«Идел-йорт» җиңүчеләре Камал сәхнәсендә: «Каушадык, борчылдык, уйнап чыктык!»

9 декабрь көнне Казанда, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ш. З. Закиров исемендәге XIX Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенең бүләкләү тантансы узды. Әлеге тантана гран-прига ия булган Сарман район мәдәният йорты халык театрының «Кыю кызлар» спектакле белән дәвам итте.

Татар халык театрлары арасында барган бәйге 1998 елдан бирле оештырыла. 1998 елда бәйге төбәкара статусын ала һәм «Идел-йорт» исемен йөртә башлый. 2010 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан гран-при яулаучыга 1 миллион сумлык грант бирелә башлый. Узган елдан бирле фестиваль 1985-2012 елларда Г. Камал театры директоры булган Ш. З. Закиров исемен йөртә.

Быел «Идел-йорт» бәйгесендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан өстәмә бәйге оештырылды. Ул Татарстаннан читтә, Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендәге театрлар арасында булды.

Әлеге бәйгене гамәлгә куючы һәм төп оештыручылары — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:

Безнең халык гомергә театрлы халык булган. Ул, моңайса да, шатланса да, җырлаган, уйнаган. Киләчәктә бөтен Россия төбәкләрендә дә халык театрлары булуын теләп каласы килә. Халык театрларының күбәюе — телне камилләштерү, халыкны телгә, гомумән, сәхнәгә якынайту.

Мин халык театрларын югары бәялим. Анда уйнаучыларның кайсы табиб, кайсы терлекче, укытучы — алар бит гап-гади эшчеләр. Халык театрларын күтәрергә кирәк, алар белән эшләгән һәрбер кешегә рәхмәт әйтәсем килә, чөнки бу бик зур эш, — диде ул.

«Кадрия Рәисовна халык театрларына шушы дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итте. Президент исеменнән автобуслар, акчалата бүләкләр бирелә башлау аның йогынтысы белән эшләнде», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге вәкиле Фәридә Хәмидуллина.

Быелгы «Идел-йорт» бәйгесендә 250 коллектив катнашты. Җиңүчеләр өч этаптан соң билгеләнде. Беренчесендә район үзәкләре, үзләренең театраль коллективларын карап, иң көчлеләрен сайлап алды. Икенчесендә театрлар, зоналарга бүленеп, спектакльләрен күрсәтте. Зоналар: Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа, Әтнә, Теләче. Өченче этапка узган театрлар октябрь аенда Казанда спектакльләрен күрсәтте.

Спектакльләрне әлеге жюри составы бәяләде:

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов;

РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров;

Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты Луара Шакирҗанова;

Татарстанның халык артисты, Д. Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты Раушания Юкачева;

Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы һәм Россия федерациясе композиторлар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире Эльмира Галимова;

Театр белгече, Казан Дәүләт мәдәният институты мөгаллиме Гөлшат Фәттахова;

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан Дәүләт яшь тамашачы театрының баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов;

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, драматург, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Рәдиф Сәгъди;

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Гали Габдрахманов;

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты Алмаз Нургалиев;

Режиссер, Республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы белгече Рифат Миндубаев.

Тантанада бүләкләнгән коллективлар:

Дипломантлар: Баулы районы М. Җәлил исемендәге мәдәният йортының татар халык театры; Теләче районы «Сердәш» мәдәният йортының халык театры; Балык Бистәсе район мәдәният йорты халык театры; Яшел Үзән музыкаль театры; Тукай районы Теләнче-Тамак халык театры; Самара өлкәсенең Камышлы татар халык театры, Чувашия Республикасының Ф. Бурнаш исемендәге «Бикшик» халык театры, Башкортстан Республикасы Шаран районы «Нур» халык театры.

1 урын лауреаты: Актаныш районы Киров авылы мәдәният йортының халык театры.

2 урын лауреатлары: Мөслим район мәдәният йортының халык театры; Азнакай шәһәре районы мәдәният йортының халык театры.

3 урын лауреатлары: Башкортстан Республикасы Илеш районы Югары Яркәй авылы «Чагыл» халык театры; Мамадыш район мәдәният йорты халык театры.

Өстәмә бәйгедә җиңүчеләр:

1 урын лауреаты: Ульяновск шәһәре «Нур» татар халык театры.

2 урын лауреатлары: Ульяновск шәһәре Үзәк мәдәният идарәсенең татар мәдәнияты үзәге каршындагы Бари Тарханов исемендәге халык театры; Самара өлкәсе Камышлы районы Халик Садриев исемендәге Иске Ярмәк мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы.

3 урын лауреатлары: Иваново өлкәсе «Милләтем» театр студиясе; Удмуртия Республикасы Ижау шәһәре «Чулпан» үзешчән татар театры.

Гран-при ияләре дә икәү булды. Татарстаннан читтәге төбәкләр арасында бу бүләккә Чиләбе өлкәсе Чиләбе шәһәре үзешчән татар театры лаеклы булды. Әлеге театр Җәүдәт Фәйзи әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Башмагым» спектакле өчен Татарстан Республикасы Президентыннан 500 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек дип табылды. Режиссёры - Ренат Әюпов.

Шулай ук, Сарман район мәдәният йортының халык театры — гран-при иясе. Әлеге театр коллективы 1 миллион сум белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аларга Омск өлкәсенә гастрольләр оештырылачак.

Бүләкләү тантанасы гран-при җиңгән Сарман район мәдәният йортының халык театрының «Кыю кызлар» спектакле белән дәвам итте.

Әлеге спектакльне куяр өчен Галиевлар бар гаиләсе белән тырышкан. Алинә Галиева баш режиссер вазифасын да актриса ролен дә башкарды.

 Үземә дә уйнарга кирәк, башкаларга да аңлатырга кирәк. Киләчәктә дә бу эшләрнең икесен дә берләштерергә тырышачакмын, — диде ул ике эшне берьюлы башкару турында.

 Бер ел элек мин Сарман мәдәният йортында режиссер булып эшли башладым. Без узган елны әлеге бәйгедә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәрен башкардык. Өченче урынны алдык. Быел инде гран-при булды. Безнең коллективыбыз зур, утыз кешедән артык. Коллективта төрле кешеләр бар: шәфкать туташлары да, машина йөртүчеләр дә — алар төрле эштә эшлиләр. Ләкин барысы да репетицияләргә бик теләп йөриләр, — ди Алинә.

Авыр булдымы бөтен кешене эшләреннән соң репетицияләргә җыю?

Әйе шул, төрлесенең төрле график. Җаен туры китереп, якынча бер ай эчендә әзерләдек, вакытыбыз да әз булды, ләкин без барыбер тырыштык. Жюрига безнең хезмәтебезне шулай югары бәяләгәннәре өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

Ә белемегез буенча кем буласыз?

Мин белемем буенча музыкаль театр, кино һәм телевидение актрисасы. Анда бию дә, җыр да, театр сәнгате дә керә.

Уңыш серегез нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Чын күңелдән барыбыз да тырыштык, һәрберебезнең хезмәте керде бу уңышка.

«Идел-йорт» бәйгесендә катнашканда, төп максат итеп нәрсәне куйган идегез, бары тик җиңү яуларгамы?

Максатыбыз яхшы, лаеклы итеп чыгыш ясау иде. Без, әйтергә теләгән сүз халыкка барып җитсен, аларга ошасын, дип тырыштык.

Кем сезгә әлеге эшне башкарып чыгарга ярдәм итте?

Минем ярдәмчем, апаем (энем) Алмаз Галиев.

Ул да апасы кебек сәхнәдә ролен дә башкара, режиссер вазифаларын да үтәргә ярдәм итә.

 Бер үк вакытта режиссер да, артист та булу ничек ул?

Җиңел түгел инде, ләкин эшең ошый икән, син аны эшлисең. Үземә читтән әйтеп торучы белемле кешеләр бар. Әнием — артист кеше, апам шулай ук укып чыккан артистка. Шуңа күрә мин алар белән киңәшләшәм.

Әтиегез дә спектакльләрдә катнаша, бөтен гаиләгез белән бергә эшләү уңайлымы соң? - дип сорадым Алмаздан.

Дөресен генә әйткәндә, минем башка кешеләр белән эшләгәнем юк. Без гел бергә. Кайда гына булсак та, гел бергә эшлибез. Төрле чаклар була, сүз дә юк, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга, ләкин бергә генә без — көч. Аерым эшли башлыйбыз икән, нидер җитмәячәк. Репетицияләрдән соң да өйгә кайткач анализ бара, «монда тегеләй булды, монда болай эшләмәделәр, иртәгә әйтәм», - дип уйлап йөрим, - диде Алмаз Галиев.

