«Үзгәреш җиле» — яңа сулыш алган иске җырларда татар моңы калганмы? | intertat.tatar

«Үзгәреш җиле» — яңа сулыш алган иске җырларда татар моңы калганмы?

«Үзгәреш җиле» фестивале беренче тапкыр 2016 елның ноябрь аенда үткәрелә. Шуннан соң аны ел саен үткәрә башлыйлар. Быел «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале ике көн рәттән – 4-5 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза.

«Үзгәреш җиле» фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә узды. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә.

Быелгы «Үзгәреш җиле»ндә 15 җырчы һәм бер төркем чыгыш ясады. Фестивальнең даими катнашучылары: Алинә Шәрипҗанова, Гөлнора Гатина, Руслан Сәйфетдинов, Айдар Сөләйманов, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Илгиз Шәйхразиев, «Jukebox trio» төркеме һәм башкалар.

Эльмира Кәлимуллина, Татьяна Ефремова һәм Илгиз Мөхетдинов — фестивальдә беренче тапкыр катнашалар.

«Моңны тоя башладым»

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Вадим Эйленкриг быелгы «Үзгәреш җиле»нең яңалыгы турында сөйләде:

Минем өчен, проектта булган кеше өчен, фестиваль әле беркайчан да музыка ягыннан мондый бербөтен һәм кызыклы булганы юк төсле. Әгәр инде узган еллардагы эшләребезне тыңлыйбыз икән, алары да ошый. Иң мөһиме: без профессианльлекнең билгеле бер югарылыктагы дәрәҗәсен билгеләдек. Бу спорт ярышлары түгел. Без аны ел саен 10 смга күтәрергә тиеш түгел.

Быел бик матур җырлар, яхшы аранжировкалар булачак һәм миңа калса, визуал да бик кызыклы килеп чыкты. Минем өчен проект узган еллардан аерылып торырыга түгел, ә аларга тәңгәл килергә тиеш. Без аның дәрәҗәсен болай да бик югарыга күтәрдек бит. Хәтта аны кабатлау да җиңел түгел. «Үзгәреш җиле»

Минемчә, «Карнеги-холл» без бу проектны дөньяның теләсә кайсы почмагында аңлаешлы булырлык итеп эшли алганыбызны билгели торган чара, үзенә күрә бер имтихан булды. Нью-Йоркта 2800 кеше гел татарлар гына була алмый. Татарлар 400 кеше чамасы булса, шул кадәр үк яһүдләр, ә калганнары мексиканецлар да, бразилия кешеләре һәм гомумән, башка тәнлеләр иде. Татар телен белмәсәләр дә, барысына да бик ошады. Аларга мелодика, солистлар, музыка, оркестр ошады. Шуңа күрә мин аны «мировой продукт» дип атый алам.

Шәһәр урамы буйлап барганда бер афиша күзгә чалынды, анда — тере оркестр дип язылган иде. Бу инде минуска һәм «Ямаха» белән гармунга гына да җырлау түгел, ә чын оркестр. Әзме-күпме безнең хезмәт тә, чөнки моңа кадәр минем андый әйберләр күргәнем юк иде. Проектны бөтен дөньяга күрсәтү теләге бар, ләкин хәзер без пандемия кысаларында яшибез, мәсәлән, татарлар күпләп яшәгән Германия, Израиль.

Киләсе елда шушы программа белән, иң яхшы номерларын алып Әлмәткә бару ниятләнгән. Кая гына барсам да, миннән Салих Сәйдәшевнең «Әдрән диңгез»ен башкаруны сорыйлар. Бик матур көй, аранжировкасы да. Кешеләрнең шуны ишетәселәре килә.

«Үзгәреш җиле» — ел буена без эшли торган төп проектларның берсе. Хәзер инде без пентатоника, мелизматика һәм тел турында күбрәк беләбез. Эмоциональ һәм техник яктан да белемнәребез артты. Хәзер инде без аны тирәнрәк һәм дөресрәк хис итәбез, шунлыктан тагын да яхшырак килеп чыга дип уйлыйм мин үзем.

Моңның да нәрсә икәнен беләм хәзер. Проектның беренче елларында миңа «Синдә моң була алмый», — диләр иде. Моңа үпкәләп тә карый идем. Син дөньяга ачык һәм үзеңә шуны кертергә әзер булсаң, моңны тоймый калу мөмкин түгел. Башта мин аны Википедиядән укып белгән булсам, хәзер инде мин моңны тоям, — диде Вадим Эйленкриг.

«Үзгәреш җиле» — музыка, җыр бәйрәме»

Концерт башланганчы фестивальнең алыштыргысыз катнашучысы, Татарстанның атказанган җырчысы Алинә Шәрипҗанова белән дә сөйләшү насыйп булды.

Быел бу проектта катнашуымның бишенче елы. Узган елда фестивальнең форматы үзгә булды — ул мюзикл рәвешендә үтте. «Алтын Казан»да мин төп рольләрнең берсен — Сихәтбану ролен башкардым. Бу роль минем өчен шулхәтле рәхәт, кадерле булды. Мин ел дәвамында шушы уйнаган ролемә туры килерлек нинди җыр башкарып булуы хакында уйландым. Бүген мин Луиза Янсуар сүзләренә Эльмир Низамов көенә язылган «Мин сәхнәдә яшим» җырын башкарачакмын. Ул артистлар, җырчылар, актерлар һәм гомумән, сәхнә кешеләренә багышланган. Бик тирән, фәлсәфи мәгънәле җыр. Минем өчен аның төп асылын «Бу гомер — бер уен» җөмләсе җиткерә. Минем репертуарымда ул очраклы гына җыр булмас дип ышанасым килә.

Мин дуэт җырларга бик яратам. Яшь, музыкаль, перспектив башкаручы Илнар Миранов белән тавышларыбыз бигрәк тә туры килә. Шулай ук татар музыка сәнгатенең олы шәхесләренең берсе — Зөһрә апа Сәхәбиева репертуарыннан «Җидегән чишмә»не җырлыйм. Бу халкыбызның бик танылган һәм мөһим җырларының берсе. Бүген җыр, музыка бәйрәме булыр дип көтәбез.

Ел саен менә шушы бөек Опера һәм балет театры сәхнәсенә менү үзе бер зур үсеш. Моннан Хәйдәр абый Бигичев, Илһам Шакиров һәм башка олы шәхесләр чыккан. Менә шундый проектларда катнашу безнең өчен бик зур тәҗрибә дә. Ел буе әзерләнәбез, җырлар сайлыйбыз, костюмнар уйлыйбыз, шуның белән яшибез. Артист кешегә сәхнә — үзе бер бәхет. Килгән тамашачыларга да мин беренче чиратта сәламәтлек телим, ул безгә дә кирәк. Чирләргә, пандемияләргә карамыйча, без сезнең өчен иҗат итәбез, иҗатта яшибез, — диде җырчы.

Репетициядән бушаган арада Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинага да сораулар бирдек.

Беренче чиратта бу проект минем өчен үземнең яраткан һәм яраткан авторларым язган җырларны күрсәтү мөмкинлеге. Алар бүген бераз гына башкача яңгыраш алачак. Шулай да иң мөһиме — әлеге җырларга салынган асылны саклау. Болай да яхшы булган әйберне дә тагын да яхшыртып тормадык. Ә менә үзеңне бераз башка, драматик яктан ачу минем өчен мөһим.

Бүген бик тиз барган үзгәрешләр чорында, нәрсәдер эшләгән, иҗат иткән кешеләрнең исемнәре дә истә калмый торган заманда үз эзеңне калдыру тагын да авырлашты. Минемчә, бу команда уены. Кеше үзе генә моны ерып чыга алмый, монда команда кирәк.

Әлеге проектта беренче тапкыр чыгыш ясыйм, каз тәннәрем чыга, бик дулкынланам. Концертта минем өчен тагын бер мөһим мизгел булачак — рояль һәм тавыш кына, — диде ул.

 «Иске җырларга яңа сулыш»

Концерт Казан манзаралары белән башланып китте. Озак көттермичә сәхнәгә беренче җырчы Айдар Сөләйманов чыкты. Ул «Әссәламәгаләйкүм» җыры белән тамашачыларны сәламләде.

Аю баскан колакларымны сагайтып оркестр тавышын таң калып тыңладым дисәм дә артык булмас. Ни дисәң дә, тере тавыш бит. Залның купшылыгы, ялтыравык идәнле сәхнәдә уйнап утырган оркестр көйләре, яхшы акустика, моңлы җырчылар тавышы бербөтен булып кушылып тамашачы күңеленә сеңә барды. Тавышның әледән-әле бер көчәеп китеп, бер талгын гына агуы тамашачыны көймәгә салган кебек итте. Ике бүлекле, 3 сәгатькә якын барган тамаша бер тын да бетеп тә китте.

Тамашада алып баручылар юк иде. Һәр җыр алдыннан җырчылар үзләре башкарачак җырлары турында яздырган кыска видеолар тәкъдим ителде. Соңыннан җырның исеме, аның авторлары язылып, күрсәтелеп барды. Җырның исеме һәм берничә юлы русчага да тәрҗемә ителде. Концертның беренче бүлегендә «Җидегән чишмә», «Әгәр белгән булсам», «Ак каен», «Миләүшә», «Ямщик», «Керфекләрең синең нигә кара?», «Гармунчы булсын ярың», «Ай, дубыр-дубая» кебек җырлар җырланды.

Тамашачының кәефе яхшы, озаклап кул чаптылар. Залдан әледән-әле «Браво», «Молодец» дигән сүзләр яңгырап торды. Илгиз Мөхетдинов башкаруындагы «Миләүшә» җыры залны җанландырып җибәрде. Егет үзе дә бер төркем «миләүшәләр» арасыннан бөтерелеп килеп чыкты. Җыр уртасында яңгырап алган бию көйләре күңелләрне тагын да җилкендереп җибәрде.

«Jukebox trio»сы татар халык җырларын «Ай, былбылым» һәм «Каз канаты»ның заманча вариантын күрсәтте. «Ай, былбылым» ның куплетлары арасындагы көй бер дә без белгән, ияләшкән көй түгел иде инде. Әлеге егетләр башкаруындагы «Каз канаты» да үзгә. Тәнкыйть — кирәкле шәйдер, дигән кебек, уйналган көйләре матур, ләкин татар халык җырлары эчендә яңгыравы, безнең көйне башка якка бора. Озын көйләргә ияләшкән һәм моң дигәнне үз күңеле аша кичергән олы буын вәкилләре ничек кабул иттеме икән? Яшьләр өчен, заманча дигәндә, бу форматта яшәүгә хаклыдыр. Бу нисбәттән проект үз максатларына тугъры калып эш итә.

Вәт «дубырын дубырдатып» карады Илгиз Шәйхразиев!

«Егет белән кыз арасында булган уен, мәхәббәт күренешләре чагыла. Без дустым Ислам Вәлиев белән „Ай, дубыр-дубая“ җырыннан илһамланып әлеге әсәрне үзебезчә, заманча башкардык», — дип тәкъдим итте ул аны. Тамашачыга үтә дә таныш көйгә бөтенләй башка сүзләр салынган иде.

«Милли уен кораллары булырга тиеш»

Тәнәфес арасында «Үзгәреш җиле» тамашачысы фикере белән дә кызыксынып алдым. Концертта яшьләр дә шактый иде. Хәтта 6-7 яшьлек балалары белән килүчеләр дә күренде.

Янымда утырган бер яшь парга сүз каттым. «Яратып киләбез без бу проектка. „Каз канаты“ да ошады, — дип сүз башлады егете. Аңа Алия дә кушылып китте, — узган елны „Алтын Казан“ булды бит. Минемчә, быел матуррак. Татар халык җырларына өрелгән яңа сулыш бу. Мондый проектлар кирәк безгә», — диде Алия һәм Альфред исемле яшьләр.

