны тынгач та тиз генә оныта торган түгел, әле озак колакта яңгырап тора».
«Мин бәхетле, язмышым итеп сайлаган театр дөньясында яшәдем»
Кичә барышында актрисаның сикәлтәле тормыш юлы, хатын-кызның җилкәсе күтәрә алмаслык тоелган авыр язмышы да искә алынды. Чыннан да, бик күп еллар Фирдәвеснең үзенә генә авыр тормыш алып барырга туры килә. Гомумән, аның нәселендә бәхетсезлекләр берсе артыннан берсе килеп кенә тора.
Кызы Айгөл университетны уңышлы тәмамлап, монда үзенә кирәкле эш тапмаганлыктан, чит илдә яши башлагач, Фирдәвесапа бик нык боега. Иренең, абыйсының, апасының бер-бер артлы үлеме дә аңа искиткеч зур тәэсир ясый.
Фирдәвес апа: «Нишләп безнең нәсел гомерле түгел микән?» — дип әйтә торган була. Менә шушы фикерләр, үзенең ялгыз калуы аны ислам диненә китермәде микән, дигән фаразлар кылучылар да булды кичә барышында.
Хәер, ул яшь чактан ук Аллаһы Тәгаләгә ышанган кеше. 60 яше тулгач, ул: «Мин театрдан китәм. Бу минем Сезнең белән соңгы очрашуым дип белегез. Мин Сезне яратам, хөрмәт итәм, барысы өчен дә Сезгә рәхмәт», — дип, тамашачы белән хушлаша. Аңа 60 яшьтән соң сәхнәдә тагын ун ел гомер уйнарга туры килә. Фәрит Бикчәнтәев аңа зур, мәгънәле рольләр биреп тора.
Театрдан китү — гаиләдән китү белән бер, дигән сүз бар бит. Фирдәвес апа исә бу хакта үзе үк язып калдыра: «Мин бәхетле, үзем теләгән, яраткан, язмышым итеп сайлаган театр дөньясында яшәдем. Ә хәзер бу театр дөньясыннан китүем белән бәхетле.
Күз яшьләрем дә, бернинди үкенечләрем дә юк. Ахыры хәерле булсын!».
Фирдәвес ханымның театрдан китүенең сәбәпләренең берсе, күрәсең, ул — спектакль уйнаудан тәм тапмый башлау, икенчесе — ислам динен чын күңелдән кабул итү булгандыр.
Шундый кешеләр бар, алар Ислам динен кабул иткәч, яшәү рәвешен үзгәртәләр. Мин ул кешеләргә сокланам, горурланам, шулвакытта гаҗәпләнәм дә. Фирдәвес апаның да үз-үзенә ышануы, рухи көче, бернигә карамастан, үз фикерендә калуы Ислам диненә китерүче сәбәпләрнең берседер.
«70 яшемдә Бибидән Бибинургача барып җиттем»
Шулай да ул театр сәнгатеннән берничек тә аерыла алмый. Алай гына да түгел, кино сәнгатендә дә үз көчен сынап карый ул. «Һич көтмәгәндә могҗиза булды. Мин аны Аллаһының олуг бүләге дип кабул иттем. „Бибинур“ исемле тулы метражлы нәфис фильмда баш рольдә төшәргә мине чакырдылар. Шунда эшләп алган акчама 2008 елда Хаҗ кылдым. Аллаһ кабул итсен! Хыялланырга да курыккан теләгем тормышка ашты», — дип язган ул бу турыда үзе.
Фильм 2010 елда Казандагы Халыкара мөселман кинофестивалендә Гран-При, ә Фирдәвес Әхтәмова, хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы буларак, җиңү яулады.
Бу роль Фирдәвеснең гомерен озайтты. Аны бөтенләй икенче яктан күрделәр, ягъни ул катлаулы, фаҗигале язмышларны да кинода уйный ала торган сәләтле артистка булуын исбатлады. Ә бу — картайган көнендә артистка өчен көтелмәгән уңыш була.
«Бөтен нәрсә дә бит көтмәгәндә була. Беренчедән, бу фильмга эләгү зур бәхет. Бу рольне Аллаһы Тәгалә минем юлыма «газапланып эшлә, эшлә дә, шул акчага Хаҗ кылып кайт», дип китереп куйды. Мин «Бибинур»да төшмәсәм, Хаҗга бара алмас идем.
Фильмда уйнау минем тормышымда бик зур могҗиза. Мин моңа әле хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Чөнки бик газапланым уйнадым, ә Хаҗга барып кайткач бөтенләй тынычланып калдым. Мондый бәхет артистка бик сирәк эләгә, бөтенләй тәтемәскә дә мөмкин.
Менә мин 70 яшемдә Бибидән Бибинургача барып җиттем. Биби белән халык күңеленә кергән идем, бәлки Бибинур белән халык күңеленә кереп калырмын, Аллаһы боерса», дигән бер истәлегендә Фирдәвес апа бу хакта.
Бибинур Фирдәвес Әхтәмованың соңгы роле. Актерлык сәнгатендә соңгы кат талпынып алуы була ул аның. Озак яшәми, «Бибинур» ны таныта да, дөнья куя. «Газапланып уйнадым Бибинурны. Май аеннан алып октябрь салкыннарына кадәр җәйге күренешне төшердек. Салкын күлләргә егыла-егыла уйнадым, бик җафаланып төштек. Тиздән китеп барсам да үкенерлек булмас. Ходай шушы Бибинурны уйнагач та, китәрсең инде, дигән төсле булды үземә. Күңелем тыныч булып китәрмен, китә калсам», — дип әйткән булган ул.
Һичшиксез, Фирдәвес апаның җаны тыныч, күңеле шат булсын. Шушы кичәдә сагыну катыш күз яшьләре белән әйтелгән матур сүзләр дә Фирдәвес апа Әхтәмова рухына догалар булып барып ирешә күрсен иде.
Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Лаеш районы Яушыйк авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлаганнан соң, Татар академия театрында эшли башлый. 1996 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелә. 2010 елда VI Халыкара «Алтын Мөнбәр» мөселман кино фестивалендә «Бибинур» фильмында төп рольне башкарып «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулый.
Актриса 2012 елның 22 февралендә Казанда вафат була.