Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрки музыка культурасы: пентатоника, мәкам һәм «татар курае» ничек барлыкка килгән?

Татарның нинди музыка уен коралы бар дигәндә, гадәттә, гармунны искә төшерәләр. Борынгы төркиләрнең уен кораллары нинди булган? Бу хакта КФУның мультимузыканты Алмаз Әсхәдуллин «Төрки дөньяның борынгыдан алып безнең көннәргә кадәр музыкаль традицияләре һәм музыкаль терапиясе» лекциясендә сөйләде.

news_top_970_100
Төрки музыка культурасы: пентатоника, мәкам һәм «татар курае» ничек барлыкка килгән?
Зилә Мөбәрәкшина

Иң борынгы төрки уен коралы кайчан ясалган?

Төркиләрдә барлыкка килгән уен кораллары көнкүрештә дә кулланылган. Ул вакыттагы шаманнар безнең замандагы «гугл» эзләгече кебек булган. Шаманнарга авырулар да мөрәҗәгать иткән, алардан һава торышын да сораганнар, шәхси хис-кичерешләре белән дә уртаклашканнар.

Шәрык тональлек музыкасы Госманлы империясенең музыкаль терапия нигезе булып саналган. Археологик казу эшләре нәтиҗәсендә тирән серләр саклаган борынгы курганнарны тикшереп, иң борынгы музыка уен коралы якынча б. э. к. 2700 ел элек эшләнгән дип санап чыгаралар. Арфага охшаш борынгы музыка уен кораллары Мисырда да табыла.

Төркиләр кулланган музыка уен кораллары

Бәрмә, шаулы уен кораллары да барлыкка килә, алар ритуалларда, сугышка барганда кулланыла. Шевган уен коралында яуга барганда уйнаганнар, ул хәзер дә Монголиядә, Алтайда бар.

Әлеге уен коралы тәңречелек заманында кыңгыраулар белән яңгыраган. Шевганны без бунчук дигән уен коралының «дәү әтисе» дип әйтә алабыз. Ул сугыш яисә яучы символы дип тә йөртелә. Хәрби оркестрларның барлыкка килүендә аның роле зур. Кызыл Мәйдандагы парадларда да бунчукны югары күтәреп үтәләр.

Кубыз — шулай ук борынгы уен коралларыннан санала, төрле төрки халыклар аны үзләренчә атый. Ул Якутия, Хакасия якларында киң таралган. Элек агачтан, хәзер металлдан ясыйлар. Хәзерге кубызларда тональлекне дә үзгәртеп уйнап була.

Төркиләрдә дөңгер дигән уен коралы да булган. Төркиләр тәңречелеккә ышанган вакытта күк күкрәве тавышы чыгарганы өчен шундый атама бирә. Аның бәрмә өлеше тау кәҗәсенең тиресеннән эшләнә. Аерым очракларда махсус эшкәртелгән дөя тиресеннән дә ясаучылар булган.

Даире бәрмә уен коралы да шактый кызыклы. Ул хәзерге вакытта Үзбәкстан, Таҗикстанда кулланыла. Урта гасырларда әлеге уен коралында кеманча дигән кыллы инструментта уйнау һәм җырлау традициягә әйләнгән булган. Алар ярдәмендә сарайларда, зикернең бер төре һәм суфичылык ритуалы булып саналган, музыка коралларында уйнау, бию, шигырьләр һәм догаларны көйләүсез әйтүне үз эченә алган «сема» башкарганнар. Вакытлар үткәч, ул Һиндстанга да үтеп керә.

Карнай — тынлы музыка уен коралы. Элек әлеге «сигналлар» чыгара торган корал белән ханнарны каршы алганнар, сугыш яисә җиңү турында хәбәр иткәннәр. Хәзер исә зур тантана вакытларында гына кулланыла. Бакырдан эшләнгән.

Танбур уен коралы да төркиләрдә киң таралган. Фарсы мәдәниятеннән килгән инструментта Казан, Болгар, Үзбәк, Таҗик ханлыкларында уйнаганнар. Әлеге уен коралы тарафыннан мөнәҗәт, бәет башкарганнар. Осталар ике кылның күләмен вакытлар үткән саен арттырган. Җидәү булган да, саз дип аталган. Төрекләрдә ул өч кылдан тора һәм аны саз яисә балама, диләр.

Ногай-курай белән курай-найның аермасы нәрсәдә?

Традицион татар кураен тарихчылар 1960 елда гына аерып чыгара. Аны тел-курай яисә ногай-курай дип әйтәләр. Ул озынча формада, башкорт кураена охшаган, тышкы ягында сыбызгысы бар, өрә торган урыны почмак булып киселгән, уйнаганда исә без телне сызгыруга яраклаштырырга тиеш. Мондый тавыш чыгару ысулы нәкъ менә татарларда теркәлә. Тора-бара әлеге курайда бары тик хатын-кызлар гына уйнаган, чөнки аның тавышы каты булмаган.

Хәзерге «татар курае» дип йөртелгән яңа металл курайда һәркем уйный алса, традицион ногай-курайда уйнау өчен осталык таләп ителә. Сыбызгы ярдәмендә без югары октаваларны уйный алабыз, әмма тембрның матурлыгы югала, ул ясалмага әйләнә, ачылып бетми.

Шпоннан тарихи курай-най дигән музыка уен коралын ясап карадык. Якынча тишекләрен билгеләдек, ләкин кайбер авазаләр төгәл булмаска мөмкин. Әлеге уен коралын ясап, без анда ике, хәтта өч төрле ысул белән уйнауны булдырырга телибез. Безнең татар «металл» кураена альтернатива буларак, анда сыбызгысыз да уйнап була. Әлеге уен коралында төрки, шәрык һәм Европа дөньясындагы музыканы да уйнап була. Бу бераз гына булса да, уен кораллары составын яңартуда алга таба бер адым булыр иде.

Татарда баян да, кубыз гына калмасын иде, без аны киңәйтергә, милли яңгырашны яхшыртырга телибез.

Пентатониканы төрки халыклар гына кулланамы?

Пентатоника Кытай, Африка, Эквадор, Мексика халкы, Америка индеецлары, кайбер фин-угор халыклары һәм татарларда кулланыла. Пентатоника әлеге халыкларның Алтайдан күчеп китүләренә кадәр булгандыр. Пентатоника — барлык көй тональлекләренең нигезе. Ул Африкада яшәүче халыкларда да бар. Җәмгысе җиде нота, шуларның бары тик бишесе генә «эшкә җигелә». Җиде ноталы тональлектә агы да, карасы да бар. Ә менә пентатоникада бары тик агы гына, дип әйтер идем. Чиста, натураль яңгыраш. Тональлек фоннары үзгәрү сәбәпле, жанрлар үзгәрә, дәвалану, музицирование юнәлешендәге җырларга яңа алымда барлыкка килгәннәре дә өстәлә бара.

Вьетнам, Кытай, Индонезия һәм Япониядәге «пентатоника» бер-берсеннән аерыла. Төрки халыкларга пентатоника борынгы Азиядән күчә. Башкалардан аермалы буларак, төрки халыклардагы тональлекләрдә шәрык, ягъни фарсы, һинд йогынтысы сизелә.

Тональлекләрне формалаштыруда аерым галимнәрнең дә өлеше бар. Пифагорның грек телендәге материаллары чыга, алар гарәп теленә тәрҗемә ителә, Урта Азия, Якын Көнчыгышка кадәр барып җитә. Музыкаль ладларның классификациясе төзелә һәм ул гитараның ерак «бабасы» — Әл-Уд музыка уен коралы белән тәңгәлләштерелә. Аның һәр кылына кешеләр билгеле бер планетаны «беркетә» һәм үзенә күрә яңгыраш бирә. Һәм, шул рәвешле, мәкамга тональлек үзгәрешләре кертелә башлый.

Нәрсә ул — мәкам?

Мәкам — гарәп теленнән «туктау» дигәнне аңлата. Әгәр дә «мәкам» төшенчәсен Европа манерына күчерсәк, ул музыкаль лад дигәнне аңлатачак. Классик Европа музыкасының нигезен дория, лидия, миксолид һәм башка ладлар тәшкил иткән кебек үк, мөселман Көнчыгыш музыкасының нигезен унике мәкам, яки лад тәшкил итә. Бу мәкамнәр, башкаруның төрле стильләре, жанрлары һәм тавыш сафлары кебек, борынгы заманнардан бирле яшәп килгән. Әмма аларны системалаштыру һәм теоретик нигезләү XIII гасыр уртасында гына булган.

Мәкам — дүрт тонлы структура, мәсәлән, «до» белән «до диез» ноталары арасында тагын авазәләр бар. Бу — гаять киң музыканы уйнарга мөмкинлек бирә.

***

Алмаз Әсхәдуллин дөньякүләм танылган музыкант, Төркиянең Кютахья дигән татар авылында туган Рәхми Оруч Гүвәнч фикеренә таянып, өч аспектка тукталды: музыка коралларының тарихи географиясе, төрки һәм якын көнчыгыш музыкасының тональлек үсеше, төрки халыкларда һәм якын Көнчыгышта музыка терапиясе күренеше.

Күп кенә халыклар өчен төркиләр — даладагы кыргый күчмә халыклар, дигән ялгыш фикер йөри.

Күп кенә халыклар өчен төркиләр — даладагы кыргый күчмә халыклар, дигән ялгыш фикер йөри.

«Күп кенә халыклар өчен төркиләр — даладагы кыргый күчмә халыклар, дигән ялгыш фикер йөри. Безнең лекциядә без бу күзаллауны кире кактык һәм төрки халыкларның борынгы музыкаль традициясе белән таныштык. Төрки музыка культурасы борынгы инструментларга, башкару осталыкларына нигезләнә.

Киләчәктә нәзари нигезне үстерәсем килә, әлеге уен коралларында яшь буынның уйнавын телим. Уен кораллары реконструкцияләүне һәм гадиләштереп ясауны көтә. Хәдис, мөнәҗәт, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Мөхәммәдьяр, Кол Шәрифнең әдәби хәзинәләре бар. Алар музыкаль жанрга салынырга тиеш дип уйлыйм. Яшь буынга аңлаешлы булып, төрле форматта яшәсен иде», — диде музыка белгече.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100