Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш» | intertat.tatar

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш»

Камал театрында узган «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленнән репортаж.

9Камал театрында «Тарихта без эзлебез» дип аталган шәҗәрәләр фестиваленең республика этабы узды. Быел әлеге бәйге 2021 елның февралендә башланган иде. Ул өч этапта — муниципаль, зональ (Казан, Урыссу, Алабуга, Лаеш, Теләче, Кама Тамагы) һәм республика этаплары булды.

Шәҗәрәләр фестивален 2019 елда ТР архив эшләре буенча дәүләт комитеты башлап җибәрә. Узган чараларда барлыгы 126 гаилә катнашкан булган. Быел әлеге чарада 40 районнан барлыгы 45 гаилә катнашкан, шулар арасында 4 гаилә Казаннан.

Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев театр фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышты. Күргәзмәгә һәр гаилә үзләренең милли ризыкларын пешереп алып килгән иде. Шулай ук аларның шәҗәрәләре белән дә танышырга мөмкин.

Чараны Камал театры артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова алып барды. Бәйрәм матур концерт номерлары белән башланып китте. Фестивальнең республика этабында 6 гаилә катнашты: Әлмәттән Мотаһировлар, Актаныштан Мәсәлимовлар, Нурлаттан Морозовлар, Балтачтан Миңнебаевлар, Тәтештән Йосыповлар, Казанның Авиатөзелеш районыннан Вахитовлар гаиләләре. Һәр гаилә үзенең визит карточкасын тәкъдим итте, нәсел вәкилләре белән таныштырды.

«Шәҗәрә — киләчәккә тәрәзә»

Сәхнәгә беренче булып Актанышның Изге Сәфәр авылыннан Мәсәлимовлар гаиләсе чыкты. Алар үзләренең 30 буынын белә. Шәҗәрәләре 1280 елдан ук башлана. Нәселләре Бүләр ханга барып тоташа. Мәсәлимовлар гаиләсе сәхнәдә үзләренең нәселләренең борынгыдан ук килгәнен күрсәтте. Емельян яуларында һәм Бөек Ватан сугышларында катнашканнар. Шәхес культы чорында өйләрендәге тентүдән соң шәҗәрәләрен алып чыгып китәләр, шулай да хәтерендә калганнарны алар киләчәк буыннарына тапшыра алганнар. «Шәҗәрә — киләчәккә тәрәзә, һәр халыкта, һәр заманда шәҗәрәдә дәрәҗә!» — ди алар.

Аннары сәхнә түренә Әлмәт районы Габдрахман авылыннан Мотаһировлар менде. Алар үзләренең бабаларын 1650 нче елдан башлап беләләр. Җырга-моңга гашыйк нәсел булып чыкты. Гаиләләре мирасы булган алканы киләчәк буынга — кызларына бүләк иттеләр.

Балтач районыннан килгән Миңнебаевлар гаиләсе үзләренең 22 буынын белә. Алар үзләренең нәселләренең мәшһүр шәхесләре турында сөйләделәр. «Нәселемә тап төшермәм, милләтемә хезмәт итәрмен», — ди гаиләнең иң кечкенә әгъзасы.

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы вәкилләре дус, ике милләтле Вахитовлар гаиләсе иде. Девизлары да шул турыда сөйләп тора: «Бөтен гаилә бергә булганда гына җан да тыныч». Гаилә учагы янына барысы да җыелып, үзләренең гореф-гадәтләрен кечкенә шәмнәр рәвешендә киләчәк буыннарга тапшырды.

Нурлат районы вәкилләре Морозовлар гаиләсе сәхнәдә үзләренең борынгыдан килгән исем кушу йоласы белән таныштырдылар. Балага елаганда аңа төрле исемнәр әйтелә, кайсында елаудан туктаса, аңа шул исем бирелә. Әбисенең сандыгындагы чуваш хатын-кызларының милли баш киемнәрен дә күрсәттеләр, чуваш телендә җыр да җырладылар.

Тәтештән килгән Йосыповлар гаиләсе шәҗәрәсенең башы 1740 елларга барып тоташа.

6 гаилә дә үзенең визит карточкасын тәкъдим иткәч, жюри фикер алышырга кереп китте. Шул вакытта Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова үзләренең 3 уллары белән, Гүзәл Уразова да тамашачыга матур чыгышларын бүләк итте.

«Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш»

Аннары сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде: «Һәммәгезне дә бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Бүген бик эчтәлекле чара булды. Бар гаиләләр дә бик матур әзерләнгәннәр, алар барыбызга да үрнәк. Бу конкурс өченче ел бара. Монда килеп җитә алмаган гаиләләргә дә рәхмәт. Мондый чараларда без үзебезнең киләчәгебезгә тагын бер нигез салып куябыз. Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш. Бүгенге күренеш шуның өчен бик матур бер үрнәк булды. Дөньяда глобализация һәм гаилә төшенчәсе югалып барганда без үзебезнең гореф-гадәтләребезгә бик сак карарга тиешбез. Бабаларыбызны, нәселебезнең тамырларын һәм мәшһүр шәхесләрен, буыныбызны беләбез икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Шушы бәйрәмне оештырган кешеләргә дә рәхмәт. Киләчәктә дә бу эшләр алып барылыр дип ышанам», — диде ул тантанада чыгышында.

Соңыннан Перзидент «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Беренче урынга Балтачтан Миңнебаевлар нәселе лаек дип табылды. Икенче урында — Актаныштан Мәсәлимовлар, ә өченче урында Әлмәт районыннан Мотаһировлар гаиләсе. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урынга 150 мең сум, икенче урынга 130 мең сум, ә өченче урынны яулаган гаиләгә 100 мең сум тапшырылды.

