Муса Җәлил музее мөдире: «Муса депутат булса да, коммуналь бүлмәдә яшәгән» | intertat.tatar

Муса Җәлил музее мөдире: «Муса депутат булса да, коммуналь бүлмәдә яшәгән»

Муса Җәлил музее мөдире Нәзирә Фәттахова «Татар-информ» журналистын музей буенча экскурсиягә чакырды. Экскурсия дәвамында Нәзирә Газизовна сорауларга җавап бирде, Муса белән таныштырды. Җәлил музей урынында булган фатирдан сугышка китә... Аның чемоданы, муенына ураган шарфы, билендә йөргән каешы биредә саклана.

«Күңеле ачытыр иде, аһ, ачытыр иде…»

Сезнеңчә, Муса Җәлил нинди булган икән? Холкы буенча, мәсәлән.

Ничек дип әйтим икән… Шаян, шук кеше булгандыр дип уйлыйм. Хәтта төрмә шартларында да ул шаян шигырьләр яза алган. Минемчә, Муса тормышны яраткан!.. Һәрвакыт яңалык артыннан ашкынган, бер урында утырырга яратмаган. Аннан соң мәгълүмат тупларга, белем алырга омтылгандыр ул. Бу соравыгызга беркем дә төгәл генә җавап бирә алмас. Шулай да чордашлары язып калдырган хатларны, аның турында әйтелгән истәлекләрне барласак, гомумән, Муса яхшы кеше булган дип әйтергә була. Сез минем белән килешәсездер?!..

Ул бүген исән булса, Мусага ни дияр идегез? Бәлки тәкъдимегез яисә соравыгыз бардыр…

Милләтебезнең бүгенге хәле турында сорар идем. Язмышы яисә иҗаты турында сорар идем дип уйламыйм. Аларын болай да җитәрлек өйрәндем. Ә менә татар халкының бүгенге хәле турында ни әйтер иде икән ул? Сүгеп, шаркылдап бер көлер идеме?.. Әллә әрнеп елар идеме?.. Миңа калса, күңеле ачытыр иде, аһ, ачытыр иде!

Бу мәсьәлә буенча ул борчылыр иде дип уйлыйсызмы?

Әлбәттә, сеңлем. Ул — гомер буе бары тик туган телендә генә иҗат иткән шагыйрь. Аңа саф татар авылларында балаларның русча аралашуы ошамас иде, монысын тәгаен беләм.

«Ул үзе теләп сугышка бара»

Ул батыр булганмы?

Ә сез ничек уйлыйсыз, сеңлем?.. Батыр булгандыр, минемчә.

Аның сугышка китми калу мөмкинлеге булгандыр, әйеме? Аның бит инде дәрәҗәсе булган...

Әлбәттә, булган. Ул сугышка хәтле шәһәрдә дәрәҗәле урыннарда эшләгән. Казан шәһәр советында депутат, Язучылар союзында рәис булып, шушы вазифаларын үз мәнфәгатьләрен кайгырту максаты белән кулланып, сугышка китми кала ала иде. Һәм бәлки аның тормышы, гомумән, башкача язылыр иде. Килешерсез, аның язмышы фаҗигале!.. Ә ул үзе теләп сугышка бара. Тылда гына калмый, сугышның утына сикерә. Сугышның икенче көнендә үк хәрби комиссариатка барып, сугышка җибәрүләрен сорый.

Нигә бу адымга барган икән? Ул вакытларда сугыштан ничек качарга белмәгәннәрдер.

Ничек инде Муса калсын?.. Бөтенесе бара, ә ул мыштым гына утырып каламы? Ватаны өчен көрәшмичә, җылы өендә бикләнеп ятамы? Болай булуы мөмкин түгел. Димәк, ул үзен халкыннан аермаган, иле өчен көрәшергә тиеш дип исәпләгән.

