news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Гариповадан мулард үрдәкләре сугышмасын өчен лайфхак

news_top
Чулпан Гариповадан мулард үрдәкләре сугышмасын өчен лайфхак
Фото социаль челтәрдән

Журналист, тамада Чулпан Гарипованы социаль челтәрләрдә бройлер тавыклар, үрдәкләр үстерүче буларак беләләр. Ул аларга химиясез ризык ашатуы, аларның үсеш чоры белән уртаклаша.

Бу юлы ул «мулард үрдәкләре сугыша, канга батып бетә» диючеләр өчен видео яздырган.

«Тавыкны йолкыгач, мамыкларын ташламыйм. Видеода күренгәнчә, мулардлар мамыкны таптый-таптый ашый. Тавык канатларын да җыеп барам. Үрдәкләр витамин җитмәгәнгә бер-берсен талый башлый, менә алар сары төстән ак төскә керә башлады, витамин кирәк. Азыкларына күкерт салсаң да була, әмма артыкка китсә ул файдага түгел. Ә мамык куркыныч түгел», – дип сөйли ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар