Казанда «Музейлар төне»: борынгы төрки уеннар, Кол Шәрифтән хат, «сөялмә, пычранасың» | intertat.tatar

Казанда «Музейлар төне»: борынгы төрки уеннар, Кол Шәрифтән хат, «сөялмә, пычранасың»

Россия музейлары 15 май көнне «Музейлар төне» акциясендә катнашты. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге акциядә катнашкан Милли музейда һәм Ислам мәдәнияте музеенда булып кайтты.

18 май — Халыкара музейлар көне, шул уңайдан төрле илләрдә «Музейлар төне» үткәрелә. Беренче тапкыр «Музейлар төне» 1997 елда Берлинда булган. 15 май әлеге акцияне Россия музейлары оештырды. Әлеге акциянең үзенчәлеге — музей эшчәнлегенең төнгә кадәр дәвам итүе.

Милли музейда иммерсив экскурсия

Татарстан Республикасының Милли музее директоры урынбасары Зәринә Сафина сүзләренчә, «Музейлар төне» инде унбишенче ел үткәрелә. «Безнең экспозицияләр музейда төрле чаралар үткәрү иреген бирә. Бүген уеннар, викториналар, иммерсив экскурсияләр оештырыла, хәтта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге „La Primavera“ камера оркестры конференц-залда чыгыш ясый», — диде ул. 

Зәринә Сафина әйтүенчә, иң кызыклы чараларның берсе — иммерсив экскурсия. Әлеге экскурсиядә һәр тарихи период хакында «шул чор вәкиле» үз исеменнән сөйли. Зәринә Сафина музей хезмәткәрләрен бик иҗади булулары хакында әйткән иде. Алар, чыннан да, чор хакында мәгълүмат бирүдән тыш, кешеләр белән импровизацион әңгәмәләр дә корды.

Элекке иске өйләрнең бик үк чиста булмаулары турында сөйләп торган вакытта, йорт рәвешендә ясалган экспозициягә сөялеп торган кешене күреп, музей хезмәткәре аңа «Чиста түгел икәнен әйтеп торам бит, сөялмә инде, пычранасың», — диде. Кызык булып китте. Мондый алымнар экскурсиядәгеләрне чор мохитенә кертеп җибәрә.

Хәтта Бөек Ватан сугышына кадәрге чор вәкиле белән дискуссиягә керүче дә булды. Экскурсиягә килгән кеше, чынлап та шул чорда яшәгән тарихи шәхес белән сөйләшкән төсле, Сталин хакында фикер алыша башлады. Музей хезмәткәре образдан чыкмады.

«Программа көндез башланса да, кешеләр „Музейлар төне“ндә, гадәттә, сәгать бишләрдән соң җыела»

Иммерсив экскурсия кичке сәгать сигездә башланды. Ә көндез музейда мастер-класслар, уеннар булды. Зәринә Сафина әйтүенчә, программа көндездән башланса да, кешеләр «Музейлар төне»ндә, гадәттә, сәгать бишләрдән соң җыела. Шуңа да сәгать икедә оештырылган түбәтәй ясау мастер-классында бары тик дүрт кыз гына катнашты. «Түбәтәйнең туксан проценты инде ясалган, шуңа күрә аны әлеге мастер-класста эшләве авыр түгел, вакыт буенча якынча 45 минут китә», — дип аңлатты Салих Сәйдәшев музееның фәнни хезмәткәре Эльмира Ханиева. Ул үткәргән мастер-класста катнашкан кызлар Мәскәүдән килүчеләр булып чыкты. «Белмичә генә килгән идек монда, мастер-класска эләктек, бик ошады», — диләр.

Урта гасыр өстәл уеннары

Көндезге сәгать өчтә музейга килүчеләрне элекке өстәл уеннары белән таныштырдылар. Уеннар миңа аеруча ошады.

«Без кешеләрне урта гасырлардан килгән уеннар белән таныштырабыз. Кешеләргә шахмат, шашка гына түгел, башка кызыклы өстәл уеннары да сакланып калганын күрсәтәсебез килә. Әлеге уеннар төрле халыкларда билгеле булган.

Мәсәлән, мин уйната торган „Буга-шыдыраа“ уены төрки уен санала, аңа охшаш уен викингларда да булган. Без бик күптәнге уеннарның ничек уйналганын йөз процентлык төгәллек белән әйтә алмыйбыз, якынча гына белә алабыз, ә язма истәлекләр барлыкка килгән вакытларда билгеле булган уеннарның кагыйдәләрен дә торгызып була», — дип сөйләде Милли музейның фәнни реконструкция бүлегенең мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Владислав Хабаров.

«Буга-шыдыраа» шашка уенына охшаган. Фигураларны махсус рәсем төшерелгән тактада йөртәсе, алар бер-берсен "ашый" ала, җиңәр өчен фигураларның адымын башны уйлатып башкарырга кирәк.

Элеккеге өстәл уеннары хәзер популярлаша аламы дигән сорау туды. «Әйе, аеруча тарих, этнография белән кызыксынучылар арасында. Уеннар кызыклы», — ди Владислав Хабаров.

