Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова: «Тормыш иптәшем мине «елан» дип йөртә»

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова: «Тормыш иптәшем мине «елан» дип йөртә»
Фото социаль челтәрдән алынды

Җырчы Чулпан Йосыпова үзе һәм тормыш иптәше турында кызыклы факт әйткән. Чулпанны ире Фидан «елан» дип йөртә икән. Моның сәбәбе дә бар. Бу хакта җырчы «Татар Радиосы»ндагы «Радио сәхнә» тапшыруында сөйләгән.

«Минем муенымда татуировкам бар. Анда елан ясалган. Шуңа тормыш иптәшем мине һәрвакыт «елан», «кобра» дип йөртә. Һәрбер хатын-кызда азмы-күпме елан сыйфатлары бардыр инде ул. Һәм, беләсезме, мин укыдым, елан турында бер генә начар әйбер дә язылмаган.

Мин шундый кеше – берәр нәрсә исемә төшә икән, тиз генә эшләп атарга кирәк. Татуировканы да ясаттым, ә инде нәрсә аңлатканын соңыннан кына укыдым», – дигән Чулпан Йосыпова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100