Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан турында шигырьләр

30 август - Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан татар шагыйрьләренең Татарстан турында шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Татарстан турында шигырьләр
Владимир Васильев

Татарстан 

Разил Вәлиев 

Яшьлекнең таңында мин күпме

Хыялый сарайлар кормадым!

Хыялны канатлы кош итте,

Туган җир, тик синең җырларың.

Без — дусларга ак күгәрчен,

Дошманнарга — арыслан.

Безгә шундый иман бирдең,

Көч бирдең, Татарстан.

Янымда син булган чагында

Ялгыз да, ятим дә булмамын!

Мәңгелек көч алам Иделдән,

Җаныма коя күк Чулманың.

Безгә бит бергәләп кичәсе

Дөньяның давыллы елларын…

Тик бәхет ягына илтсеннәр,

Илтсеннәр Ватаным юллары!


Татарстаным минем

Ренат Харис

Син безне тудырдың, үстердең,

Тик сиңа бурычлы мәңге без.

Юк бит ул тагын бер синдәй җир —

Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз!

Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең —

Улларың, кызларың — баһадир.

Сокланмый мөмкинме соң сиңа —

Суың — су! Күгең — күк! Җирең — җир!

Яуларда, хезмәттә, сәнгатьтә

Исемең акладык, Татарстан.

Син безне күтәрдең — без сине —

Язың — яз! Җирең — җир! Даның — дан!


Татарстан икмәге

Роберт Миңнуллин 

Басулар алтын игенле,

Басулар искитмәле!

Ил табынын бизи бү ен

Татарстан икмәге.

Ил табынын бизи бүген,

Бизи бүген ил табынын

Татарстан икмәге.

Тик игенче игеннәрен

Җиңел генә икмәде.

Шуңа күрә кадерле ул

Татарстан икмәге.

Шуңа күрә кадерле ул,

Кадерле ул шуңа күрә

Татарстан икмәге.

Икмәк өчен көрәш бара,

Көрәш әле бетмәде.

Туган илгә куәт өсти

Татарстан икмәге.

Туган илгә куәт өсти,

Куәт өсти туган илгә

Татарстан икмәге.

Игенченең бер көне дә

Бер дә юкка үтмәде.

Ул бит безнең иң көчле җыр —

Татарстан икмәге.

Ул бит безнең иң көчле җыр,

Иң көчле җыр бит ул безнең

Татарстан икмәге!


Татарстан — минем республикам

Нәби Дәүли 

Татарстан — минем республикам —

Россиянең матур җирендә.

Ленин аңа үзе исем кушкан,

Бәхет теләп гомер-гомергә.

Карлары бар аның, язлары бар,

Ташкыннары аның ни тора!

Еракларга киткән тургайлар да

Сагынып кайта туган йортына.

Башка илләр миңа кирәк түгел,

Хыялым юк минем ул хакта.

Туган җирләремнең гүзәллеге

Кергән күңелләргә яшь чакта.

Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә, —

Батырлар күп татар илендә.

Татарстан — минем республикам —

Россиянең матур җирендә.


Туган җирем — Татарстан

Гөлшат Зәйнәшева 

Идел ярларына нурлар сибеп

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем — Татарстан.


Кая гына китеп,

Кайларга бармадым,

Сагынып кайттым

Иделем таңнарын.


Биш диңгезгә карап елмайгандай,

Балкый безнең Казан ерактан.

Коры җирне шаулы диңгез итә

Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.


Күпме җырлар җырлый халкым бүген,

Туган җирем, синең турында.

Мин бәхетле сине сөюемне

Әйтә алсам шушы җырымда.


Татарстан яшьләре җыры

Илдар Юзеев 

Җыр яраткан башкалага

Җыелдык төрле яктан:

Әтнә, Сарман, Минзәләдән, Бөгелмәдән, Шөгердән —

Якыннан һәм ерактан.

Бездә көч, йөрәк дәрте

Сүнмәслек, сүрелмәслек.

Киләчәкне якынайта

Хезмәт сөюче яшьлек.

Кин Иделнең суларына

Кушылган елга кебек,

Кама, Зөя, Чирмешәннәй, Агыйделдән, Мишәдән

Яна жыр алып килдек.

Без барабыз эшләп, төзеп,

Коммунистик көннәргә.

Эшче, ташчы, игенченең, илгә нефть бирүченең

Исеме китсен илләргә.


Татарстан — гүзәл республикам

Марат Гобәйдуллин 

Идел ага тулып ярларыннан,

Гасырларны кичеп, ерактан.

Хезмәт сөйгән горур халкы белән

Гөрләп чәчәк ата Татарстан.

Татарстан — гүзәл республикам,

Халкыбызның гомер бишеге.

Яңгырасын ерак гасырларга

Бүгенгедәй мәгърур исемең.

Гасырлардан килгән ирек хисе,

Китмәс бер дә халкым күңленнән.

Ерактагы якты маяк булып,

Әйдәп торыр гомер-гомергә.

Еллар арты еллар уза торыр,

Алышыныр күпме буыннар.

Тарих битләренә язылырлык

Халкым узган якты эзләр бар.


Азатлык гимны

Мәхмүт Хөсәен 

Туганнар, тыңлагыз,

Кушылып җырлагыз,

Безнең җыр бәйсезлек зурында.

Азатлык байрагы,

Чын хаклык байрагы

Татар халкының үз кулында.

Дошманнар, кызмагыз

Без ирек куймабыз

Татарның бәхетен буарга!

Халыклар мул яш-ар,

Кояш гел нур чәчәр,

Татарстан бәйсез булганда!

Азатлык турында

Буыннан-буынга

Шаулар җыр, таралыр безнең дан.

Түгелмәс кайнар кан,

Сүрелмәс алсу таң,

Яшәсен бәйсез Татарстан!


