Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Гөлнара Беляева: «Балаларны татар телендә җырларга өйрәтүче калмады»

«Яңа елда бергә булыйк, йолдызлар безгә дәшә...» Популяр сериалдагы бу җырны ишетми калмагансыздыр. Аның авторы - композитор Гөлнара Беляева. Аның белән без музыка сәнгате, татар сериаллары, балаларга татар телендә музыкаль белем бирү турында сөйләштек.

news_top_970_100
Композитор Гөлнара Беляева: «Балаларны татар телендә җырларга өйрәтүче калмады»
Салават Камалетдинов, Гөлнара Беляеваның шәхси архивы

Остазым — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнара Беляеваны әңгәмәгә күптәннән чакырасы килеп йөрде. Без һәм сез карап үскән сериалларда яңгыраган җырларның авторын, шәкертләреннән кала, санаулы кеше генә беләдер, мөгаен. Юк, максатым, бөтен дөньяга «менә шундый композитор бар!» — дип кычкырып сөйләп йөрү түгел, ә «Укытучы һәм укучы» роленнән чыгып, күзгә-күз утырып, гади әңгәмә кору иде.

300дән артык җырлар авторы Гөлнара Харисовнадан интервью алмавым да өстемдә йөк булып калыр дидем. Рәхим итеп, әңгәмәне игътибарыгызга тәкъдим итәм.

«Мин балаларга гомеремне багышладым» — Гөлшат Зәйнашева һәм Разил Вәлиев шигырьләренә иҗат ителгән беренче җырлар турында

Җыр язу, китап чыгару, музыка мәктәбендә укыту… Барысы да тырышлык сорый. Гөлнара Харисовна, кайчаннан балаларга җыр яза башладыгыз?

Тарихы бик гади. Беренче җырлар туксанынчы еллар башында туды. Балалар белән эшләгәнгә күрә, җырлар да нәкъ алар өчен язылды. Музыка мәктәбенә 1980 елда эшкә урнаштым һәм шул вакыттан бирле 40 ел дәвамында балалар укытам. Үз шөгылемне, балаларны яратам. Репертуар мин куйган таләпләргә гел туры килде дип әйтә алмыйм. Кытлык тугач, «нигә әле үземә җырлар язып карамаска?» — дидем һәм тәүге җырлар туды.

Беренче биш җырымны кухняда утырганда ярты сәгать эчендә яздым. Разил Вәлиевның бер җыентыгы кулыма килеп эләкте һәм укып чыгуга ук көй язарга илһамландырды. Икенче көнгә тагын 5 җыр иҗат иттем. Шушы 10 җырдан торган цикл «Кояш кебек» җыентыгына керде. Аны балалар шунда ук җырлый башлады, аннан соң ул башка музыка мәктәпләренә дә таралды.

Ирем дә: «Балалар җырлары фәкать балалар өчен генә. Әмма дә ләкин синең җырларыңда күпме буын үсте!» — диде. Бу, чыннан да, шулай. Киләсе цикл Гөлшат апа Зәйнашева шигырьләренә язылды. Гөлшат апа белән аралашудан ләззәт ала идем, мин аны даһи шагыйрә дип йөртәм. Аның белән илледән артык җырыбыз бар. Шулай итеп, тагын 3 балалар циклы иҗат ителде. «Җырлы саннар», «Җәйнең җиде төсе», «Алтын балык» цикллары алга таба балалар өчен музыкаль фильмнарга керде.

Җырлар балаларны яратканга тугандыр дип уйлыйм. Алар үз эшләренә бик самими, ихлас карый, җырларны рәхәтләнеп башкаралар. Әгәр дә җыр аларга ошамаса, алар аны җырларга алынмый. Мин балаларга гомеремне багышладым дисәң дә була.

«Һәр җыр мәрҗәнгә тиң»

Хәзерге вакытта балалар өчен җырлар языламы соң?

