Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чукынчык, шулай ярыймы!» – Илсөя Бәдретдинова яңа фотоларын күрсәткән

news_top_970_100
«Чукынчык, шулай ярыймы!» – Илсөя Бәдретдинова яңа фотоларын күрсәткән
"Татар-информ" архивы

Җырчылар еш кына фотосессияләргә йөриләр. Шул исәптән, Илсөя Бәдретдинова да. Игътибар иткән булсагыз, ул матур-матур сурәтләре белән виртуаль дусларын даими шатландырып тора.

Бу юлы Илсөянең социаль челтәрләргә куйган фотоларыннан ничектер яз исе бөркелә, аларга карап, якты киләчәккә ниндидер өмет чаткылары уяна сыман төсле. Сөйләп, язып аңлата торган түгел, күрүең хәерле.

Фотосурәтләргә карап, җырчының виртуаль дуслары да мөккибән киткән. Бик күп матур комментарийлар килеп ирешкән. Араларында: «Иң яхшы фотолар», «Уф, чукынчык, шулай матур булырга ярыймы әллә?!», «Күз тимәсен инде үзеңә», «Золушка!», «Бик нәфис килеп чыккан», «Искиткеч матур образ!», «Яшел төс – яз төсе. Күз явын алырлык!» – ишеләре бар.

«Арткы фонда – шәп гарнитур», «Кая шулай фотога төшеп була ул?»– дип кызыксынучылар да булган.

Фотолар: Илсөя Бәдретдинованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 март 2023
    Альфия Альфатовна
    Чибәркәй !
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100