Горурлыгым туган илемдә

Феликс Мортазин 

Туган җирем, туган халкым диеп

Утлар-сулар кичкән улларың

Матурлыкны, гүзәллекне җыйган

Зифа буйлы, горур кызларың

Күп милләтләр бергә тату яши

Бергә бәйләп язмыш юлларын

Бергә-бергә гасырларга илтә

Милләт данын, туган ил данын

Горурлыгым туган илемдә

Горурлыгым туган телемдә

Чачәк ата азат Татарстан

Россиянең иң-иң түрендә!

Җиңүләрдән җиңүләргә генә

Атлый илем һаман һаман да

Гаделсезлек булмас җир шарында

Минем туган илем булганда.


Татарстаным

Зөлфә Һадиева 

Акчарлак канат җәя

Идел күкрәгендә.

Дуслар сәламе яңгырый

Зәңгәр күкләрендә.

Татарстан — туган ягым!

Көрәштә ирек алдың.

Данлы хезмәт җырына күмеп

Алкышлый сине халкым.

Җирләрең юмарт синең,

Күкрәп иген уңа.

Мәһабәт фонтан булып

Кара алтын ургыла.


Без — татарлар

Рамил Чурагулов 

Безнең татар — җырлы-моңлы халык,

Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.

Җәлилләрең дарга барганда да,

Онытмаган соңгы дога итеп

Иң-иң моңлы җырын җырларга.

Без, татарлар — җырлы-моңлы халык,

Эшчән халык, диндар-иманлы.

Без Тукайлы халык, без Сәйдәшле,

Фәридәле халык, Илһамлы.

Без Дәрдмәндле халык, Кол Галиле,

Без Хәйдәрле халык, Зөһрәле.

Батыршалы халык, Канзафарлы,

Минтимерле халык, Җәлилле!

Кайда юк соң безнең татар моңы,

Татарлар юк-кайсы тарафта?!

Татар яши ерак Америка,

Австралия, Алман, Фин илендә,

Япония, ерак Кытайда…

Без бит — татар, моңлы карурманлы,

Әллүкиле, бөек халык без.

Зур табында, дәртле сабантуйда,

Көрәшләрдә, сугыш-алышларда

Без бит җыр-моң белән көчлебез!

Алтын Урда, Болгар илләренең

Ташларында җырлар язылган.

Манарадан яңгырый моңлы азан,

Җырлап-гөрләп яши нурлы Казан,

Моңнар бишеге — Татарстан!


Яңа Казан

Мәхмүт Хөсәен 

Әкрен генә Идел дулкынында

Ай тирбәлә, кояш чайкала;

Киң җәелеп фәннәр кочагында

Үсә Казан — нурга бай кала.

Бәхетле гомергә

Ил белән гел бергә,

Үсә Казан,

Гүзәл Казан,

«Дәртле Казан, моңлы Казан,

Нурлы Казан», яңа Казан.

Бизи аны яңа матур йортлар,

Гөлбакчалар белән урала.

Ялкынланып хезмәт учагыңда

Үсә Казан — яңа зур кала.

Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры

Шаулап тора әллә кайларга;

Татарстан халкын шатландырып,

Үсә Казан — җырга бай кала.


Казан — безнең газиз башкалабыз 

Лена Шагыйрьҗан  

 Сиңа атап шигырь чыгарабыз,

 Сиңа атап җырлар башкарабыз. 

Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь, 

Мәңге яшә, Казан — башкалабыз!  

Заманында иңләп-буйлап Җирне, 

Урман, суын, һаваларын гизеп, 

Кая гына барып чыкмый идек, 

Татарларның бөеклеген белеп…  

Без татарлар бергә тарих кичеп, 

Гыйбрәт алдык бик күп нәрсәләрдән. 

Таркалмаслык ныклык кирәк икән, 

Таран белән китереп бәрсәләр дә…  

Без яуладык хокук — Туган җирдә 

Яшәтергә Туган телебезне! 

Борынгылык мөһерен сукканчы ук 

Дөнья таныган иде инде безне…  

Казан — татарларның хәләл бишеге, 

Күпләр өчен рухи мәктәп тә ул. 

Казан — безнең җырлы-сандугачлы 

Моң бакчабыз, шигъри 

Мәккә дә ул!..  

 Без Казан дип шигырь чыгарабыз, 

Без Казан дип җырлар башкарабыз. 

Лондон, Париж — бөек пайтәхетләр, 

Әмма 

Казан безнең — милли башкалабыз, 

Мәдәни һәм төрки башкалабыз!   


Татар иле 

Рифат Сәлах  

Син — шатлык та безнең, 

Син — әрнү дә, 

Сиңа булды бүген бер гасыр. 

Татарларның бәхете дә булдың, 

Сагышы да булдың, и ТАССР.  

Күпме татар синнән читтә калды, 

Чит итмәдең ләкин берсен дә. 

Колач җитмәс иркен Татар иле, 

Бу гүзәллек балкый бер синдә!  

Башка җирдә телләр 

Киселгәндә, 

Ана теле сиңа сыенды. 

Кочагыңа алып бар татарны 

Өләшерсең әле җылыңны.  

Ничә буын синдә туып-үскән… 

Чал тарихка йөз ел аз әле. 

Үткәннәрең белән киләчәкне 

Нурга күмеп кенә яз әле.  

Син үсәрсең, син ныгырсың әле, 

Гасырларның ватып чикләрен. 

Алтын Урда, Казан, Болгар илем — 

Алары да синең үткәнең!  

 Син — дөньяның иң мәһабәт җире,

 Син — алышта батыр арыслан!

Алда бөек меңьеллыклар көтсен, 

Мәңге яшә, гүзәл Татарстан!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100