Икенче уенга таба күчкәч, үзем дә моңа инандым. Өстәлдә агач шакмаклардан төзелгән манара тора иде, бу хәзерге вакытта бик популяр өстәл уены «Дженга»га охшап тора. Фәнни реконструкция бүлегенең фәнни хезмәткәре Лилия Галиева аңлатканча, ул «Баклуши» уены. Уйный башлагач, чыннан да, «Дженга» уены төсле булып чыкты. Уйнаучы кешеләр манараның агач шакмакларын чиратлап аскы өлештән өскә таба тезеп барырга тиеш. Кем манараны аудара, шул җиңелә.

Лилия Галиева күрсәткән икенче уенны алар «Биш таяк» дип атаган. Биш таякны өскә атып, кулның арткы ягы белән тотып алырга һәм, кире кулны учы белән өскә каратып борып, бер таякны тотып калырга кирәк.

Шул ук бүлекнең фәнни хезмәткәре Евгения Зиланова тирмә эчендә утырып һәр теләүче белән «Альчики» уенын уйнады. Татарчасы — кузна. «Кузна — ул бәрәннең тез буыны. Элек кешеләр сарык ите ашаганда, шушы буыннарны алып, кайнатып чыгарып, алар белән уйнаганнар. Кузна — дүрт төрле халәттә тора ала. Ул халәтләрне кәҗә, бәрән, дөя, ат диябез. Ике бертөрле фигураны табып, аларны, башкаларга тидермичә, бер-берсенә бәрдерергә кирәк. Әлеге уен күп төрле халыкларда булган. Төрки халыкларда ул „Альчики“ буларак билгеле булса, славяннарда „Бабки“ исемен йөртә», — дип аңлатты Евгения Зиланова.

Ислам мәдәнияты музеенда

Ислам мәдәнияте музеенда, «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе уңаеннан, каллиграф Әлфия Исхакованың бер көнлек күргәзмәсе оештырылды. Әлфия Исхакова күргәзмәсе тугра (Әлфия Исхакова аңлатуынча, гарәп графикасында язылган кеше исеме) һәм шамаилләрдән тора иде. Ул үзе күргәзмәсе хакында сөйләде, музейга килгән кешеләрне экспонатлары белән таныштырды.

«Шамаил — ул татарларны башка халыклардан аерып торган сәнгать төре. Мондый кулдан ясалган шамаилләр Идел буе татарларында гына бар», — диде ул экскурсия башында. Шулай ук ул көнбатыш фәлсәфәсендә нокта — ул ахыр, төгәлләнү булса, ислам фәлсәфәсендә нокта — ул һәр нәрсәнең башлангычы икәнен аңлатты.

Нота язуында кулланыла торган скрипка ачкычы сурәтләнгән туграда гарәп графикасында Илһам Шакиров исеме язылган иде.

Әлфия Исхакова өчен әлеге күргәзмә беренчесе булган. «Әлеге һөнәр белән 25 елга якын шөгыльләнәм. Рәсем училищесын тәмамлаганда, диплом эшендә шамаилләр ясадым. Ул вакытта, туксанынчы елларда, бөтен милли өлкәгә бәйле нәрсәне торгызу башланды, шуңа күрә мин дә шамаилләр ясарга булдым.Нәҗип абый белән күргәзмәләрендә очраштым, бу эш белән кызыксына башладым. Гарәп графикасын өйрәнергә университетка укырга кердем», — дип сөйләде ул. 

Каллиграф яраткан һөнәре аны дингә китергәне хакында да әйтте. «Башта шамаил ясауны сәнгать буларак өйрәндем, аннан соң аятьләрне, хәдисләрне өйрәнә башладым, шулай дингә кереп киттем», — диде Әлфия Исхакова.

Ислам мәдәнияты музеенда да мастер-класслар оештырылган иде. Алия Әсламова агачтан ясалган формаларны буяп, аңа каптырма беркетеп, брошка ясарга өйрәтте.

«Кол Шәриф коды»

Әлфия Исхакова күргәзмәсеннән тыш, музейның башка экспозицияләре белән танышырга теләүчеләргә «Кол Шәриф коды» квестын үтәргә тәкъдим ителде. Квестта катнашучыларга Кол Шәрифтән хат килә һәм төрле интеллектуаль сораулар бирелә. Квест дәвамында командаларга бүленгән кешеләр төрле экспонатларны табып, алар хакында мәгълүматны үзләштереп сорауларга җавап таба. Алар шулай итеп сорауларга җавап эзли-эзли, үзләре музей экспонатлары белән таныша. «Квест — экскурсиянең башка төрле форматы. Әлеге формат аеруча мәктәп укучыларына ошый», — дип аңлатты музей хезмәткәре Венера Мәрданова.

Квестны «Музейлар төне»ндә генә түгел, башка көннәрне дә үтеп була дип аңлаттылар музейда.

«Безгә мондый форматтагы экскурсия ошый, ялыктырмый», — диделәр квест катнашучылары.

«Музейлар төне» кичке акция булса да, Казан музейлары чараларын төнгә үк калдырмады. Башта кешеләр музейга бик аз килә кебек тоелса да, урамда караңгылана барган саен, музей эчендә кеше саны арта гына барды.