news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Cу коенганда дүрт һинд студенты батып үлгән

news_top

Бөек Новгород шәһәрендә 4 кеше су коенганда батып үлгән. Берсенең мәетен тапканнар, калганнарын әлегә эзлиләр, дип хәбәр итә «112» Телеграм-каналы.

Фаҗига Волхов елгасы аша салынган җәяүлеләр күпере тирәсендә була. Һиндстаннан килгән 5 егет елгада су коенырга уйлый, әмма аларның берсен агым алып китә.

Дуслары аны коткарырга ташлана, тик бишесе дә су төбенә китә. 5 егетнең бары тик берсе генә ярга чыга алган.

Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Өлкә прокуратурасы тикшерү уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар