Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чуйков урамындагы канлы фаҗигадә гаепләнүче - өч кешене үтергән егет суд каршына басачак

news_top_970_100
Чуйков урамындагы канлы фаҗигадә гаепләнүче - өч кешене үтергән егет суд каршына басачак

Казанда 2021 ел башында булган канлы фаҗига уңаеннан кузгатылган җинаять эше тикшереп бетерелгән. Җинаятьтә гаепләнүче 23 яшьлек егет суд каршына басачак. 

Бу кеше Фәридә һәм Рафаэль Төхвәтуллиннарны һәм аларның кызлары Камиләне үтерүдә гаепләнә. Фәридә ханым кызы Камиләне олыгаеп, кырыгы тулып килгәндә генә таба. Камилә инновация университетына укырга керә. 18 яшьлек кыз Рөстәм исемле егет белән очрашып йөри башлый. Әмма кызны гел рәнҗетә һәм Камилә аны ташлый. 

Егет кызны эзәрлекләп йөри башлый, ишек төбен сагалый. Кыз аның хакында әти-әнисенә дә әйтә. Бер көнне ике чәчәк бәйләме күтәреп фатирларына килә – берсе Камиләгә, икенчесе – әнисенә. Әмма аның чәчәкләрен алмыйлар. Кабат килгән егеткә ишекне 62 яшьлек Рафаэль ача. Сөйләшү сугышуга әйләнә. Тикшерүчеләр фаразы буенча, ул ирне пычак кадап үтерә. Тавышка йөгереп чыккан Фәридәне үтерә, аннары – кызны. Үзенә кул салырга теләп, үзенә пычак кадый, аннары фатир тәрәзәсеннән сикерә, аякларын сындырган килеш аны балкон төбеннән табып алалар. 

Җинаятьтә гаепләнүчене дәваларга кирәк булганлыктан, тикшерү озакка сузыла. Өч кешене вәхшиләрчә үтергән егетне гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100