Миләүшә Айтуганова Татарстан киносы турында: Иртәме-соңмы сан сыйфатка әвереләчәк

ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан урыннарга дәгъвачылар сайлау нәтиҗәләре, алда торган Казан Халыкара мөселман киносы фестивале һәм Татарстанда кино төшерү перспективалары хакында сөйләде.

Узган елның җәендә педагог, продюсер һәм журналист Миләүшә Айтуганова XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале командасына кушылды – яңа директор нигездә фестивальне ачу һәм ябу тантаналарын оештыру белән шөгыльләнде, чөнки бу вакытта фильмнарны сайлау һәм «йолдызлар»ны чакыру буенча эш төгәлләнгән иде диярлек. 2017 елның 25 апрелендә ул рәсми рәвештә ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры вазифасына кереште. Өч ай дәвамында Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан урыннарга Татарстаннан дәгъвачылар сайладылар, 2017 елгы Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде, шулай ук «Татаркино» оешмасында структур үзгәрешләр булды.
 
Шунысын да искәртик: Татарстан Мәдәният министрлыгында С.А.Герасимов исмендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты тарафыннан 2017-2018 елгы уку елына бүленгән максатчан урыннарга дәгъвачылар сайладылар. Сайлауның беренче этабы нәтиҗәләре буенча икенче турга 12 кеше үтте. Аларга үз проектларын Татарстанның танылган кинематографистлары, Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары, бәйсез экспертлар каршында якларга туры килде. Быел сайлау кинооператорлык, продюсерлык, уен һәм уен булмаган кино режиссурасы кебек белгечлекләр буенча үткәрелде. Нәтиҗәдә, 8 кешене Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына укырга керергә тәкъдим иттеләр.

– Быел Татарстанда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан сайлап алу нәтиҗәләре хакында ни әйтер идегез?

– Чынлыкта, ел саен Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына Татарстан өчен максатчан урыннар бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итүче ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтергә кирәк. Быел да шулай ук. Без мондый гаризаны бирмәскә дә мөмкин идек. Әмма Мәдәният министрлыгы фикеренчә, кино белгечлеге белән бәйле белем бирә торган башкала вузларына мондый гаризаларны никадәр ешрак һәм күбрәк бирсәк, Татарстанда белгечләр пәйда булу ихтималы шулкадәр зуррак.

Быел сайлап алу җиңел булды дип әйтә алмыйм. Ягъни без сайлаган кешеләрнең барысы да көндәшлеккә сәләтле абитуриентлар түгел.

Мин инде күп еллар студентларга белем бирәм һәм Казан дәүләт мәдәният институтында телевидение һәм кино режиссурасы кафедрасы мөдире буларак шуны әйтә алам: абитуриент интеллектка ия булырга тиеш. Башкала вузларына конкурс бик зур. Егетләр-кызлар хәтта төбәк дәрәҗәсендә профессия белән бәйле гап-гади сорауларга да җавап бирә алмыйлар – кино тарихын, танылган режиссерларны белмиләр, берәр танылган картинага анализ ясый алмыйлар икән, алга таба белем алу турында нинди сүз булырга мөмкин? Без сайлап алган кандидатларның Коттлар курсына (танылган режиссерлар Александр Котт һәм Владимир Котт, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында кинорежиссура остаханәсе җитәкчеләре, Россия һәм Халыкара кинофестиваль лауреатлары – Ред.) эләгүенә ышанмыйм. Быел нәкъ менә алар уен киносы режиссурасына студентлар туплый. Аларның стилистикасы үз курсларына кемнәрне җыячагын ачык күрсәтәчәк. Шул күзлектән чыгып карыйбыз: безнең абитуриент Коттларга ошармы әллә юкмы. Яки, мисал өчен, документаль кинога – шулай ук әйтүе кыен, чөнки аңа кинопродукт буларак ихтыяҗ юк. Зур экран өчен дә, базар өчен дә. Бөтенроссия дәүләт кинематография институты да шушы шартларга җайлаша. Продюсерларга килгәндә, алар бөтенләй юк. Бу – креативлык, оештыру, фикерләү сәләте, иртәгә тамашачыга нәрсә кирәк булачагын алдан күрә белү. Минемчә, мондый сыйфатларга ия кешеләр бармак белән генә санарлык. Россиядә продюсерлык һөнәре 2000 елларда гына барлыкка килде. Нинди кешеләр продюсер була ала соң? Директор кәнәфиен биләгән, режиссер булып эшләгән кешеләрме?  

