Шамил Закировның Коръән коллекциясе турында: «Мондый изге эшне ул гына башкара ала»

Ислам мәдәнияте музеенда «Дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Коръән» күргәзмәсе ачылды. Ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын озак еллар җитәкләгән Шамил Закировның 75 еллыгына багышланды. Коръәннәр җыю уе кайчан туган, алар ничек тупланган? Болар хакында «Татар-информ» хәбәрчесе язмасында.

Коръәннәрне тәрҗемә итү — яңа күренеш. Аны, асылда, гарәп телендә укыганнар. Коръәнне халык телләренә тәрҗемә итү XIX гасырдан башлана. Әлеге күргәзмәдә дә Коръәннең XX гасырда басылып чыккан рус, татар һ.б. телләрдәге тәрҗемәләре бар.

Оештыручылар әлеге китаплар аша Шамил Закировның олы шәхесен һәм театрга хезмәт иткән вакытның милләт тормышында гаять мөһим булганлыгын күрсәтергә теләгән. Әлеге китапларны туплау вакыты да милли үзаң үсеш алган чорга — туксанынчы елларга туры килә. Күргәзмәдә исә Шамил Закиров 600дән артык уникаль экспонат булдырган коллекционер буларак тәкъдим ителде.

«Китаплар Шамил абый теләгәнчә мәчеттә тезелеп тормаса да, без аларны Россия буйлап танытабыз»

Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев сөйләвенчә, 1995 елның 21 февралендә Ураза гаете көнендә Кол Шәриф мәчете нигезенә беренче таш салына. Шул көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров төзеләчәк мәчетнең китапханәсенә китаплар тапшырырга кирәк дигән нәзер бирә. Әлеге китапханә 13 ел дәвамында туплана. Моның өчен Шамил абыйга төрле ил, төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр ярдәм итә.

Кол Шәриф мәчетенә 600дән артык Коръән тәрҗемәләре, дини китаплар, шәмаилләр 2008 елда тапшырыла. Бу Коръәннәр дөньяның төрле почмакларында бастырылган. Рухи күтәрелеш чорында милләттәшләребезнең Шамил абыйның теләгенә кушылуы Коръән Кәримгә карата зур кызыксыну булганын һәм Кол Шәриф мәчетенең ачылуын түземсезлек белән көткәнен күрсәтә.

Китапларның бүләк ителү турында язулары бар, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» дигән махсус мөһерне күрергә була. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым нөсхәләрне ул Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүчеләргә һәм иҗатташ хезмәттәшләренә бүләк иткән.

Китапларның зур өлеше фондларда саклана, без аларны күчмә күргәзмәләр өчен кулланабыз. Китаплар Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Мәскәү, Пермь шәһәрләрендәге күргәзмәләрдә күрсәтелде. Шамил абыйның теләге — әлеге китапларның кешеләргә хезмәт итүе. Ул теләгәнчә мәчеттә тезелеп тормаса да, без аларны Россия күләмендә танытабыз, — диде Илнур Низамиев.

«Шамил абый мондый эшләрне үзенең вазифасы итеп санады»

Шамил Закировның бертуган энесе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров фикеренчә, Шамил абый татар рухын яшәтү өчен үзеннән шактый көч куйган:

Милләтебезнең аякка басу процессы шулкадәр тиз бара. Тормыштагы вакыйгаларның барысы да тарих битләренә күчә бара. Шамил абыйның киткәненә инде сигез ел. Бик авыр булса да, күнегеп киләм. Беркем дә бу дөньяда тукталып кала алмый. Шамил абый милләтебезнең кечкенә генә уңышларына да сөенеп яшәде, һәр үзгәрешне тирән мәгънәдә үзе аркылы үткәрде. Милләтебезнең үз диненә кайтуын җаны-тәне белән яратып кабул итте.

Кремль калкулыгында Кол Шәриф мәчете барлыкка килгәч, ул Коръәннең тәрҗемә ителгән басмаларын җыю белән шөгыльләнде. Ул аны башта әйтмәде дә. Шамил абый мондый эшләрне үзенең вазифасы итеп санады. Аның бөтен гамәлләре милләтнең яшәү рәвешен үзгәртүдә иде.

«Гомер буе эшләгән изге эшләре безгә тагын бер кат дәлил»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева Шамил Закировка бабасыннан калган Коръәнен биргәнен әйтте:

Шушы китапханәне оештыру теләген ишеткәч, бабам Авзалетдин хәзрәттән калган Коръән китапларын сезнең китапханәгә тапшырырга мөмкинме, дип сорадым. «Әлбәттә, мин каршы түгел», — диде ул. Әби белән бабам дин юлында булды. Бабам Казаннан беренче тапкыр хаҗга барган кеше. Коллективлаштыру вакытында аның бөтен әйберен алып бетерделәр, кечкенә генә мунча йортында яшәде ул. Дин тотарга ярамаган заманда да догалар укып йөрделәр.

Шамил Зиннуровичның гомер буе эшләгән изге эшләре безгә тагын бер кат дәлил булды. Безнең өчен ул бик кадерле. Театрда эшләгәндә театрының рухын саклап калган кеше ул. Милләтебезне дин генә саклый ала, диләр. Биредә шулкадәр бай мирас урын алган. Аның урыны, әлбәттә, җәннәттә. Мондый изге эшләрне ул гына башкара ала.

«Изге гамәлгә сусаган идек»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова Коръән басмаларын туплау идеясе Финляндия татарларына барып кайтканнан соң туганын сөйләде:

Без 1995 елда Финляндиягә барып, андагы татарларга спектакль куйдык. Абдулла Али гаиләсендәге 5-6 бүлмәле зур йортта бөек диварларның бер ягы китаплар белән тулган, аның күпмедер өлеше бары тик Коръәннәрдән генә тора иде. Шулай итеп, Финляндия татарларыннан Коръән күтәреп кайттык. Нәкъ шул вакытта Шамил Зиннуровичның башына шушы уй килде.

Шул ук елны Кол Шәриф мәчетенә нигез салыну турында карар чыккач, Коръән тәрҗемәләре басмаларын җыю идеясе туды. Аны барыбыз да белеп алдык, чөнки изге гамәлгә сусаган идек. Сәясәтче, җырчы булсынмы — кайларга гына барсалар да, төрле телләрдә нәшер ителгән Изге Китапны алып кайтып тапшыралар иде. Берничә ел үткәннән соң, ул шушы изге максатын тормышка ашырды.

«Мондый нәрсәләрне эшләргә ашкынып торучы директорлар бик сирәк»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз Шамил Зиннуровичны эзләнүчән, уйланучан, шул ук вакытта ачылып та бетмәүчән, шактый үз-үзенә йомылган кеше иде дип искә алды:

Кеше китә, җыры кала, диләр. Киткәннән соң халык, җәмгыять өчен нинди эз кала? Шамил дустыбызның үзеннән соң калдырган бер өлешен күрдек. 1967 елдан бирле без гомер буе аралашып яшәдек. Ул төрле өлкәдә үз-үзенә эш таба иде, халкыбызга шуның файдасы гына булсын, ди иде.

Шамил Зиннуровичны озатканда бөтен театр мәйданы халык белән тулган иде. Шул вакытта министрыбыз: «Гап-гади директорны озатырга бөтен Казан килер дип кем күз алдына китергән?» — диде. Миңа бу сүзләр бик сәер, авыр тоелды. Моны Шамилне белмәгән кеше генә әйтергә мөмкин, ул аны яхшы мәгънәдә әйтергә теләгәндер дип уйлыйм.

Шамил гади директор гына түгел иде. Ул 27 ел дәвамында безнең җитәкчебез булды. Әлмәндәр бабай әйтмешли: «Театрның һәрбер артисты үзе үк унбиш нимескә тора». Ул бик тә кешелекле булды. Һәрвакыт синең нинди генә гозерең булмасың, теш сызласа да, Шамил Зиннуровичка йөгерә идек. Ул вакытын таба, машинасына утырта, алып бара, табибын таба — барысын да эшли. Бу бер мисал гына. Ә мондый нәрсәләрне эшләргә ашкынып торучы директорлар, чиновниклар бик сирәк.

«Ул янды, яшьләрчә „ажгырды“ һәм яшьләрчә максималист булып яшәргә тырышты»

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Шамил Закиров иҗатка килгән яшьләрне яратты, дип сөйләде:

Шамил абый яшь күңелле иде. Иҗатка килгән яшьләрне яратты. Милләткә кагылышлы фикер булса, ул аны күтәреп чыга, тормышка ашырырга бөтен җанын бирә, урыны булмаса, яшәргә урын таба, акчаларын табып бирергә булыша — ул шулкадәр яшьләр белән бер адымда булырга омтылды. Афишаларны, альбомнарны яңа, креатив бизәлешләр белән эшләп чыгарттыра иде. «Килер әле заман, нәкъ менә шундый афишалар модада булыр», — дип Шамил абый безне тынычландыра иде. Кызганыч, андый әйберләр әле модага кермәде, күрәсең, ул тагын да алгарак карап эш иткәндер.

Мин аны берничек тә аксакал бабай итеп күз алдым китерә алмыйм, ул янды, яшьләрчә «ажгырды» һәм яшьләрчә максималист булып яшәргә тырышты.

«Басмаларны җыю өчен кесәсеннән акчаларын да чыгарды»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграф Нәҗип Нәккаш Шамил Закировның Коръән басмаларын җыюын башкаларга охшамаган мавыгу дип атады:

Шамил — чын зыялы кеше. Сәнгать һәм аның башка тармаклары белән дә кызыксына иде. Андый кешенең бер мавыгуы була, ул — башкаларга охшамаган мавыгу. Бу бик зфайдалы эш. Коръән басмаларын җыю өчен Шамил Зиннурович, әлбәттә, кесәсеннән акчасын да чыгарды. Мөмкинлектән файдаланып, Шамил абый бабаларыбыз гомер буе укыган, өендә тоткан Коръәннәрне халыкка күрсәтте. Ә халкыбыз гомер буе Коръән белән яшәгән.

Миңа күрше авылдагы бер бабай Урта Азия кәгазенә кулдан язылган Коръән бүләк итте. Ул алгебра китабы тышлыгы эчендә иде. Коммунистлар күрмәсен дип, шуңа яшергән булган. Коръәннәрне менә шулай кадерләп, яшереп саклыйлар иде.

Аны сагынып, татар милләтенең бөек кешесе итеп искә алабыз.