Чулпан Йосыпова сеңлесе турында: «16 курс химиотерапия үтте, «побочка»лары башланды»
Җырчы Чулпан Йосыпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе өчен бик четерекле теманы күтәрде. Артистны соңгы вакытта җырлап-биеп йөргән, кием алган яисә каядыр барган өчен тәнкыйтьләүчеләр күп икән. Моның сәбәбе – бертуган сеңлесе Энҗенең авыруы.
Дуслар, сеңлемнең авыруы инде 7 ел дәвам итә. 2019 елда сеңлемдә начар чир таптылар. Баш миендә 7 см шеш үскән иде. Мәскәүдә тиз арада операция ясадылар, ул 7 сәгать барды. Аннан кайткач лазер бирделәр, чөнки шешне тулысынча алып бетерә алмадылар.
Шуннан соң 3-4 ел әйбәт булды. Үзен белдермәде түгел, әлбәттә, сеңлемнең эпилепсия өянәкләре еш була иде. Ул арада кияүгә чыкты, туйлар үткәрдек.
Менә 1 еллар инде тагын үзен күрсәтә башлады бу чир. Бу юлы хәле бик авыр. 16 курс химиотерапия үтте, «побочка»лары башланды. Фотолар куйма, дигән иде Энҗе, эләгер инде миңа. Әмма минем язылучыларым белән ачык буласым килә. Сеңлемнең тәне менә шундый хәзер, – дип фотолар күрсәтә Чулпан Йосыпова.

Бу очракта шәхсән минем өчен нәрсә авыр? Мин азрак кына елмаям, үземә берәр нәрсә алам, берәр җиргә барам икән, миңа әллә ниләр яза башлыйлар. Әле читләр генә түгел, якын кешеләр, туганнар да әллә нәрсәләр әйтәләр.
Дөресен генә әйткәндә, безнең гаиләдә бүгенге көндә ныклап тормышны алып барырлык кеше мин генә калдым. Әти- әни пенсиядә, сеңлекәш укып чыкканнан бирле бер көн дә эшләмәде, авырый башлады. Әти-әни үзләрен Энҗегә багышладылар, аны дәваларга тырышалар. Аларның үз чирләре Энҗе фонында күренми дә.
Әгәр мин дә үз-үземне сакламасам, карамасам – нишләп бетәбез? Минем 2 бала үстерәсем бар, гел зарланып кына йөри алмыйм бит инде мин. Сез миңа авыр түгел дисезме? Ничек күтәргәнемне үзем генә беләм, – дигән артист.