Мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ: «Матур хатын-кызга табынудан да зуррак бәхет юк»
Шагыйрь Рәдиф Гаташ белән мәхәббәт турында сөйләштек.
Ялларда кулыма Рәдиф Гаташның шигырьләр җыентыгын алдым һәм… аның дөньясына чумдым! Ул шигырьләр мәхәббәт, хатын-кызны үлеп ярату, аңа мәдхия уку, күккә чөеп мактаудан гына тора. Бернинди пычраклык, оятсыз уйлар, кешедән көлүнең әсәре дә юк. Бары позитивлык. Рәдиф абый белән әңгәмәбез дә шул рухтарак үтте.
Җыеп кына әйтсәм, бер сәгать мәхәббәт аңлатты ул миңа. Күзләре очкынланды, хатын-кызны мактады, сокланды, алиһәгә тиңләде… Чын күңелдән, шагыйрьләрчә! Сөйләшкән арада бүленеп, берничә мәртәбә шигырен дә укып алды. Икенче, өченче көнне дә шалтыратты, «Синең турында шигырь язам», — диде.
Рәдиф абыйга быел 80 яшь тулуны исәпкә алып, андагы яшәү дәртенә, хисләренең шулай дөрләп кабына алуына мин дә исем китеп йөрдем.
Рәдиф абый, 80 яшьтә шулай йөгереп йөрүнең берәр сере бармы?
Минем яшьтә ничек йөгермәскә әле, Лилия.
Яшь сиздерәме соң?
Бер дә сиздерми. Мине матурлык, гашыйк булу хисе саклый.
Гел гашыйк булу халәтендәме сез?
Әйе. Табигать сезне — хатын-кызны шулай яраткан, сез шагыйрь өчен һич бетмәс илһам чыганагы. Энергияне арттырып, хәрәкәтләнергә көч бирә торган затлар сез. Хатын-кызның матурлыгы өчен янып яшәмәгән кешеләрне жәллим. Бигрәк тә зәңгәрләрне, Америка, Европа йогынтысында андый кешеләр бездә нык артты бит. Юкка гына Достоевский: «Красота спасет мир», — дип әйтмәгән. Матурлыкка табынудан да зуррак бәхет юк. Безнең бүгенге очрашуга да табигать нинди матур көн бирде бит…
50 яшьтән узгач кына үткән гомерләр турында уйлана башлыйсың икән. Беренче юбилейга кадәр берни сизелми, тормыш сукмагы буйлап очып кына барасың.
Рәдиф абый, яшь барган саен хисләр сүреләме?
Киресенчә, арта гына. Мин бүген дә шашкын халәттә, утлар-дөрләүләр арта бара.
Ул дөрләүләр шигырьләрдә генә калмагандыр бит?
Бу хәтле гомер яшәгән кешенең төрлечә булгандыр инде. Хатын-кызның мине яратканы да, яратмаганы да очрагандыр. Әниемнән башлап, тормыш юлымда очраган бөтен хатын-кызга рәхмәтле мин. Алар миңа иҗат итәргә этәргеч, илһам, ләззәт бирде. Хәзер дә матурлык күрсәм, каушап калам.
Сезнең шигырьләрдә әниләргә мәхәббәт аеруча ярылып ята. Үзегезнең әниегез турында сөйләгез әле.
Безнең әни Сәвия исемле иде. Шулкадәр йомшак, якты күңелле, йөзендә нур уйнап тора торган гади авыл хатыны иде ул. Әтидән 32 яшьтә кала. Әти шулай ук 32 яшендә, 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә дә һәлак була. Әни ялгыз калып, без — өч малайны үзе генә тәрбияләп үстерә. Миннән олы игезәк абыйларым бар. Рәшит Гатауллин исемле абыем шулай ук шагыйрь иде. Узган елны «Яз» нәшриятында аның калын китабын бастырып чыгардым. Икенче игезәк сыңары — Рәфитнең хатыны Нәҗибә Әминова шулай ук яхшы шагыйрә, Башкортстанда яши, укытучы. Аларның кызы Ләйсән Якупова «Кызыл таң» газетасында эшли, ул да шагыйрә.
