Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Актанышыбыз белән бик горурланам»: «Агыйдел» ансамбле филармониядә концерт куйды

7 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгән ансамбльнең 7нче сезоны концертыннан репортаж.

news_top_970_100
«Актанышыбыз белән бик горурланам»: «Агыйдел» ансамбле филармониядә концерт куйды
Салават Камалетдинов
  • «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Актанышта урнашкан мәдәният оешмасы. «Агыйдел» 1966-2012нче елларда халык ансамбле булган, 2012нче елдан дәүләт ансамбле статусын алган. Ансамбль — Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты.

Директор — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова. Сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина. Балетмейстер — Илдар Хәтмуллин. Баш хормейстер — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Инсаф Хәбибуллин. Хормейстер — Наил Мөхәмәтҗанов.

Ансамбль коллективында 17 биюче һәм 12 җырчы эшли.

Ансамбльнең составы белән таныштыруны биюче Ленар Дмитриев башлады. Ул коллективта дүрт ел эшли. Төп һөнәре буенча биюче. «Без бөтенебез дә профессионаллар. 7 ел элек, ансамбльгә дәүләт статусы бирелгәннән соң, монда үзешчән биючеләр калмады», — диде ул.

Әлеге сүзләрне ансамбль директоры Лилия Ялалаова төгәлрәк аңлатып бирде.

Дәүләт статусы бирелгәннән соң ук түгел, 2012-2013нче елларда без район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән эшли башладык. Ул данлыклы Робсон Мусин, Инсаф Хөсәеновлар белән эшләгән чак. Аннан соң 2014 елдан әзрәк кенә чистарта башладык, алар кабат мәдәният йортларына үзләренең постларына кайтты, ә үзебез чыгарылыш студентларын тартып алып килдек. Шулай җыелдылар. Безгә Алабуга, Чаллы, Стәрлетамак училищеларыннан кайттылар. Тулысынча профессиональ артистларны җыю бәхетенә без быел ирештек.

Без инде сезонның өченче концертын оештырабыз. Актанышта тамашачылар соравы буенча ике тапкыр куйдык. Казанга инде 7 ел дәвамында концерт белән киләбез.

Ансамбль туплау авырмы?

Әйе, чөнки без авыл җирлегендә яшибез, халык саны белән, мәдәният өлкәсенә укырга китмәүләре белән бәйле авырлыклар туа. Хәзер кызыксыну артты, биергә теләүче кечкенә балалар арта башлады. Бу инде сөенечле хәл. Киләчәктә андый проблема булмас дип ышанып калабыз. Үзебезнең җирлектә үсеп чыккан, тәрбияләнгән балаларны ансамбльгә укытып кайтарырга дигән максат куябыз. Шуның өчен без быел ресурс үзәге ачтык. 9нчы классны бетергән балалар Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укый, стипендия алып укыйлар, ләкин ресурс үзәге бездә, аларны без укытабыз.

Димәк, киләчәктә ансамбль вәкилләре күбесенчә Актаныш кешеләре булсын дип тырышасыз?

Киләчәктә шулай кирәктер, чөнки хәзер авыррак. Ни өчен авыр? Бала килә, 2-3 ел эшли дә китеп бара шәһәргә. Чөнки ул безнеке түгел. Патриот түгел икән, ул гомергә монда калыр дип ышанып булмый. Әлеге көндә актанышлылар җырчылар арасында бишәү, биючеләр арасында бөтенләй юк, булганнары да декретта — бала үстерәләр.

Сезнең белән балалар да чыгыш ясый, алар кемнәр?

Алар безнең «Агыйдел» ансамбленең киләчәге — «Ак инеш». Агыйдел елгасының башы — Ак инеш, — дип аңлатты Лилия Ялалова.

  • Казаннан соң ансамбль Татарстан районнары буенча чыгып китәргә җыена. Тур 25 февральдә Балык Бистәсеннән башлана. Чирмешән, Аксубай, Әлки районнарыннан башлыйлар, аннан соң Минзәлә, Сарман, Мөслим, Тукай. Җәйгә таба Самара, Волгоград, Ростов, Махачкалага, көз көне Казахстан якларына җыеналар.

Район башлыгы ярдәме белән Санкт-Петербургка һәм Төркиягә барырга планлаштырабыз. Апрельдә Мәскәүгә китәбез. Җиденче ел инде без менә шулай районнарны урап чыгабыз. Арада концерт оештырылмыйча калган берничә район була. Кайчак тамашачы җыелмый, чөнки кайбер районнарда кешеләр безнең концертларга йөрми, алар Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Әнвәр Нургалиевка бара. Ә безенең концертка чын татар милләтеннән булган халык йөри.

