Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе: «Аллаһның үз планнары булган»

news_top_970_100
Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе: «Аллаһның үз планнары булган»
социаль челтәрләр

Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе Энҗе Әүхәдиева Мәскәү шәһәрендә химиятерапия курслары уза башлаган. Бу хакта Энҗе үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Яңа «подписчиклары»н үзе белән таныштырып, Энҗе: «Минем исемем Энҗе. Пермь краеның Барда районы Сараш дигән авылда туып үстем.

7 класста гаиләбез белән Казанга күчеп килдек. 9 классны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кердем. Аллага шөкер, әйбәт кенә укып, аны кызыл дипломга тәмамладым. Аннан профессиям буенча эшли башладым. Ләкин Аллаһның үз планнары булган. 3 ай эшләгәннән соң, миндә ямаш шеш таптылар. Мин 2018 елдан бирле шушы авыру белән көрәшәм. Ул вакытта Мәскәүдә операция ясаттым. Казанда нур терапиясе үттем. Тыныч кына яшәп ятканда, шушы авыру янәдән үзен күрсәтте. Хәзерге вакытта Мәскәүдә дәваланам, химиятерапия узам», — дип сөйләгән.

Чулпан Йосыпова бертуган сеңлесе — 25 яшьлек Энҗенең куркыныч авыру белән көрәшүе хакында быел май аенда сөйләгән иде. Исәпсез-хисапсыз тикшеренүләр узу, дәвалану курслары, дарулар алу гаиләдән бик зур финанс чыгымнары таләп итү сәбәпле, Энҗенең якыннары халыкка ярдәм сорап та мөрәҗәгать итте.

Чулпан Йосыпованың сеңлесе яман шеш белән көрәшә: «Сәламәтләнер дип өметләнәбез»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100