Аңлыйсызмы, музыка мәктәбендәге укытучы репертуар туплаганда классик әсәрләрне сайлап алырга тырыша. Һәм бу дөрес тә. Әгәр дә ул татар музыкасына алына икән, бу яктан, мин үз өлешемне керттем дип саныйм, чөнки бөтен Татарстанда шуның кадәр балалар җырларын язучы кеше бармак белән генә санарлык. Минем балалар өчен 300дән артык җырым бар. Аларның күбесе нәшер ителде, радио һәм телевидениедә дә чыкты, фондларга кертелде. Мин моңа бик шат.

Ярты ел элек чыккан «Җырчы буласым килә» дип исемләнгән китабымны күрсәтәм. Анда 52 җыр кергән, шуның егермедән артыгы — балалар җырлары. Ул 1100 данә белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Әлеге китапны балалар кызыгып алырлар дип уйлыйм, ә иң мөһиме — ул халык күңеленә керсен иде.

Татар халык җырлары да еш яңгырасын, балалар аларны танып алырлык дәрәҗәгә җитсен иде. Татар гаиләсендә үскән күпчелек бала татар халык җырларын белми, чөнки радио-телевидение аларны бик яктыртмый. 20 еллап элек әнием яратып тыңлаган татар халык җырларын тупладым да, шуларны ансамбль итеп, дүрт кул өчен эшкәрттем. Озакламый җыентыгым дөнья күрде. «Асылъяр», «Дулкын», «Фазыл чишмәсе» кебек уникаль җырлар керде анда.

Укытучылар балалар белән эшләгәндә әлеге эшкәртмәләрне рәхәтләнеп кулланды. Җыентыгым басылганчы кулъязма формасында озак вакыт кулдан-кулга йөрде, кайсылары күчереп ала иде, кайсылары фотога төшерә… Ә инде басылып чыккач, педагогларның ничек шатланганнарын күрсәгез! Әлеге җыентык белән татар мәдәни мирасына бер өлеш керде дип саныйм. Хәзер бит зурлар да эстрада җырларына тартыла, аны бик яхшы беләләр. Һәр җыр мәрҗәнгә тиң.

«Балаларны татар телендә җырларга өйрәтүче калмады»

Татар әсәренең музыка мәктәпләренә уйналуы нәрсәдән тора? Татар җырларын хәзер уйныйлармы, башкаралармы?

Әгәр дә җитәкче татар кешесе икән, берсүзсез, татар җырлары алына. Ата-аналардан да күп нәрсә тора бит. Мәсәлән, минем оныкларым вокалга йөри. Аларга рус җырларын да бирергә мөмкин. Әмма укытучыбыз татар кешесе. Мин аннан балаларның татар телендә генә җырлауларын сорадым. Мәктәптә татар теле бик аз укытыла, атнасына нибары ике сәгать кенә. Өйдә дә русча сөйләшәбез, татар сөйләме онытыла бара.

Татар сөйләме аңыбызда булса да, без автоматик рәвештә рус теленә күчәбез. Сәбәбе бик гади — эштә, институтта, мәктәптә аралашу һәрвакыт русча, хәтта киңәшмәләр дә русча бара. Оныкларым татар телен белсен өчен, татар җырлары аша татар теленә өйрәтү максатын куйдым. Укытучыбыз Тамчыгөл Камаева да безне яхшы аңлый, хәлебезгә керә. Ул үзе дә оста җырчы, остазы — Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева.

Татар телле педагоглар аз калды бит, аңлыйсызмы? Кемдер пенсиягә китә, кемдер, гомумән, башка өлкәгә күчә… Кызганыч хәл бу. Рус, инглиз телләрендә җырлау — үтә дә яхшы, ә татар телендә җырларга өйрәтүче калмады. Музыка училищесында татар бүлеге булса да, музыка мәктәпләрендә гөрләп эшләп килгән татар бүлекләре ябылды.

Татар телле педагоглар аз калды бит, аңлыйсызмы? Кемдер пенсиягә китә, кемдер, гомумән, башка өлкәгә күчә… Кызганыч хәл бу. Рус, инглиз телләрендә җырлау — үтә дә яхшы, ә татар телендә җырларга өйрәтүче калмады. Музыка училищесында татар бүлеге булса да, музыка мәктәпләрендә гөрләп эшләп килгән татар бүлекләре ябылды.

Мисал өчен, 15 ел элек мин эшләгән бишенче музыка мәктәбендә дә татар бүлеге бар иде әле. Татар мәдәнияте өлкәсендәге казанышларыбыз, татар җырларыбыз аерым стендта эленеп барды. Әмма тормыш үзгәрде, балалар хәзер туган телен белүгә караганда инглизчәне яхшырак чамалый. Инглиз телле мәктәпләргә, репетиторларга йөриләр, тик туган тел артка күчә башлады.

Сүзләрем татарларга гына түгел, русларга да барып җитсен иде, дигән максаттан чыгып, интервьюны да русча бирәм. Сүз дә юк, татар җырларын репертуарга кертергә кирәк. Шул исәптән, инструменталь татар җырларын да, чөнки музыка уен кораллары өчен язылган татар музыкасы уйналмый. Рәшит Кәлимуллин, Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монасыйповларның менә дигән сыйфатлы әсәрләрен ишетергә колак тилмерә.

«Музыка белеменең һәм теориянең татар юнәлеше бетү куркынычы астында»

Без икетеллелек турында сүз кузгаттык. Сезгә татар балалары да укырга килә. Тәҗрибәгездән чыгып әйтсәгез, бу вазгыять 15-20 ел элек ничек иде?

Татар төркемнәре хәзер юк, әмма элек бар иде. 12 ел элек сольфеджио дәресеннән балаларны аерым ике төркемгә бүлеп укыта башлаганым әле дә хәтердә. 8-9 татар баласы өчен татар музыка терминнары кулланып, теория укыттым. Әлбәттә, татар баласы белән татарча сөйләшәбез.

Хәзер исә татар төркемнәрен оештырырга мөмкинлекләр юк, аның нечкәлекләре бихисап: дәрес тәртибен туры китерү, 6 кешедән дә ким булмаган төркем булдыру… Әйтик, бары тик икенче сыйныфка гына караган татар телле балалар булмаска да мөмкин, берсе — алтынчыда, икенчесе өченчедә булса, бербөтен татар төркеме оеша алмый.

Татар телендә авторлык китапларын нәшер итүче укытучыларыбыз да бар иде. Мәсәлән, Дилбәр Заһидуллинаның татар балалары өчен «Сольфеджио» дәреслеге, бишенче музыка мәктәбе укытучылары — Диләрә Гайнетдинова, Татьяна Черезова да чыгара иде, хәер, ул күптән булган хәлләр… Алар нәшер иткән китаплар шул заман өчен халык арасында популярлык казанды. Диләрә Илһамовна белән татар көйләреннән диктант җыентыгы да эшләп чыгарган идек: ул 5 — 8 сыйныф өчен татар классик композиторлары әсәрләрен кертте, мин 1 — 4 сыйныфлар өчен татар көйләрен методика ягыннан камилләштердем. Аның булуы яхшы.

Сольфеджиода методика күптөрле, музыка теориясе белгечләре төрле методика куллана, шуңа күрә сайлау вариантларының күп булуы әһәмиятле. Мин украин көйләрен яратам. «Секреты нотного стана» дәреслеген эшләгәндә дә, татар, рус һәм украин көйләреннән биремнәр керттем. Биредә мин сольфеджионы һәр ата-ана аңларлык итеп бирдем, чөнки еш кына балаларга кыенлык туганда, ата-аналар, ярдәмгә килә алмыйча, кулларын селти. Укучыларның да сольфеджиога карата тискәре карашлары туа, дәрескә керәсе килми башлый. Мин бу аңлашылмаучанлыкка нокта куя алдым дип саныйм.

Заһидуллина һәм Черезова нәшер иткән татар китаплары музыка белеменең татар юнәлеше үсеше өчен зур өлеш кертте. Алмазовның Русча-татарча музыкаль сүзлеге дә менә дигән: темп, билгеләр, терминнар — барысы да татарчага тәрҗемә ителгән, алар кулланыла иде. Шул ук 2нче гимназиядәге 32нче балалар музыка мәктәбе дә татар телле иде, тик ул да үзгәреш кичерде.