Тамашада Чистай кунакларын да таптым. «Башка елларныкын тыңлаганым бар иде. Быел менә килеп карарга булдым. Бөтенләй «штатовский”га әйләнеп бетә башлаган кайбер җырлары, техас музыкасы кергәннәре күп. Арасында әйбәтләре дә бар. Татарның моңын бөтенләй югалтып бетерәсе килми иде. Мин үзем 60ның теге ягында булсам да, «Ай, былбылым», «Каз канаты» яшьләрчә, заманча, йөрәкләрне җилкендерә. Бөтенләй искегә ябышып ятарга да кирәкми, яшьләрне татар теленнән биздерергә ярамый. Яңа ысуллар кирәк. Монда яңа ысуллар бар. Икенче бүлегендә, бәлки, тагын булыр, көтәм әле.

Һәр нәрсәнең үзенең бер җимеше була. Консерваторияне ел саен 30 кеше бетерсә, шуның берничәсе генә җырчы була. Шуның шикелле «Үзгәреш җиле”нең концерт программасындагы утызы да шедевр булыр дип уйламый, ә менә шуның 2-3се яхшы булып, халыкта тарала икән, бу инде бик яхшы.

Бөтенләй милли инструментларны юкка чыгарып бетергән шикелле булды. Карап торам бер баян да, бер гармун, башка әйбер күрмим. Милли инструментлар булырга тиеш. Безнең милли уен кораллары белән шундый шедеврлар чыгарырга кирәк. Югыйсә, бер тавыш белән генә булмый», — диде «Мирас» Чистай татар халык театры режиссеры Госман Хәкимов.

Госман әфәнденең тормыш иптәше Әлфия апаның да фикерен тыңладым: «Мин өченче ел карыйм инде. Миңа тере алып баручылар җитешми. Икенче бүлеккә дә өметләрем зур. Бер елның „Үзгәреш җиле“ үтә дә яхшы булган иде. Бер могҗиза иде», — диде ул.

«Яшьлек җырларын тыңларга килдек»

Залда тере музыка тыңлап торган Розалия һәм Фоат Гарифуллиннар «Үзгәреш җиле»нә Пермьнән үк килгәннәр.

«Без Пермьнән килдек. Быел дүртенче тапкыр бу фестивальдә. Ел саен яңа җырлар җырлана. Минемчә, бу проект яшьләргә элеккеге җырлар белән танышырга ярдәм итә. Яшь артистлар үзләре дә әлеге җырлар белән танышалар, аларны өйрәнәләр. „Үзгәреш җиле“ фестивале гастрольләр белән безнең якларга да килсә, халык килер, карар иде», — диде Казан кунаклары.

Казаннан Рушания һәм Диләрә апалар да яшьлек җырларын тыңларга килгәннәр. «Үзгәреш җиле»ндә мин өченче тапкыр. Иске җырларны сагынып киләбез, тик оркестр артистларның тавышын томалап китә. Джаз булганга шулаймыдыр инде ул. Бу һәр елны шулай. Безнеңчә, артык тавышлы. Бик тә җырчыларны, аларның тавышларын ишетәсе килә», — диде алар.

Икенче бүлектә таныш җырлар белән беррәттән яңалары да яңгырады. «Моңлы гармун», «Галиябану», «Кар сулары», «Җәй айлары», «Җиз кыңгырау моңнары», «Агыйдел каты ага», «Танго», «Мин яшим сәхнәдә». Икенче бүлек бик җанлы булды. Вәсилә Фәттахова башкаруындагы «Туган як» җырын яңа форматта Алинә Шәрипҗанова белән Илнар Миранов тәкъдим иттеләр. Концерт патриотик рухта, бөтен артистлар башкаруында «Туган җирем — Татарстан» җыры белән тәмамланды.

Ахырдан сәхнәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчәкләрен чыгардылар.

Матур күлмәк киеп, әлеге чарага бизәнеп килгән ханымнар, килешле костюм, галстук кигән ир-егетләр әлеге чараның зәвыгын ассызыклап тора, минемчә. Опера һәм балет театрына джинса киеп килгән кешене күрмәдем. Үз эчемнән генә, ниһаять, халыкта концертларга йөрү культурасы барлыкка килә башлаган дигән уй туды. Болай әзерләнеп килгән тамашачының монда очраклы гына эләкмәвенә дә ишарә түгелме бу?

«Үзгәреш җиле» турында нинди генә фикерләр булса да, тулы бер оркестрның татар халык көйләрен уйнаганын әле кайчан ишетер идек бу проект булмаса.