Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе хәле турында сөйләгән

news_top_970_100
Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе хәле турында сөйләгән
социаль челтәрләр

Җырчы Чулпан Йосыпованың сеңлесе яман шеш белән көрәшүе хакында язган идек. Энҗе моннан 5 ел элек баш миенә катлаулы операция ясаткан булган инде. Ләкин МРТ шешнең яңадан үсә башлавын күрсәткән. Исәпсез-хисапсыз тикшеренүләр узу, дәвалану курслары, дарулар алу гаиләдән бик зур финанс чыгымнары таләп итү сәбәпле, Энҗенең якыннары халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Шушы көннәрдә Энҗе Мәскәү шәһәрендәге табиблар белән очрашып, күпсанлы тикшеренүләр узып кайткан. Хәле һәм табиблар билгеләгән дәвалау ысуллары хакында ул социаль челтәрләрдә язды. Борчылып, сәламәтлек теләп торучы дусларына рәхмәт сүзләре белдерде.

«Миңа смслар бик күп килә. Беренчедән, сезгә зур рәхмәтемне әйтәсем килә минем өчен борчылып, хәлемне сорап торганыгыз өчен.

Мин Казанга кайттым. Мәскәүдә нейрохирургка күрендек. «Рецедив, шеш үсә, операция ясап булмый», – диде… Химиотерапевтка җибәрде. Ул дарулар язып, барысын да аңлатып бирде. Мәскәүдә бик кыйммәтле химия дарулары сатып алдык. Алар Казанда юк.

Хәзер 1 ел Казанда дәвалану үтәчәкмен. 2 ай саен Мәскәүгә барып, тикшеренеп торырга кирәк булачак», – дип язды Энҗе.

Энҗенең тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100