Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Галиәхмәтова: «Журналист булсаң, сине атып үтерерләр», – ди иде әти миңа»

news_top_970_100
Чулпан Галиәхмәтова: «Журналист булсаң, сине атып үтерерләр», – ди иде әти миңа»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире Чулпан Галиәхмәтова «Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы булды. Аның белән татар матбугаты, журналистика, «Сөембикә» журналы турында сөйләштек. Туры эфирда яңгыраган кайбер фикерләрне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

«Сөембикә» журналы татар матбугатында – бренд

Быел җәй «Сөембикә» журналы күргәзмәсе булды. Анда журнал турында бик матур сүзләр әйтелде. «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйковның «Сөембикә» журналы турында әйткән сүзләрен укып үтәсем килә. «Татмедиа»да бик күп журналлар чыга, ләкин аның иң мөһиме, кирәклесе – «Сөембикә» журналы. Чөнки безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз буыннан-буынга бу журналны укыган. Бу журнал, чын мәгънәсендә, милләтебезне тәрбияләгән. Һәр кеше өчен ул – җылы журнал. Журнал битләрендә милләтнең «йолдызлары» – танылган хатын-кызлары турында материаллар чыккан». Бу сүзләр «Сөембикә» журналының асылын ачып бирәләр. Ә сез үзегез ни өчен нәкъ «Сөембикә»дә эшлисез?

«Сөембикә» журналы татар матбугатында – бренд. Мин аны курыкмый әйтә алам. Күп кешенең бит брендлы кием киясе, брендлы бизәнгечләр аласы килә. Ничек инде татар журналист хатын-кызының брендта эшлисе килмәсен?

«Сөембикә» журналында эшләү һәрвакыт дәрәҗә саналган. Университетта укыганда бу бинага практикага йөрдек, «Сөембикә» журналы редакциясе утырган катка борылып карарга да курка идек. Анда мәртәбәле журналистлар, язучылар эшли иде. «Сөембикә»гә абруйлы журнал итеп карау – минем канымда. Бүгенге татар матбугатында «Сөембикә» журналы – иң югарыда торучы журнал.

«Сөембикә»гә Гөлнара Сабирова редактор булып килгәч, мине эшкә чакырды. Мин аңа бик рәхмәтле! «Сөембикә» журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлнур апа Сафиуллинага да рәхмәтем чиксез. Ул редакциягә сукмак салырга ярдәм итте. Без аның белән радиода очраштык та, каенана белән килен темасына сөйләштек. Ул бу темага «Сөембикә»гә язарга тәкъдим итте. Шулай итеп, остазым булып китте. Гөлнур апага язмалар җибәрә башладым, алар журналда басылып чыкты. Шул рәвешле, «Сөембикә» белән араларны җылыта башладым. Һәм Гөлнара Сабирова журналга эшкә чакырды. Озак уйлап тормадым, килдем. Бу – минем хыялым иде.

Сезнең турыда хезмәттәшләрегез «язны ашыктыручы кыз» диләр. Без сезнең белән моңарчы таныш түгел идек, моның шулай икәнен сизәм. «Сөембикә» журналында эшләү – яшәү рәвешеме сезнең? Журналист һөнәре – ул бит, профессия булудан бигрәк, яшәү рәвеше, сезнең дә шулаймы?

Журналист һөнәрен сайлаучылар 9га эшкә килеп, 8 сәгать эшләп, ишеген ябып өйгә кайтып китүчеләр түгел. Эш өстәлебез – башыбызда. Без – тәүлек буе журналист. Битараф булмау, кызыксыну, һәрвакыт мәгълүматлы булу, темалар, геройлар эзләү канга сеңгән. Чын күңелдән журналист булып эшләүчеләр барысы да шундыйдыр. Мин радиодан яңалыклар бүлегеннән килдем, анда оператив эшләү мөһим иде. Ә «Сөембикә»дә салмаклык, затлылык, тирәнлек бар. Эшкә килгәч тә, монда эшләүче һәркемнән өйрәнәсем килә, дидем. «Сөембикә»дә үзеңне, гомумән, башкача тотасың. Язганда да, сөйләшкәндә дә, хәтта яшәгәндә дә үзеңне билгеле бер калыпларга кертәсең – «Сөембикә» журналисты калыпларына. Монда затлы хатын-кызлар эшли! Әйе, үзебезне мактыйм, һәм без мактауга лаек дип саныйм.

Үзегезнең бу һөнәрне ничек сайлавыгыз турында да сөйләгез әле. Кайсы татар журналистының язмалары әлеге һөнәрне сайлавыгызга тәэсир итте?

Мин журналистикага очраклы килеп кергән кеше түгел. Басма матбугат укып тәрбияләнгән буын вәкилемен. 5нче сыйныфта укыганда ук журналист буласымны белә идем.

Ул вакытта «Татарстан яшьләре»ндә Миңназыйм абый Сәфәров һәм Раиф Усманов эшли иде. Аларга шулкадәр мөккиббән идем – мәкаләләрен көтеп алып укыйм. Бар хыялым: «Татарстан яшьләре»ндә алар белән бергә эшләү иде. Кызганыч, ул хыялым чынга ашмый калды. Яшьлегем гаеплеме, ялкаулыгыммы, үҗәтлек җитмәүме... Хыялга хыянәт итәргә ярамый икән! Ул минем гомерлек үкенечемдер инде.

Миңназыйм абый Сәфәров белән Раиф Усмановка якынайтып торучы кеше – бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева. Без аның белән бер мәктәптә укыдык, бергә интернатта яшәдек. Ул, мәктәпне тәмамлагач, Казанда журналистика факультетына укырга керде, аннан «Ялкын»га эшкә урнашты. Аның белән 3 ел дәвамында хат алыштык. Хатларында журналистика факультеты, редакцияләр, ике яраткан журналистым турында яза иде. Айсылу – хыялыма якынайткан кеше. Журналистикага килүем дә шушы 3 шәхес белән бәйле.

Журналистикада эшләү – мина кырында йөргән кебек

Ә бүгенге яшьләр журналист һөнәрен сайласын өчен, киләчәктә татар журналистлары булсын өчен, без ниләр эшли алабыз? Аларны ничек кызыктыра алабыз?

Бу синең белән миннән генә тормый бит инде, Гөлназ. Бүгенге көндә журналистикада эшләү – мина кырында йөргән кебек. Бер яктан, реклама турында закон, икенче яктан, законнар катгыйлану, «чит ил агентлары» дигән төшенчәләр барлыкка килү, хәтта тентүләр уздыру – журналистиканың бүген бик авыр һөнәр икәнен раслый. Хәер, без бәләкәй чакта да авыр кебек тоела иде. Ул вакытта, гомумән, журналистларны атып үтерәләр иде. Сүзем федераль журналистлар турында. Гаделлек эзләүче татар журналистлары арасыннан берсе – Илфат абый Фәйзрахманов та «ул чакларда сумкама чүкеч тыгып йөри идем» дип сөйли. Мәктәптә укыганда, әти миңа: «Журналист булсаң, сине атып үтерерләр, гел тәнкыйть мәкаләләре язасың», – дип әйтә иде. Ул гомер-гомергә куркыныч һөнәр булгандыр инде.

Яшьләрне ничек җәлеп итәргә соң? Иң элек журналистиканың абруе булырга тиеш инде. Өлкән буын журналистларының эшчәнлеген үзебезнең буын белән чагыштырам да, ул – бөтенләй икенче полюс. Кызганыч, бүгенге көндә аның абруе төште. Чөнки хәзер социаль аккаунтларында әзме-күпме язылучысы булган һәркем үзен абруйлы мәгълүмат чыганагы дип саный башлады. Әмма журналист ул – расланган мәгълүмат белән эшләүче, һәр сүзе өчен җавап бирүче. Тарих ул – спираль кебек. Әлбәттә, журналистиканың абруе киредән күтәрелер. Моңа бик өметләнәм!

Тагын бер фактор – хезмәт хакы. Нәрсә дисәң дә, хәзер, һөнәр сайлаганда, хезмәт хакы мөһим роль уйный. Әлбәттә, татар милләтенә хезмәт итәргә кирәк. Әмма ач килеш хезмәт итеп булмый инде ул. Журналист затлы итеп киенергә дә, матур итеп сөйләшергә дә, һәрвакыт белемен күтәрергә дә, гаиләсе белән ял итәргә дә тиеш. Моның өчен акча кирәк. Шуңа хезмәт хакы да югары булсын иде.

Ни өчен бүген татар журналистикасында ир-атлар юк диярлек? Бу – бары хезмәт хакы белән бәйледер. Бүгенге көндә журналистикада хатын-кызлар эшли, аларның да финанс ягыннан ирләре терәк булганнары, дип уйлыйм. Терәк юк икән, көне-төне эшләргә генә кала. Сан ягыннан куып көн-төн язу – сыйфатка сукмый калмый. Күз алдыгызга китерегез, журналистның төп эше, аннан «шабашка»лары, кичен гаиләсен карасы... Бер күңел, бер җан бит ул. Һөнәри яктан «яну» дигән нәрсә дә бар бит әле. Бу – минем иң авырткан урыным, минем генә түгел, бу өлкәдәге һәр журналистныкыдыр, мөгаен.

