news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова: «Мине бик усал, кырыс, диләр...»

news_top

Чулпан Йосыпова үзенең бик таләпчән, сайланучан кеше булуы турындагы фикерләре белән бүлешкән.

«Студиягә җыенам, ике җыр яздырасым бар. «Нигә җырларыңны ешрак чыгармыйсың?» – диләр миңа…

Мин бик күп, даими рәвештә җыр чыгара торган җырчылардан түгел шул. Теләсә-кайсы җырны алып җырлый алмыйм, бик сайланам. Һәрбер җырны «яшим». Күңелемнән, йөрәк түремнән чыгарганнан соң гына тамашачыга тәкъдим итә алам.

Һәр кешенең күңел түрендә бүлешә алмаган кайгысы, мәхәббәте, сере була. Мине бик усал, кырыс диләр. Тормыш шундый булырга мәҗбүр итә. Шуңа да барлык хисләремне җырларыма салам», – дип язган артист үзенең сторисларында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 март 2026
    Исемсез
    Менә шул усаллык, кырыслык жырларда да ишетелә, кызганычка каршы. Искиткеч мәгънәле, эчтәлекле жырларыгыз. Башкаруда аз гына жылы төсмерләр ишетелсә, бик тә яхшы булыр иде. Белемле, бик көчле тавышлы жырчыны сәхнәдә ешрак күрәсе иде. Жыен белемсез жырлаучылар сәхнәдән төшми, халык шул түбән зәвыклы концертларга йөри, жырлаучыны уздырып акырып жырлап утыра. Концерт зур бер мәжлескә әйләнә, жырлаучы тамада ролендә.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар