Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова яңа эшкә кергән

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова яңа эшкә кергән
"Татар-информ" архивы

Җырчы вокал дәресләре бирә башлавы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

«Моннан җиде ел элек Казан театр училищесында вокал дәресләре биргән идем. Ностальгия...

Белемем буенча да мин – вокал укытучысы. Бик күп сораулар килә, сез вокал дәресләре бирмисезме, диләр. Киләсе атнадан вокал дәресләре бирә башлыйм, теләгегез булса, директка языгыз әле.

Вокал дәресләре ул җырчы булыр өчен генә түгел, ә, гомумән, күңел өчен, хатын-кызлар өчен бигрәк тә кирәкле шөгыль. Үзеңне кеше арасында матур тоту, оялмаска өйрәнү...

Дәресләр өйдә уза, музыка уен кораллары, аппарат, микрофон ише җиһазлар, бөтен мөмкинлекләр каралган», – дип игълан иткән Чулпан.

Фотолар: Чулпан Йосыпованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100