Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде гаугалы әсәр: татар әдәбиятына күзәтү

Татар әсәрләре арасында иң күп бәхәс, гауга тараткан әсәрләр нинди? Бүген шуларны барларга булдык. Intertat.ru төрле елларда киң даирәдә шау-шу, гауга кузгаткан җиде татар әсәрен барлап чыкты:

news_top_970_100
Җиде гаугалы әсәр: татар әдәбиятына күзәтү


Габдулла Тукай
“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” (1908)

“Язучы бу поэмасында дини хорафатлардан, Печән базары татарларының мещанлыкларыннан көлә, бозык элементларның азгынлыкларын, җәмәгать «эшлеклеләренең» корсак артыннан куып, халыкны алдауларыннан фаш итә...” – дип яза Тукайның замандашы Гариф Латыйф. 

“Кисекбаш” дини дастанына пародия-поэма. Мәдрәсәләрдә өйрәнелгән популяр әсәрдә Кисекбаш үтенече буенча Диюгә каршы көрәшкән Гали сурәтләнә. Тукай бу әсәрдәге геройларны үз чорында популяр булган реаль шәхесләргә - камчылы ишан, сәяси фирка оештырган Гайнан Вәисов, атаклы көрәшчеләр Карәхмәт, Пугачев, Зайкиннар һ.б. күчерә.

Китап басылып чыккач, Тукайның татар байлары, Печән базары сәүдәгәрләре арасында дошманнары шактый күбәя.

“Шәмче Вәли, Карәтмән Шакир, Кадыйр Сәйдәшев кебек карагруһлар аны Казаннан кудырырга тырыштылар, аның өстеннән губернаторга дануслар ясадылар, имгәткәнче кыйнарга дип шымчылар ялладылар, Казаннан китмәсәң, үтерәбез, дип бүлмәсенә хатлар ташладылар. Шуннан соң Тукай кичләрне урамга чыгып йөрмәс булды, үзенең тормышы өчен чыннан да курка башлады”, - дип язган үз истәлекләрендә якын дусты Габдерахман Кәрим.

Тукай әлеге поэмасын беренче тапкыр тамашачы алдында «Купеческое собрание» клубында укый (Островский урамындагы хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасы). Тукайның замандашлары теркәп калдырган истәлекләрдә, шагыйрь сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланган. «Карәхмәт үзе килмәдеме икән», дип борчылган. “Син аның (Карәхмәтнең) йозрыкларын күрмәдең мени? Һәрберсе су чүмече кебек бит. Сәхнәгә кереп берәрне кундырса, көлең  күккә очар. Андый көрәшчеләр хулиганлыклар эшләүдән курыкмыйлар. Ресторанда булган вакыйганы оныттыңмыни?” - дигән Тукай.

Гариф Гобәй
“Коръән серләре” (1967)

“Коръән серләре” Коръәнгә анализ рәвешендә язылган публицистик әсәр. Язучы изге китапта ялгышлыклар табарга тырыша һәм мөселманнар өчен изге саналган төшенчәләрдән көлеп яза.

“Коръән серләре» дөньяга(1967) чыккач язучы бик күп замандашлары тарафыннан каһәрләнә. Язучы Рабит Батулла сөйләгәннәрдән: “Г. Гобәйнең бу  китабын заманында укымаган кеше калмагандыр. Динне сүгеп торган елларда ул китап ел саен нәшер ителде. Гариф Гобәй динне, Коръәнне сүгүгә алынды һәм бик зур ялгышлык эшләде. Үзенә генә түгел, бөтен татар милләтенең йөзенә кызыллык китерде. Ул бит анда бик күп ялган язды. Һәм бик күп әйберләрне ул үзе дә аңламаган. Беренче сүзендә үк ялгыш шәрехләгән һәм китапның буеннан-буена Коръәнгә каршы сүз. Изге китапка кизәнергә ярамый. Динне хурларга кушсалар, мин ул эшкә алынмыйм. “Коръән серләре” фәнни әсәр түгел, уйдырма һәм ул Коръәнне хаксыз тәнкыйтьли”.

Гариф Гобәйнең кияве Абдулла ага Дубин “Коръән серләрен” яндырып, көлен  язучының үзенә посылкада җибәргән очраклар булуын әйтә. Көл өстенә гарәпчә бәддога язылган була.

Татар язучысының  бу «батырлыгын» Л. Брежнев кына югары бәяләгән: «Октябрь революциясе» ордены белән бүләкләгән. Әмма гарәп илләре протест белдергәннән соң китап бастырылмый башлый. Моны Гариф Гобәй бик авыр кабул итә.

Замандашлары гомеренең соңгы көннәре язучы өчен тәмуг булган дип әйтәләр. Батулла истәлекләрендә Гариф Гобәйдән кешеләр бизә. Үзе исә озак еллар урын өстендә ятып, авырып үлә. Гобәйнең баласы, оныгы да ачы язмышка дучар була.


“Идегәй” дастаны (1944 ел)

Әсәр СССР дәрәҗәсендә карар кабул итүгә сәбәпче була. ВКП (б) Үзәк Комитеты 1944 елның 9 августында “Массакүләм сәяси һәм идеологик эшчәнлекнең торышы яхшырту турында” дигән карар кабул итә. “Идегәй” дастаны башка халыкларга каршы нәфрәт тәрбияли торган милләтчел әсәр дип табыла. Татарларның Алтын Урдага катнашы юк, аларның борынгы бабалары – болгарлар дигән идея җиткерелә.

Идегәй дастаны — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. XIV гасыр азагы-XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшне сурәтли. Әсәрнең каһарманнары – Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй әмир һәм башкалар – үз заманының күренекле шәхесләре.

1919 елда Себернең Яланкүл авылы чичәне Ситдыйк Зәйнетдиновтан язып алынган «Идегәй» дастаны арада тулырак вариант санала. Аны язып алучы журналист, галим Нигъмәт Хәким – 1937 елгы репрессия корбаны, шул сәбәпле хезмәте матбугатта бастырылмый кала.

Нигъмәт Хәкимнең эшен танылган язучы, галим Нәкый Исәнбәт дәвам итә. Нәкый ага, башкалардан аермалы буларак, дастанның чәчмә юлларын тулысынча тезмә итеп үзгәртә. Шигырь юлларын күп кенә мәкаль-әйтемнәр белән бизи. «Идегәй» дастаны Исәнбәт эшкәртүендә 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга.

Басма галим-голәмә арасында ризасызлык тудыра. Исәнбәтне үзеннән өстәүләрдә, яңа бүлекләр кертүдә гаеплиләр.1941 елда ИЯЛИнең Гыйльми советы «Идегәй» дастанының яңа тәнкыйди текстын бастыру турында карар чыгара. Н.Исәнбәт – төзүче, Х.Ярми, Ш.Маннур – редакторлар. Кулъязма Татарстан китап нәшриятына тапшырыла.

1944 елдан соң дастан турында сүз генә кузгаткан кешегә дә ул елларда төрмә янаган. Халык дастаны “Идегәй” 1988 елда китап булып басылып чыга.

Гомәр Бәширов
“Намус” романы (1947)

“Намус”  романы Татарстан өлкә комитетында кайбер иптәшләргә инфаркт ясый язып кала. Язучы Ркаил Зәйдулла язганча, Сталин төн уртасында Казанга шәхсән үзе шалтыратып, обком секретареннән: «Сез Бәшировның «Намус» романын укыдыгызмы?», - дип сораган. Ркаил Зәйдулла язуынча, Бәшировны гына түгел, Тукайның да кем икәнен белмәгән секретарьның татар әдәбиятына мөнәсәбәте мизгел эчендә үзгәргән.


Сугыш чорындагы хатын-кызларның героик хезмәтен тасвирлаган әсәр. Романның төп каһарманы - “Чулпан”колхозында югары уңыш өчен көрәшүче бригада башлыгы Нәфисә. Ул каршылыкларны җиңеп, бер гектардан 150 пот (24 центнер) уңыш җыеп алуга ирешә.

Роман Бөек Ватан сугышы елларында языла башлый. Г. Бәширов  «Намус»ны озак иҗат итә. 1947 елда әсәр «Совет әдәбияты» журналында  һәм аерым китап булып басыла. 1949 елда рус теленә тәрҗемә ителә.

Әдәбиятчы галимнәр әсәр зур казаныш ала дип бәяли. Ике-өч ел эчендә ул СССР халыклары телләренә, соңрак болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам, инглиз, француз, испан телләренә тәрҗемә ителә. Рус телендәге басмаларның гомуми тиражы бер миллионга җитә.

1951 елда Сталин бүләгенә лаек дип табыла.

Әхмәт Сәхапов һәм Эсфир Яһүдин

“Барбаросс” инкыйразы” пьесасы (2009)

Муса Җәлилнең Гитлер белән очрашуларын сурәтләп язган “тарихи” әсәр әдәбиятчыларда зур ризасызлык уята. Алар тырышлыгы һәм Муса Җәлилнең Мәскәүдәге кызы Чулпан шикаяте буенча 2010 елда Әхмәт Сәхаповка һәм Эсфир Яһүдингә каршы җинаять эше кузгатыла.


