«Тор! Йокладык җитәрлек» — Финляндия татары Дәниз Бәдретдиннең үзенчәлекле концерты | intertat.tatar

«Тор! Йокладык җитәрлек» — Финляндия татары Дәниз Бәдретдиннең үзенчәлекле концерты

9 гыйнвар көнне Милли китапханәдә Super Tatar Band концерты узды. Әлеге төркемнең оештыручысы — Финляндиянең татар-мөселман җәмгыяте вәкиле, музыкант һәм эшмәкәр Дәниз Бәдретдин. Үзенчәлекле музыкалы концертта «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Концерт экранда күрсәтелгән видеодан башланды. Видеода аларның төркем белән бергә әзерләнүләре күрсәтелде. Дәниз Бәдретдин аңлатканча, видео Финляндиядә төшерелгән, алар ул вакытта җырлар яздырган, диск чыгарырга әзерләнгән. Әзерлек вакытында матур көй чыксын өчен бик тырышып йөрүче Муса Маликов бу концертта булмады. Ул Гермадиядә, килә алмаган.

Дәниз Бәдретдингә концертта чыгыш ясаучылар белән бергә кыска вакыт аралыгында әзерләнергә туры килгән. Аңа концерт куярга тәкъдим белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгать иткән.

«Ирада ханым минем Казанда икәнне белгәч, концерт куярга тәкъдим итте. Мин ризалаштым, аннары гына ничек әзерләнәсе булыр дип уйлый башладым, — диде Дәниз Бәдретдин. - Сезнең министрыгыз — заманча кеше. Ул бөтен төрле стильләрне хуплый. Бу концертка Казанда әзерләндек. Сигез көн вакыт бар иде. Болар барысы да профессиональ артистлар, шуңа күрә бергә әзерләнергә аларның вакытын туры китерергә тырыштык, ягъни сигез көн өйрәнмәдек, дүрт көн өйрәндек».

«Казанда күп яхшы музыкантлар бар, алар белән эшләргә бик кызык һәм җиңел», — дип Дәниз Бәдретдин концерт куярга музыкантларны тиз табып булганын аңлатты.

Финляндия татарыннан телне өйрәнү буенча киңәш

Дәниз Бәдретдин тумышы белән Финляндиядән, хәзерге вакытта Эстониянең Таллин шәһәрендә яши, Казанга ялларда кунакка килгәннәр. «Хатынымның әнисе монда тора. Казанга эшләребез буенча яки ял вакытында мөмкинлек булганда киләбез», — диде ул.

Super Tatar төркемен оештыручы Дәниз үзен профессиональ музыкант дип атамый, ул күп еллар сәүдә эшен башкарган. Хәзер хатыны белән хосусый ионизаторлар сату белән шөгыльләнә.

Дәниз Бәдретдин концерттагы чыгышын «Хуш килдегез, сафа килдегез! Бездә шулай әйтә иделәр», — дип башлады. Аның татарча сөйләшүе башкача, фонетик яктан да, лингвистик яктан да. Мәсәлән, безнең актив сөйләмдә сирәк очрый торган «әүвәл» сүзен ул бик еш куллана. Аның ул сөйләше башкарган җырларына тагын да үзенчәлек өстәп торды.

Фин татары телне гаиләдә өйрәнгән, шулай ук махсус мәктәпкә дә йөргән. «Ул вакытта безнең татар телле үз халык мәктәбебез бар иде. Анда татар телен, динне, әдәбиятны, тарихны һәм фин законнары буенча укытылырга тиешле гадәти фәннәрне - математика, фин теле һәм башкаларны өйрәттеләр. Аннары инде фин мәктәпләренә укырга күчтек», — диде ул.

Дәниз абый сәхнәдән татар телен өйрәнү буенча кызыклы тәҗрибәсе белән бүлеште. «Минем шушындый тәкъдимем бар: чәй кичәләре оештырыгыз. Анда кемдер шигырь сөйләр, биер, җырлар, ризыклар, чәй булыр. Бездә чәй кичәләрендә шундый гадәт бар иде: өстәлдә зур буш савытлар була иде, кем фин сүзен әйтә, ул шунда берме, бишме марка куярга тиеш иде», — дип сөйләде Дәниз Бәдретдин. «Андый чәй кичәләре оештырсагыз, мин дә яратып киләм», — дип өстәп тә куйды.

Татар халык җыры һәм ритм-н-блюз

Super Tatar Band концертында ритм-н-блюз стилендәге музыка яңгырады, татар халык җырлары да яңа төрле яңгырашта тәкъдим ителде. Дәниз Бәдретдин әлеге ике төрле музыканың үзенчәлекле кушылуы хакында сөйләде.

Ритм-н-блюз стилендәге музыка пентатоник та, татар музыкасы да, шуның өчен мин икесе белән дә эшләргә яраттым. Тора-бара аларны катнаштыра башладым.

  • Пентатоника — ике нота кулланылмый торган, ягъни биш ноталы музыкаль гамма төре.