Музыка белеменең һәм теориянең татар юнәлеше бетү куркынычы астында. Аны ничек тә булса күтәреп чыгасы иде. «Секреты нотного стана» китабын татар телендә дә чыгарырга уйлыйм. Татар балалары укырга килә, татар көйләрен уйнарга ашкынып торалар.

Музыка белеменең һәм теориянең татар юнәлеше бетү куркынычы астында.

«Бер көнлек көй, очсыз җыр яза алмыйм»

Сез иҗат иткән җырлар сериалларда да урын алды. «Яңа елда бергә булыйк», «Ерактагы йолдызым» һ.б. сериаллар күп кенә тамашачыларыбызның күңелләренә хуш килде. Сериалга язылган җырлар аерым танылып китте. Сериалларга җырларны заказ белән яздыгызмы?

Иҗат биографиямдә ул аерым бер тарих. 1990 еллар ахырында «Кояш кебек» дигән беренче циклымны язгач, Диләрә Илһамовна аны балалар белән музыка мәктәбендә өйрәнеп, бергәләп радиога яздырырга бардык. Җырлар танылу алгач, башка тәкъдимнәр белән дә мөрәҗәгать итә башладылар. Шуларның берсе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеме Нурания Җамали иде. Ул миңа Гөлшат Зәйнашева сүзләренә җырлар язарга әйтте. «Без — табигать дуслары» циклына 7 җыр керде. Җырлар тиз язылды, аларны Гөлшат апаның кызы — Асия Мөхәммәтовна җитәкчелегендәге балалар ансамбле башкарды. Телевидение белән хезмәттәшлек, сериалларга җыр язу тарихы шуннан башланды.

«Асия Зәйнашева, мин һәм Нурания Җамали» дигән берлек барлыкка килде. Гомумән алганда, без 19 фильм-спектакль эшләдек. Шуларның алтысы — фильмнар. Мин җырлар язам, шуннан соң алар циклга кертелә, аранжировка ясала иде. Алга таба балаларны әзерләп, камерага төшерәбез һәм бергәләп монтажлый идек.

Бу эшкә бишенче музыка мәктәбе укытучысы Эльвира Галиуллинаның да хезмәте керде: балаларга җырларны ул өйрәтте. Балалар җырлаган җырларны хәтта хитлар дип тә атыйлар, мәсәлән, «Кызгылт-сары» җыры. «Җырлы саннар» фильм-спектаклен төшерүдә өч балалар музыка мәктәбе катнашты. Болар барысы да Нурания Җамалиның «ТНВ»ның балалар редакциясендә эшләгән вакытында төшерелде.

Берникадәр вакыттан соң үзгәрешләр булды — сериаллар төшерелә башлады. Режиссерның максаты — үзенә композитор эзләү, аны табу һәм хезмәттәшлек итү. «Яңа елда бергә булыйк» сериалы да Нурания Җамали белән хезмәттәшлектә туды. Мин аңа рәхмәтле, ул этеп-төртеп тормаса, бәлки, шулкадәр уңышка ирешеп булмас иде. Ул миңа: «Бүген — бишесе. Сериал 31 декабрьдә чыга, сиңа 11 җыр, 11 аранжировка эшләргә кирәк», — дип, катгый таләпләр куя иде.

Баштан эшкә чума идем. Җыр язудан тыш, балалар укыту, гаилә тормышы да бар бит әле… Барысын бергә алып барырга, күп көч куярга туры килде. «Шакмакбаш», «Серле табигать», «Хан кызы Нурсолтан», «Ерактагы йолдызым» һ.б. фильм-спектакльләр дә туды.

Димәк, Нурания Җамали белән очраклы танышу тормышыгызны үзгәрткән дә куйган икән…

Нурания Җамали белән безнең дөньяга карашыбыз бер үк, җеннәребез туры килгәндер дип саныйм. Ул минем эшемне ошата иде һәм киресенә: миңа аның хезмәте күңелгә ятышлы иде. «Ерактагы йолдызым» фильмына язылган җырның башкаручысын озак эзләдек. Берничә кеше чакырдык, кастинг оештырдык һәм Данис Закировның җырлавын отып калдык. Нәтиҗәдә, ул шушы җыр белән хит-парадларда берничә атна дәвамында беренче урында торды.

Нурания Җамали белән бергә эшләү — бәхетле вакыт. Ул эшне ышанып тапшыра һәм син үзеңнең хезмәтеңне тулы куәттә күрсәтә аласың. Ышанычлы дусларым бар, ул яктан бәхет елмайды.

Шагыйрьләр текстларны миңа ышанып тапшырганда мин беркөнлек көй, очсыз җыр яза алмыйм. Табигатем белән мин — лирик, шуңа күрә җырларым да, асылда, лирик. Бәлки, шуңа күрә дә җырларым халыкка тиз таралмыйдыр да, чөнки җәмгыять позитив, тиктормас музыканы ярата. Шуңа да карамастан, ул җырлар халык күңелендә урын ала алды. «Ерактагы йолдызым, «Яңа елда бергә булыйк» — шуңа ачык мисал.

«Гомерем буе җырлыйм»

Балалар укыту, җырлар язудан тыш, Сез әле үзегез дә берничә ел дәвамында хорда җырлаганыгыз дип беләм. Җыр өлкәсенә «Орфей» вокаль-интрументаль ансамбле оешкан вакытта ук килгәнсез…

Мин гомерем буе җырлыйм. Җиденче сыйныфта укыганда мине «Кызыл канәфер» вокаль-инструменталь ансамбленә алганнар иде. 15 яшь тулгач, «Кругозор» ансамбленә күчтем, алар белән озак җырладым. Соңыннан ул «Вакыт авазы» («Звуки времени») дигән исемгә үзгәртелде. Ул төркем 1970-1980 елларда танылды. Шул елларда Халыкара «Волга» лагере мәйданчыгында эшләгәндә «Орфей» вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе килде. Ул вакытта төркем туплана гына башлаган иде әле һәм мине солист буларак шунда эшләргә чакырдылар.

Җырларга үлеп ярата идем, хәтта консерваторияне ташлый яздым. «Орфей» да эшләгәндә пластинкаларыбыз чыкты, телевизион тапшыруларда катнаштык, ул вакытта иң дәрәҗәле бәйгеләрдән саналган Бөтенсоюз эстрада җыры башкаручылары конкурсында җырлап, икенче урынга лаек булдык. Жюрида җырчылардан Иосиф Кобзон, Эдита Пьеха, танылган композитор — Александр Флярковский һ.б. бар иде.

«Орфей» ның бөтенсоюз алдында уңышка ирешүе минем хезмәтем генә түгел. Солистлардан Гүзәл Әхмәтшина белән әлегәчә аралашып торабыз, ул вакыттагы шау-шулы күңелле тормышны искә алабыз. Иҗат тормышы озакка дәвам итмәде: укуны тәмамларга консерваториягә кире кайттым, ә аннан соң балалар укыта башладым.

Шулай да, кырт кисеп җырлаудан туктый алмадым, җырлау җитми башлады. Консерваторияне тәмамлаганда танылган педагог, профессор Алевтина Булдакова яныма килеп: «Гуленька, җырлыйсың килмиме?» — дип сорады. Мин: «Һәрвакыт җырларга телим!» — дидем. Аның хорында җырлый башладым.

Унбиш еллап тәнәфес булганнан соң, ул безне янәдән җыйды. 1994 елда без аның белән беренче тапкыр чит илгә җырларга бардык. Хорда җырлавым тагын 10 елга сузылды. Яшьләр белән бер сафта җырлап йөрдем. Италия, Ватикан, Мальта һ.б. илләрдә чыгыш ясадык.

Хор музыкасы — үзенчәлекле дөнья ул. Хорда җырлаганда утыз кеше бер үк вакытта, бер үк төсле сулый, бер организм булып яши. Мин үземне әле дә Алевтина Булдакова шәкерте итеп саныйм. Балаларны укытканда да аның сүзләре белән сөйлим. Ул җырларга гына түгел, бөек сәнгать серләренә төшендерде. Гомумән алганда, мин анда 30 ел җырладым дип әйтә алам.