Нәселегездә шагыйрьләр бар идеме? Сезгә мондый сәләт кемнән күчкән?
Бертуган абый шагыйрь, туганнан туганнар арасында да журналист, язучылар бар. Димәк, чыннан да, безнең нәселдә кемдәдер мондый сәләт булгандыр, дим. Бу әтинең әнисе ягыннан киләдер, аның иҗади осталыкларын искә алалар иде.
Ә холкым әни ягына охшаган. Әнинең энесе офицер булган, Сталинград сугышында һәлак булган, мине гел аның белән чагыштыралар иде. Абыйларым икенче төрле холыклы, барысы да тыныч, сабыр. Мин шашкын, ташкын…
Көнкүрештә нинди сез?
Әтисез үскән кеше нинди булсын инде… Элек атасызны кияү итмә, анасызны килен итмә, дип әйткәннәр. Мәктәптә укыганда математикаларны белми идем, төгәл фәннәрдән начар укыдым. Алардан имтихан бирү, аттестат алулар төшемә керә иде хәтта. Мин көтүче булырга да ярамам, берничек тә кеше була алмам инде дип уйлый идем. Бары тик унынчы класста укыганда гына югары уку йортында филология бүлеге булуын белеп алдым.
Туганнан туганым колхозда агроном булып эшли иде, ул авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Шуның дусты — колхоз рәисе безгә кунакка килгән иде. Минем әдәбиятны яратуымны, китаплар укуымны күреп: «Сиңа словесныйга укырга керергә кирәк», — диде ул. Мин моның нәрсә әйтергә теләгәнен дә аңлап бетермим башта, «Математикадан „өчкә“ генә барам шул», — дим. «Ә ул анда кирәкми», — ди бу. И, сөендем инде! Сораша, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе факультетын белешә башладым. Университетка кергәндә документларымны Әнгам Атнабаев кабул итте, шагыйрь белән шунда танышып киттем. Мәктәптә укыганда аның шигырьләрен яттан белә идем инде. Шуннан соң Әнгам Атнабаев оештырган әдәби түгәрәккә йөри башладым.
Ул заманда ничек гел шигырь укып утыра ала идегез? Авылда эш тавык та чүпләп бетерә алмаслык булгандыр…
Әни безне укысыннар дип үстерде, эш белән өймәде. Авылда бәрәңге утырту, печән әзерләү ише эш бар иде инде. Ләкин авыр, сугыштан соңгы еллар булса да, китап белән җенләнеп яши идем. Башкортстан университетында укыганда шагыйрь буларак танылдым, «Кызыл таң» газетасында шигырьләрем басыла башлады, укучылар белән очрашуларга йөрдем. Анда язган әйберләремне әле дә җыентыкларыма кертәм. Әмма мине һәрчак Казан — татарның мәркәзе үзенә тарта иде. Икенче курста укыганда, 1961 елда Тукайның 75 еллыгын үткәрдек.
Анда Казаннан өч студент килгән иде. Булачак зур галим Миркасыйм Госманов, булачак язучы Вакыйф Нуруллин һәм Зөлфәт Вәлиев исемле егет. Аларның кием-салымы, зыялылыгы мине әсир итте һәм Казанга күченү турында хыяллана башладым. Шуның алдыннан гына бездәге язучы Хәсән Сәрьян да Казанга күчеп, «Азат хатын» журналында җаваплы сәркатип булып эшли башлаган иде, ул да миңа үрнәк күрсәтте. Шуннан мин 1961 елның җәендә Казанны күрергә килдем дә Хәсән абый, Ибраһим Нуруллин белән бергә, зачеткаларны тотып, Казан университетына киттем. Бу бик шикле адым булды.
Ләкин мин Казанны шул дәрәҗәдә ошаттым, хәтта укырга керә алмаган очракта да бер ел монда яшәп торып, киләсе елга тагын кереп карарга исәп бар иде. Тукай, Такташ эзләрен, аларның каберләрен күреп, Кремльдә, Сөембикә манарасы тирәсендә, Елга портында йөреп, тәмам әсирләнгән идем. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты, мин Казан университетына укырга кердем.
Башкортстанда калган булсагыз, шундый бөек татар шагыйре булыр идегезме?
Булыр идем, әлбәттә. Башкортстанда яшәп, татар шагыйре булып кына калучылар да бар. Мәсәлән, Әнгам Атнабаев. Ул яшьлек елларында Казанның пединститутында укыган, гомере буе Казанны яратып, сагынып яшәде. Бу турыда язган шигырьләре дә бар. Шигырьләрен татарча гына язды, татарча укыды. Шәехзада Бабич та шулай ук классик татар шагыйре булып калды.
Сезнең яклардан шундый күп шагыйрь чыккан…
Безнең авыл элекке Бөре өязенә карый. Анда укыту да көчле булгандыр инде. Галимҗан Ибраһимов тамырлары, Илдар Юзеев, Саҗидә Сөләйманова, Гали Чокрый, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов та шул яклардан. Рейхстагка беренче булып байрак кадаган Гази Заһитов та минем якташ.
Анда хәзер ситуация ничегрәк?
Башкортстанга сирәк кайткач, андагы ситуацияне белмим. Хәзер җанисәп вакыты, беләсез инде, башкорт сәясәтчеләре: «Бу элекке Башкортстан җирләре», — диләр, татарлар исә анда Болгар, Казан ханлыгы чорыннан татарлар яшәгән дигән фикердә. Бигрәк тә Татарстанга якын көнбатыш районнар турында бәхәсләр бара. Андагы күчеп килгән татар авылларына да кимендә 300-400 ел бар дип уйлыйм.
Сез үзегезне татар шагыйре дисезме соң инде?
Әлбәттә. Мин татарча укып, татар авылында үскән кеше. Әнкәйләрнең дә, әткәйләрнең дә туган ягы мишәрләр авылы саналган. Әнкәйләр авылының бер очы гына башкортныкы дип атала иде, чын башкортлар булгандырмы, әмма алар да татарча сөйләшә иделәр. Ул чорда син татар, мин башкорт дип бүлүләр юк иде. Аларның телевидениеләрен карап, радио тыңлап, китапларын рәхәтләнеп укып үстек. Беркайчан да бер халыкның икенче халыкны хурлавында катнашмыйм. Без төркиләрдән килеп чыкканбыз, барыбыз да тугандаш халык бит. Төрки халыкларның туганнар икәнен гел халыкның исенә төшереп, бер-беребезнең иҗатын өйрәнеп торырга кирәк.
Бүгенге шигърият турында нинди фикердә сез? Кемнәрне тәнкыйтьләр идегез?
Мин тәнкыйтьләргә яратмыйм, холкым андый түгел. Кеше үзен белергә, үзен тәнкыйтьләргә, эзләнергә тиеш.
Шулай да, бүгенге шигърият нинди дәрәҗәдә дип уйлыйсыз?
Татар шигърияте гомер-гомергә югары дәрәҗәдә булды. Безнең һәрвакыт бөтен дөньяга күрсәтә торган зур шагыйрьләребез бар иде. Хәзер дә алар уннан артык. Әмма бүгенге шигъриятнең бер үзенчәлеге бар — элек безнең хатын-кыз шагыйрәләр әз иде. Яшь чагымда Саҗидә Сөләйманова, аннан Лена Шагыйрьҗан, Клара Булатова булды. Бүгенге көндә Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллиналар бар. Алар бик югары кимәлдә иҗат итәләр.
Роберт Миңнуллин белән аралаша идегезме?
Роберт Миңнуллин белән ул Казанга килгәннән бирле аралашып яшәдек. Авылларыбызның арасы да ерак түгел иде. Аның беренче китабына рецензияне мин яздым, ул да минем турында мәкаләләр бастырды. Күп сәфәрләрне бергә уздык, гел бергә йөрдек. Үзебезнең туган якларга да бергә кайта идек. Ул Илеш районына, мин Кушнаренкога. Аның юбилейлары зур дәрәҗәдә үткәрелде: икешәр көн Сабантуйлар уздырып, бөтен Татарстаннан һәм Башкортстаннан зур кунаклар җыеп. Ул яктан бернәрсә дә үкенечкә калмады.
Аны юксынасызмы?
Әлбәттә, юксынам. Әмма хәзер югалтулар шулкадәр күбәйде, кайсын уйларга, кайсын юксынырга да белмәссең. Озаграк яшәгән саен бик күп кешене югалтасың, әкренләп бу хәлләргә өйрәнә барасың икән. Яңалык белән уртаклашыйм әле дип, берәрсенә шалтыратырга телефонны кулга алам да… Кинәт искә төшә — ул кеше юк бит инде! Роберт Миңнуллин, Рим Идиятуллин, Зөлфәт, Наис Гамбәр, Фәрит Гыйльми белән шулай. Алар белән һаман да сөйләшәсе, серләшәсе килеп китә. Рөстәм Мингалиев, Гәрәй Рәхим дә китте. Үзебезнең бишлектән Равил Фәйзуллин, Ренат Харис һәм мин генә калдык. Хәзер кешенең авыруы турында ишеткәч тә куркып китәм. Шуңа күрә сакланырга тырышам, яшисе килә. Лев Толстой яшьләрен узасы, Әмирхан Еникиләр кебек 90га кадәр җитәсе иде.
Рәдиф абый, әйдәгез яңадан яшьлеккә кайтыйк әле. Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?
Разил Вәлиев белән бик дус идек, ул миннән алты яшькә яшьрәк. Разил белән бергә Мәскәүгә укырга киттек. Ул Әдәби институтка укырга керде, мин әлеге институт каршындагы ике еллык югары әдәби курсларга укырга бардым. Менә шунда Разил Казан университетның журналистика факультетында бергә укыган таныш кызын очраткан. Гәүһәр исемле бу кыз Үзбәкстаннан, Мәскәүгә кияүгә чыккан һәм бер көнне Разилне үзләренә кунакка чакырган.
Октябрь бәйрәмендә Разил аларда кунакта барган һәм шунда Гәүһәрнең туганнан-туган сеңелләре дә булган. Кунактан кайткач, Разил миңа: «Үзбәкстаннан килгән апалы-сеңелле ике кыз белән таныштым, медицина университетында укыйлар», — диде. Бу кызлар яши торган тулай торак безнеке янында, күршедә генә булып чыкты. Икенче көнне алар янына бардык. Шуннан соң Разил үзе танышкан кыз белән йөреп китте, мин аның апасына гашыйк булдым. Минем булачак хатыным Рима аспирантура тәмамлап, кандидатлык яклап йөри иде.
Хатыныгыз бик укымышлы, җитеш гаиләдән булган, аны ничек үзегезгә караттыгыз?
Ул вакытта мин шагыйрь буларак танылган идем. Үземне бөтен кеше белән танышырга, сөйләшергә, хәтта тәкъдим ясарга лаек дип, югары бәяли идем. Көнкүреш мәшәкатьләреннән ерак тордым. Рима белән тиз танышып киттек, берничә айдан бергә дә булдык. Чөнки ул аспирантурадан соң «распределение» белән каядыр китәргә тиеш иде, мин аны җибәрмәдем.
Разил Вәлиевнең язмышы ничек булды?
Ул да студент чакта ук өйләнде. Институтта укыганда кызлары туды. Икенче елга безнең малай туды. Без Казанга хатыннар, балалар белән кайттык. Безнең танышканга быел 54 ел була икән инде.
Баҗай белән аралашып яшәдегезме соң?
Баҗай белән аралашасың инде… Безнең хатыннарның өч бертуган абыйлары да Казанда зур кешеләр булды. Татарстанның Дәүләт торак фондының элекке җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, банкир Ринат Абдуллин, фермер Шәүкәт Абдуллиннар… Алар барысы да булдыклы, мал-мөлкәтле кешеләр булды. Хәзер балалары да шундый көчле шәхесләр. Хатынымның әти-әнисе дә монда кайтты, хәзер алар мәрхүмнәр инде.
Туганнарың шундый зур кешеләр булуның үз кыенлыклары да бардыр?
Төрле чак булгандыр… Шагыйрь горур була, үзен пәйгамбәрләр затыннан дип саный. Ходай саклый безне. Аллаһы Тәгалә юләрләрне үзем саклармын дигән бит, шагыйрь бераз юләр, мәхәббәттән исергән була бит инде.
«Хатыным татарча белми, шигырьләремне укымый», — дип әйткәнсез бер әңгәмәдә. Бу сезнең бәхетегезме, фаҗигагезме?
Алар русча тәрбияләнгәннәр. Мин татарча эндәшәм, ул русча җавап бирә иде. Язганнарымны укыды дип әйтә алмыйм. Гаиләдә шигырь укып кына утырып та булмый, тормышны да алып барырга кирәк. Хатыным акыллы, булган кеше, күп төрле һөнәр иясе. Ул техник фәннәр кандидаты. Сәүдә эшендә, товаровед булып эшләде. Дөнья көтәргә ярдәм иткәне өчен хатыныма рәхмәттән башка сүзем юк.
Мәхәббәт турында язуыгызны белгәндер. Көнләшә идеме?
Әй, ул хыял җимеше генә бит инде. Безнең арада көнләшү, үпкәләшүләр булмады. Үткәннәр турында да бәхәсләшмәдек. Бу яшьтә ул турыда сөйләшү дә әллә ничек инде… Шигырьләремдә татар кызлары, аларның иң матур сыйфатлары турында язам, шуңа күрә милләткә дә файда китерәм дип уйлыйм.
Эчүегезне ташлауда да хатыныгызның йогынтысы булгандыр?
Әйе, 40 яшьтә эчүемне ташладым. Безнең заманда китап чыкса да, кунак килсә дә утырып эчү гадәте бар иде. Брежнев заманында эчү культ дәрәҗәсендә булды. Шуның аркасында юкка чыгучылар да күп иде. Запойга киткәнемне сизеп, бетәм бит дип уйлап, үз-үземне кулга алдым. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, хәзер шуның өчен бик сөенәм. Аны гомумән 30да ук ташлыйсы булган икән. Ләкин эчмәвеңне белгәч, компанияләрдә якын итмиләр — ул ягы да бар. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиевлар кебек эчә белеп эчүчеләр дә бар иде. Күңелле итеп утыралар иде, бервакытта да алкаш булмадылар. Хәзерге яшьләрдә эчүчеләр юк, карьерага омтылу китте. Алар өчен бик сөенәм.
Бердәнбер улыгыз Салаватның гомере бик иртә өзелгән икән…
Салават лейкемия белән авырып, бер ел эчендә вафат булды. 36 яшьтә китеп барды. Ике оныгыбыз — Тимур белән Арслан бар. Киленебез Лилия икенчегә кияүгә чыкты, Германиядә яши. Тагын бер баласы бар. Өлкән оныгыбызга — 28, кечесенә 18 яшь тулды. Аларга үземнең татарча, русча, инглизчә китапларымны җибәрдем. 18 яшьлек малаем үзе дә шигырьләр язгалый, аңа шигырьләремне немецчәгә тәрҗемә итәргә куштым. Анысы Берлинда лицейда укый, олысы Нюренбергта айти-белгеч. Олысы өйләнде, ел саен кайта. Бәләкәен ике яшеннән бирле күргәнем юк.
