news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова әнисенең туган көненә сюрприз ясаган

news_top
Чулпан Йосыпова әнисенең туган көненә сюрприз ясаган
Фото: Чулпан Йосыпованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы Чулпан Йосыпова әнисенең туган көненә бик матур бүләк әзерләгән. Ул туганнарын бергә җыйган, әмма әнисенә бу хакта берни белдермәгән, башкаларга да әйтмәскә кушкан.

Ул әнисен, фотосессиягә дип, алып киткән һәм аның күзләрен бәйләп, бәйрәм буласы залга алып кергән. Анда аны «Бәхетле бул, кайгы күрмә...» дип җырлап каршы алалар. Бу хәлдән әнисе бераз шок хәлендә дә кала.

Җырчы әлеге мизгелләр белән виделар урнаштырды. Чулпан бу сюрпризны бер ай әзерләгән. Бәйрәм бик җылы мохиттә узган, артистлар да килгән котларга. Чулпанның әнисе үзе дә бик матур итеп җырлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар