«ВКонтакт»е челтәрендә утыручы Рафаэль Мин үзенең аккаунтында Чувашстан Республикасының Комсомол районы Тукай авылы татарларының искиткеч матур йортларын күрсәтә. «Йорт алдында хәтта тротуар плитәсе җәелгән», – дип яза ул. Аның видеосы аша да авыл урамы буйлап тезелеп киткән икешәр катлы коттеджларны күреп исең китә.
Тагын кайсы якларда бар шундый бай, матур татар авыллары? Билгеле, сүз – шәһәр янындагы бистәләр турында түгел, ә нәкъ менә авыллар турында.