Улыгыз шигырьләр яза идеме?
Салават бизнес белән шөгыльләнде, шигырьләр язмый иде. Германиядә хезмәт итте һәм аннан кайткач «Идел» журналында армиядәге «бабайлык» турында бер хикәя бастырган иде. Аның вафат булуына 16 ел тулды. Әлеге фаҗига хатынга да нык тәэсир итте, исәнлеген бетерде…
Рима апа урын өстендә дип ишеткән идем. Хәле ничек?
Шул ук хәлдә инде. Туган тиешле кеше карый.
Бүген нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
Васильеводагы бакчабызда мәш киләм, әле корыган агачларны кистем. Көзнең үз матурлыгы бар, иҗат итү өчен аннан да рәхәт вакыт юк.
Юбилеем уңаеннан, минем иҗатыма багышлап, Рифә Рахманның «Сөю илтәм сиңа» дигән китабы чыкты. Гомерем буена үземнең 20-30 китабым басылды, аларның төгәл санын белмим дә. Китапларның кайберсен үзем чыгарам, кайберсен китап нәшрияты бастыра. «Казан утлары”нда 36 ел эшләдем, бүген дә анда редколлегиядә торам. Яңа әсәрләр буенча фикеремне җиткерәм.
Социаль челтәрләрне өйрәнмисезме?
Теләк бар, өйрәнергә кирәк әле шуларны…
Рәдиф Гаташ шигырьләре
«Сөйлә!..»
Сөйлә!
Бик күптәннән тавышың ишетмәдем.
Шундый тансык миңа!
Колак салыйм шатлыкларың чишмәсенә,
нинди көчләр шулай күчкән сиңа?
Мин бәхетле, тыңлыйм озак… Сөйлә!
Сөйлә серләреңне, яшь җанында
нинди хыяллар бар, сөйлә!
Чәч тузгытып җилдә, очынып көлә-көлә,
яшьлегеңнең назлы көен көйлә!
Язгы яңгыр кебек җылы сүзең —
чыланырга ризамын мин.
Кояш тә әнә чыгып килә,
сөйлә!
Сөйлә миңа имин юллар юрап,
кайтыйм синең янга тиз үк урап,
телә: кайгы миннән йөрсен ерак,
җил чәчмәсен җырларымны урлап.
Ә син сөйлә,
арыганчы сөйлә…
Мин киткәч тә, бергә чакны сагынып сөйлә.
Мин кайткач та,
күпләр кебек:
«Соңлап кайттың», — димә.
Шатлыгыма тимә!
Онытсаң да мине, сөйлә!
Һичьюгында, шулчак
кемне
ничек сөюеңне сөйлә!
* * *
Йә, ни әйтерсең? Бу, бәлки,
Илаһи бер халәт?
Акылдан, аңнан өстен мәл! –
Кайтсын кабат-кабат.
Тезләреңә башны куйдым:
Той хис шашынганын.
Бу – күкләргә ашкынганы,
Очуы бу – җанның,
Кочуы бу синең җанны
Биекләрдә аның...
Сүзләр беткән, безләр күптән
Өстен көч кулында.
Моңарчы очрашмадыкмы
Мәңгелек юлында? –
Барысы да җанга якын,
Минеке тоела...
Ни ди хисең? Хәтерлиме
Бу халәт-утны ул?
Тән – фани, ди,
Җан – мәңгелек;
Сөеп, бәхетле ул:
Очкан вакытында туктаткан
Хаос-вакытны ул!
Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт авылының урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңрак «Ялкын» журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Иҗатының беренче чорларында С.Рәмиев, Һ.Такташлардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә һәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета. («Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы, 1965.)
Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе (2005), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). 2001 елда дөнья күргән «Газәлләр», 2005 елда басылып чыккан «Мәңгелек сусау» китаплары өчен 2008 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Р.Гаташ — 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.