Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәйдәшстанга сәяхәт»: Салих Сәйдәшев нинди кеше булган?

14 августта Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» музыка фестивале узды. Бәйрәмгә күрше-тирә авыл-районнардан һәм Казаннан кунаклар килгән иде. Концерт турында «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
«Сәйдәшстанга сәяхәт»: Салих Сәйдәшев нинди кеше булган?
Абдул Фархан фотолары

«Сәйдәшстанга сәяхәт» — татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм. Кичә беренче тапкыр 2000 елда үткәрелә. Аны башлап йөрүчеләр табиб Рөстәм Әхмәров (ул — композиторның апасы Әминә Сәйдәшеваның оныгы) һәм Камал театры һәм театрның ул вакыттагы директоры Шамил Закиров була.

Салих Сәйдәшев кечкенә чагында җәйләрне апасы һәм җизнәсе белән Кызыл Байрак авылында үткәргән. Соңрак та композитор Иделнең текә ярында урнашкан бу авылга еш кайта торган булган.

Тамаша бик матур урында, Идел буе ярында — Сәйдәш аланында үтте. Без килгәндә Камал театры артистларының репетицияләре бара иде. Оркестр өчен сәхнә алдында урын куелган, тамашачыларга дип биек нарат төпләренә урындыклар тезелгән. Кичке сәгать бишләр тирәсенә аланга халык җыела башлады. Үч иткәндәй яңгыр тамчылары да ешайганнан-ешая барды. Кичә оештыручыларына үзләренең тавыш аппаратураларын, микрофоннарны һәм уен коралларын пакет белән капларга туры килде.

«Бәйрәмне үткәрмичә кайтып китмибез»

«Таш яуса да, өстән кояш кыздырса да, без җыелабыз, әлеге бәйрәмне үткәрмичә кайтып китмибез», — дип сүз башлады концертны алып баручы Фәнис Җиһанша. Чара Салих Сәйдәшев истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салудан башланып китте. Әлеге җаваплы эш Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов һәм оркестр җитәкчесе, дирижер Данияр Соколовка йөкләнде.

Концерт башланганчы ук оркестр дирижеры белән быелгы фестиваль турында сөйләшеп алдык.

«Быел миңа Сәйдәш фестивален оештыру бәхете тиде. Безнең оркестрыбыз да быел зуррак. Салих Сәйдәшев әсәрләреннән тыш, бүген кичәдә беренче тапкыр Рөстәм Яхинның фортепиано концерты ачык һавада, нәкъ менә татар мохитендә — татар авылында уйналачак. Бу бик җитди эш. Һәр коллектив әлеге әсәрне уйнарга хыяллана.

Сәйдәшстан фестивалендә бөтен татар композиторларыбызның әсәрләрен башкарачакбыз: классиканы да, бүгенге заман композиторларныкын да. Формат киңәйгәннән-киңәя бара. Бүген исә романслар белән бергә халык җырларын да ишетеп булачак», — дип сөйләде Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш дирижеры, музыка бүлеге мөдире Данияр Соколов.

Күп еллар буена фестивальнең сценариен язучы, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде. «Сәйдәшстан —республикабыз сәнгаткәрләрен берләштерә торган бер алан. Монда алдагы елларны язучылар да, эстрада йолдызлары да чыгыш ясыйлар, рәссамнар да килә иде. Бер елны оркестрлар парады булды. Мәскәүдән, Кореядан һәм хәрби гарнизон оркестры да килгән иде.

Быел Рөстәм Яхин тууына 100 ел, без шуны да исәпкә алдык. Фестивальнең быелгы үзенчәлеге шунда: ул Рөстәм Яхин романслары белән бергә халык җырларын үреп ясалган, өч өлештән торган диалог формасында барачак. Безнең бөтен сәнгать әсәрләренең төбендә халык иҗаты ята бит», — дип аңлатты Фәнис Җиһанша.

«Күбесенең җырларын аңлап бетермим»

Концерт Салих Сәйдәшевның «Хуш, авылым» җыры белән башланып китте. Кичәдә Камал театры артистлары Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Раил Шәмсуаров, Олег Фазылҗан һәм Искәндәр Биктаһиров җырлады.

«Бу фестиваль татар халкы өчен бик кирәкле чара, чөнки шоу-бизнес программасында да, телевизион тапшыруларда да бүген сәхнәдә җырланган җырлар бик сирәк күренә. Сәйдәшевыбыз, аның җырлары бар бит дип күрсәтер өчен дә кирәк ул бәйрәм. Мин һәр елны катнашып килдем. Сәйдәш җырлары кешене бер баскычка югары күтәрә. Үзеңнең вокал мөмкинлекләреңне сакларга ярдәм итә. Аның күп җырларын башкарганым булды. Ә менә «Хуш, авылым» балачактан, авыл сәхнәләреннән үк җырланылган җыр. Бу фестивальләр дәвам итсен иде.

Татар шагыйрьләренең әсәрләрен, телләрен, татар мәгънәсен аңлап язсыннар иде. Күбесенең җырларын аңлап та бетермим. Милләт өчен милләт җырлары булырга тиеш. Татар халкының мәнфәгатен кайгыртып, халыкка туры килә торган мәгънәле сүзләргә таянып, татарча язучылар булсын иде. Кызганыч, бүген алар бик аз. Эльмира Галимова бик матур яза. Эльмир Низамовны аңлап бетерә алмыйм. Алар киң планлы, ләкин татарлык җитми. Язганнарын начар дип әйтә алмыйм», — диде Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров бүгенге татар музыка сәнгате турында.

«Салих бабайны урамда халык сырып ала иде»

Башта кеше аз кебек тоелса да, яңгыр явып торуга да карамастан, урындыклар тулды, басып торучылар да шактый иде. Бәйрәмгә Салих Сәйдәшевның оныгы Валерий Сәйдәшев үзенең кечкенә оныкларын да алып килгән. «Күңел бәйрәме, җыр бәйрәме бу. Бөтен әйләнә-тирә халык өчен дә бәйрәм булуы тагын да сөендерә. Әзме-күпме гаиләбездә музыка белән шөгыльләнүчеләр бар. Минем ике оныгым да скрипкада уйныйлар, музыкаль белем бирергә тырышабыз.

Менә шушы урында Салих бабайның төшкән бик күп фотолары бар. Менә шушы йортны арендага алып торган ул. Салих бабайны хәтерлим әле бераз. Аның «Карурман» картинасы бар иде. Аны кибеттән туңдырма алып бирергә дип кибеткә өстери идем. Ул бик гади, киң күңелле кеше булды, шуңадырмы, урамда аны халык сырып ала иде», — дип сөйләде Салих Сәйдәшевның оныгы. 

Бүген күренекле композиторның тагын бер туганы белән сөйләшергә насыйп булды. Салих Сәйдәшевның апасы Әминәнең оныгы — табиб Рөстәм Әхмәров. Алдан ук үзенең тәнкыйть сүзләрен әйтәсен кисәтеп куйды ул. «Фестиваль мин уйлаганча килеп чыкмый. Реклама юк, белүчеләр бик аз. Элек монда өч пароход, Казаннан 2-3 автобус була иде. Хәзер кешеләргә үзләренә килергә кушалар. Кичке бишкә килүен дә килер халык, әле бит кайтасы да бар. Автобуслар, бернәрсә дә юк. Бу ягы оештырылмаган. Аллага шөкер, кеше җыелып килде.

Бу кичә Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров тырышлыгы белән башланып китте. Кызганыч, фестиваль елдан-ел сүнә бара.

Салих Сәйдәшев — бик мөлаем, киң күңелле, мәрхәмәтле булган. Минем әбием — Салих Сәйдәшевның апасы, тышкы кыяфәте белән дә, мәрхәмәтле булулары белән дә бер-берсенә бик охшаганнар иде», — дип искә алды ул. Рөстәм әфәнде Әхмәров әлеге фестивальнең киләчәге өчен генә түгел, ә яшь буынның үзебезнең олы, күренекле кешеләрен белмәүләре һәм мәдәни мирасыбызның югалу алдында торуы өчен борчылды.

«Камаллылар» традицияне саклый»

Татарстанның халык артисткасы Резидә Төхвәтуллина быел беренче тапкыр Сәйдәш аланына килгән. «Мин бүген менә шушы зур бәйрәмгә килдем. Салих Сәйдәшев - тарихыбызда зур эз калдырган композиторыбыз. Аның әсәрләрен тыңлаганда да рәхәт. Камал театры артистларына афәрин диясем килә, чөнки алар бу традицияне нинди генә көн булуына карамастан, үзгәртмиләр, һаман үткәрәләр һәм Салих Сәйдәшевның исемен мәңгеләштерүдә үзләренең зур өлешен кертәләр», — диде ул.

Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова «Умырзая», «Элмәлек» халык җырларын башкарды. «Салих абый Сәйдәшев кебек кешләрне оныттырмас өчен бу бик кирәк әйбер. Аның барлыгын яшьләр белеп торсыннар иде. Аларга бөек композиторыбызның әсәрләрен тыңлап үсәргә ярдәм итә бу кичә. Яңгыр яугач, халык бөтенләй булмас дип курыккан идек, әле килгәннәр», — ди артист.

«Артистларны күрергә килдек»

Әлеге фестиваль турында Кызыл Байрак авылы кешеләреннән дә сораштым. «Мин үзем бу авылныкы. Әнием Салих Сәйдәшевның үзе белән таныш булган. Аны бик акыллы, йомшак кеше дип сөйли иде ул. Мин Салих Сәйдәшевның маршын бик яратам. Ул уйный башлагач, дәртләнеп китәсең, күңелләр җилкенә. Бу бәйрәмнең авылыбызда үтүе — безнең өчен бик зур горурлык. Беренче фестиваль булыр алдыннан безгә юл салдылар. Авылыбызның да даны бар. Монда бит безнең авылның һәр йортында диярлек татар җәмәгатьчелегенең зыялылары, профессорлар ял иткән», — диде Гүзәл Юнысова.

Кечкенә кызын коляскага утырткан ханым янына килеп сүз каттым. Алар монда Кама Тамагыннан махсус шушы фестивальгә дип килгәннәр. «Яңгырдан да куркып тормадык. Мин быел беренче тапкыр монда. Матур музыка ишетәсем, Камал театры артистларын күрәсем килде», — Гөлназ ханым.

Әле генә чыгышын тәмамлаган Зөлфирә Зарипованы ике мөлаем ханым фотога төшәргә дип көтеп тора иде. «Без күрше Мулланур Вахитов авылыннан. Бу бәйрәмгә ел да киләбез, инде 15 еллап була. Мин үзем китапханәче, дустым Сәрия — клуб мөдире. Бик шатланып киләбез, мондый бәйрәмнәр булуы бик күңелле. Дүшәмбе көнне Салих Сәйдәшев турында балаларга китапханәдә дәрес тә үткәрәбез. Быел яңгыр яуганга кеше әзрәк әле, монда элек Сабан туе кебек була иде. Кичкә кадәр йөри идек, кайтасы да килми моннан», — ди Сания Сәлимуллина.

Бәйрәмдә урта яшьләрдәге кешеләр күбрәк, яшьләр дә юк түгел иде. Күбесе балалары яки оныклары белән килгән. Октябрьский авылыннан да тулы бер зур гаилә тере тавыш, матур җырлар тыңларга дип килгән. «Без ел саен киләбез монда. Балалар кечкенә чакта ук йөри идек, хәзер оныкларыбызны да алып киләбез. Моңлы җырлар тыңлыйбыз, артистларны да күрәбез», — диде Чулпан Якупова.

Тулы программа Камал театры сәхнәсендә яңгыраячак

Яңгыр явып торса да, халык кайтырга ашыкмады кебек. Шулай да бер сәгатьтән соң концерт тәмамланды. Өстән коеп тору сәбәпле, оркестр гомумән уйный алмады. Кичәнең тулы программасы Камал театры сәхнәсендә булачагын әйттеләр.

«Җыр, музыка фестивале бу. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һәм башка бөек кешеләребез халык күңелендә яшәсеннәр, онытылмасыннар иде. Безнең теләгебез шул. Болай итеп яшәтмәсәң, халыкка күрсәтмәсәң, алар онытыла бит. Андый хәл килеп чыкмасын өчен, бәлки, масштабларын да зурайтырга кирәктер. Бүген артистлар һәм тамашачы бергә, алар аралашалар. Бу программа 27 октябрьдә театрыбыз сәхнәсендә булачак», — диде Камал театры директоры Илфир Якупов.

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев (3 декабрь (20 ноябрь) 1900 — 16 декабрь 1954) — күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Ул Казан шәһәрендә туган. Салих үз апасының һәм аның тормыш иптәше Шиһап Әхмәров гаиләсендә тәрбияләнә.

Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы — халык музыканты Заһидулла Яруллин.

1929 елларда Сәйдәшев Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышланган һәм киң танылу алган «Совет Армиясе Маршы»н яза. Композитор иҗат мирасының төп өлешен театр музыкасы тәшкил итә: «Зәңгәр шәл», «Башмагым», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар». Салих Сәйдәшевнең балалар өчен язылган җырлары да бар: «Укучылар вальсы», «Зәңгәр күл».

1993 елның 25 июнендә Казанның Горький урамындагы ике катлы бинада Салих Сәйдәшев музее ачыла. Бу йортның бер фатирында композитор үзе яшәгән.

Татарстан Республикасының Дәүләт Зур концерт залы аның исемен йөртә һәм 2005 елда Татарстан урамында Сәйдәшевка һәйкәл куела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100