Аның турында төрлечә сөйләүчеләр бар. Ватанга хезмәте ихлас булмаган, диләр…

Бу сүзләрне нинди рәсми документларга нигезләнеп әйтәләр икән?.. Без, музей хезмәткәрләре, барыбыз да фәнгә нигезләнеп эшлибез. Кулыбызда документ булмаса, без халыкка бер генә мәгълүматны да җиткермибез. Шәхсән үзем дә бары тик рәсми, архивларда нигезләнгән документлар белән генә эшлим. Шуңа күрә бу турыда берни дә әйтә алмыйм. Ул бит шундый ялкынлы шигырьләр язган! Хис берничек тә алдый алмый. Иҗат каян килә?.. Ул Ватанын саткан булса, мондый шигырьләр яза алмас иде.

Күбесе нинди чорда яшәвеңнән тора. Сугыш тәмамлангач та, репрессияләр дәвам иткән. Әтием дә, сугыштан кайткач, репрессиягә эләккән. Әти исән чакта, КГБга барып, документларны барлауны ни өчендер кирәк дип тапмаганмын. Әмма әти китеп баргач, ул документларны үз күзләрем белән күрәсем килде. Ни сәбәпле, ни өчен әтием кулга алынган?.. Кемнәр аның өстеннән язган? Сораулар күп иде. Күз алдыңа китер: кечкенә генә бер бүлмәдә утырасың, синең алдыңа калын папка салалар. Бүлмәдә үзем генә идем, йөрәгемнең ничек тетрәвен әле дә хәтерлим. Документларны кулыма алганчы, күпмедер вакыт дәвамында тик кенә басып тордым. Беләсеңме, ул елларда һәркемнән сорау алганнар. Хәтта хайванны да сөйләтеп булса, билләһи, аннан да сорау алырлар иде… Чоры шундый. Кешеләр арасында агентлар булган. Кеше сүзе кеше үтерә, диләр бездә. Бу сүзләр шушы чорга бик туры килә.

Әтиегезне акладылармы?

Сталин үлгәч, әйе, аны аклаганнар. Әтием аклангач, янә сорау алу башланган. Күпме кеше арасыннан берәү генә үз фикерендә калган… Җәлил белән дә шул ук хәл. Сугыш тәмамлангач та аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелми. Гомумән, аны дәреслекләрдән дә алалар. 1946 елда Җәлилнең исән булуы турында хәбәр тарала. Тиешле органнарда эш ачыла, эзлиләр, исниләр… Җәлилне алты ел дәвамында табарга тырышалар, үлгәненә ышанмыйлар. Бу эш 1952 елда ябыла. Ярты ел үткәч, Моабит дәфтәрләреннән беренче мәртәбә шигырьләр басыла. Шигырьләрнең басылуын Мусаны аклау дип кабул итәргә кирәк. Башта алар рус телендә басыла… Бу хакта әйткәндә күңелем әрни. Әйткәнемчә, Муса бары тик татар телендә генә язган, татар милләтенә хезмәт иткән. Шулай да аның беренче зур җыентыгы татар телендә бастырыла.

«Башка язылышу турындагы документларны күргәнем юк»

Муса хатын-кызларны бик яраткан, диләр.

Ә кем яратмаган?

Артык…

Пушкин яратмаганмы?.. Есенин? Нигә без аңа гына бәйләнәбез соң әле? Матурлыкны бөтен кеше ярата, бары тик күрә генә белми. Ә ул күргән, сокланган. Хәтта шушы хисләр аңа, шагыйрьгә буларак, кирәк булгандыр да. «Кайдан алсын илһам шагыйрь, булмаса илһамчысы?» — дип язган Тукай.

Бер мизгелгә гашыйк булып, камил шигырь юлы язып кую — бер хәл. Ә хыянәт — башка. Әле ул ялкынлы төннән соң бала дөньяга аваз салса…

Пычрак тормышка, мәсәлән, эчеп йөрергә вакыты булмаган дип уйлыйм. Уңга-сулга бәрелеп йөргәннең, гадәттә, эше бармый, тормышы уңмый. Хыянәткә килгәндә, аның хатыны берәү генә булган. Ул — Әминә ханым. Башка язылышу турындагы документларны күргәнем юк.

Ул гомумән эчмәде микәнни?

Әллә ни мөкиббән китмәгәндер. Истәлекләрдән Мусаның әтисе эчкәләргә яраткан дип беләбез. Өстәвенә, Мусаның әтисе иртә китә. Кечкенә балалар ана һәм Муса белән Ибраһим җилкәләренә кала. Шуңа күрә, минемчә, Муса начар тормыш рәвешен алып бармагандыр.

Аның нинди сәеррәк яклары булган?

Ул таркаурак булган, еш соңга калган. Бу сәерлек тә түгелдер, әмма холкында менә шушы сыйфат булган. Аннан соң ул «Алтынчәч» операсына музыка иҗат иткән Борис Асафьев янына бүлмә «тапочка»ларыннан килеп керә. Бу сәерлеге аның үз эшенә бирелү нәтиҗәседер.

Мусаның Чулпан исемле кызы бар. Әмма аның балалары берәү генә түгел бит.

Әйе, Муса калган балаларының да булганын белгән. 1935 елда — улы Альберт, 1936 елда кызы Люция туган.

Муса кайчан Әминә ханым белән таныша?

1935 елда танышалар, 1936 елда алар язылыша. 1937 елда Чулпан дөньяга килгән.

Йөрмәгән түгел… Даталар бик якын.

Мин бит сезгә Муса хатын-кызларны яратмаган, димәдем. Аннан соң язылышкан хатыны берәү генә булган! Калганнар белән яшәгәнме, өйләнәм дип йөргәнме?.. Боларын без белмибез. Әмма, әйе, балалар дөньяга аваз салган. Музейда бары тик Мусаның Әминә апа белән үткән язмышы турында сөйлибез. Экскурсия тәмамлангач, бу хакта сорасалар, җавап бирәм. Шуны өстәп әйтә алам: 1956 елда Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1935, 1936 елда туган балалар шул елны Мусаның, ягъни әтиләренең фамилиясен ала. Игътибар итегез! Хәтта Ленин премиясе дә дүрткә бүленгән.

Әминә апа хатын-кыз буларак көчле булган, димәк?

Әминә апа бик көчле кеше иде. Мин биредә эшли башлаганда, яшь бер кыз идем. Ә Әминә апа миннән 43 яшькә өлкәнрәк. Ул нигәдер гел безнең арада дистанция тотты. Әмма бер мәлне без Свердлау өлкәсенә бер купеда бардык. Ә поездда бөтен серләр чишелә… Без нәкъ шунда бертигез булдык. Ул минем өчен башка яктан ачылды, хәтта әнием кебек якын кешегә әверелде. Ә Чулпан ханым белән бервакытта да дистанциябез булмады. Көчлелек турында соравыгызны кайсы якка бирүегезне аңлыйм. Әмма төгәл җавап бирә алмыйм, бу ситуациягә карата үз фикеремне дә әйтә алмыйм, чөнки минем үз гаиләм юк. Үз гаиләсе булган кеше күзлегеннән Әминә апаның Мусаның балаларына нинди карашта булуын әйтә алмыйм. Бары шуны беләм: Муса ул балаларга булдыра алганча матди ярдәм күрсәткән. Шушы матди ярдәмне раслаучы квитанцияләрне үз күзләрем белән күргәнем бар.

Муса Альберт һәм Люциянең әниләренә өйләнү максаты белән йөрмәгән микән?

Дус булганда һәр хатын-кыз бу егет миңа өйләнер дип уйлыйдыр. Әмма соңгы сүзне барыбер егет әйтә. Алар Әминә ападан күпмедер дәрәҗәдә көнләшкәннәрдер дә, ләкин иң авыр вакытларда Муса янында нәкъ менә Әминә апа була. Мусага кагылышлы эш ачылгач, Әминә апа да эзәрлекләүләргә дучар булган. Чакырганнар, сорау алганнар… Ә теге туташ-ханымнар читтә кала. Әминә ападан инде үлгән Муса белән элемтәләре турында сораганнар. Мәхәббәт хатларын да тикшергәннәр.

Әминә апа ни сәбәпле Җәлилова булмаган?

Әминә апа Җәлилова фамилиясен алмый. Ул гомере буе кыз фамилиясе белән яши. Моны Җәлил үзе дә белгән, чөнки Моабит дәфтәрендә: «Сайфуллина Нина Константиновна (Әминә)», — дигән юллар бар.

Ник Нина Константиновна?

Әминә ханым Казанда туа. Әмма алар гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп китә. Әминә апа паспорт алган вакытта аңа: «Сез Мәскәүдә яшисез. Исемегезне һәм әтиегез исемен үзгәртү мөмкинлеге бар», — диләр. Шулай итеп Әминә Котдусовна булган кеше Нина Константиновнага «әйләнә». Моны белгәннән соң әтисе Котдус ага аны ачулана. Шулай итеп кыз һәм ата арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга, ләкин инде артка юл булмый. Нина Константиновнаның кулында паспорт бар! Һәм Әминә апа гомере буе шушы паспорт белән яши. Әмма өйдә, гаиләдә, Муса өчен ул бары тик Әминә була.

«Күңелем белән Мусаның каберен эзли идем. Һәм таптым!»

Оренбург шәһәрендә шулай ук музей эшләп килә. Әминә ханым турында анда бармаган, диләр. Сәбәбе?

Бу сорауны Әминә апаның үзенә бирергә кирәк булгандыр дип уйлыйм. Аның өчен җавап бирә алмыйм. Мәскәү белән Оренбург… Бүген безнең өчен юл хәсрәте юк. Без, мөмкинлек булганда, теләгән ноктага бара алабыз. Кызганыч, күрәсең, Әминә апа өчен Мәскәү белән Оренбург арасы ерак булган. Минемчә, ул бары тик шуның өчен генә барып җитмәгән. Мөмкинлек булгач, Чулпан ханым анда барды. Башта бездән башка гына, аннан соң без аны янә Оренбургка алып бардык.

Мусаның җәсәде кайда икән?

Мусаның җирләнгән урыны билгеле түгел. 2016 елда мин Җәлил үтерелгән урынны үзем барып күрдем. Ул урынны барып күргәннән соң, музейга килүчеләргә сөйләрлек сүзләрем тагын да күбәйде. Бу урын 1952 елдан бирле мемориал буларак саклана. Анда мин үзем генә бармадым. Чулпан ханым да безнең белән иде. Шулай ук Мусаның оныгы Татьяна һәм оныкчыклары Михаил белән Елизавета да барды. Чулпан ханымга никадәр авыр икәнен, Михаилның күзләреннән яшь тамганын күрдем. Менә шул мемориалда зур булмаган, каберне хәтерләткән бер урын бар. Каберлек — ул җирдән аерылып торган калкулык. Менә шушы урынны мин үзем өчен Җәлил җирләнгән урын дип кабул иттем. Күңелем белән мин Мусаның каберен эзли идем. Һәм таптым!

«Җәлилләр җырлап үлгән», — диләр. Нәрсә җырлады икән алар?

Җыр башкарганнармы, дога укыганнармы — әйтеп булмый. Әмма бу сүз юкка әйтелмәгәндер. Безнең догалар моңлы бит. Җәллад өчен бәлки алар җырлый дип күренгәндер.

Моны күз алдына да китерү авыр. Немецлар — педант халык. Алар бары тик төгәллек белән генә эшләгән. Протоколда ничек язылган, димәк, шулай булырга тиеш. Алар протоколдан бераз гына булса да чигенмәгән. Җәзалануга бер сәгать кала, аларга мулла белән очрашу мөмкинлеге бирелә. Гани Госман исемле мулла алар белән күрешә. Ул үзе истәлекләр язып калдырмый, ләкин ул сөйләгәннәрне язып калдырганнар. Советлар Союзы таркалгач, күбесен сөйләргә рөхсәт ителгәч, аның сүзләре безгә кайта. Ркаил Зәйдулла аларны «Соңгы истәлек» дип «Идел» журналында бастыра.

Ул кеше аларның бер сәгатьтән җәзаланасын белеп торган. Аларга ул нәрсә әйтергә дә белмәгән… Алар бит бер милләт вәкилләре, бер диндәге кешеләр. Аның күзләре алдында болар теге дөньяга китеп бара… Әйтер сүз тапмагач, ул аларга Коръәнне суза. Җәлилләрнең соңгы гамәлләре Коръәнгә кул кую була. Шулай итеп, алар якты дөнья белән саубуллаша. Шушы китапны озак еллар Германиядә саклыйлар. Аннан соң ул Америкага күчә. Тарихчы Миркасыйм Госманов Америкага бара. Ул Абдулла Вафалыда кунакта була. Аңа Абдулла шушы Коръәнне күрсәтә. Миркасыйм әфәнде китапны туган илгә кайтару турында сүз күтәрә. Әмма аны аңа биреп җибәрмиләр.

Тормышлар үзгәрә, Казанда Беренче татар конгрессы җыйнала. Шушы җыелышка Вафалыны да кунак итеп чакыралар. Миркасыйм Госманов кабаттан рәсми рәвештә Абдулла әфәндедән Коръәнне тапшыруны сорый. Әмма рәсми рәвештә тапшыру булмый. Абдулла әфәнде китапны Госмановның үзенә генә тапшыра.

Коръәннең Миркасыйм әфәндедә булуын белгәч, мин аның янына барып, китапны музейга тапшыруын сорадым. Ул аны безгә тапшырды. Төп нөсхәсен фондта саклыйбыз, ә музейда аның күчермәсе бар.

Нишләп аларны атып үтермәгәннәр? Гильотина белән үтерү — кимсетү…

Пуля кызганганнар… Гильотина — иң арзан җәзалау. Аны бер сатып аласың да, башка чыгымнар кирәкми. Җәзалангач, карточкалар тутырылган. Шушы кешене җәзалау өчен ничә сум акча тотылган, шушы бәяне туганнардан каплау соралган. Безнең очракта ничек булган икән? Шуны белгечләрдән сорыйсым килә.

Өченче Моабит дәфтәре бар, диләр.

Кулыбызга эләккән нәрсә түгел, ләкин тарихта бу дәфтәр турында сүзләр бар. Аны ничек табып була икән?.. Әгәр булса, иртәме-соңмы аның кайда икәне ачыкланачак. Әмма бу вакыйга кайчан булыр, белмим. Бәлки аны юкка да чыгарганнардыр… Гәрчә, ул югалырга тиеш түгел. Тарих буенча, аны 1946 елда Италиядә рус «разведчигы» Горшковка тапшыралар. Ул аны үз чиратында үзәккә җибәрә, ул дәфтәр кайта. Барлыгы анда тугыз дәфтәр була. Шулар арасында Мусаныкы да саклана. Әмма ул дәфтәрләрнең берсе дә әлегә табылмаган. Аларның кайтуы турында язмалар да бар, югыйсә. Архив — ул үзе бер дөнья. Бүгенге көнгә кадәр ябык архивлар бар. Ул архивларны галимнәр, журналистлар соравы буенча гына ачу мөмкин түгел. Бары тик тиешле органнарда гына эшләүчеләр аларны ача ала.

Муса бәхетле булган микән?

Әйе дип уйлыйм. Аның яраткан эше, шөгыле булган. Депутат булгач, аңа халык ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аның ярдәм иткәне хатлардан да күренә. Ул үзе өчен бервакытта да артык бернәрсә дә сорамаган. Уйлап карагыз: депутат булган кеше коммуналь фатирда яшәгән. Бүгенге депутатларның бу шартларда яшәвен күз алдыгызга китерегез…

Мусаның бертуганнары турында мәгълүмат бармы?

Закир, Зәки исемле энеләре бала вакытта ук ачлыктан үләләр. Абыйсы Ибраһим ике сугышны үтә. Ул Урта Азиядә яши, югары уку йортында укыта. Сеңлесе Зәйнәб югары белем ала, химик була. Дөньядан иртә китә. Аның кызы Оренбургта яши. Сеңлесе Хәдичә сугышта катнаша, репрессиягә эләгә, лагерьлар аша уза. Оренбургка әйләнеп кайта, шунда яшәп, вафат була.

Ни өчен Муса хатларында Зәйнәбкә: «Зина», — ди, ә Хәдичәгә — Катя?

Бу — замана чире, модага ияреп… Әминә дә Нинага әверелә бит.

Күп очракта татар теле дип янып йөргәннәрнең балалары, оныклары рус телендә сөйләшә…

Чулпан ханым - Мәскәүдә үскән кыз. Мәскәү мохите ул елларда телне сакларга мөмкинлек бирмәгән. Әмма ул татарча аңлый. Үзара аралашканда, күбрәк татарча сөйләшсәк, ул да татар телен өйрәнеп, телебезне камил белер иде. Ә без русча аралаштык, шуңа күрә бу мәсьәләдә үз-үземне гаеплим. Татьяна, Михаил һәм Елизавета, кызганыч, татарча, гомумән, белми. Чулпан ханым белән аралашканда әз-мәз татар сүзләрен куллансак та, Татьяна, Михаил һәм Елизавета булганда, бары тик рус телендә аралашырга мәҗбүрбез. Минем өчен татар теле бик мөһим. Сезгә дә шулайдыр дип уйлыйм. Болай булмаса, бәлки бу хакта сорап та тормас идегез.

«Баланы үзең өчен тапмыйлар»

Сорамый кала алмыйм: сез тормышта булмагансыз. Бар тормышыгыз — музей?.. Сез елмаясыз, шаярасыз, ягымлы сөйләшәсез. Әмма карашыгыз уйчан. Әле өстәвенә әңгәмә барышында Мусаның: «Үткәндә кичергән кайгылар, газаплар барысы да онытыла, барысы да җуела. Төн үтеп, күңелле көн тугач, азактан берсе дә булмаган шикелле тоела. Аһ, ләкин онытылмый гомергә, гомергә электә татыган шатлыклар, рәхәтләр — яндырып йөрәкне, саклана күңелдә кадерле минутлар, бәхетле сәгатьләр», — дигән юлларын берничә тапкыр укыдыгыз…

Университетны тәмамлагач, бер ел дәвамында урын өстендә яттым… Аякка бассам да, аннан соң алты ел реабилитация үтеп йөрдем. Шул вакытларда ошатып йөргән кешем: «Син әле күпме авыраячаксың соң?» — диде. Аның шушы җөмләсе миңа җитә калды. Әллә кем белән булганчы, үзең генә булу яхшырак. Әмма «үткәндә кичергән кайгылар, газаплар барысы да онытыла, барысы да җуела»…

Ник үзегез өчен булса да бала тапмадыгыз?

Бу минем тәрбиямә туры килми. Баланы үзең өчен тапмыйлар. Аның бит ике кулы бар: берсе белән — әнисенә, икенчесе белән ул әтисенә үрелә. Эгоист булырга ярамый. Бала тормышка бәхетле булып яшәргә килә. Ник әле туганда ук ул бәхетсез булып туарга тиеш?!

Сез музейда озак еллар эшлисез. Хезмәтегезне дәвам итүче булырмы?

Әлбәттә, булыр. Фәнни хезмәткәрем экскурсияләрне миннән яхшырак алып бара. Без музейга хезмәт итәбез. Бу бары тик эш урыны гына түгел. Мин Тукай музеенда эшләргә хыяллана идем. Әмма мин эш эзләгәндә Тукай музеенда урын булмады. Җәлил музеена килгәч, мин аңа хыянәт итеп китә алмадым. Әле, Аллаһ боерса, сау-сәламәт булсак, халыкны Муса белән таныштыруны дәвам итәсе иде.