Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чулпан Йосыпованың икенче ире танышуның унҗиденче көнендә тәкъдим ясаган

news_top_970_100
Җырчы Чулпан Йосыпованың икенче ире танышуның унҗиденче көнендә тәкъдим ясаган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган җырчысы Чулпан Йосыпова татар эстрадасы җырчыларыннан тавышы һәм репертуары белән аерылып тора. Ул «ТМТВ» телеканалының «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында тамашачыларны иң кызыксындырган сорауларының берсе – ире белән ничек танышуы һәм кавышуы, беренче гаиләсендә туган улы Солтан белән хәзерге иренең мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

«Сез хәзер ике малай үстерәсез. Ирең белән танышу тарихы пандемия чорында булгач, бөтен кеше сезне күзәтте кебек булды. Кешенең эше тукталды, бер-беребезнең тормышын күзәткән вакыт булды. Кемдер өчен тормыш тукталган булса, синең өчен тормышыңның үзгәреш кичергән вакыты булды. Элек гел «башка кияүгә чыкмам» дип әйтә идең», – дип сүзне башлады тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова. 

«Фидан белән беренче күрешкән көнне дә сөйләшкән сүзем шул булды: «Башка кияүгә чыкмыйм, иҗат итәм», – дигән идем. Танышуның 17нче көнендә тәкъдим ясады, ризалаштым, кияүгә чыктым. Алай да була икән.

Гомумән, беркемгә бернинди өмет юк иде, син үзең беләсең минем элеккеге тормышны. Үземнең башымнан узгач, яшь кызларга киңәш бирәсем килә. Үзеңне беренче көннән үк ничек бар – шулай күрсәтергә кирәк. Очрашып йөргән вакытта «тәти кыз» буласың бит инде, ашарга пешерәсең, җыештырасың, гел аның янында гына… Сине беренче вакытта ничек күрә, аннары гел шуны таләп итә. Шуңа күрә үзеңнең «чикләреңне» билгеләргә кирәктер. Үзеңне ничек бар – шулай күрсәтергә киңәш итәм.

Фидан белән яшь аермабыз 16 ел. Әти-әнинең дә яшь аермасы зур, аларда да минем өчен курку хисе булмады. Минем сайлавымны кабул иттеләр, каршы килүче булмады.

Беренче вакытта ук иремә «мин сәхнәдән китмим, холкым авыр, көнләшә күрмә, зинһар, көнләшсәң булмый» дидем. Шушы әйберләргә риза булсаң гына кияүгә чыгам, дидем. Беренче күрешкәндәге кебек беркем дә тәти булмый. Беребез дә идеал түгел», – дип сөйләде җырчы.

«Беренче никахтан туган улыгыз белән ирегезнең мөнәсәбәтләре ничек?» – дип, чираттагы сорауны бирде алып баручы.

«Беренче чиратта минем өчен балам иде. Булачак ирем дустым Илназар белән безгә кунакка килде. Ул беренче көнне үк Солтан янына барып сөйләшеп утырды. Ул бер көн элек төш күргән булган. «Бер бала теземдә утыра, янымда кап-кара чәчле яшь хатын йөри», – дип сөйләде.  Солтан аңа бик тиз «әти» дип әйтә башлады.  Бик әйбәт мөнәсәбәттә алар.

Без кавышкач, Вәгыйзь туды, хәзер аңа 2 яшь. Иң «тәмле» вакыты. «Әнием, әтием» дип, үзенекен эшләтеп йөри», – дип, бәхетле тормышы белән уртаклашты җырчы.

Җырчы шәхси тормышы турында «ТМТВ» каналы видеосында 11.35 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100