Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова әтисенең хәле турында сөйләгән

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова әтисенең хәле турында сөйләгән
Фото социаль челтәрдән алынды

Кичә Чулпан Йосыпова әтисенең реанимациягә эләгүе турында хәбәр иткән иде. Җырчы сәбәпләрен әйтмәде. Әтисенең бүгенге хәле турында ул социаль челтәрдә сөйләде.

«Реанимациядән шалтыраттылар. Бүген сәгать 1дә әтине реанимациядән палатага күчерәләр, Аллаһка шөкер», – дип сөйләгән ул иртәнге якта.

Иртән җырчы үзе студиягә әтисенә багышланган җырны яздырырга барган. 16 февральдә әтисенә 75 яшь тула. «Әтине шул җыр белән сөендерәсем килә. Бүгенгә кадәр әтигә багышлаган җырым юк иде, ә ул – минем тормышымда бик зур роль уйнаган кеше. Гомумән, мин әти кызы булып үстем», – ди җырчы.

Җырны яздырганнан соң, ул әтисе янына хастаханәгә барган. Әтисен палатага күчергәннәр.

«Кичә шундый авыр көн булды, бер мизгелдә әллә ниләр уйлап куясың. Аллаһка шөкер, бүген хәле яхшы. Исән-сау терелеп кенә чыксын. Вакытында кадерне белик, дип күпме генә кабатласак та, кайчак әллә онытабыз шуны, әллә нәрсә...» – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100