Ялалова филармониядә узган концертларына бөтен билетлар да сатылып беткәнен әйтте.

Безнең әле мондый хәл булганы юк иде. Ел саен буш урыннар була иде, узган елны 30-35 билет сатылмады. Өч-дүрт көн элек 12 билет калган иде, икенче көнне карыйм — бер урын да юк. Ике-өч көн колагым яңгырап тора, миннән «Кайда билет, кайда билет?», — дип сорыйлар. Быел Актаныш якташлар җәмгыяте Вәсим Вахитов йөздән артык билетны үзенекеләргә таратып бирде, калган билетлар сатылып бетте.

Ансамбль солисты Рәзилә Галиева «Агыйдел»гә дәүләт статусы бирелгәннән бирле эшли. Үзе Актаныштан.

Ике айлык баламны калдырып, шушында концертка килдем. Сәхнә белән чирле кешенең генә эшедер инде бу. Юлга чыгып китеп йөрү үзенә күрә күңелле, рәхәт. Арытса да, сәхнәгә чыгып, илһамыңны аласың, анда бөтен әйбер онытыла. Минем ирем дә шулай ди. Ул иҗат кешесе түгел, ләкин ул һәрчак мине аңлады, миңа канат куйды, беркайчан да аны эшләмә, моны эшләмә дигәне булмады. Состав алмашынып торса да, киткәннәр кире кайта, — диде ул.

Эстрадага китеп җырлый башлау теләге юк идеме?

Юк, андыйны уйламадым да. Юкса, укыган вакытта мөмкинлек тә бар иде. Мин үз эшемне яратып эшлим, ансамблебезне дә бик яратам.

Хор җырчысы һәм алып баручы вазифаларын үтәгән Камил Ямилов та «Агыйдел»дә ансамбль дәүләт статусын алганнан бирле эшли.

Бу минем төп һөнәрем. Моңа хәтле мәктәптә музыка укыттым.

Ансамбльгә ничек килеп эләктегез?

Мәктәптә документ эше күп, монда рәхәтрәк, чит җирләргә барасың — гастрольләр. Менә шунысы кызыктырды да, дөнья күреп кайтыйм әле дип, «Агыйдел» ансамбленә эшкә керергә булдым. Ансамбльдә эшләү бик ошый. Киләчәктә, мин картаеп беткәч тә карарга килерсез әле бәлки.

Димәк, башка эштә эшләп карау теләге юк?

Шушындый һөнәргә укыгач, башка җирне күргән юк. Тик минем бер хыялым бар: радиода эшләп карыйсы килә. Үзем радионы тыңларга бик яратам, ләкин анда иртә торырга кирәк, эфир алтыда башлана — шундый кыен ягы бар. Безнең репетицияләр көн саен тугызда башлана, өчкә кадәр дәвам итә. Ансамблебезгә бик матур бина да салып бирделәр. Без анда үзебез генә, комачаулаучы юк. Бәйрәмнәргә шунда концертлар куябыз.

Күбрәк Актанышта концертлар куелган вакытны яратасызмы, әллә гастрольләр чоры башланганнымы?

Дөресен әйткәндә, читтә күңеллерәк. Актаныш халкы таныш булгангамы, алар алдында чыгыш ясавы кыенрак, ә читтә «Мине монда барыбер белмиләр» дисең.

Балет артисты Вадим Сафин ансамбльдә 4 ел эшли. Ул Башкортстанның хореография көллиятен тәмамлаган.

Әйе, мине монда дустым чакырды. Миңа гастрольләрдә йөрергә ошый. Кайвакыт гаиләне сирәк күрәсең, авырлыгы шунда гына.

Ул да составның алмашынуын әйтте.

Кемдер әлеге һөнәр аңа туры килмәгәнен аңлап китә, яки җәрәхәтләнеп, сәламәтлеге буенча китүчеләр бар. Күбесенчә, кызлар декретка китә.

Башка жанрда бию теләге юк идеме?