«Мин яхшы, ә син начар язасың» дип көнләшеп утыру юк

Гөлнара Харисовна, Сез — музыкаль гаиләдән. Бертуган абыегыз — композитор Шамил Тимербулатов. Бер гаиләдә ике композитор өлгергән икән, бер-береңә көндәшлек тә булгандыр ул?

Ялгышасың, без — өчәү. Мәрхүм Шамил абыемның кызы Гөлнара Тимербулатова да композитор. Мин композиторлыкка укымадым, шуңа да үземне үзешчән композитор дип саныйм. Абыем һәм аның кызы профессор Анатолий Лупповта белем алды. Шамил Тимербулатов — профессиональ симфоник әсәрләр язучы композитор, ул үзе бер чор. Ул язган әсәрләрне Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры уйнады. Аның музыкасында көчле энергия бар иде, асылда, күләмле әсәрләр — балет, симфония, поэмалар яза иде ул.

Мөнәсәбәтләргә килгәндә, мәсәлән, ул нинди дә булса өзекне беренчеләрдән булып миңа тыңлата иде. Музыка белгече буларак, тыңлаганнан соң, «әйе, кызыклы килеп чыккан, ләкин бу өлешен кыскарак итеп тә була» дип, төрле теләкләремне әйтә килдем. Бу эшне ул миңа тулаем ышанып йөкли иде. Мин дә аңа табадан төшкән яңа җырларымны еш күрсәтә идем. Ул да киңәшләрен әйтә иде. Шулай да, бер-беребезнең иҗатында төпченмәдек. Гомеренең соңгы елларында оркестровка ясарга булышты.

Гөлнара Тимербулатова — гаиләбез маягы. Балалар өчен язган җырлары күп, шулай ук яратылып җырлана. Аңа да симфоник музыка язарга кирәк дип саныйм, ул үзен шуңа әзерли, ләкин курка. Үзегез беләсез, композиторлар өчен тормыш хәзер җиңелләрдән түгел.

Гаиләдә «мин яхшы, ә син начар язасың» дип көнләшеп утыру юк. Китабым чыга икән, аларда ул киштәнең түрендә үк урын ала. Концерт куя калсалар, мин карарга барам һәм киресенчә. Кызганыч, Шамил иртә китеп барды. Ул менә дигән сыйфатлы татар музыкасын язып калдырды.

«Мин һәрвакыт йөгерүдә, җәяү йөрергә вакыт юк»

Балалар да укытасыз, төрле проектлар белән шөгыльләнәсез, шул ук вакытта гаилә дә бар бит әле. Хатын-кыз өчен барысын берьюлы алып бару мөмкин эшме?

Тормышымны төптән белгән кеше, әлбәттә, гаҗәпкә кала. Җиңел түгел, әмма булдырып була дип кенә әйтәм. Аллаһы Тәгалә сабырлык, көч бирә, шөкер. Оныкларны да мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртәм, эшкә барырга да өлгерәм. Шул ук вакытта ашарга әзерләргә, кирәк-яракны сатып алырга, өйне дә тәртиптә тотарга кирәк. Бакчам да бар әле минем! Көч булганда йөгерәбез. Таныш-белешләрем урамда очраганда, «син һәрвакыт йөгерүдә!» — ди. Килешәм, чөнки җәяү йөрергә вакыт юк.

Проектларны да эшлибез, чөнки үзеңнең иҗади ихтыяҗларыңны чынга ашырырга кирәк. Гел өй, кухня гына була алмый. Алевтина Булдакова әйтмешли: «Кәстрүлләр янына кайтырга беркайчан да соң гүгел». Бөек планнар белән яшәргә кирәк. Балаларны да без шуңа өйрәтәбез. Укучылар мультик, журналлардан тыш, классиканы да белергә тиеш дип саныйм. Шуңа да балаларга классиканы, бигрәк тә татар классиклары турында сөйләргә, әсәрләре белән таныштырып барырга тырышабыз. Иң мөһиме — мәхәббәт булу. Җырлар, әсәрләр аша аларда мәхәббәт тәрбиялибез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100