- Сайлап алу комиссиясендә кемнәр бар иде һәм ничә кандидат каралды?

- Без комиссиягә Татарстанда эшләү тәҗрибәсе булган кешеләрне сайладык. Операторлардан Валерий Севастьянов, Андрей Кузьмин һәм Мөнир Залюшевка, продюсерлардан Олег Суров һәм Марина Галицкаяга, режиссурадан Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган, кино тәнкыйтьчесе Наталья Самойловага тукталдык. Комиссиядә Илдар Ягъфәров та бар иде. Комиссия рәисе – ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. Мин продюсер буларак кердем.

- Кандидатлар ничәү иде?

- 34 кешедән 8ен сайлап алдык. Көтелмәгән кандидатуралар да бар иде. Сүз уңаеннан, без нәкъ менә параллель рәвештә кино өлкәсе белән кызыксына торган кешеләргә тукталдык. Аларга кыска вакыт эчендә видеоматериал төшерергә куштык. Һәм алар барысы да үз эшләрен китерде. Нәтиҗәдә, кандидатларның икесе генә – Мәдәният институтыннан, ә калганнары КФУның журналистика, юридик факультетларыннан булып чыкты. Берсе театр училищесын тәмамлаган, әмма аңа инде 30 яшь. Операторларга килгәндә, быел беркем дә әлеге һөнәрне үзләштерергә теләмәде. Ә узган ел бездә операторлар бар иде.



- Татарстанда кинематография өлкәсендәге төп проблема кадрлар җитмәүдән бигрәк, кино төшерү, кино индустриясе өчен профессиональ инфраструктура булмавында. Мондый шартларда максатчан сайлап алу ни өчен кирәк?

- Быел бездә моңары күләгәдә калып килгән белгечлекләргә (уен киносы режиссурасы, продюсерлык һәм операторлык) кандидатлар сайланды. Бөтенроссия дәүләт кинематография институты белән эшләү тәҗрибәсенең Татарстан өчен файдасы булмады димәс идем. Ягъни әлеге уку йортын тәмамлаган егетләр һәм кызлар Татарстанга кайткач эшсез утыра дип әйтүчеләр белән килешмим. Мисал өчен, Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмына Юрий Даниловны оператор-куючы итеп алдык. Ул – Мәдәният институтыннан китеп, нәкъ менә максатчан сайлап алу буенча Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына укырга кергән студент. Хәзер аңа Татарстан киносында ихтыяҗ зур.

Сез һәвәскәр кино яки үзешчәнлек дәрәҗәсе, дисез. Мин дә моның белән килешәм. Әйе, Казан мәдәният институтының кино факультетында укыту процессына бәйле сораулар бардыр. Без биредә Бөтенроссия дәүләт кинематография институты, Санкт-Петербург кино һәм телевидение институты  дәрәҗәсен тәэмин итә алабыз дип расламыйбыз да. Әмма соңгы биш елда даими рәвештә танылган режиссерлар, операторлар, продюсерларны мастер-класслар үткәрергә чакырабыз һәм моның нәтиҗәсе дә бар. Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә эшләп чирканчык алган яшьләр Казанга инде әзер белгечләр булып кайта, алар  профессиональ кино да төшерә ала. Мин бүген бездә яхшы кино төшерергә сәләтле режиссер, операторларның яңа дулкыны юк дип әйтмәс идем.

Беркая да омтылырга һәм Мәскәү, Питер яки чит ил белгечләренә зур акчалар түгәргә кирәкми. Үзебезнекеләрне үстерү мәслихәт. Мин моңа чын күңелдән ышанам. Безнең студентларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә кирәк.

–  Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында белем алган белгечләр кайда һәм ничек эшләячәк?

- Бүгенге көндә Татарстанда дистәгә якын шәхси студия кино төшерү белән шөгыльләнә. Өстәвенә, тагын берничә студияне атый алам, анда безнең егетләр Мәскәү режиссерлары һәм продюсерларының заказларын үти. Ягъни Казанда анимацион фильмнар төшерү, компьютерда эшкәртү һ.б. эшләр белән шөгыльләнә торган белгечләр бар. Моны алар Мәскәү продюсерлары һәм режиссерларының заказы буенча эшли.

- Биредә арзанракмы?

- Әйе, монысы – беренчедән. Икенчедән, алар чынлыкта һөнәри осталыклары буенча Мәскәү белгечләре белән көндәшлек итә.

- Сез кадрлар турында сөйлисез. Ә эш урыннары?

- Әйе, мин кадрлар турында сөйлим. Шул ук вакытта биредә эшли торган студияләрне дә телгә алдым. Гаиләсен туендыру өчен коммерция заказлары үтәргә мәҗбүр булган башкала вузларын тәмамлаучыларны күздә тотабыз икән, бу – аларның яхшы кино төшерү теләген юкка чыгармый әле. Биредә ниндидер картина төшерү өчен заказлардан баш тарту очракларына мисаллар да китерә алам.

Хәзерге вакытта Татарстанда параллель рәвештә сигез уен фильмы төшерелә. Бу – бер ел өчен бик яхшы нәтиҗә. Димәк, бездә кино төшерү белән кызыксыну бик нык арткан дигән сүз. Минемчә, элек мондый хәл күзәтелмәгән иде.

Нәтиҗәсе нинди булыр, карарбыз. Әмма безнең яшь режиссерлар хәтта мөселман киносы фестивалендә дә үзләренең иҗат җимешләре белән куандыра. Узган елда бу - «ЗК» дигән документаль фильмы белән Руслан Вәлиев, ә өченче елны «Хлопнул дверью и ушел» дип исемләнгән кыска метражлы кино төшергән Илшат Рәхимов иде. Болар барысы да — иртәме-соңмы санның сыйфатка әвереләчәгенә мисаллар. Ягъни белгечләрне никадәр күбрәк әзерләсәк, башка төбәкләр, якут, бурят, башкорт киносы белән көндәшлек итүче продукт җитештерү мөмкинлеге шулкадәр зуррак.  

Ахыр чиктә, төбәк режиссерлары арасында бүген безне аерып карый башладылар, ниһаять, Татарстанның да чын, үз киносы булды диләр. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Кая гына барсам да, Казанны зур өметләр белән бәйле төбәккә саныйлар. Һәм бу өметләр буш түгел – төбәк кинематографистларын берләштергән очракта Россия үзәгендә зур прокат яки фестиваль киносы барлыкка киләчәк.



- Ягъни Татарстанның шәхси студияләрендә профессиональ кино төшерергә сәләтле заманча аппаратура бар?

- Әйе. Хәзер 4К, Red камералар да бар, алар арендага бирелә. Күпләр рибейтны файда китерә ди, чөнки төбәк хезмәтләре аша кире кайтару рәвешендә кече бизнеска акчалар җәлеп ителә. Әмма мин бу системаның Татарстанга нинди файдасы булуын аңламыйм әле, чөнки бөтенесе дә кино төшерү өчен республикага ашкына бит. Ягъни атна саен кемдер Президент янына барып, кино төшерү өчен акча сорый. Татарстан кинематографистларының ачуын китерә торган бер әйбер бар – башка төбәкләр, Мәскәү, Питердан килүчеләргә акчаны җиңел генә чыгарып бирсәләр, безнекеләрне гел кире боралар. Бу яктан кыенрак әле. Инерцияле, стереотип мөнәсәбәт дигән әйбер бар. Чынлыкта, үзебез гаепле. Чөнки соңгы елларда бездә көндәшлеккә сәләтле кино төшерердәй алдынгы һәм профессиональ кадрлар барлыгын раслый алмадык. Биредә Канны фестивале яки Берлинда киң яңгыраш алган якут киносын мисал итеп китерергә мөмкин. Без әлегә бу хакта хыялланабыз гына.

- Узган елда сез Казан Халыкара мөселман киносы фестивален оештыру белән шөгыльләндегез. Быел безне нинди яңалыклар көтә?

- Быел Халыкара мөселман киносы фестивале 13нче тапкыр оештырыла. Без бу юлы «Россия – ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлеккә басым ясыйбыз. Бездә әлеге төркем (анда 27 ил керә, шуларның 20се фестивальдә катнашырга теләк белдереп гариза тапшырды инде) белән бергә параллель программа эшләячәк.