Сарман район мәдәният йорты халык театрының «Кыю кызлар» спектаклендә катнашучылар бик оялчан булып чыктылар. Берсе «Әй, мин массовкада — аяк арасында буталып йөрүчеләр хисабында. Төп рольне алмыйбыз без, анда текст ятларга кирәк», — ди шаярып берсе. «Мин декорацияләр төяүче кеше генә бит», — дигән була икенчесе.

Чынлыкта, текстларын да ятлаганнар, башкарган рольләренә бик җитди караганнар.

Хәзрәт ролен башкаручы Камил Дияров та, тамашачылар алдына чыгарга әзерләнеп, әсәрне укып утыра иде.

 Мин һөнәрем буенча мал табибы. Яшь вакыттан бирле сәхнә тирәсендә йөрдем, гармунда уйныйм, җырлыйм. Сарман халык театрында бу минем беренче ролем. Моңа хәтле башка театрларда катнаштым. Соңгы вакытта әзрәк сүзләр онытыла башлады — менә шунысы авыррак, ә калганын авыр димәс идем, — диде Камил Дияров.

Рольләр башкаручылар арасында география укытучысы да бар иде.

Дәфтәрләрне тикшереп бетерүгә, репетициягә йөгерәсезме?

Юк, әлегә дәфтәрләр тикшерүне икенче планга куеп торып, халык театрына тормышны багышладым.

 Авырмы ике эшне дә бергә башкарырга?

 Артист тормышы җырлап-биеп кенә үтә дип уйлаган идем, нык авыр икән.

Текстларны ничек өйрәнәсез?

Күңелең белән кереп китеп, шул образга керәсең дә, өеңдә дә шул образны уйнап йөрисең инде.

Мәктәптә дәрес биргәндә дә шул образдан чыкмыйча калган очраклар да булгандыр инде, алайса?

Анысын укучылардан сорарга кирәк

Укучыларыгыз беләме театрда уйнаганыгызны?

Әйе, белә, уйнаганны карарга киләләр. Бүген инде, карарга дип, Казандагы бергә укыган төркемдәшләр, туганнар килә — диде Миртимер ролен башкарган география укытучысы Эльвир Шакиров.

Музыка куючы абый «эштән соң калып, эштән ял сорап йөрибез инде, әле ярый отгул бирәләр», — диде. Үзе янгын сүндерүче һәм төзүче икән.

 Мин мәдәният йортында эшли башлаганда 1989нчы ел иде. Кияүгә чыктым да, Сөлек мәдәният йортында директор булып эшли башладым, шул елны театр түгәрәген ачып җибәрдек, аңа «Әйләнә сәхнә, әйләнә» дип исем бирдек. Кечкенә генә авыл булса да, бездә театр бар. Кайсыдыр авыл җырлый торган була, кайсындадыр бииләр, ә бездә — театр. Сарманнар коллективына очраклы килеп эләктем. Алар, якын итеп, мине чакырдылар, — диде әлеге спектакльдә мулла кызы ролен башкарган Рушания Даутова.

Спектакльдә яшьләр күп. Иң кечесенә 14 яшь иде.

«Сарман халык театрына үзең теләп, табып килдеңме?» — дигән сорауга Айнур Сибгатов «Юк, мине үзләре таптылар» — диде.

Мин балалар бакчасыннан бирле уйныйм, беренче ролем әтәч иде, шуннан соң мин гел театрда, — ди.

Үзе Сарман районындагы Дүсем авылыннан икән. «Репетицияләргә Сарманнан үзләре килеп алалар, кайтарып куялар», — ди. Менә бит, яшь артистларга нинди игътибар күрсәтелә икән.

Бию һәм театр сәнгате белән шөгыльләнгән Сарман аграр көллияте студенты Айзат Гайфетдиновны да үзләре чакырып алганнар.

«Кыю кызлар» спектаклендә катнашучылар барысы да: «Без үзебезнең теләк белән, районны күтәрәбез дип, тырышып йөрибез», — диләр.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан Дәүләт мәдәният институтының доценты Раушан Шәриф халык театрларында уйнаучыларга зур хөрмәтен белдерде.

 Монда килгән кешеләрне хөрмәт итәм. Алар сәнгатькә тартыла, андый кешенең күңелендә, әлбәттә, бернинди начарлык юк. Алар замананың авырлыгына карамыйлар, зур гына классик әсәрләр куялар, матур итеп уйныйлар. Яшьләр дә сәнгатькә тартылалар, әмма аларны монда китерү бик авыр, чөнки хәзер башка күңел ачу чаралары бик күп. Килгәннәренә табынып карыйсың, Аллага шөкер, киләләр дисең. Әлбәттә аларны кызыксындыра, җәлеп итә, күңелләренә ачкыч таба белү кирәк, — диде ул.

Ул халык театрларын бәяләү критерийлары профессионалларныкы кебек түгел икәнен әйтте.

 Аларны үзешчәннәр кебек карыйсың. Ләкин кайбер куелышлар, уеннар профессиональ дәрәҗәгә барып җитә. Аларны да профессиональ күзлектән карамыйбыз. Аларга ул кирәкми дә. Ул аларның хоббилары, буш вакытында күңеленә рәхәт табар өчен, шуны эшләп йөри бит алар. Сәнгатьне күтәргәннәре өчен аларга рәхмәт әйтергә кирәк.

Раушан Шәриф быелгы «Идел-йорт» бәйгесендә Балык Бистәсе район мәдәният йортының халык театры режиссеры буларак катнашты.

 «Идел-йорт» бәйгесе башланганда жюри председателе идем. Без башлаганда, ул ун көнлек декада булып бара иде әле. Аллага шөкер, инде ничә ел бу бәйге бара, аның үзенең тамашачысы, дәвамчылары бар. Менә хәзер районнар үзләре шулай театр фестивальләре уздыра башладылар — алар турында дәвамчылар дип әйтәм.

Мондый чаралар халыкка бик кирәк. Кешеләр бит монда чистарынырга, пакьләнергә килә, көлгән җирдә көлеп, елаган җирдә елап, бушанып китәсе килә бит аларның, алар бит болай гына килми, — диде ул.

Раушан Шәриф артист булуның авыр хезмәт икәненә игътибар итте.

Күп кеше артист булуны җиңел эш дип уйлый. «Әй, аның нәрсәсе бар инде, чыгасың да, уйныйсың», — дип уйлыйлар. Ә анда чыгып, җиңел итеп уйнар өчен күпме эшләргә, көч түгәргә, йокысыз төннәр үткәрергә кирәк. Анысы күренми бит аның. Кечкенә генә бер образны тудыру өчен, күпме эш эшләнә. Менә шуларны белгәч, күп кеше китә. Чын артист булырга, сәнгать белән үзенең тормышын бәйләргә теләгәне кала, — диде.

Артист эше авыр булса да, үзләренең төп эшләреннән буш вакытларын театрга багышлаучылар профессионал артистлар кебек үз тамашачысын да таба.

Тамашачылар «Бик ошады! Халык театрлары куйган спектакльләргә гел йөрибез. Алар бик әйбәт уйныйлар», — диделәр. Сорашканнан соң, алар өченче этапта катнашучы театрлар куйган барлык спектакльләргә дә барганнары ачыкланды.

«Башка берничә спектакльгә дә бардым, берсендә бар дөньямны онытып, елап кайттым — спектакль сугыш турында иде. Чын артистлар кебек уйнадылар. Узган елны да „Идел-йорт“ бәйгесендә катнашкан спектакльләрне карарга йөрдем», — диде Рәймә Рахматуллина.

Сарман район мәдәният йортының халык театры куйган «Кыю кызлар» спектакленең режиссеры һәм төп рольләрнең берсен башкарган Алинә Галиева спектакльдән соң үз фикерләре белән бүлеште.

 Беренче тапкыр Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясадык. Нык каушадык, борчылдык. Аллага шөкер, уйнап чыктык. Безгә тамашачы бик ошады, без дә аларга ошаганбыздыр дип өметләнәбез. Шундый җылы кабул иттеләр, уйнавы рәхәт булды. Алла бирсә, киләсе елга да яңа спектакль әзерләп киләбез. Омск өлкәсенә гастольләр оештырылачагына да без бик шат, — диде ул.