Җырчы Чулпан Йосыпованың бертуган сеңлесе Энҗе озак вакытлар яман шеш белән көрәшә. Ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә бу хакта ачык итеп сөйләп тора. Шушы көннәрдә Энҗе чираттагы химиятерапия курсын башлаган.
«Хәерле көннәр, дусларым. Минеке бик хәерле түгел. Химиятерапиянең 22 нче курсын башладым. Организмым инде кабул итми, бөтен тәнем авырта. Аякларым тартыша, цистит, хәл юк», – дип яза ул.
Энҗе сүзләренчә, бу мәкерле авыруга каршы көрәш инде 2,5 ел дәвам итә. «Химияне инде 2,5 ел алам. „Энҗе, син терелдең, рәхәтләнеп яшә», – дигән сүзләрне кайчан ишетермен икән», – дип өзгәләнә ул постында.
Энҗегә барлык язылучылары да теләктәшлек белдереп, тизрәк савыгуын теләп, комментарийлар калдыралар.