Дәниз Бәдретдин тамашачыларга блюзның тарихын да сөйләде. Ул Көнбатыш Европа һәм Америкага Төньяк Африкадан күчеп килгән музыка стиле. Башка халыкларның музыкасы белән катнашып, бөтен дөнья тарафыннан яратып кабул ителгән. «Моны нигә сөйлим? Татарстанда озак еллар тыштан килгән тәэсирләрне кертергә теләмәделәр. Ул безнең музыка мәдәниятыбызны байтак туктатты», — диде ул. Концерттан соң аралашканда, ул татар җырчылары, музыкантлары ябылып, үзләренекен генә саклап иҗат итүләрен әйтте һәм үз киңәшен бирде. «Бергә эшләгез, рок музыкантлар, классик музыкантлар белән эшләгез», — диде ул.

«Читтән күп үзенчәлекләр кертеп, үзеңнекен югалту куркынычы юкмы соң?» - дигән сорау туды миндә.

Дәниз абый болай дип җавап бирде: «Күпме Африка, Һиндстан музыкасы тәэсир иткән инглизләрдә инглиз халык музыкасы югалмаган бит».

Иске дуслар белән җыелып музыка белән шөгыльләнү

Танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, бас-гитарада уйнаучы, иң танылган һәм тәҗрибәле татар рок һәм фьюжн музыкантларының берсе Илнар Фатыйхов («Alqanat», «Yummy Music Band», «Һава торышы» һәм «Elvin Grey» төркемнәрендә уйнаган), KGB төркемендә клавишаларда уйнаучы, җырчы Владимир Жаров, татар сәхнәсендә барабанда иң яхшы уйнаучыларының берсе Әлфис Гәрәев Дәниз Бәдретдин белән бергә чыгыш ясады.

Күпләргә скрипкачы буларак билгеле Иркә Гайнемөхәммәтова күп җырларда вокалист буларак та катнашты. Ул бу төркемдә уйнавы башка җирдә уйнаудан нык аерылганын әйтте. «Мин үземне блюз, джаз уйный торган кеше дип санамый идем, хәзер дә өйрәнәм генә әле. Дәниз элек минем джаз уйный белмим дип әйтүемне искә төшереп көлә. Минем, чыннан да, Дәниз белән эшли башлаганчы бу стильдә беркайчан да уйнаганым юк иде», — диде ул.

Бас-гитарада уйнаучы Илнар Фатыйхов Super Tatar Band концертында катнашуны иске дуслар белән җыелып музыка белән шөгыльләнү мөмкинлеге, диде. Монда ул Дәниз абыйны үзенең остазы буларак кабул иткәнгә килүен әйтте. Ул үзе Дәниз Бәдретдин белән ун еллап элек танышкан. «Мин „Alqanat“ төркемендә уйнаганда, без бер концертта чыгыш ясадык, шунда таныштык. Икенче елга Дәниз абый Финляндиядә фестиваль оештырды, безне шунда чакырды», — диде Илнар Фатыйхов.

«Бирелмә, татар халкы»

Әлеге концерт программасы Super Tatar һәм KGB (Kazan Gruppasi Bedretdin) төркемнәре репертуарыннан торды. KGB төркемен Дәниз Бәдретдин 1992 елда оештырган. Ул концерт барышында KGB төркеменең репертуарындагы бер җырның тарихын сөйләде.

«Бу җырның исеме - „Спекулянтларга сәламнәр“. Мин бу җыр белән опера театрына Бөтендөнья татар конгрессының гала-концертына бардым. Әле совет вакыты бетмәгән иде. Бу җырны тыңлагач, аны җырларга ярамый, диделәр. Хәйдәр Бигичев: «Дәниз, безгә биш минут бир», — диде. Сөйләшеп килгәч, «Ярый, чыгарсың, ләкин исемен алыштыр», — дип рөхсәт бирде. Җырның яңа исеме «Бирелмә, татар халкы» булды», — дип сөйләде Дәниз Бәдретдин.

Миңа бу җыр бик ошады. «Бирелмә, татар халкы» җырыннан өзек:

Әйдә тор — вакыт уянырга,

Иртәдән кичкә тырышырга,

Туктаусыз эшләргә,

Ял итәрсең кабереңдә.

Тор! Йокладык җитәрлек.

Ялкауга Ходайдан ярдәм юк.

Концертта халык җырлары һәм Дәниз абый үзе язган җырлар яңгырады. Ул сүзләрен дә, көен дә үзе яза. «Көй тизрәк табыла, сүзләр белән озак маташам, барыбер сүз байлыгым андый зур түгел. Фикерләрем бар, тик татар телендә сүзләр тапмыйм, чөнки мин инглиз, фин телләрендә күбрәк сөйләшәм», — диде ул бу хакта.

Концертны тамашачылар ошатты, яшьләр дә, олырак буын вәкилләре дә. Концерт тәмамлангач, музыкантларны кире сәхнәгә чакырып чыгарып, тагын бер җырлаттылар.

Тамашачылар: «Шәп концерт. Бик рәхәт булды. Мондый концертлар ешрак булсын. Әлеге төркем күбрәк җырлары белән килсен иде, берничә җырын бүген ишетмәдем», — диештеләр.