Бүгенге фестиваль бик матур итеп «Туган тел»не җырлау белән тәмамланды.

 «Мондый фестиваль үткәрелү зур хөрмәткә лаек»

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова фестиваль турындагы фикерләре белән бүлеште. «Бик әйбәт булды. Мондый фестивальнең үткәрелә башлавы зур хөрмәткә лаек. Без, „Ак калфак“ лар, 9 ел элек шәҗәрәләр буенча эшли башлаган идек. Иң беренче дәресләребез Балтач районында булды. Хәзер һәр ел саен бер регионда булабыз: Татарстан, Удмуртия, Оренбург, Башкортстан. Фестивальнең дәүләт күләмендә күтәрелеп китүе Татарстанның зур уңышы. Шушы фестивальләр ел саен булсын иде дигән теләктә калам. Рәхәтләнеп карап утырдым. Чынлап та, Балтачлылар алар нигезле шәҗәрәчеләр. Гөлсем апа үзе 69 шәҗәрә ясаган кеше. Аларның беренче урын алуларына сөенеп утырдык. Оештыручыларга рәхмәт», — диде Кадрия ханым.

Бүләкләү тантанасыннан соң җиңүчеләр белән сөйләштем.

«Безнең шәҗәрәне буыннан буынга борынгы бабаларыбыз тапшырып килгән. Безнең Мәсәлим бабайда бик зур шәҗәрә булган, ләкин революция вакытларында аны өйдән полиция вәкилләре алып китәләр. Мәсәлим бабай шул вакытта гарәп графикасында улы Барига язып калдыра. Аннары соң аны кириллицага күчерәләр. Аннары аны әтиләребез язып барган.

Бу шәҗәрәне әйбәтләп туплап, тулыландыру фикере күптән бар иде инде. Узган ел авылыбызның китабы чыкты. Анда 3 төрле җанисәп мәгълүматлары китерелгән: 1800 ел башларында, 1800 еллар азагында һәм XX гасырның 40нчы еллары. Без шуннан апа белән икәү утырып үзебезнең борынгы бабаларыбызны исемнәре табып, башка кешеләр сүзләреннән чыгып, гомуми зур бер авылыбызның шәҗәрәсен төзедек.

Бу Бүләр хан 1280нче елларга туры килә дип санала. Барлыгы 30 буын, 1,5меңнән артык кеше. Без аны бер атнадан артык төзедек», — диде Лилия Мәсәлимова.

 «Бик көчле, данлыклы нәсел»

Гөлсем Миңнебаева үзенең шәҗәрәсен 20 ел төзегән. «Бүгенге катнашкан шәҗәрәмдә 22 буын. Бу нәселне мин 20 ел буе эзләдем, чөнки алар бер авылдан бер авылга күченеп йөргәннәр. Бабам Минем Әлкидән Чистайга күчкән, аннан Мари-Эльнең Бәрәңге районына киткән. Аннары Балтач ягына килгәннәр. Бүген без Кариле һәм Норма авылларында 23 гаилә булып яшибез. Ә республикабызда бу нәселдән 172 гаилә чыккан. Монда ике шәҗәрә, чөнки бергә генә сыймады. Берсендә — 914, икенчесендә — 1121 кеше.

Иванай Урсайның туган елы XVI гасырга туры килә. Аннан соңгыларның еллары юк. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдинның китапларында бар.

Монда Юныс Ахунга игътибар итәргә кирәк. Ул татарлардан беренчеләрдән булып XVII гасырда Сырдәрья якларына барып белем алган. Ике тапкыр хаҗ кылган. Шуннан кайтканда ул Казахстан ханында кунакта була. Ул аңа үзенең кызын биргән. Алар Арча районы Байлар Орысы авылына кайткан. Шунда ул юриспруденция, математика һәм гарәп теле буенча өч дәреслек язган. Бу шәҗәрәдәге төп шәхес.

Бу нәселдән Бөек Ватан сугышына 10 кеше сугышка китә, шуның дүртесе кире әйләнеп кайта алмый. Сугыштан кайтканнар арасында икенче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнүче кеше дә бар. Бик көчле, данлыклы нәсел.

Шәҗәрәне төзегәндә китаплардан, архив материалларыннан файдаландым. Шушындый зур матур бәйрәмне оештырган кешеләргә бик зур рәхмәт. Шулай ук архивта эшләүчеләргә дә. Без аларга һәрдаим мөрәҗәгать итеп торабыз, алар безгә гел булыша», — диде Гөлсем апа.

Мотаһировлар гаиләсе турында туганнары, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Газизуллин сөйләде: «Шәҗәрәдә барлыгы 11 буын, 1652 нче елдан башлана. Аны Мотаһировлар гаиләсенең нәсел дәвамчылары ике бертуган Рамил һәм Равил абыйлар төзеде. Алар аны төзү өчен Петербурга, Уфа, Казан һәм Оренбург архивларыннан мәгълүматлар җыйдылар. Алар бабаларыбыздан килгән күркәм традицияләребезне дәвам итеп яшиләр. Бүген авылда музей төзелеп килүе, китап чыгуы, экспонатлар җыю — болар аларның гаиләсенең зур эшләре. Шәҗәрәләрнең әһәмиятен балаларга да төрле заманча технологияләр ярдәмендә аңлатырга кирәк», — ди ул.

Бәйрәмнең Бөтендөнья гаилә көнендә үткәрелүе аны тагын да ямьләндереп җибәрде.