news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова гаиләсендә зур кайгы

news_top

Җырчы Чулпан Йосыпова гаиләсенә хәсрәт килгән. Аның якын туганы - өчтуган абыйсы юл фаҗигасендә һәлак булган.

Юл һәлакәте Казанның Җиңү проспектында булган. Volkswagen Polo автомобиле йөртүчесе башта реклама тактасына килеп бәрелгән, ә аннары 47 яшьлек ир-атны бәрдергән. Шуннан соң бу машина туктап торган Opel һәм Kia автомобильләре ягына чыгып очкан, дип, «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Кызганычка, фаҗига корбаны Чулпан Йосыпованың якын кешесе булып чыккан.

«Көн авыр хәбәрләрдән башланды, өчтуган абый китеп барды… Казанда «КамАЗ»да эшли иде. Кар чистарткан вакытта машинасыннан төшкән дә, бәрдереп тә киткәннәр. Ике кечкенә баласы калды. Берсе мәктәпкә йөри генә башлаган иде әле, икенчесе – балалар бакчасында. Тыныч йокла, абый», – дип сөйләде бу хакта сторисларында җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар