Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова Винарис белән Лилия Хәмитова туе турында: «Кем нәрсә генә сөйләмәсен...»

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова Винарис белән Лилия Хәмитова туе турында: «Кем нәрсә генә сөйләмәсен...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Чулпан Йосыпова соңгы арадагы яңалыклары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

Сәлам, дуслар, ничек хәлләрегез? Күптән монда чыкканым юк...

Яңалыклардан: туйда булдык. (Винарис белән Лилия Хәмитова туе – авт.) Кем нәрсә генә сөйләмәсен, мин бик шат алар өчен.

Соңгы арада зур гына стресслар да булды. Язмыш дигән кырыс уен... Мин үземә тулысынча кул селтәдем. Бөтен нәрсәне рәттән ашыйм, йога белән шөгыльләнмим, җәяү йөрми башладым. Булды! Үземне кулга алырга вакыт.

Быел мәктәпкә барабыз. Берни дә сатып алмаган әле. Әйтегез әле, зинһар, мәктәп формасын кайдан алып була икән? – дип сторисларда сөйләгән һәм киңәш сораган Чулпан виртуаль дусларыннан.

Нинди стресслар кичерүе турында тәгаен аңлатмаган җырчы. Нәрсә генә булса да, хәерлегә булсын. Без аңа уңышлар телибез.

Фотолар: Чулпан Йосыпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100