Без Стратегик күзаллау төркеменә керә торган барлык илләрнең дә үз кинематографистларын тәкъдим итүен теләр идек. Максатыбыз – кино аркылы исламның тынычлык сөюче дин булуын, аның агрессия, экстремизм түгеллеген тагын бер мәртәбә раслау.  

Монннан тыш, быел фестивальдә катнашырга теләк белдергән илләр һәм гаризалар саны да артты – 61 илдән 782 гариза кабул ителде. Барлыгы 50 номинация каралган, тагын үз тирәсенә яшь кинематографистларны берләштергән «Яшь Россия» дигән номинация дә бар. Моннан тыш, быелның төп яңалыгы – милли конкурс. Татарстанны аерым бәйге программасына кертәбез.

- Бу - Татарстан фильмнары үзара ярышачак дигән сүзме?

- Әйе. Аның махсус приз фонды да бар, ул яңа проект башларга мөмкинлек бирәчәк. Монысы – икенчедән. Өченчедән – без быел фестивальгә дөнья күләмендәге «йолдызлар»ны чакыру традициясен яңартырга телибез. Хәзерге вакытта Стивен Сигал, Зинедин Зиданның агентлары белән сөйләшүләр бара. Моннан тыш, Андрон Кончаловский  фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк, быел аңа 80 яшь тула. Светлана Светличная да катнашырга теләк белдерде, ул Президентыбызга үзе төшкән фильмнарның ретроспективасын эшләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.



Шулай ук фестивальдә катнашучы илләрнең милли кино атналыгы узачак. Мисал өчен, Мисырның Асуан шәһәрендә үткәрелә торган хатын-кыз финосы фестивале белән җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Фестиваль кысаларында Мисыр киносы көннәрен үткәрү тәкъдиме дә бар. Моннан тыш, Мисырдан танылган актриса, продюсер һәм режиссер Илһам Шаһинны кунак буларак чакырдык. Фестивальдә япон киносы көннәре дә үткәрергә ниятлибез. «Россия – ислам дөньясы» төркеме илләренең фильмнарын аерым программага кертәчәкбез.

-  XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына нинди фильмнар керергә мөмкин?

- Бик көчле картиналар бар. Быел Азия илләре бик күп фильмнар тәкъдим итте. Биредәге киноларны Россиядә үткәрелә торган бер генә фестивальдә дә күрә алмыйсың, аның үзенчәлеге дә шунда.

– Бюджеты шул ук калдымы?

- Әлеге уңайдан бер тәкъдим керттек. ТР Мәдәният министрлыгы, «Россия – ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлекне киңәйтүебезне искә алып, республика Президентына бюджетны арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Артырмы-юкмы, анысы әлегә билгесез.



- Моннан берничә ай элек сезне ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенә директоры итеп куйдылар. Бу структураның эшендә нәрсә үзгәрәчәк?  
- Мин әлегә республикада әлеге тармакны өйрәнәм, районарга йөрим. Хәзерге вакытта мин булмаган берничә район гына калды. Республикада прокат буенча нинди мөмкинлекләр, нинди проблемалы урыннар, ТР Мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә күтәрерлек нинди мәсьәләләр барлыгын үз күзләрем белән күрергә телим. Татарстан Россиядә кино өлкәсендә дә фаворитларның берсе булсын өчен нәрсә тәкъдим итәргә мөмкин? Әлегә мактана алмасак та, потенциалның зур булуы куандыра. Бу өлкәдә дә энтузиастлар эшли. Битарафлар юк, уй-ниятләрнең чынга ашачагына ышаналар. Әлеге тармакта хәлне яхшы якка үзгәртеп җибәрерлек нәрсә булса да тәкъдим итә алырмын дип өметләнәм.

Әлбәттә, «Татаркино» безнең төбәктәге кино өлкәсендә җаваплылык зонасы һәм тиешле вәкаләтләр (идеядән алып прокатка кадәр) бирелгән нәтиҗәле структурага әверелергә тиеш. Моңа яшь режиссерлар белән эшләү дә, прокат таныклыклары алу да керә. Шуңа ирешергә кирәк ки, кешеләр нәкъ менә биредә кино төшерергә  теләсеннәр, чөнки бу – дәрәҗәле дә, файдалы да.