news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова ялда: «Ашамыймы әллә ул мондагы халык?»

news_top
Чулпан Йосыпова ялда: «Ашамыймы әллә ул мондагы халык?»
Фото социаль челтәрдән алынды

Чулпан Йосыпова тормыш иптәше белән Кубага ял итәргә киткән. Җырчы үзенең кичерешләре белән уртаклаша. Кояшлы Куба күңелләренә хуш килсә дә, парны илдәге бәяләр һәм кибет киштәләрендә азык-төлек булмау гаҗәпкә калдырган.

«Бүген көн болытлы булгач, шәһәргә барып килгән идек. Океан тыныч түгел», – ди җырчы һәм күзәтүләре белән уртаклаша.

Такси көткән арада шуны да сөйлим әле. Монда кибетләр юк! Булганнарында сигара, ром һәм печенье гына саталар. Базарда – суган, чөгендер һәм кишер. Җиләк-җимеш аз, илдә дефицит. Ашамыймы әллә ул мондагы халык?

Чипсы ашыйсы килгән иде. Бер кечкенә кабы 500 сум тора. Минәйтәм, ярар, кайткач ашарбыз инде, – дип сөйләде җырчы сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар