Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әлфия апа контрастлы кеше иде, аның туган һәм үлгән көненнән үк күренеп тора...»

Танылган җырчыбыз вафат булуына төгәл өч ел тулды. Яңа татар бистәсе зиратында Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова рухына багышлап дога кылдылар. Артистны халык хәтерлиме? Кызлары Зөлфия белән Гүзәл соңгы минутларда нәрсә кичергән? Ни өчен ул татарның «Зыкина»сы? Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе язмасында.

news_top_970_100
«Әлфия апа контрастлы кеше иде, аның туган һәм үлгән көненнән үк күренеп тора...»
Салават Камалетдинов

Яңа татар бистәсе зираты — уникаль борынгы урын. Каберлекләрне карап, әйләнеп чыгар өчен дә бер көн кирәктер, мөгаен. Татарның асыл уллары һәм кызлары күмелгән монда! Зиратка килеп керү белән халыкның акрынлап бер кабер янында җыела башлавына игътибар иттем. Кулларына чәчәк тоткан кеше күрсәм — аңлашыла, димәк, Әлфия Авзаловага! Элек тамашачы чәчәкне концертларда ташыса, хәзер Әлфия апаның каберенә алып килә.

«Вакыт уза, җиңелрәк булачак, дип әйтәләр. Юк, дөрес түгел»

Әлфия апаның кызлары Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова һәм Гүзәл Авзалова әниләре белән үткәргән соңгы төнне искә алды:

Әни 14 июньнән 15 июньгә каршы төндә, якынча 00:15–00:20 сәгатьтә китте. Без реанимациягә кергәндә әни исән иде, кулларын, аякларын тоттык. Табиб шунда: «Тиз булыгыз, чыгарга кирәк», — дип әйтте. Чыктык. 10-15 минуттан кире чакырттылар. «Әниегез китеп барды», — дип әйттеләр.

Гүзәл белән палатага кире кайттык һәм нишләргә белмичә, роботлар кебек, утырып тордык. Елап та булмады. Әнинең әйберләрен җыйдык. Тиз генә җыендык та киттек. Аннан соң еладык, бик авыр булды. Хәзер дә авыр.

Вакыт уза, җиңелрәк булачак, дип әйтәләр. Юк, дөрес түгел. Хәзер әнинең юклыгына төшенеп беттек. Кеше кире кайтмый, китә.

Аллага шөкер, бүген бергәләп җыела алдык. Гүзәл белән көн саен шалтыратышабыз, елашабыз. Зиратка атна саен килеп йөрибез. Безне монда яттан беләләр инде, исәнләшәләр дә, әйберләрне дә алып барырга булышалар. Әни янында үзебезне җиңел хис итәбез. Авыр туфраклары җиңел булсын, укыган догаларыбыз рухына барып җитсен.

«Гел кияүгә чыгарга торган кыз кебек иде»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Әлфия Авзалова әйткән һәр фраза канатлы сүз булуын әйтеп узды:

Энҗе кебек ике кызы Әлфия апаны онытырга да ирек бирми. Әлфия апа һәрвакытта йөрәкләрдә булыр, җырлары — мәңгелек. Без аны елмаймыйча телгә дә ала алмыйбыз, Әлфия апа минем өчен гел кияүгә чыгарга торган кыз кебек иде. Чая, җитез, мөлаем, зиһенле, акыллы татар хатыны иде. Тормышта менә ничек яшәргә кирәк дип, үрнәк итеп куяр идем аны.

Безнең халык исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белә. Әлфия апа контрастлы кеше иде ул, аның туган көненнән һәм үлгән көненнән үк күренеп тора: 15 гыйнвар, ул туган вакытта, зәмһәрир суыклар булгандыр, ә 15 июньдә бүгенге кебек матур кояшлы көн иде. Әлфия апаның, Аллаһы теләсә, урыны җәннәттәдер, чөнки аның тамашачылары дөньяда күп, һәрберсе Әлфия апаны телгә алып, дога кыла икән, ул барып ирешә торгандыр.

«Әлфия Авзалова феномены турында фәнни хезмәтләр язылырга тиеш»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Әлфия Авзалова тембрын кабатланмас һәм башка беркемдә дә булмаячак дип саный:

Әлфия апа картлык белән үлемнән качып котылып булмый, дип әйтә торган иде. Бүгенге көндә без аны истә тотабыз, яратабыз. Инде ике ел буена машинада аның җырларын тыңлап йөрим. Әлфия Авзаловада табигый акыл һәм табигый тавыш кына бар, училище да, консерватория дә юк. Аның тавышындагы төсләрне, байлыкны табар өчен никадәр тирәнгә чумып эшли алганлыгын аңларга кирәк.

Киләчәктә Әлфия Авзалова феномены турында фәнни хезмәтләр туарга тиеш. Зиратка килүләр, аны искә төшерүләр үзебез өчен кирәк. Ә Әлфия апа өчен догадан башка берни дә кирәкми. Киләчәк буыннарга калыр өчен фәнни хезмәтләр булсын иде. Болар барысы да халыкка аңлатылып, китапларга язылып калырга тиеш.

Чит илләргә чыгарга мөмкинлек булса, танылган җырчы Тина Тёрнер кебек, Әлфия Авзалованың тавышы да бөтен илләрдә яңгырар иде. Башкару алымнарына да ул ни рәвешле ирешкән — моны акыл белән генә уйлап бетерергә мөмкин түгел.

Әлфия апа беркайчан да безнең арабыздан китәргә тиеш түгел иде кебек. Язмалары яңгырап тора. Ул Татар дәүләт филармониясенә берничә дистә елын багышлады, филармония җитәкчелегенең хәтереннән, күңеленнән бер дә төшеп калмый. Һәр җырчыга шундый бәхет теләр идем.

«Эчендә авызы тулы кан булса да, беркайчан да кеше алдында төкермәс иде»

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Әлфия Авзалова биргән киңәшләрне әйтеп үтте:

Әлфия апа эчендә авызы тулы кан булса да, беркайчан да кеше алдында төкермәс иде. Ул булган җирдә гел елмаю, шаяру! Мәшәкать тә, юлның ераклыгы да онытыла. Урыны җәннәттә булсын. Андый кешеләр онытылырга тиеш түгел. Яшьләр дә аның җырларын репертуарларына алып җырлый. Әлфия апаның яшәү мәгънәсе дә гади халык өчен булды. Ат чаналарында, арбаларда, тракторларда барып концертлар куеп йөргән кеше ул.

Әгәр дә җырчы гади халык күңелендә яши икән, ул — мәңгелек. Әлфия апа баш авыртканда да, кан басымы күтәрелгәндә дә сәхнәгә чыгып, ике-өч җыр җырлап бирә иде. Ул - уникаль шәхес. Аның киңәшләре шул: сәхнәне, эшеңне, халыкны яратырга кирәк, тамашачыга фанатларча хезмәт итсәң, синнән дә бәхетле кеше юк.

Әлфия апа белән концертларда бер гримеркада сөйләшеп, аралашу бөтен кешегә дә тәтеми. Аны җиңел куллы дияр идем. Бәйрәмнәр гөрләп үтә торган иде, бернинди авырлыгы юк. Артистлар да, үзе дә шундый булгангамы, һәрвакыт җиңеллек белән уза иде.

«Әлфия Авзалова килә дигәч, халык Сабантуй мәйданыннан да күбрәк булып җыела иде»

Актаныш районы якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов Актаныш халкының Әлфия Авзалова белән горурлануын әйтте:

1960 елларда, без кечкенә булганда авылга Әлфия Авзалова килә дигәч, халык Сабантуй мәйданыннан да күбрәк булып җыела иде. Клубка сыймагач, тәрәзәләрне алып куеп, җыр тыңларга килә идек. Микрофон юк, бары баянчылар гына иде. Икенче көнгә җәй көне булса — арба, кыш көне икән, чана белән күрше авылга җибәрәбез. Кайда урын бар — шундый җырлый иде.

Ничек салкын тимәгән, авырмаган да… Әлфия апа - татар җырын халыкка иң кечкенә авылларга таратып йөргән легендар җырчы бит ул! Шуңа күрә аның тавышы безнең колаклардан китми.

«Авырлыкларга карамастан, чын хатын-кыз була белде»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов Әлфия Авзалова белән гастрольләрдә йөргәнен сөйләде:

Мин аның җырларын ярата идем. Аеруча ике җыры иң матур, иң якын, йөрәккә сеңеп калды: «Кәккүк» (Әхмәт Ерикәй сүз., Солтан Габәши көе) һәм «Мәхәббәтем» (Әхмәт Ерикәй сүз., Фәттах Латыйпов көе). Әлфия Авзалова белән бергә эшләмәсәк тә, гастрольләрдә еш җыелышып, рәхәтләнеп йөри идек.

Ул юморны яратты, дәртле, үзенә күрә холыклы иде. Авырлыкларга карамастан, чын хатын-кыз була белде. Укымаса да, профессионал, аны халык ярата иде. Ул мәңгегә истә калды. Русларда — Людмила Зыкина, ә татарларда Әлфия Авзалова бар!

Мактарлык җырларыбыз да, җырчыларыбыз да бар. Беләсеңме, хәзер яшьләр кирәкмәгән сүзләр, музыкалар чыгара, очсыз продукт ясый. Күбесе бер-берсенә охшаган, истә калмый. Габдулла Тукай әйтмешли: «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, / Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, / Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, / Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен».

P. S. Әлфия Авзалованы искә алырга һәм рухына дога кылырга дип, җырчының якыннары, сәхнәдәшләре, җыр сөючеләр җыелды. Догаларны Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды. Соңыннан халык җырчының каберенә чәчәк бәйләмнәре салды. Әлфия апаның урыны җәннәттә, рухы шат булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100