Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова ни өчен шәхси пекарнясын япканын әйтте

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова ни өчен шәхси пекарнясын япканын әйтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Әбри Хәбриев җырчының керем чыганагы турында сүз кузгатты.

2023 елда Бардада татар халык ашлары пекарнясы ачу турында хәбәр иткән булгансың. Үзең идән дә югансың, пешергәнсең дә икән. Бүгенге көндә эшлиме ул?

– Юк, яптым мин аны. Үзең беләсең, мин кызу кеше бит.

Бүген ачабыз, иртәгә ябабыз...

– Әйе (җырчы рәхәтләнеп көлә). Бу – минем тормышымда кирәкле әйбер булды. Минем өчен зур тәҗрибә. Чыгымнарымны каплап, файда да алдым әле. Җәй көне концертлар туктала бит. Уйладык та, Бардада берәр нәрсә ачарга булдык. Бездә бит гөбәдиянең дә нәрсә икәнен белмиләр. Аның каравы гөлбәдия бар бездә. Камыр ризыкларына килгәндә, бездә аны аңлап бетермиләр, пешермиләр. Казаннан 23 ел эшләгән пешерүчене алып кайттым да пекарня ачтым. Бик шәп китте ул. Төне буе пешергәнне 15 минутта алып бетерделәр. Ишекне тотып ябып торып, кычкырып-талашып, тамаша булган иде ул.

Идән юарга да, ашарга пешерергә дә туры килде, авыл баласы бит, эштән курыкмыйбыз. Инде вакыт бара-бара, Казанда концертлар, иҗат эшләр чыга башлады. Ике араның 600 км икәнен беләсең, 1 сәгатьтә кайттың-киттең түгел. Ышанычлы кеше булмады калдырып китәргә. Керем азайды, ризыкның тәмен боза башладылар, «шухыр-мухыр» ясый башладылар. Мин бит кызу кеше. «Бетте!» – дидем дә, бер көндә кайттым да, бар нәрсәне төяп, Казанга алып киттем. Шуның белән эш тәмам.

Синең белән эш башлавы куркыныч.

Бу хакта тулырак монда укырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100