Мин элек джаз-модерн бии идем, заманча хореография белән дә, спорт бал биюләре белән дә шөгыльләнгәнем булды. Санкт-Петербургта да биедем, анда, күбесенчә, рус биюе иде. Тумышым белән Башкортстаннан, ләкин Татарстан гел үзенә тартып торды. Казан дәүләт ансамблендә дә (Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле) эшләп алдым. Айрат Хәмитов армиядән соң шунда чакырып алган иде. Анда эшләгәндә умыртка сөяге имгәнде, шуңа ансамбльдән киттем һәм сигез айга якын биемәдем. Аннан соң ике ел Башкортстанда Нефтекамск дәүләт филармониясендә эшләдем. Шуннан мине яңадан Казан дәүләт ансамбленә чакырдылар, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында кешеләр җитми иде. Мин ул вакытта татар биюен яхшы белә идем, һәм мине яңадан өйрәтеп торасы юк иде. Уфада укыганда джаз-модерн юнәлешендә биергә коллективка һәм шул ук вакытта Башкорт дәүләт ансамбленә чакырган иделәр, ләкин мин Санкт-Петербургка китеп бардым һәм кайткач та, ни өчендер күңелемә бары татар биюләре хуш килде.

Хәзер минем гаиләм, балам бар, димәк, яшәү урыны кирәк, монда безне яшәү урыны белән дә тәэмин иттеләр. Актаныштан 50 чакрым ераклыкта яшим. Монда уңайлырак шартлар тәкъдим иттеләр, өйгә дә якын.

Киләчәктә да шушы юнәлештә эшләргә планлаштырасызмы?

Әйе, миңа лаеклы ялга чыгарга бары 11 ел калды. Шуңа хәтле эшләргә, бәлки лаек булсам, атказанган исемен алырга. Лаеклы ялга биючеләр 20 елдан соң чыга иде, хәзер тагын өч ел өстәделәр бугай, ләкин ул өч елда бию мәҗбүри түгел, шул юнәлештә хезмәт куйсаң да җитә. Һөнәребез авыр, бар кешенең дә түземлеге җитми. Бию мәктәбе йомшаграк булса, яки кеше үзе физик яктан көчсезрәк булса, ул төшеп кала. Җәрәхәтләрне дә күбесенчә үз ялгышлыклары акрасында алалар. Мәсәлән, өстән-өстән генә эшләгәндә яки җылынып бетмичә кискен хәрәкәтләр ясаганда, трюкларның эшләү техникасын белмичә эшләргә тотынганда.

Авырлыклар булса да, без тамашачыларның алкышлары белән бүләкләнәбез. Артистлар — фанатиклар диләр, ул чыннан да шулай. Мин биш яшемнән бирле егерме ике ел дәвамында биим. Биюне ташлап та карадым, ләкин булдыра алмадым.

Вадим Сафин ансамбльдә уңай шартлар тудырылганын һәм гел ярдәмгә килеп торучылар булганын да әйтте.

Балабызны бакчага урнаштыру белән авырлыклар туган иде. Мин бу хакта директорыбыз Лилия Ялаловага әйттем, һәм ул бу проблеманы чишәргә ярдәм итте. Безнең коллективыбыз бик тату, берәр кеше бәхетсезлеккә юлыкса да, барыбыз да ярдәм итәргә тырышабыз. Без — коллегалар гына түгел, зур гаилә.

Концертның үзенә килгәндә, ул ике бүлектән торды. Беренчесе Бөек җиңүнең 75 еллыгына, ә икенчесе ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Икенче өлештә татар халык җыр-биюләреннән тыш, керәшен халык җырлары, башкорт халык җырлары һәм биюләре, Нижгар татарлары җыры, Ык буе татарлары биюе, типтәрләр биюе, Төмән өлкәсенең Туралы татарлары биюе күрсәтелде. Чыгышлар, ТАССРда яшәүче халыкларның дуслыгын күрсәтеп, Идел буе халыклары биюләре белән төгәлләнде.

Якташлары оештырган концертка чыгыш ясарга Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин һәм баянчы Айзат Шәйхелмәрданов та килгән иде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов министрлык исеменнән рәхмәтләрен белдерде. Татарстан Республикасы Мәдәният министры мактау грамотасы белән Гөлназ Хәбирова, рәхмәт хаты белән Анна Фәсхетдинова һәм Илсур Харисов бүләкләнделәр.

Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов ансамбль директоры Лилия Ялаловага мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырды. Район башлыгы Энгель Фәттаховка да рәхмәтләрен җиткерде, аңа да актанышлылар һәм казанлылар исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов үзе дә Актанышның якташлар җәмгыятенә карата мактау сүзләрен ирештерде һәм җәмгыять рәисен рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шулай ук ул Республика Президентына һәм мәдәният министрлыгына рәхмәтләрен белдерде.

Ел саен отчет концерты белән Казан тамашачысы алдына киләбез. Быел яңа состав белән килдек дисәк тә була, чөнки узган елны 12 биюче һәм җырчы кызыбыз декретка китте. Ул яктан да алар әйбәт эшлиләр, — дип район башлыгы да состав үзгәрүләре хакында шаярып алды.

Шушындый ансамбльнең Актанышта булуы — безнең өчен зур горурлык һәм шатлык. Икенче яктан, Актанышта булмаса, кайсы районда булырга тиеш иде мондый ансамбль. Балаларның кече яштән олы сәнгатьне күреп үсүләре, киләчәктә тормышын билгеләр өчен, юнәлеш бирер өчен, зур чара булып тора, — диде ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та ансамбль турында үз фикерләре белән бүлеште.

Актаныш төбәгендә элек-электән «Агыйдел» ансамбле дигән һәвәскәр ансамбль бар иде. Еллар үтү белән ансамбль дәүләт дәрәҗәсен алды. Дәүләт дәрәҗәсен алгач, исеменә туры килерлек җисеме дә булырга тиеш. Җисемне бары тик хезмәт белән, башка ансамбльләрдән аермалы булуың һәм үзеңнең репертуарың белән булдырып була. Мин «Агыйдел» ансамбленә өметләр баглыйм, әйбәт итеп эшләсеннәр, алар әле башлангыч кына. Ун-унбиш ел эшләү башлангыч дип атала, менә егерме-егерме биш ел эшләгәннән соң без нәтиҗәләрне күрербез. «Агыйдел» ансамбле Агыйдел шикелле Иделебезгә килеп коерлык булсын.

Якташларының концертына килгән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ел саен «Агыйдел» ансамбленең концерт программасын карарга тырышуын әйтте.

Концертка яратып киләм. «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле дәүләт ансамбле булуга хәтле дә халык исеме алып концертлары белән төрле регионнарга, чит илләргә йөри иде, аның тарихы бик тирән. Ансамбль үзенчәлекле һәм халыкчан. Җырчылары да, биючеләре дә, гомуми программа да бик ошый. Безнең Актаныш ягы — җырлы-моңлы як. Актанышның гомумән яшәеше шундый. Үзебезнең гаилә исеменнән чын күңелдән уңышлар телибез. Үсештә булуын, яңа темалар ачылуын, барысы да исән-сау эшләүләрен телибез.

Кая карама, бар җирдә дә Актаныш. Театрда да, җыр-биюдә дә. Бу нәрсәдән тора икән?

Актанышның сәнгате икенче югарылыкта. Мин моны андагы сәнгатьне, халыкны белгәнгә, үзем Актанышныкы булганга әйтә алам. Әгәр дә тарихка кереп китсәк, районнар бер-берсенә охшамаган, аларның һөнәри осталыгы төрле. Актанышта җырламаган, биемәгән, спектакль уйнамаган кеше юктыр. Актаныш театры халык театрлары арасында узган «Идел-йорт» бәйгесендә җиңүләр яулады. Узган ел Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәрен сәхнәләштерделәр. Ул тиз генә ерып чыга алырлык әсәр түгел, аны дәүләт театрлары да алырга куркып тора.

Безнең Актанышта ел саен бию, сәнгать, театр фестивальләре бара. Ел саен алар ярышалар. Ул инде ике генә дистә ел түгел. Менә шулар халыкны формалаштыра. Балачактан ук алар шушы юнәлешләрдә хәрәкәт итә башлыйлар. Ул инде, билгеле, үзенең тәмле җимешләрен бирми калмый.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова концерттан соң үзенең фикерләрен безгә дә җиткерде.

Миңа концерт бик ошады. Япь-яшь егетләр-кызлар җырлыйлар, бииләр. Аеруча, биючеләр арасында яңа егет-кызларны күрдем. Актаныш әнинең туган җире булганга да, мин бик дулкынланып килдем. Актаныш бер урында басып тормый, ул гел нәрсәдер эзләнә, шуңа күрә мин Актанышыбыз белән бик горурланам. Мин актанышлыларның отчет концертларына ел саен киләм.

Ничек бәялисез, үсеш бармы?

Үсеш бар. Алар яшь бит әле, алар шул хәтле үсәргә тырышалар, ул күренеп тора. Менә биюче Артур Нигъмәтуллиннан күземне ала алмадым, шулкадәр профессиоанльлеге күренеп тора. Прогресс күренеп тора, шуңа күрә мин бик горурланам, Актанышыбызны яратабыз!



Галерея: "Агыйдел" ансамбле концерты
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100