Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Җәләлетдинов: «Нәҗип Җиһанов, үзе шалтыратып, филармониягә урнаштырды»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновка күптән түгел 87 яшь тулды. Күңеле саф, үзе яшь егетләр кебек! Яраткан кызының яман авырудан үлүе, сигез айга гастрольләргә чыгып китү бер дә җиңел бирелми Эмиль абыйга. Тормыш, гаилә, эстрада турында фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Эмиль Җәләлетдинов: «Нәҗип Җиһанов, үзе шалтыратып, филармониягә урнаштырды»
Владимир Васильев

«Яшәүнең сере — музыкада!»

Эмиль абый, 87 яшегезне тутырдыгыз. Үзегезне ничек хис итәсез?

Күңелем белән мин һәрчак унсигездә! Җырларым бар, сау-сәламәт яшим, велосипедта йөрим, гаиләмдә тыныч. Барысы да тәртиптә. Кичә генә концерт куйдым, тавышым ярыйсы. Чакырыгыз гына, рәхәтләнеп җырлыйм! Минем программа бай, утыздан артык җыр тәкъдим итәм.

Мин әле яшь.100 яшькә кадәр 13 ел гына калды, Алла теләсә.

Яшәү мәгънәсенең сере нәрсәдә соң?

Музыкада! Музыка, мәхәббәт кебек, мәңгелек бит ул. Музыканы иске дип тә әйтәләр… Юк, ул иске була алмый. Ул мәңге яшь. Безнең классик композиторларның әсәрләрен җырласаң, йөрәккә май булып үтеп керә.

Сез хәзер кем тәрбиясендә яшисез?

Мин үз-үземне тәрбиялим, композиторлар әсәрләрен өйрәнәм, классик җырчыларны тыңлыйм, рәхәтләнеп куанып яшим. Шулай итеп, үз-үземне үстерәм. Дусларым, ярдәмчеләрем бар.

Гаилә хәлегез нихәлдә?

Минем яраткан Венерам бар. Без аның белән инде 41 ел торабыз. Ул телевидениедә режиссер булып эшләде, аннан соң лаеклы ялга чыкты. Мәскәүдә яшәүче, Артур исемле 4 яшьлек оныгыбыз бар, Элина исемле оныгыбыз Казанда тора. Мәскәүгә барып, оныгымны күреп кайтырга кирәк әле.

Венера апа белән танышу тарихын да әйтеп үтсәгез.

Телестудиядә инде. Тапшыру вакытында таныштык. Күзем төште дә үземнеке иттем. Ә телестудиягә мин концерт куярга килгән идем.

Озак йөрдегезме?

Кем белгән… Үткән инде ул. Бик озакка сузмадык инде.

Ничек итеп 40 елдан артык бергә дус-тату яшәп була ул?

Тормышның төрле ягы бар. Хәзер тынычлап яшибез. Пенсияләребез килеп тора. Җырлашып яшибез. Венера җырлавымны ярата.

Сүзгә килгәндә ачуланышып алабыз, аннары җиңел генә үткәреп җибәрәбез. Бетте-китте. Тынычлап яшәвебезне дәвам итәбез. Венераның да, минем дә ачу хәтердә калмый. Бер-беребезгә ачу саклый белмибез.

«Бала үстерү хатыным җилкәсендә булды»

Иҗади гаилә коргач, дөньягыз үзгәрдеме?

Хатынга авырга туры килде. Филармониядә эшләгәндә сигезәр айга чыгып китә идем. Ә хатыным гел ялгыз, бала белән кала иде. Артист тормышында бала үстерү бик кыен эш. Һәркөн күз-колак булу кирәк, ә җырчы була торып кайда инде… Бала үстерү хатын җилкәсендә булды.

Диана исемле беренче кызым бар иде, музыка юнәлешен сайлады, консерваториягә укырга керде, әмма укып бетерә алмыйча ташлады. «Акчасы юк, мин аны бетереп кая барам?» — диде. Дуслары консерватория тәмамлап, музыка мәктәпләренә генә урнаша алды. Югыйсә, менә дигән сәләтле пианистлар иде.

Диана икенче юлдан китте. Тормышын рәтләде, ләкин саулыгын сакламады. Авырып китте. 30 июльдә 39 яшь тулырга тиеш иде, рактан вафат булды. Шундый хәлләр.

Кызыгызны югалту ачысы белән яшәргә көч таптыгызмы?

Барысы да йөрәктә калды. Ул авыр нәрсә. Аны онытып булмый. Бөтен балачаклары күз алдымда булды. Фотога карыйм да, һаман искә төшерәм.

Депрессиягә бирелмәдем, чөнки музыка бар. Җырларга, концертларда катнашырга кирәк. Күңелемне музыкага бушатам.

«Күңел ризыгының булуы хәерлерәк»

Эмиль абый, Сез медицина училищесында укыганыгыз. Табиб булу — төп хыялыгыз идеме?

Әнием, апам, сеңлем — барысы да медиклар. Мин дә фельдшерлык һәм акушерлык мәктәбенә укырга кердем, бала тудыру йортларына йөрдек… Юк, ошатмадым. Минеке түгел ул. Озак уйлап тормадым, музыка училищесына кердем. Җырлый башладым. Күңел ризыгының булуы хәерлерәк. Шулай да әнием, апам, сеңлем җырларга яраталар иде, тавышлары матур.

Димәк, медицина өлкәсендә эшләмәдегез?

Мине армиягә алдылар, анда мин санинструктор булып хезмәт иттем. Армиядә 100 кешелек хорым бар иде, аларның җитәкчесе булдым. Аннары Ташкент консерваториясенә укырга кердем. Ике ел укып, 1959 елда Казанга күчтем.

Казан үзенә тарттымыни?

Мине монда татар моңы тартты. Әтиемнең апасы Себер татары иде. Бик укымышлы, динне тота иде. Биш намазын укый да аннары җырлый. «Гөлҗамал», «Кара урман», Салих Сәйдәшевның «Бибисара”сын бер дә калдырмады. Шулай итеп, мин татар музыкасы белән таныштым.

Ә балалар бакчасында патефон бар иде, анда рус җырлары гына яңгырады. Өйдә дә патефон тора иде, төрле арияләр, опералар тыңлап тәрбияләндем.

Казан консерваториясен тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов Сезгә, татар классикасын пропагандалау максатыннан, филармониядә эшләргә куша…

Әйе, кушты. Консерваториядә укыганда Татар дәүләт опера һәм балет театрына стажер булып урнашкан идем. Операда җырларга хыялым бар иде. Консерваторияне тәмамлап, документларны опера театрына бирдем. Директор кабул итте. Аннары Нәҗип Җиһанов үзе шалтыратты һәм килергә кушты. «Юк, сине филармониягә күчерәбез. Син татар композиторларының әсәрләрен бик шәп башкарасың», — диде.

Шуннан соң композиторлар белән таныша башладым, алар мине яраттылар. Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Хөснул Вәлиуллин, Заһид Хәбибуллин, Алмаз Монасыпов һ.б. Алай гына түгел, алар табадан төшкән әсәрләрен миңа ышанып тапшыралар иде. Мин җырларның эченә кереп, фикерләрне тоеп, халыкка башкардым.

Эмиль абый, хыялыгыз белән операга үрелгәнегез бит. Нәҗип Җиһановка үпкәләмәдегезме?

Юк, нигә? Без аның белән бик дус булдык, мин аның өендә бер ай торган идем хәтта. Фатир булмаганда үзе янына сыендырды. Ул мине ярата иде.

«Музыканың да академиясе бар»: классиканы тыңлар өчен халыкны тәрбияләп буламы?

Эстраданы күзәтеп барасызмы?

Хәзер җырчылар үз җырларын башкара. Шәпме-түгелме, аның көе дә, сүзләре дә юк. Истә дә калмый. Ә классикларыбыз иҗат иткән җырларның барысы да истә кала, чөнки аларның мәгънәсе бар!

Концертлар ясаганда, җиңел җырлар белән беррәттән классик җырларны да кертергә кирәк, мирасыбызны онытырга ярамый. Югары профессиональ музыка — аларныкы. Ә халыкка җиңел җырлар гына кирәк. Тукай әйтмешли:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

Кеше өч ноталы җыр яза да, шунда ук халыкка да чыгара. Аңа тиз кирәк. Ә халыкны үстерә торган мәгънәле җырлар юк.

Мин консерватория тәмамлаганда симфоник оркестрның җитәкчесе — данлыклы дирижер Натан Рахлин иде. Аның белән җыелышып, бөтен консерватория белән күтәрелеп, авыллар, районнар буйлап йөреп чыгалар иде. Хәзер дә шулай булырга тиеш бит, югыйсә. Шул очракта халык классиканы аңлар иде.

Техника өлкәсендә академияләр булган кебек, музыканың да академиясе бар! Аны бары өйрәтергә генә кирәк. Консерватория җырчыларны чыгара, алар сирәк булса да җырлый. Тик, нигездә, җиңел җырлар өстенлек ала. Халык хәзер шуңа бирелде.

Классика — мәгънәле нәрсә. Шуңа да мин аннан аерылмыйм.

Эмиль абый, ә халыкны тәрбияләп буламы?

Хәзер бөтенесе шул «дешевка» ларга бирелгән. Бөтен нәрсәне акча белән бутыйлар. Ә классик җырларыбыз — рухи азык.

Элек барысына да хөкүмәт түләде, үз өстенә ала иде. Телевидениедә чыгыш ясаган өчен гонорарлар ала идек. Әйе, симфоник оркестрларыбыз бар. Әмма халыкка барып җитми ул. Халык җыелып эстрада концертларына бара. Эстрада күңелне юата гына бит. Чын татар классик әсәрләребезне таныту күпкә файдалырак. Җырның җиңеле дә, уйландыра торганы да булсын.

«Халык чын музыканы көтеп, тилмереп ята»

Филармониядә эшләү еллары нәрсәсе белән истә калды?

Филармония — сәнгать йорты ул. Бирегә килеп эләккәнемә һич тә үкенмим. Әлбәттә, эше белән истә калды. Кайда гына йөрмәдек, нәрсә генә күрмәдек. Яз, җәй, көз, кыш авылларга бардык, салкын клубларда җырладык. Нәрсә генә булса да, халыкны үстерә идек. Ә хәзер авылларга бару бик сирәк, халык чын музыканы көтеп, тилмереп ята. Радиоларда истә калмый торган җырлар гына яңгырый.

Эмиль абый, «бар иде, бар иде», дибез. Ни өчен хәзерге заманда Яхиннар юк?

Сирәк шул. Хәзер техник музыка модада. Композиторлар кайсыдыр якларын күрсәтә, яңалыкка омтыла. Йөрәктән чыккан көй түгел инде ул, баштан чыга. Кирәкмәгән гармонияләр табалар, йөрәккә сеңә торган музыка яза белмиләр. Аның көе булырга тиеш. Көй юк икән, ноталар тезмәсе була инде ул.

Чайковский, Рахманиновлар, татар классиклары барыбер йөрәктә кала, аны халык уйный, тыңлый. Уйнатырга һәм җырлатырга гына кирәк.

Артистларга мөнәсәбәтегез нинди?

Вакыт булганда тыңлыйм. Өметле җырчылар бар. Дөнья бераз үзгәрде. Тормыш алга бара, аны тотып калып булмый.

Яшь иҗатчыларга теләкләрегез?

Туктамыйча үз өстегездә эшләгез. Табарга, эзләнергә кирәк. Чайковский әйтмешли: «Эшләмәсәң, бернәрсә дә булмый». Тик торган таш астында су акмый, диләр. Шуңа күрә син гел үзеңне үстерергә тиеш. 


Эмиль Җәләлетдинов — татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның халык (1973), Россиянең атказанган артисты (1982).

Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкент консерваториясендә укый башлый. Ләкин аны туган тел, татар мәдәнияте Казанга тарта, һәм ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. Биредә ул татар музыка дөньясына чума, студент елларында ук татар халык җырларын, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров әсәрләрен башкара.

1962 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә була. Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, Алмаз Монасыйповның "Тукай аһәңнәре" исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, урыс классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын алып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100