Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уникаль тавыш иясе Рөстәм Яваев: «Контратенорны хатын-кыз тавышы дип кабул итү бар»

Рөстәм Яваев — Россия дәрәҗәсендә уникаль тавышлы кеше. Әстерханда туып үскән контратенорны Казанда кадерләүче бармы? Татар эстрадасы ни өчен псевдотатар «попса»сына әйләнгән? «Яңа татар җыры»н язганда нәрсәгә игътибар итәргә? Болар хакында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Уникаль тавыш иясе Рөстәм Яваев: «Контратенорны хатын-кыз тавышы дип кабул итү бар»
Рамил Гали
  • Контратенор (контртенор) (латинча - contratenor, тәрҗемәсе — «тенорга капма-каршы») — ир-ат опера җырчыларның иң югары тавышы, диапазон: E3 — E5

«Контратенорны хатын-кыз тавышы буларак кабул итәләр»

Үзегез турында сөйләгез әле. Белүемчә, сез Әстерханда туып үстегез. Сезгә нинди тәрбия бирелде, балачагыгыз ничек үтте? Музыкага беренче адымнарыгыз кайчан башланды?

Мин тарихи шәһәр булып саналган Әстерхан каласында татар гаиләсендә тудым. Шәһәребез күпмилләтле. Әмма намазда булган дини гаиләдә тудым дия алмыйм, гап-гади совет семьясы иде. Әти-әниемнең тормышы театр сәнгате белән тыгыз бәйле булды, алар Татар халык Нариман театрында эшләде. Шуңа күрә дә балачагым музыка дөньясында, театрда үтте. Әти-әнием мине гастрольләргә дә алдылар, без төрле төбәкләргә бара идек. Биш яшь тулганда инде миңа кыска рольләр дә бирә башладылар.

Музыкаль гаиләдә үстем мин. Дәү әти, дәү әниләр һәрвакыт кунакка киләләр иде, табын гел әзерләнеп торды. Әлбәттә, һәрвакыт татар музыкасы яңгырый иде. Балалар бакчасына йөргәнчегә кадәр мин рус телендә гомумән сөйләшмәдем, һәрдаим татарча гына аралаштым. Балалар бакчасыннан мәктәпкә укырга кергәч, акрынлап рус теленә күчтем.

Гаиләбез искиткеч яхшы иде. Кызганыч, әни узган ел вафат булды. Минем өчен ул зур югалту булды. Әнием — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе иде. Ул мине катлаулы музыка дөньясына алып керде, һәм әнием аркасында мин опера җырчысы булдым дип саныйм.

Сезнең уникаль, кабатланмас тавышыгыз бар. Әлеге тембрның үзенчәлекләре турында сөйләгез әле. Сезнең тавышыгыз ничек үсеш кичерде, контратенорга хас диапазонны һәр кеше дә ала аламы?

Иҗат юлым башлануга 27 ел узып киткән. Балалар җыры, татар халык җырларыннан башладым. Төрле сәхнәләрдә җырладым, шул исәптән телевидениедә дә. Әнием «Туган тел» тапшыруын да алып бара иде.

Беләсезме, тавышымның уникаль булу-булмавы турында бер дә уйлаганым булмады. Җырлый гына идем. Җырларга ярата идем. Бигрәк тә татар халык авыз иҗаты якын булды. Мин Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәйдәр Бигичев, Георгий Ибушев, Илһам Шакиров һ.б. җырчыларда тәрбияләндем. Мәшһүр җырчыларыбыз исемлеген тагын да дәвам итә алам, алар бихисап. Аларның пластинкалары Казанга кайтарыла иде һәм мин, бик тә бирелеп, шушы моңны тыңларга ярата идем.

Һәр тавыш та кабатланмас. Контратенор исә — сирәк тавыш. Безнең өчен ул гадәти тавыш түгел. Халык аны хатын-кыз тавышы буларак кабул итә. Чит илдә әлеге тавышны һәркем тыңлый ала, аны барысы да белә, һәрхәлдә, ишетеп белә. Контратенорлар белән еш кына опера әсәрләрен куялар.

Үсмер чакта «дисконт» дип аталган балалар тавышы иде. Мин җырладым, үстем. Бала вакытта мутация (тавыш кискен үзгәрү) чоры булганда 12-14 яшьләрдә мин көчле тавыш белән җырладым. Яшүсмерләрдә була торган әлеге тавыш үзгәрү чоры миндә булмагандыр дип уйлыйм. Гәрчә музыка көллияте укытучылары миңа «мутация әле үтмәгән, ул булачак» дисәләр дә, мутация миндә булмады.

Кемдер аны ясалма, кемдер тырышлык белән куелган һәм кемдер аны Аллаһ тарафыннан бирелгән тавыш дип саный. Миңа калса, иң мөһиме — эчтәге тавыш белән кешеләргә нәрсә җиткерәсең килүең.

«Репертуарыма ике-өч татар җырын кертмичә калдырмыйм»

Репертуарны сайлау ни дәрәҗәдә авыр?

Беренче планда репертуарга ихтыяҗ булу мөһим. 1995 елда, Әстерханның музыка көллияте студенты буларак Казанга килгәч, «Татар җыры — 95» конкурсы дипломанты булдым. Жюрида Илһам абый Шакиров утырды. Мин, тәҗрибәсезлегем һәм төпле белемем булмаудан, Салих Сәйдәшевнең «Кандыр буе» драмасыннан Фәридә ариясен башкардым. Ул колоратур, күп бормалы партия иде. Ә ул вакытта минем тавышым бик югары иде, шуңа күрә дә югары ноталарны җырлау миңа авырлык тудырмады.

Илһам абый конкурс тәмам булганнан соң мине чакырды да: «Балам, син ничек болай җырлый аласың, тавыш ярыларың ничек төзелгән синең?» — дип, аптырап сорау бирде. «Әйдә, җырла», — дип, яңадан сорады. Җырладым. «Аллаһы Тәгаләдән икән тавышың», — диде Илһам абый.

Соңыннан 2005 елда мин лауреат дәрәҗәсен алдым. Анда инде репертуар төптән уйланылып сайланган иде. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова композиторларының ир-атлар өчен язылган әсәрләре иде.

Иң яраткан әсәрләрегез нинди һәм концертларда ниләр башкарасыз?

Иҗади юлымны халык әсәрләреннән башладым. Халык моңы миңа һәрвакыт якын. Чит илдә, Мәскәүдә чыгыш ясаганда репертуарыма ике-өч татар җырын кертмичә калдырмыйм. Сер түгел, миңа XIX–XX гасырда яшәгән композиторлар (Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Алмаз Монасыйпов, Рөстәм Яхин) якын. Аларның әсәрләрен ни өчендер бүгенге көндә бик аз башкаралар, хәтта Казанда да.

Шамил Шәрифуллинны аерым әйтми китә алмыйм. Шәхсән аның иҗаты белән якыннан танышмын, 2007 елда ул миңа багышлап мөнәҗәт иҗат итте. Мин мөнәҗәтләр башкаручы контратенор тавышлы җырчы булдым. Россиядә алар бөтенләй башкарылмый диярлек.

Музыка тарихына күз салсак, композиторлар махсус контратенорлар өчен әсәрләр язганмы?

Юк, андый очраклар күзәтелми. Фальцет белән (үз тавышың белән түгел) җырлаучылар, югары тавышлы тенорлар булган дип беләм. Моның сәбәбен мин 1917 елгы инкыйлаб дип саныйм. Без XVIII–XIX гасырда яшәгән җырчыларны белмибез. Фәкать XX гасыр турында гына сүз йөртә алабыз. XX йөз башында халык авыз иҗаты киң таралган була. Ул да әле «авыз» иҗаты, ягъни телдән-телгә күчкән. Мөнәҗәтләр бары тик гасыр башында гына чыга башлый.

Авзалова, Бигичевларны тыңлый идем. Мелизмнарның кайдан һәм ничек чыгуын аңларга тели идем. Бормаларны оста эшли белергә кирәк, ул һәр халык җырында да бар. Шушы алымнарны һәм кагыйдәләрне белү бик тә мөһим. Әлбәттә, Илһам абый Шакиров җырлардагы бормаларны никадәр дәрәҗәдә төрле итеп башкаруы шаккаттыра иде, Илһам абыйның җырлавы — энциклопедия кебек!

«Элеккеге эстрада югары дәрәҗәдә иде»

Сезнең өчен татар музыкасы нәрсә ул? Сез татар әсәрләрен башкарырга яратасызмы, нәрсәләр башкарасыз?

Мин бар татар музыкасын да яратам. Ул да булса классик һәм халык җырлары. Хәзерге эстраданы исәпкә алмыйбыз. Элеккеге эстрада югары дәрәҗәдә иде.

Беләсезме, мин татар булып тудым. Татар музыкасы миңа якын. Татар халык Нариман театрында эшләдем, беренче башкарган җырларым да татар телендә булды. Гаиләм дә татар. Ничек инде татар музыкасын яратмыйсың ди?

«Татар телен генә белгән кешене чын татар дип санамыйм»

Сез татар мәдәнияте белән ни дәрәҗәдә таныш, сезнең өчен нәрсә якын?

Бик дөрес сорау бирдегез. Мин татар шагыйрьләре, язучылары белән таныш. Телне, гомумән, мәдәниятне белергә кирәкме соң? Кеше туган телен яхшы яисә начар белергә мөмкин. Әмма татар мәдәнияте телне белүдән генә тормый. Телнең барлыкка килү тарихы, музыка, сынлы сәнгать, архитектура һ.б. да керә.

Татар телен генә белгән кешене мин чын татар дип санамыйм. Татар кешесе үзенең халкы турында барысын да белергә, укымышлы булырга тиеш. Тарихтан алып рәссамнарга кадәр.

Халыкның мәдәниятен бетерү — аның бар нәрсәсен дә юкка чыгару дигән сүз. Мәдәният телдән түгел, ә бөтенлектән гыйбарәт.

«Минем өчен татар эстрадасы — псевдотатар „попса“ музыкасы»

Сез татар эстрадасы турында әйтеп үттегез. Хәзерге татар эстрадасын күзәтеп барасызмы?

Юк, бөтенләй дә күзәтмим. Моны махсус шулай эшлим, чөнки вакытым репетицияләргә китә. Иҗади эшчәнлегем гөрли.

Әстерханны татарларның мәдәни үзәге дип әйтә алмыйм. Мәдәни үзәк булып Казан кала бирә. Шуңа күрә әнием Казанга баргач, татарча китаплар, аудиокитаплар, пластинкалар алып кайта иде. Шуннан без телнең фонетикасын ишетеп үстек.

Мин эстрадада түгел, ә классик музыкада, ТАССРның җыр һәм бию ансамблендә тәрбияләндем. Нәкъ шушы кешеләр ул вакытта татар телен, музыкасын, мәдәниятен тотып торган дип уйлыйм мин. Шул артистларның чыгышларын, киемнәреннән алып, үз-үзләренең тотышларына кадәр исем китеп күзәткәнем хәтердә.

Хәзер нәрсә? Минем өчен ул татар музыкасы түгел, гафу итегез. Ул — псевдотатар, ягъни «попса» музыкасы. Минем өчен барысы да бертөрле кебек кабул ителә. Тавышлар, җырлау рәвеше, хәтта клиплар да бертөсле. Шуңа күрә татар эстрадасы турында хәзер сүз йөртү миңа оят.

Европа, Россия буйлап гастрольләрдә йөргәннән соң Казанга килеп минем чын моңны ишетәсе килә, чөнки ул Казанда гына бар. Шушы «моң» да хәзер югала бара, чөнки шушы мәдәниятне алга сөргән бертөркем татар җырчылары инде таралып бетте, ул хәзер юк. Дәвамчылар исә шушы юлдан бармый. Татар «попса» эстрадасы нәрсә ул? Җырчы чыга, нәрсәдер җырлый, яхшы гонорар ала һәм канәгать кала.

Мәдәният башкачарак булырга тиеш, аңлыйсызмы. Сәхнәгә чыгу да икенче төрле булырга тиеш, «авылча» мөнәсәбәтне туктатырга кирәк. Җырчы аңа караган массакүләм халыктан аерылып торырга тиеш. Чыгыш ясаганда артистның сәхнәгә, музыкага һәм тамаша залына тирән хөрмәт белән каравы мөһим. Нәкъ менә шушы әйбер күпчелек артистларга җитеп бетми дә.

«Худсовет»ка куярлык кеше бар дип уйламыйм»

Совет чорында худсоветлар булган. Аларны кайтарырга кирәкме, ничек уйлыйсыз?

Худсоветка кемне куеп була соң? Мин бу мәсьәлә турында озак уйладым.

Ике ел элек миңа: «Рөстәм, Резеда Әхиярованың „Сөембикә“ операсының куелышында катнаша аласызмы», — дип сорап шалтыраттылар. «Әйе, әлбәттә», — дип ризалыгымны белдердем. Беренче тапкыр ул операда контратенор тавышы башкарылырга тиеш иде. Бу опера турында бик күп сөйләделәр. Резеда Әхиярова — искиткеч музыка остасы, аның җырлары һәм шушы операсы миңа ошый.

Кызганыч, мин әлеге проектта катнаша алмадым. Мин инде партияне әзерләп өлгергән идем. Худсоветка, дирижерга һәм барлык калган кешеләргә күрсәттем, мине төп рольгә Шаһгали партиясенә куйдылар. Ул иңбаштан ук контратенор өчен язылган булган. Әмма ике ай үткәч, электрон почтама театрның дирекциясе: «Сезнең тавышыгыз сирәк тавышлар рәтенә керә һәм ул хатын-кыз тавышына якын. Шул сәбәпле Сез катнаша алмыйсыз», — дип язганнар иде. «Хатын-кыз тавышы» дип миңа әйткәч, миндә үпкә калмады дип уйлыйсызмы?

Мәдәният өлкәсендәге кешеләр әлегә контратенор тавышын кабул итә алмый дигәнне аңлата ул, аңлыйсызмы? Шулай булгач, нинди «совет», «худсовет»лар турында сүз күтәреп булсын…

Бүгенге көндә булган бу структураны алмаштырырга кирәк. Шул очракта күп кеше тегендә-монда таралачак. Сорау: «Ә кемгә алмаштырырга?» Мин әлегә Монасыйповларны, Сәйдәшевләрне, Шәрифуллиннарны күрмим. Әлегә шушы авыр йөкне күтәрә алырлык күренекле шәхесләр юк. Эльмир Низамов кебек яхшы композиторлар бар. Быел мин аның «Дәрдемәнд» дигән спектаклендә катнаштым. Режиссер Туфан Имаметдинов белән бик тыгыз эшләдек. Шигырьләрнең, музыканың һәм драматик актерлык һәм бию колористикасының ярашуы ошады. Кызык спектакль, әмма стандарт түгел.

Казанда ни өчендер стандарт фикер йөртергә ияләшкәннәр. Әгәр дә замана белән бергә барасыбыз һәм башка дәрәҗәдә буласыбыз килә икән, бәлкем, Европача уйлый башларгадыр? Без инде беләбез, дип күз йоммаска кирәк. Миңа калса, башкачарак үсеш кичерергә кирәктер.

Миңа үпкәләмәсеннәр, әмма шундый җаваплы урыннарга куярлык кеше бар дип әйтә алмыйм. Һәр музыкаль пьеса яисә җырны иләк аша үткәрергә кирәк. Хәзерге гасыр бит акчага корылган, акча түләдең — фонограммага чыгып җырлыйсың һ.б. Бәлки, консерватория кешеләрен куяргадыр.

Икенче сорау туа: куйган кешеләрне тыңларлармы? Классиканы санга да сукмаган 95 процент кеше бар. Аларның бары тик «попса» гына тыңлыйсылары килә. Күңел биреп җырланган татар моңы һәрвакытта да кирәк булачак.

«Дәрдемәнд»тә канның төрле яклап акканын күрәсең икән, аның кайдан, ни өчен икәнлеген аңлыйсың»

Быел куелган «Дәрдемәнд» спектаклендә хореограф Нурбәк Батулла баш геройны үз канына буялып биеде. Мондый импровизация спектаклен ничек бәяләдегез?

Мин импровизациягә каршы түгел. Бердән, ул импровизация булмады. Без Туфан Имаметдинов белән бу хакта сөйләштек, биюченең һәр хәрәкәте — кешенең билгеле бер халәтен аңлата. Спектакль бик фәлсәфи һәм ул күрә генә түгел, фәлсәфи уйлый белә торган тамашачыга юнәлтелгән. Кешенең үз канын агызуын күрү — бер, ә инде канның төрле яклап акрынлап агуын күрәсең икән, син аның кайдан, ни өчен икәнлеген аңлыйсың.

Дәрдемәнд — танылган шәхес, меценат, бай кеше. Ул ярдәм дә итә, мәктәп-мәдрәсәләр төзетә, яшь талантлы кешеләргә булыша, уку өчен түли һ.б. Ул шактый эш башкара. Бар нәрсәсе дә булган кеше өчен акча — мөһим әйбер. Дәрдемәнднең дә бөтен әйбере була, шул исәптән акчасы да. Ни тели — шуны сатып ала алган. Әмма ул һәрвакыт үзенә тәнкыйть белән карый, аңа гел нәрсәдер эшләп бетерелмәгән кебек тоела. Ул канәгать калып бетә алмый. Менә шундый кеше була Дәрдемәнд. Ул, ниндидер гамәлләр, гөнаһлар өчен үз-үзен газаплап, алга таба үсәргә тырыша. Аллаһы Тәгалә биргән байлыкны ул җилгә очырмый, ә файдага булсын дип тырыша. Моны без биюдә дә күрәбез.

Шуңа күрә спектакльне кызык дип таптым. Монда фикерләр күп. Халык спектакльгә килеп күңел ачарга гына тиеш түгел. Анысы да булсын, әлбәттә. Әмма без куйган спектакль кешеләрнең яшәеш мәгънәсе турында уйланулары өчен кирәк.

«Милләт телне белүдән генә түгел, ә үзеңнең тамырларыңны белүдән тора»

Татар теленең әти-әниләр сайлавы буенча гына укытыла башлавы турындагы фикерегезне ишетәсем килә, өстәвенә яңа стандартлар кертелде. Бу гамәлләр проблеманы хәл итә аламы?

Проблема нәрсәдә соң? Мин, әйтик, Эстониягә барам. Анда дәүләт телен белү-белмәү мәсьәләсе күтәрелми, чөнки син аны белергә тиеш. Франция, Англиядә дә шулай ук. Күптән түгел Казахстанда гастрольләрдә булдым. Анда барлык рус кешеләре дә казахча аңлый. Бәлки, аралашмыйлардыр да, әмма аңлыйлар. Бу — синең кайсы халык территориясендә яшәвеңә карап, шул халыкка карата хөрмәт билгесе. Телне мәҗбүри өйрәнү яклы түгелмен, әмма Татарстанда икенче дәүләт теле булып татар теле сакланырга тиеш. Үз телен татарлар да, руслар да белергә тиеш, минемчә. Татар теле дә рус теле дәрәҗәсендә булырга тиеш.

Татар телен рус теленә караганда ни өчен начаррак беләбез соң? Татар теле — төп тел, мин татар булып тудым. Үз туган телемдә сөйләшә алам, әмма практикам юк, чөнки күбесенчә инглиз, француз, немец, итальян телләрендә аралашам. Татар сөйләмен ишетә калсам, йөрәккә бәлзәм була. Шуңа күрә мин мәктәпләрдә татар телен кертү яклы. Әмма коры тел генә түгел, ә гомуми яктан да өйрәтелсен иде. Анда татар операсы, балеты, сынлы сәнгате, архитектурасы һ.б. булсын. Дәвамчыларыбыз, элеккеге шәхесләребез белән горурланырлык булсын иде. Менә шул очракта син чын татар кешесе булачаксың. Милләт телне белүдән генә түгел, ә үзеңнең тамырларыңны белүдән тора.

Казандагы Опера һәм балет театры репертуарында татар опералары һәм балетлары юк диярлек. «Шүрәле»не «Су анасы»н атый алабыз, әмма ул сирәк куела. Ничек уйлыйсыз, татар опералары яисә балетлары арасында лаеклылары юкмыни? Нәрсәгә бәйле микән ул, ничек уйлыйсыз?

Сирәк, әмма мин аңламыйм, искиткеч музыка бит ул! Яшьләр андый музыканы тыңларга телиме-юкмы — шуннан чыгып фикер йөртергә кирәк. Ә ни өчен алар тыңларга теләми? Чөнки балачактан ук шул музыкада тәрбияләргә кирәк. Псевдотатар «попса» музыкасын түгел, ә «Шүрәле» балетын, Дәрдемәнд шигырьләренең язмасын кабызыгыз!

Казанга килгәч спектакльләр карарга өлгермичә калам, әмма сездә татар профессиональ театрлары шундый күп. Миңа калса, яшьләргә көчләп тагарга түгел, ә ниндидер дәрәҗәдә мәҗбүриләтергә тиешбез. Алар бит безнең дәвамчыларыбыз. Күпмедер дәрәҗәдә булса да, белергә, яратырга һәм онытмыйча дәвам итәргә тиешләр. Мәдәниятебезне онытсак, үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытачакбыз.

Нью-Йорк, Франция, Испания, Ригада концертларым булды, анда һәрвакытта да татар халык җырларын һәм мөнәҗәтләр башкардым.

Моны халык ничек кабул итә?

Искиткеч! «Безнең мондый әсәрләрне ишеткәнебез булмады. Чыннан да ул татар музыкасымыни?» — дип сорыйлар. Әйе, дигәч, «ә без тра-та-та дип торабыз», — диләр. Алар татар музыкасын «попса”дан гына тора дип белгәннәр.

Безнең шуның кадәр байлыгыбыз бар, фольклордан нәрсә теләсәң, шуны алып була. Ә без аны ниндидер «псевдо» га әйләндерәбез. Мин аңа атама да бирә алмыйм. Бәлки, татарлар арасында миңа каршы чыгучылар күбәер, әмма бу фәкать минем карашым. Кемдер «попса» кабыза да, көне буена шул «өч аккорд”тан торган музыканы тыңлый, чөнки аңа барыбер. Әмма яшьләрне тәрбияләү классика аша булырга тиеш.

Россиянең башка төбәкләрендә татар сәнгать әһелләре туар өчен шартлар бармы? Әйтик, Тамбовта Һади Такташ, Оренбургта Муса Җәлил туган.

Талантлы кеше кайсы урында да туа ала ул. Иң мөһиме: шул талантны ачарга һәм аңа мөмкинлекләр бирергә кирәк. Казанга килгәч, миңа тыныч карыйлар. Фәкать үзләренекеләренә генә булышалар, ә Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләргә битараф карыйлар. Гәрчә мин татарлардан бердәнбер контратенор булып саналам. Әлегә татар милләтеннән икенче алмаш юк. Күңелсез булса да, мин моңа фәлсәфи яктан карыйм. Иҗат эшчәнлегемә 27 булса да, «Татарстанның атказанган артисты» дигән исемем дә юк. Мин исем алу өчен эшләмим. Үзен хөрмәт иткән сәнгать кешесе бар көчен биреп эшләргә тиеш. Җырчы регалияләр, мактаулы исемнәр турында уйларга тиеш түгел.

Талантлы кешеләргә Казанда кайдан килүенә карамастан булышалар дип әйтәсем килә. Ярдәм итегез аңа, ә ул сезгә ярдәм итәчәк. Татарларны Казанда гына түгел, чит илдә дә югары Европа дәрәҗәсендә беләчәкләр. Безне ишеттеләр, белделәр дип кенә карарга кирәк түгел, без алга таба барырга тиеш. Без үзебезнең сәнгать кешеләребезне, композиторларыбызны, шагыйрьләребезне танытырга тиеш.

«Композиторларны җырчыларга карат кадер белән карарга чакырам»

Күптән түгел «Яңа татар җыры» дигән конкурс игълан ителде. Анда «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры» дигән ике номинациядә җиңеп чыгучыларга акчалата премия тапшырылачак. Композитор, шагыйрьләргә яңа татар җырын иҗат итәр өчен әлеге конкурс этәргеч булыр дип уйлыйсызмы?

Барысы да җырларның кем тарафыннан иҗат ителүеннән тора. Мин заманча әсәрләр да башкарам. Күптән түгел дөньякүләм танылган композитор Альфред Шниткеның икенче симфониясен җырладым. Заманча җырлар бераз икенче төрлерәк жанр булып санала, алар аерыла. Яңа җырларда катлаулы көй сызыклары бар, вокал ягыннан да авырлыклар бар, анда матур гына җырларга түгел, актерлык осталыкларын да белү кирәк. Музыка үз эченә күп жанрлыкны кертә. Кайсыдыр урында кычкырырга, пышылдарга яисә уйнарга кирәк.

Миңа Эльмир Низамов язган музыканы да башкарырга туры килде. Ул аһәңле, җырчы өчен уңай итеп иҗат итә. Композитор һәм шәхес буларак, аның белән хезмәттәшлек итү ошады. Алга таба да шулай эшләвебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм. Күп композиторлардан шуны үтенеп сорыйм: җырлау өчен уңайлы итеп языгыз, дим. Композитор гармонияне генә белергә тиеш түгел, ул әле кешенең җырлау мөмкинлекләрен дә тоемларга тиеш. Күбесе әсәр яза. Әмма аның нинди тавыш өчен язылганы аңлашылмый. Зур диапазонлы җырчыларга да кайвакыт шундый уңайсыз җырлар языла, хәтта җырлап булмый. Күп җырчыларның, шул рәвешле, тавышларына зыян килә (ломка голоса). Композиторларны җырчыларга кадер белән карарга чакырам.

Сез балалар җырлары турында да әйттегез. Мин еш кына төрле конкурсларда жюри булып утырам. Күп укытучы балаларга авыр репертуар бирә. Әйе, балалар ерып чыга ала. Әмма аларның тавыш ярыларында төенчекләр барлыкка киләчәк. Аларның ул мутация чорына туры килә, димәк, физик яктан җырларга икеләтә авыр. Бала өчен конкурс — нервлар. Алар бит дулкынлана. Микрофон, сулыш белән дә дөрес эш итү кирәк. Балаларда әлегә тавыш аппараты формалашып җитмәгән була. Баланың психикасы бетте дигән сүз. Аны һәрвакытта да мактарга кирәк.

Аллага шөкер, үз заманында композитор Луиза Батыр-Болгари бар иде, ул хәзер дә бар. Шамил Шәрифуллин, Сара Садыйкованы атый алам. Алар балалар диапазонының бөтен нечкәлекләрен истә тотып җырлар иҗат иткән. Балала конкурсы зур җаваплылык сорый. Репертуарга сакчыл карарга кирәк дип саныйм. Чын укытучы баланың тавышын бозарга түгел, ә үстерергә тиеш.

«Сигез-тугыз сәгать көн саен корпоративларда җырларга кирәк түгел»

Россиядә һәм Казанда сыйфатлы вокал мәктәбе бар дип саныйсызмы?

Сыйфат нәрсә ул? Авыр сорау. Үз вакытында мин күп укытучыларда шөгыльләндем. Кемнәндер киттем, кемнәндер мастер-класс алдым. Тавыш — ул шуның кадәр авыр инструмент. Әйе, тавыш куюның фәлән хәтле методлары бар. Һәр тавыш үзенчә аерылып тора. Бу очракта кешенең холкын, аның артистлык һәм тавыш мөмкинлекләрен белергә, һәр укучыны тоярга кирәк. Әйтик, үзе сопрано, ә укучысы меццо-сопрано булган укытучылар бар. Алар укучыларын ничек укытырга белми, тота да сопрано өчен язылган әсәрне бирә. Гел шул ук ничә еллар дәвамында җырланган репертуарны тоттыра, ә үсеш юк. Моның өчен эзләнергә кирәк. Укытучы, үзеңнең тавышың белән ничек кулланырга, дигән инструкция бирергә тиеш. Ә моңа нигез кирәк. Бер булдыргач, аны югалтмау, саклау зарур.

Тавыш гигиенасы нәрсәдән тора? Сигез-тугыз сәгать көн саен корпоративларда җырларга кирәк түгел, барлык акчаларны да эшләп булмый. Үзем дә укытучы. Укучыларыма катгый карыйм. Иң мөһиме, алар сулышның, тавыш көчәйткечләренең нигезен, мускуллар, тавыш ярыларының эшчәнлеген, белсен. Бала боларны белмәсә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талантын югалтачак.

«Татарча да җырлыйсы килә…»

Алга таба иҗади планнарыгыз нинди?

Әлбәттә, эшләү. Иртәгә мин композитор Михаил Глинканың Александр Пушкин шигырьләренә язылган «Руслан һәм Людмила» операсында Ратмир дигән хазар ханы партиясен башкарачакмын. Мәскәүдә Гендельның «Орландо» операсында катнашам, Вагнер, Листка багышланган концертларым булачак. Киләсе елда Сальериның юбилее булачак. Күбесе ул Моцартны агулаган дигән фикердә. Әмма тарихчылар инде күптән дөреслекне исбатлады. Аның гаҗәеп музыкасын без белмибез дә диярлек. Аның музыкасыннан гына торган вокал кичәсе әзерләргә телим. Һәм инде, әлбәттә, татарча да җырлыйсы килә. Әлегә Казанда сөйләшүләр алып барам.

Хыялым — татар композиторының операсын башкару. Татар рухи яисә халык музыкасы концертын оештырасым килә.

«Уел», «Иске кара урман», «Сәгать чылбыры» кебек җырларны җырлар идем. Әмма алар ни өчендер Казанда бик сирәк башкарыла. Моны аеруча чит илгә барганда күңел сорый. Җитмәсә, шуларны орган белән җырлаганда тамашачы килә дә: «Йә Алла, нинди матурлык», — дип әйтә. Татар халкы нинди бай! Рухи яктан да, музыкаль яктан да. Димәк, омтылыр максатыбыз бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100