Безнең буын журналистлары, язарга яратабыз, дип ябышып ята әле журналистикага. Ә яшьләр алар башка – бәяләрен бик яхшы беләләр. Алар өчен акча да беренче урында. Беренче урында булмас иде, заман таләбе шундый. Аларның үз хезмәте өчен лаеклы хезмәт хакы аласы килә. Шуңа күрә җитәкчеләргә бу яктан сәясәткә бик игътибарлы булырга кирәктер. Көннәрдән бер көнне язар кеше калмаска мөмкин.

Шунысы да бар: журналистикага теләсә кем килми инде, журналист булып туарга кирәктер. Язарга яраткан, яңалык яратучылар гына журналистикада эшли ала.

Бүгенге көндә яшь журналистлар турында төрле фикерләр бар. Кайберәүләр «алар яза белми, фикерли белми» диләр, кайберәүләр, киресенчә, «алар шундый шәп фикер йөртә, кыю, сорауларны да дөрес бирә» диләр. Сез ни уйлыйсыз бу турыда?

Татар матбугатында эшләүче яшь коллегаларым белән аралашып торам. Минем аларга якын буласым килә. Алар заманчарак, бездән күбрәк белә, алар белән кызык, фикерләүләре, гомумән, башка. Үз фикерләрен курыкмый әйтә беләләр. Алар бит офыклар ачык вакытта тәрбияләнеп үскән буын. Фикерең булса, яза белү дә тәҗрибә белән килә. Яшь журналистларны һич тә бетереп ташламас идем. Әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Мин журналистикада 20 елга якын, әле һаман да өйрәнәм. Ә алар яңа гына килгәннәр. Яшьләрнең тагын бер бик яхшы сыйфаты бар: алар «миннән булмый», «кеше ни әйтер» дип тормый, курыкмый. Тәвәккәлләр! Афәрин аларга!

Бүгенге татар журналисты ул нинди?

Бүгенге татар журналисты – ул универсал инде. Язабыз да (һәм ул бик тиз башкарылырга тиеш), видео һәм фотога да төшерәбез, социаль челтәрләр дә, туры эфирлар да алып барабыз. Бу – зур җаваплылык.

Журналист ул һәр җөмләсе өчен җавап бирергә әзер булырга тиеш.

«Сөембикә» редакциясе турында да сөйләгез әле. Хатын-кызлар яратып укый торган әлеге журналны ничә кеше чыгара? Сездә гел хатын-кызлар гына эшлиме?

«Сөембикә» журналында баш мөхәрриребез Лариса Маликова җитәкчелегендә 11 хатын-кыз эшлибез. Мин килгәннән бирле: «Әйдәгез, берәр ир-ат журналист та алыйк инде», – дип әйтәм. Ләкин ир-атлар безгә килергә куркыр, мөгаен. Ир-атлар арасында гына түгел, хатын-кызлар арасында да «Сөембикә»гә яз әле» дисәң, «юк, мин сезгә язарга куркам, сезнеңчә эшли белмим», диләр. Редакциядә без һәркем – үзе бер остаз! Барысы да камил булсын, дип тырыша. Һәрберсенә сокланам һәм хөрмәт итәм!

Мин үзем журналда социаль бүлекне алып барам. Бүгенге җәмгыять, андагы феноменнар турында язам. Төрле проектлар эшлибез. Менә өченче ел инде «Татар гаиләсе» дигән проектны гамәлгә ашырабыз. Моңа кадәр авылда яшәгән татар гаиләсе, килен-кайнана матур гомер кичергән гаиләләрне яздык. Быел менә «Яшь гаилә» проектын башладык. Узган ел, бик яратып, «Гаиләдә – яшүсмер» рубрикасын алып бардым, быел без аны туктатып тордык. Үзем дә, бу сәхифәне эшләгәндә, бик күпкә өйрәндем, чөнки гаиләмдә 15 яшьлек үсмер кызым бар. Бәлки, бу сәхифәне дәвам да итәрбез әле.

Быел коллегам Алсу Шакирова мультимедияле «Кем баласы димәгез» рубрикасын алып бара. Ул да бала тәрбияләүгә багышланган. Гомумән, журналыбызда бала белән ата-ана, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә зур урын бирелә. Бу – табигый да. Без – гаилә кыйммәтләрен алга сөрүче журнал.

«Сөембикә»дә чыккан язмышларны бик яратып укыйлар, чөнки аларны бөтен җаныбызны биреп, героебыз белән «яшәп» язабыз.

Тарихи материалларыбыз да журнал битләрен бизи. «Хуҗабикә» рубрикасында хатын-кызлар өчен кызыклы һәм файдалы киңәшләр биреп барабыз. Шәхсән үзем «Этикет» һәм «Интим» рубрикаларын алып барам. Этикет үзем өчен шулай ук кызыклы тема булды. Куркып кына интим темасын керткән идек. Укучылар тарафыннан ничек кабул ителер икән, дигән курку бар иде, чөнки татарларда бу темадан качарга тырышалар. Аллага шөкер, кызыксынып укыйлар.

Сөембикә журналы 110 ел чыгып килә. Шушындый бай тарихлы журналда эшләвегез белән горурланасызмы? Нинди хисләр бирә бу урын?

Әйе, быел – «Сөембикә»нең юбилей елы. Безгә – 110! Бер гасырдан артык тарихы булган журналда эшләү дәрәҗә инде ул. Элек бу журналда күренекле язучылар эшләгән. Һади Такташ, Хәсән Сарьян, Кояш Тимбикова, Мәдинә Маликова, Диләрә Зөбәерова, Марат Әмирханов... Алар югарылыгына җитеп булмаса да, олпатларны онытмый, алар йөзенә кызыллык китерми, биеклекне тотып, тирәнлекне саклап эшләргә тырышабыз, билгеле.

Укучыларны социаль челтәрләр бозды

Бүгенге көндә укучылар күбрәк артистлар тормышы, төрле гайбәт язмалар укырга ярата. Тирән эчтәлекле, аналитик язмаларны укымыйлар да хәтта. Озын язмалар ялыктыра, диләр. Татар матбугатында тирән эчтәлекле язмаларның әз булу сәбәбен нәрсәдә күрәсез?

Укучыларны социаль челтәрләр бозды. Чөнки анда кыскалык өстен чыкты, тиз-тиз әйләндереп карала. Шунлыктан озын язмалардан алҗый башладылар, чөнки игътибарын тоту авырлаша, анализлау кими. Бу – сәламәтлеккә дә начар, дименциягә китерергә мөмкин.

Тагын бер әйбер бар: журналистлар халыкка иярәме, халык журналистларгамы? Элек «халык иярә» дигән фикер өстенлек иткән. Бүгенге көндә бераз башкачарак килеп чыга.

Кайбер редакцияләр халыкка иярүне кыйбла итеп ала, бәлки, моны рейтингларын, язылучыларын саклау өчен дә эшлидер, әмма артыгы китмәсен иде. Әлбәттә, ияреп язу җайлы. Минем беркемне дә кимсетәсем килми, әмма бүген халыкта проблемадан качарга тырышу бар кебек. Бу, бәлки, үз-үзеңне саклау рефлексыдыр. Әмма аннан качу – проблема бетү дигән сүз түгел бит әле ул. Аны анализларга, аңларга, хәл итә алмасаң да, үз иҗтыяҗыңда файдаланырга өйрәнергә кирәктер, мөгаен. Әйе, өйрәнү авыр. Җиңел әйбер уку җайлы. Шуңа андый материалларга ихтыяҗ зуррактыр да бүген.

Журналистика – күңел ачу чарасы түгел. Фикер формалаштыручы, җәмгыятьтәге вазгыятьне аңлатучы, анализлаучы.

Шушыны кыйбла итеп алган матбугатка, билгеле, бүген укучыны тоту авыргарак туры килә. Без үзебез артыннан ияртергә – матурлыкны күрсәтергә тырышабыз. «Сөембикә»дә чыккан һәрбер язма бай, матур тел белән языла, мәгънәле. Хәзер «көдрәләтеп» язылган тел белән язмыйбыз, ләкин урам теленә дә күчүне хупламыйбыз. Журнал чыккач, укучылардан бик күп кайтавазлар килә, «язманы елый-елый укыдык, бигрәк матур язгансыз» дип әйтүчеләр күп. Бу инде безнең дөрес юлдан барганны күрсәтә. Димәк, укучыларыбыз күңеленә гайбәт язмый да үтеп керә алабыз.

«Сөембикә» ул – милләт аналарын тәрбияләүче журнал

Журналның тарихы бай. Азат хатын «Сөембикә»нең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Әйтик, бер 30-40 елдан?

«Сөембикә» ул – милләт аналарын тәрбияләүче журнал. Моңа кадәр дә тәрбияләгән, хәзер дә тәрбияли, киләчәктә дә тәрбияләр, дигән өмет бар. Әлбәттә, хәзер «подписка»лар белән авырлыклар бар. Ләкин җирдә ана телебездә сөйләшүчеләр булганда, журнал югалмас, дип ышанам. Без аны яшь буынга тапшырырбыз. Журналның дәрәҗәсе бетмәвенә дә иманым камил. Әйткәнемчә, «Сөембикә» – ул бренд, ә брендлар гасырлар буе яши.

Ә сезгә, «Татар-информ» агентлыгына, безнең журналны хөрмәт итеп чакыруыгызга зур рәхмәт. Уңышлар телим!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100