Әлеге пьеса 2009 елда  «Мирас» журналының ике санында дөнья күрә. кспертиза пьесада яла ягу фактлары бар дигән нәтиҗә ясый. “Тарихи пьеса” дип аталган әсәрдә авторлар Муса Җәлилнең фашистик Германиядә депутат итеп билгеләнүен яза. Имеш, шагыйрь фашистлар партиясенә кергән, Гитлерны мактап поэма язган һәм шуның өчен фатир алган. “Тарихи” пьесада Гитлерның Муса Җәлилне җәзалап үтерелүдән саклап калуы хакында хәбәр ителә.
 

Республика клиник психиатрия сырхауханәсе табиблары үткәргән экспертиза нәтиҗәсендә Минәхмәт Сәхаповны психик яктан сәламәт түгел, шул сәбәпле үзе кылган гамәлләргә җавап бирми дип табыла. Эсфир Яһүдин исә җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Суд “Муса Җәлил тормышыннан аерым фактларны” Сәхапов автордашына әйтмичә генә керткән дигән нәтиҗәгә килә.

«Барбаросс» инкыйразы» тарихи драма нәшер ителгәннән соң «Мирас» журналы ябыла.  Әхмәт Сәхапов җаваплы вазифасыннан азат ителә һәм әдәбиятчылар даирәсендә күренми башлый.

Ренат Харис

«Өч үбешү» эротик поэмасы

“Тәүфыйклы” татар шигъриятендә ике яшь йөрәк арасындагы мәхәббәтнең дәвамын болай ук тәфсилле сурәтләнгән эротик әсәрнең булганы юк иде шикелле”, - дип яза тәнкыйтьчеләр.

Әсәрдә ачык кына сюжет линиясе юк. Ул лирик геройның күңел халәтен сурәтләгән бүлекләрдән тора – “Кичке үбешү”, “Төнге үбешү”, “Иртәнге үбешү”.

Ренат Харисның бу әсәрен ХIХ гасыр ахыры «азгыны» Габделҗаббар Кандалый белән чагыштыралар. Шагыйрьнең иҗатын өйрәнгән галимә Гөлназ Мөхәммәдиева якташы Г. Кандалый әсәрләреннән сайлап алынган эпиграфлар тәшкил итә, гомуми аһәңен дә шулар билгели.болай яза: “Шагыйрь мәхәббәт дип аталган олы хисне сагыш, өзгәләнү, яну, эчке тартылыш ләззәте булудан бигрәк, кыз белән егетнең аңлашу, икеләнү сынауларын узганнан соң килергә тиешле хәлләрне, физиологик нечкәлекләре белән, үзен натурализмда гаепләүләрдән дә курыкмыйча, күзәтеп торучы кыяфәтен алып, ачыктан-ачык, дөнья Дон-Жуаннарының авыз суларын корытырлык итеп, барысы да кеше башыннан уза дигәндәй, ир белән хатын арасындагы эротик мөнәсәбәтләрне җиңелчә ирония белән сурәтли, үбешүне «әдәби образ» дәрәҗәсенә күтәрә.


Такта идән. Йомшак келәм
Ике гәүдә җәйрәп ятты.
Яман күздән саклап кояш
өсләренә эңгер япты.

Пышылдады хатын:
- Бәгърем,
Үптең дә мине эреттең –
үзәгемә кояш керде,
төерләнде һәм... беректе!

“Өч   үбешү” кебек әсәрләрендә Ренат  Харис  җанын ял иттерә, дип язды әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин.


Гүзәл Яхина
“Зөләйха күзләрен ача”

«Зөләйха күзләрен ача» әсәре Мәскәү тәнкыйтьчеләре тарафыннан җылы кабул ителсә дә, Казанда  авторны милләтен саткан,  дип тә, татар тарихын белмәүче надан дип тә атадылар. Хәтта әсәрне Гүзәл үзе язмаган дигән фикер әйтүчеләр дә булды.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, Казан кызы Гүзәл Яхинаның китабы йокымсырап яткан әдәбиятчыларны, татар галимнәрен җанландырып җибәрде.

Әсәрдә татар тормышының катлаулы дәвере, ХХ йөз башындагы вакыйгалар тасвирлана. Унбиш яшендә кияүгә чыккан, 4 кыз бала табып та, аларны бер-бер артлы югалта барган Зөләйха язмышы сурәтләнә. Үзеннән күпкә олы ире Мортазадан, сукыр-чукрак каенанасыннан («Убырлы карчык»тан) 15 ел җәбер-золым күреп яшәгән чандыр гәүдәле татар хатынын сөргенгә озаталар…

Бүген әсәр дөньяның 20 дән артык теленә тәрҗемә ителә.

Болардан тыш та җәмәгатьчелектә гауга чыгарган әсәрләр бар. Ә сез кайсыларын ыгы-зыгы тудырган дип саныйсыз?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100