Җырчы Чулпан Йосыпованың әтисенә операция ясаганнар. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләгән.
Башта җырчы: «Хастаханә юлында йөрибез», – дип хәбәр иткән иде. Соңрак, әтисе белән төшкән фотосын куеп: «Уянды, Аллаһка шөкер. Бик катлаулы операция булды. Бу кадәр елаганым, борчылганым юк иде. Исән-сау булсын», – дип язган Чулпан.