Түбән Кама балыкчысы шәхси рекорд куйган: спиннингка 10 килограмм авырлыкта судак балыгы тоткан. Бу хакта «Татмедиа. Живые истории» телеграм-каналы яза.
Әлеге вакыйга социаль челтәрләрдә шундук хитка әйләнә. Балыкчы сүзләренчә, мондый зур балыкны кире суга җибәрергә кирәк булган, тик балыкка бик нык зыян килгән.