Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүлдә Дубайны су басты, мондый яңгыр Әмирлекләрдә 75 елга беренче тапкыр яуган

news_top_970_100
Чүлдә Дубайны су басты, мондый яңгыр Әмирлекләрдә 75 елга беренче тапкыр яуган

Чүлдә урнашкан Дубай шәһәрен су басты. Бу – соңгы 75 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә иң көчле явым-төшем. Анда 1 тәүлек эчендә 142 ммдан артык явым-төшем яуган. Бу – ел ярым эчендәге күрсәткечләргә туры килә. Юлларны һәм йортларны су басты.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә төп автомагистральләрне су басты, һәм Дубай халыкара аэропортында очышлар күчерелде. Хөкүмәт сүзләренчә, бу – соңгы 75 елдагы иң күп явым-төшем.

«The Guardian» язуынча, яңгыр дүшәмбе кичендә башланган. Сишәмбе киченә Дубайда уртача ел ярым эчендә ява торган 142 мм дан артык явым-төшем яуган.

Дөньядагы иң күп очышлар булган һәм «Emirates» ерак магистраль авиакомпаниясе өчен үзәк пункт булып торган Дубай халыкара аэропортында ел дәвамында уртача 94,7 миллиметр яңгыр ява.

Гарәп Әмирлекләренең кайбер районнарында сишәмбе – 16 апрельдә иртәнге сәгать 8гә 80 мм дан артык явым-төшем яуган. Бу уртача еллык күрсәткеч – 100 мм га якынлаша. Яңгыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, коры Гарәбстан ярымутравында гадәти булмаган күренеш, гадәттә, ул салкынрак кыш айларында ява.

Йортлар су астында калган, кешеләр транспорт чараларын юлларда ташлап калдырган. Хакимият суны суырту өчен урамнарга автоцистерналар җибәргән. «The Guardian» аңлатуынча, күп кенә юлларда, даими явым-төшем булмау сәбәпле, дренаж юк.

Иң зур сәүдә үзәкләре булган «Dubai Mall»һәм «Mall of the Emirates» та су басудан зыян күргән. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган фотолардан күренгәнчә, Дубай метросының бер станциясендә су тубыкка кадәр җиткән. Дөньядагы иң биек бина булган Бурдж-Халифаның очына вакыт-вакыт яшен тиеп киткән.

Милли метеорология үзәге халыкны «барлык саклык чараларын күрергә һәм су басу зоналарыннан ерак торырга» чакыра.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәтенең матбугат хезмәте үзенең аккаунтында яңгырларны «гадәттән тыш климатик вакыйга» дип атый. Яңгырлар тагын да күбрәк булыр дип көтелә.

Бөтен ил буенча мәктәпләр ябылды. Дөньядагы иң тыгыз эшли торган Дубай халыкара аэропорты сишәмбе көнне очып килә торган кайбер рейсларны күчерде. Бүген, 17 апрельдә, очкычлар очып китә башлады. «Әл-Җәзирә» хәбәр итүенчә, Дубай аэропортында очкыч юлларында су җыелган. Шуңа күрә сишәмбе көнне кич белән аэропорт эшен туктатты.

«Emirates» авиакомпаниясе бертуктаусыз яуган яңгыр нәтиҗәсендә килеп чыккан эксплуатация проблемалары аркасында Дубай халыкара аэропортында пассажирларны теркәүне чәршәмбе көнне иртәнге 8дән төн уртасына кадәр туктатып тордылар.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре территориясендәге мәктәпләр давыл алдыннан ябылган, дәүләт хезмәткәрләре нигездә читтән торып эшләгән. Башка күп кенә эшчеләр дә өйдә калган, әмма кайберәүләр урамга чыгарга да батырчылык иткән. Су аларның автомобиль двигательләрен сүндергәннән соң, алар үзләре уйлаганнан да тирәнрәк су эчендә калганнар.

Ил хакимияте гомуми зыян турында бернинди мәгълүмат бирми. Илнең иң төньяк әмирлеге булган Рас-эль-Хаймда полиция 70 яшьлек бер ир-атның һәлак булуын әйтә. Әмирлекнең көнчыгыш яр буендагы Фуджейрада сишәмбе көнне иң күп – 145 мм явым-төшем яуган.

Көчле яңгыр шулай ук Бахрейн, Катар һәм Согуд Гарәбстанында да булган.

Гарәбстан ярымутравының көнчыгыш читендә урнашкан Оманда илнең Гадәттән тыш хәлләр буенча милли комитеты соңгы берничә көндә көчле яңгырлар нәтиҗәсендә ким дигәндә 18 кешенең һәлак булуын хәбәр итә. Һәлак булучылар арасында 10 укучы бар. Аларны олылар машина белән алып киткән булган.

Оманда, Гарәп Әмирлекләрендә дә узган елны БМОның климат буенча сөйләшүләре узган. Анда, глобаль җылыну яңа су басуларга китерәчәк, дип фаразлаган булалар.

«Московский комсомолец» тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100